Инфоурок Дошкольное образование Другие методич. материалыСценарий на новый год

Сценарий на новый год

Скачать материал

Хуш киләсең, Кыш бабай!

 

Музыка астында залга Кар кызы керә:

 

-         Ап-ак карлар яудырып килеп җитте кыш айлары!

 Кыш ул йөрми ялгыз гына,

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне

Нинди бәйрәм?-диеп сорасагыз,

Бүген бездә(бергә)

Чыршы бәйрәме!

Кар кызы:  Минем кар бөртекләрем кая качтылар икән?(Кызлар чыга)

Кызлар белән бию “Снежинка”

 

Кар кызы: Кар бөртекләрем белән бәйрәмгә барабыз, биюләр биибез, шигырьләр сөйлибез. Әйдәгез әле кар бөртекләрем, матур итеп утырып күрсәтик.

 

Кызлар утыра, 5 кыз шигырь

 

1. Гаҗэп күркэм безнең чыршы

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бэйрэмен

Котлы булсын Яңа ел!

Котлы булсын Яңа ел!

 

2. Без җыелдык бүген залга

Яңа ел бэйрэменэ.

Яшел чыршы тирэсендэ

Җыр җырлап эйлэнергэ.

 

3. Менэ килде Яңа ел,

Җитте күңелле чаклар.

Яшел чыршы янына,

Без чакырдык кунаклар.

 

4. Чын күңелдэн котлыйм сезне,

Яңа ел белэн, дуслар!

Бүген монда яңгырасын,

Шат авазлар,шат җырлар.

 

5.Суык бабай, кил безгә

Яңа ел бәйрәменә,                                             

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.                                    

Уенчыклар, бүләкләр

Безгә тагын алып кил...

Соңга калма, бабакай,

Атлап түгел, чабып кил.

 

Телефон шалтырый

Буран тавышы

Кар кызы:Әйе Кыш бабай,ишетәм-ишетәм...бәйрәмгә җыенасың,әәәә, буран  дисең...

Бабакаем шалтыратты буран ди,бәйрәмгә чыршыны кем алып килергә булыша ди.

 

Кар бабайлар керә.

Бию “Марш снеговиков”

 

Кар бабай:

-Исәнме, Кар кызы, исәнмесез барыгыз да. Ишеттек-ишеттек, бәйрәмгә чыршы алып кайтырга кирәк икәнен. Без – Кар бабайлар, кар малайлар! Батырлар, көчлеләр! Иң җитезләр! Хәзер тезелеп утырабыз, уйлашабыз, фикер алышабыз.

 

Малайлар утыра, 5 малай шигырь

 


6. Салкын саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

Үзләре матур

Һәм салкын була.


 

7. Кыш җитте, карлар ява

Бөтен җирне тутыра.

Шушы кыш фасылында

Төрле бәйрәмнәр була.

 

8.Дуслар, бергэ җыелдык,

Барыбыз бергэ булдык.

Бергэ шундый күңелле,

эллэ шулай түгелме?

 

9.Эйтерсең лэ энҗе ява,

Энҗе ява, кар түгел.

Карлар оча ак мамыктай,

Шуңа шатлана күңел.

 

10.Бүген иртэн экрен генэ,

Эре-эре кар ява.

Сулышлар иркенэялэр

Нинди саф, чиста һава.

 

Кар бабай: Ай  минем кар бабайларым- кар малайларым! Булдырдыгыз! Сез тынч кына ял итеп утырып торыгыз, ә мин чыршы эзләп килим, матур чыршы тапкач, сезгә эндәшермен, бергәләп бәйрәмгә барырбыз.

-Кая әле, карап карыйк, урманда чыршылар бик күп, ә безгә иң матуры кирәк, шулаймы?

Менә нинди матур чыршы таптым! Үзе яшел, узе хуш исле!

 

Куян чыга

 

Минем яраткан агачны

Зинһар өчен кисмә син.

Мин бит шушы урманда

Чыршы төбендә яшим.

 

Кар бабай: Ярар ярар, куянкай, борчылма, тимим синең өеңә. Тагын табармын әле.

Менә бит нинди биек чыршы, үзе яшел, үзе хуш исле.

 

Төлке чыга

 

Ашыкмачы, әй, Батыр,

Бу чыршыны кисми тор,

Бу чыршы матур түгел

Әнә тегесе матур

 

Кар бабай: Ай рәхмәт төлкекәй! Ярый әле син очрадың, кайдан табар идем иң матурын.

Чынлап та, нинди матур чыршыкай! Үзе яшел, узе хуш исле!

 

Аю чыга, Кар бабайны куа башлый

 


Кар бабай: Ай-ай –ай! Аю, тимә миңа зинхар өчен, мин бит сине уятырга теләмәгән идем! Мин бит Яңа ел бәйрәменә чыршы эзләп йорим, кайсы чыршыны алыйм икән?

 


Аю: Күрегез бу чыршыны,


Чыршының да чып – чыны!

Нинди төз, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

 

Кар бабай: Рәхмәт сиңа бик зур, аю! Дусларым, сезгә бу чыршы ошыймы? Алайса бәйрәмгә чыршы әзер!

 

Кар кызы: Булдырдың, Кар бабай, менә дигән чыршы таптың. Балалар, әйдәгез, чыршыбызга багышлап җыр җырлыйбыз.



“Чыршыкай” җыры.

 

Кар кызы: Тышта буран ботен җиргә карлар тутыра,

       Безнең булмәдә ямь-яшел чыршы утыра!

Кар күп яугач кар атышып уйнарга да була!

 

Кар атышу уены, аннан чистарту.

 

Бәйрәмгә кунаклар киләсе бар, ә безнең юлларны кар баскан. Нишләргә инде хәзер? Дөрес, юлларны кардан чистартырга. 

 

Кар кызы: Дусларым, мин ниндидер ят тавыш ишеттем, сез дә ишеттегезме? Кем икән?

 

Бүре керә.

 

Бүре: Әхә! Эләктегезме! Миннән башка гына бәйрәмгә җыендыгызмы? Берегезне дә җибәрмим! Мин бик усал буре! Күрәсезме минем тешләремне? Күрәсезме минем  күзләремне? УУУУУУУУУУУУ! Хәзер тотам да ашыйм!

 

Кар кызы: Ай-хай бүре, тота алырсың микән? Безнең балалар бик җитезләр бит!

 

Бүре: Юк, мин җитезрәк тә, тизрәк тә, мин кусаммы? Мин куаласам!!!! Хәзер куып җитәм!

 

Кар кызы: Әйдә, бүре, тикшереп карыйк! Кем тизрәк икән!

 

Бүре белән узышлы уены.

 

Бүре: Балаларың тиз йогерә икән шул, нык өйрәнгәннәр! Ә сине, Кар кызы, мин җырларга чакырам, булдыра алырсың микән?

 

Бүре белән Кар кызы җыры.

            Б.: Сөйлә әле, Кар кызы, хәлләрең

            Ничек үтте көннәрең, эшләрең?

            К.К.:Рәхмәт, Бүре, бездә бүген бәйрәм,

            Күрәсең – дуслар һәм әйлән-бәйлән!

            Б.: Әйдәле, бергәләп бер биеп алыйк!

            К.К.: Юк, бүре дус, юк, буре дус, би-е-мим!

 

Бүре: Сезнең белән шундый күңелле, минем дә бәйрәмгә барасым киләәә (елый)!

 

Кар кызы: Балалар, бүрене бәйрәмгә чакырабызмы? Әйе! Аңа узен ничек тотарга икәнен аңлатып китик әле!

 

Кагыйдәләр әйтелә.

 

Кар кызы: Чыршыбыз әзер, юлларны чистарттык, кунаклар да җыелды. Кыш бабабыз гына һаман да күренми.

Телефон шалтырый.

 

Кар кызы:Әйе Кыш бабай.Адресны оныттыгыз мени? Ничек микән безнең адрес?Кем белә? Нинди балалар бакчасында сон без?

 

Менә Кыш бабайга адресны да әйттек.Әйдәгез әле ул тизрәк килеп җитсен өчен бөтенебез бергәләп чакырабыз: “Кыш ба-бай,кыш ба-бай!”

 

Барысы бергә: Кыш бабай, а-а-у-у-у!

 

 Кыш бабай керә

 

Кыш бабай: А-а-у-у! Мин монда. Сезнең бакчагызны бик озак эзләдем, алай да чакырып тавыш бирдегез, шуны ишетеп килдем.

Исәнмесез, балалар, Исәнмесез, кунаклар! Сезне Яңа ел белән котлыйм!Акыллы, дәү булып үсүегезне телим. Ә-ә минем яраткан оныгым да монда икән! Ничек матур итеп киенгәнсез, урманымдагы иң матур чыршы да кунакка килгән үзегезгә.

 

Кар кызы: Рәхим ит Кыш бабай, түрдән уз! Арыдыңмы? Утырып бераз ял ит, ә без сиңа үзебезнең әзерләгән җырыбызны җырларбыз.

 

“Первый снег” җыры

 


11.Суык бабай кил безгә

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә

 

12.Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең уз бире!

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без сине

 

13.Елның иң матур бәйрәме-

Ямьле Яңа ел була.

Бу күңелле бәйрәмне

Балалар көтеп ала.

 

14.Килә анда Кыш  бабай

Матур гына сакалбай.

Безгә бүләк өләшә

Бигрәк юмарт бабакай!

 

15.Килә тагын Кар кызы

Кыш бабайның йолдызы.

Шундый матур, бик чибәр

Әйтерсең кояш нуры!

 

16.Килә безгә бергәләп

Тагын бик күп җәнлекләр.

Шулкадәрле кунак булгач,

Күтәрелә күңелләр.

 

17.Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь – яшел чыршы килгән,

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

 

18.Исәнме, чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

 

19.Әйдә, бергә биеп алыйк

Әйдә, бергә уйнашыйк.

Бизәкле чыршы янында

Гөрлик, көлик, җырлашыйк.

 

20.Көтэ чыршы сабыр гына

Безнең җыр җырлаганны.

Тирэсендэ эйлэн-бэйлэн

Уеннар уйнаганны.

 

21.Ян яктырак, чыршыкай,

Балкысын утларың

Бүген синең яныңа

Җыелган дусларың.

 

22.Рэхмэт сина Кыш бабай,

Чыршы китергэн өчен.

Яңа елга һэммэбезне,

Матур бизэгэн өчен.

 

23. Ап-ак мамык карлар ява,

Акка төреп дөньяны.

Бүген безне үз янына

Чакырганнар дусларың.

 

24.Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды анда

Җәен дә кышын да зифа,

Матур ул һаман да

 

25.Чыршы, чыршы бизәлгәнсең

Мәрҗән элгәнсең

Бик күп шатлыклар син безгә

Алып килгәнсең

 

27. Чыршыны без бизэдек,

Нэрсэнедер сизмэдек!

Чыршыбыз балкып торсын.

Утлары янып торсын!


 

Кыш бабай аларны мактый.

 

Кыш бабай: Рәхмәт сезгә, балалар! Бик матур итеп җырлыйсыз, шигырләр сөйлисез. Минем дә һөнәрләрем бар бит. Иң яраткан шөгылем – битләрен чеметәм, кулларны өшетәм. Кая әле!

 

Кулларны туңдыру уены. (Буран тавышы)

 

Хоровод “В лесу родилась елочка”

 

Кыш бабай:

Мин Кыш бабай, Суык бабай,

Балаларны яратам

Яңа ел белән котлап

Бүләкләр дә таратам.

 

Кар кызы: Бабакай, син балаларга буләк бирерсең, ә мин әти-әниләргә теләкләр язылган тәмле конфетлар өләшермен.

 

Кыш бабай балаларга бүләкләрен өләшә. Кар кызы олылырга.

 

Кыш бабай саубуллашу сүзләрен әйтә.

 

Кар кызы:

Өр яңа ел килә, өр яңа

Чынлап яңа булсын ул

Кояш кебек, һәммә илләргә дә

Тигез колеп торсын ул.

Күз яшьләре онытылып торсын,

Артка чиксен кайгы-борчулары.

Элеккечә утлар янып торсын

Балкып торсын шулай чыршылар.

Бүгенге бәйрәмебезне шунын белән төгәллибез.Ә бәйрәмнәр дәвамы өйләрегездә булсын. Дөньяларыбыз тыныч, өйләребездә бәрәкәт, барыбыз да сәләмәт, бәхетле булыйк.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий на новый год"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Контент-менеджер

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 291 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.01.2019 286
    • DOCX 52.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мустафина Айгуль Валиахметовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 5 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3734
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Федеральная адаптированная образовательная программа для детей дошкольного возраста

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 93 человека из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 685 человек

Курс повышения квалификации

Психосоматические расстройства у детей дошкольного возраста

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 46 человек из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 309 человек

Курс повышения квалификации

Воспитательный потенциал методики Никитиных на основе идеи необратимого угасания возможностей эффективного развития способностей детей дошкольного возраста

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 46 человек

Мини-курс

Проектное управление

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Фокусировка и лидерство: достижение успеха в условиях стресса и перемен

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 13 регионов

Мини-курс

Музыкальная журналистика: создание и продвижение контента

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе