Жиңү бәйрәменә багышланган сценарий.
1.Куңелләрдә
яз аеның,
Бар шатлыгы, бар яме.
Күк йөзендә - күгәрченнәр,
Илдә - Жиңу бәйрәме.
2.Күптән инде, күптән тынып
калды,
Ул сугышның хәтәр туплары.
Тик сүнмичә ветеран йөрәген,
Телеп тора әле утлары.
3.Күпме кайгы, хәсрәт алып
килде
Җан өшеткән салкын ул сугыш
Ул мәхшәрне кичкән һәр кешенең,
Төшләрендә һаман канкоеш.
Жыр
“День Победы”
4.Бурычлы без сезгә,
рәхмәтлебез,
Шушы көнне күрәлгән өчен
Күпме корбан, әрнүләр хакына
Исән калды газиз туган илем.
5. Хөрмәтле
ветераннар! Бүген сезнең hәркайсыгыз алдында баш иябез, мең-мең, рәхмәт Сезгә!
6.Фронтны
икмәк, кием-салым белән тәэмин итеп торган хөрмәтле апалар, аналар! Без сезгә
сокланабыз. Жиңүгә керткән өлешегез әйтеп бетергесез зур. Рәхмәт Сезгә!
7.Эх,
апалар, сугыш елларында
Теңәгә тиде авырлык.
Заман авырлыгын күтәрергә,
Зур кайгылар баштан үткәрергә
Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!
Сезнең сабырлыкка, батырлыкка
Мәңге-мәңге хәйран калырлык.
8.Жиңү килде жирне нурга күмеп
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн горур кукрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.
Жыр
“Бабайны курәсем килә»
9.Булмасын ул булмасын
Кирәкми безгә сугыш!
Булмасын бер куркыныч
Булсын бөтен ил тыныч!
10.Шаулый урман , гөрли болын
Яфрак яра, тал- тирәк
Матур тормыш төзү
өчен
Безгә тынычлык кирәк
11.Бәхетле, матур балачак
Безнең беренче теләк
Әти янда булсын
өчен
Безгә тынычлык кирәк!
Безгә тынычлык кирәк!
12.Туган җирем – таңнар иле,
Таңнарга тиңлим аны.
Һәркөн саен матурланып
Ата аның һәр таңы.
13.Туган илне көчле итик,
Илебез бөркет булсын.
Кояш чыксын, нурын сипсен,
Күгебез көлеп торсын.
14.Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,
Имин булсын иде дөньялар.
Аяз күгебезне болыт капламасын,
Балкып торсын күктә йолдызлар.
15.Бабайларның, әтиләрнең
Дан юлыннан атлыйбыз.
Өлкән буын батырлыгын
Йөрәкләрдә саклыйбыз.
Жыр “Пусть всегда будет солнце”
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.