Җырлап
узган җәй
(Матур алан. Кораллар
тотып Кырмыскалар чыга)
Кырмыска1. Мин кырмыска.
Кырмыска2. Мин кырмыска.
Кырмыска3,4. Барыбыз да
кырмыска.
Кырмыска1. Йорт салабыз,
тырышабыз. Безгә дуслык булыша.
Кырмыска2. Кулдагы һөнәребез,
кояшлы көннәребез. Буебыз безнең кыска, хезмәтебез бик оста.
Кырмыска3. Әйдәгез,
кырмыскалар! Әйдәгез, әйдәгез!
Кырмыска4. Без эшлибез,
тырышабыз.
Барлык кырмыскалар. Менә
эшибез тормышта!!!!! (Эшлиләр)
(Бии-бии Чикерткә
чыга)
Кырмыска1. Карагыз әле, теге
тагын тамагын кыры-кыра җырлый.
Кырмыска2. Шуңа сабак
укытасы иде, име?
Кырмыска1. Вакыты җитәр, үзе
төшенер. Тормыш ул гел җырлатмый, биетә дә.
Чикерткә. Ой. Һаман эшлиләр
икән.
Кырмыска1. Кызганабыз без
сине, син бәхетсез чикерткә. Тиздән көз килеп җитә, көз артыннан кыш. Нишләрсең
инде ул салкын чакларда? Уйлаганың бармы синең, Чикерткә.
Чикерткә. Сез көз буласын
каян беләсез? Сезгә хәбәр итеп торалармы? Бәлки..быел көз булмас, билгеле...кыш
та булмый.(бии-бии китә)
(Җил исә)
Кырмыска 2. Сизәсезме,
кырмыскалар, салкын җил исә. Йортны тизрәк төзәргә кирәк.
(Кырмыскалар
эшлиләр. Музыка. Үрмәкүч чыга.)
Үрмәкүч. (гамакта йоклап
яткан чикерткәне күреп) Кара-кара, минем гамакта кем йоклап ята. Каны да юк,
җаны да юк шикелле.
Кырмыска 1. Әллә танымыйсыңмы?
Үрмәкүч. Кем бу?
Кырмыска 2. Күрмисеңмени?
Үрмәкүч. Ә-ә-ә, таныдым,
Чикерткә!
Кырмыска 3. Әйе, бу атаклы
җырчы.
Үрмәкүч. Нишләп ята ул?
Мин бит бу гамакны аның өчен үрмәдем.
(Чикерткәне уята)
Чикерткә. Бу нинди хәл?
Нишлисең?
Үрмәкүч. Ялгышкансың,
чәр-чәр чикерткә! Бу бишек түгел. Әйдә, эшеңдә бул. Көз якынлаша. Кыш та
җитәр.Ә син нишләрсең салкыннарда?
(Үрмәкүч гамагын
җыя, чыгып китә)
Чикерткә. Ой, кыш җитә
имеш. Нишлисең имеш. Минме? Магнитофон уйнатам, җырлар җырлыйм (магнитофонын
кабыза)
(Аланда керпе
күренә)
Чикерткә. Кая ашыгасың?
Керпе. Синең кебек
җырлап йөрмим мин, чикерткә, кышка азык әзерлим.
Чикерткә. Кышка? Азык?
(көлә)
Керпе. Кем эшләми, шул
ашамый.
Чикерткә. Син дә инде
шул... Хезмәттә хөрмәт дисең...эххх...
Керпе. Кыш шаяра белми.
Ой-ой туңдыра!
Чикерткә. Туңдыра?
Кырмыска 1. Ә безне туңдырмас
та. Безнең өебез җылы.
Чикерткә. Әй, өегездә генә
утырыгыз.
Керпе. Кырмыскалар дөрес
әйтә, алар сүзенә дә колак салмыйсың.
Чикерткә. (көлә)
Аха-ха...
Керпе. (көлә) Эххх...
Мин киттем. Мин үз юлымда. Аңларсың, соң булыр.
Чикерткә. Барысы да эшкә
керешкән. Ашыгалар. Кыш килә имеш...(көлә)...ла-ла-ла-ла-ла-ла-ла...нинди
матур алан!
Кырмыска1. Әйдәгез, кырмыскалар,
хәзер морҗа чыгарабыз.
Кырмыска3,4. Әйдә, әйдә
Кырмыска2. Кирпичне бир.
Кырмыска3. Мә, тот
Кырмыска 4.Әйбәт була!!!
Кырмыска 1. Ураа!!! Эш бетте.
Хәзер биесәк тә була. Эш беткәч, уйнарга да ярый. (бииләр)
Кырмыска 2. Кырмыскалар, ә
теге мактанчык җырчы кайда?
Кырмыска3. Җылы якларга
очкандыр...
Кырмыска 4. Әй, аңа тагын,
оча белми ич ул.
Кырмыска 1. Кызганам мин аны,
кышын ничек яшәр?
Кырмыска 2. Әй, ничек яшәр.
Үзе әйтте бит: теләсә кая бара, теләсә кая куна.
(Җил исә)
Кырмыска1. Кыш, кыш килә. Ә
безгә җылы. Җәй буе эшләдек, кыш буе рәхәтләнеп ял итәбез.
( Музыка. Җил,
давыл)
Чикерткә. Ой, туңдым. Ой,
салкын. Ой, кара-кара, кырмыскалар нинди зур йорт салганнар. Ә, аларга шакып
карыйм әле (шакый). Дәшмиләр!!! Ой, салкын, ой, туңдым!!! (шакый)
Кырмыска 1. Кем бар анда?
Чикерткә. Бу мин, чикерткә.
Мин туңдым. Мине кертегез.
Кырмыска 2. Синме чикерткә?
(көлә) Җәен җырлаган идең, ә кышын биеп кара!
Чикерткә. Кызганыгыз.
Кызганыгыз! Хәзер миңа нишләргә? (елый).
Кырмыска3. Син әрәм тамак!
Чикерткә. Нишләргә инде?!
Кырмыска 4. Мә, тот әле бу
көрәкне.
Чикерткә. Нәрсә бу? Нигә ул?
Кырмыска 1. Бу эш коралы. Кем
эшләми, шул ашамый. Әйдә, көрәп кара әле.
(Чикерткә көри
башлый)
Кырмыска 2. Менә бит, йорка
нинди юл салдың. Булдырдың.
(аланга керпе
белән үрмәкүч керәләр)
Керпе. Мин дә кышка
азыкны әллә кайчан әзерләп куйдым..
Үрмәкүч. Дөрес, керпе.
Минем дә эшләр күптән бетте. Кыш килсен, курыкмыйбыз.
Кырмыскалар. Дуслар! Эш
беткәч, уйнарга да, җырларга ярый! Мәңге яшәсен хезмәт!
(музыка)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.