Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Сценарий на татарскую народную сказку "Өч кыз"
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 203 курсов со скидкой 40%

Сценарий на татарскую народную сказку "Өч кыз"

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районы

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе

31 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”











Өч кыз” әкиятенә инсценировка









Башкарды:

Татар теле тәрбиячесе

Айтуганова Наилә Наил кызы







Казан 2015



Зурлар төркемендә (5-6 яшьлек балалар)

Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерү

(УМК кулланып)



Максат: 1. Әниләргә, олыларга карата ихтирам, хөрмәт хисләре

тәрбияләү.

2. Әкият аша балаларны геройларның эшләренә бәя бирергә

өйрәтү.

2. Балаларда татар халкының гореф-гадәтләренә кызыксыну

уяту.

Җиһазлау: 1. Магнитофон һәм дисклар

2. Тиен,әни, аның кызлары өчен татар халык киемнәре.

3. Татар халкының орнаментлары төшкән сөлгеләр,самовар,

чынаяклар, чиләк белән көянтә, бала караваты, курчак, милли ризык муляжлары, өй атрибуты.

Катнашалар: Әни – Әмина апа

Олы кыз – Айгөл

Уртанчы кыз – Алия

Кече кыз – Алсу

Тиен

Алып баручы



(Әкрен генә музыка уйный,өй күренеше, әни кызлары белән өйдә)

Алып баручы: Борын-борын заманда яшәгән ди Әминә исемле хатын. Аның булган ди өч кызы. Әмина апа кечкенәдән кызларына бишек җырларын җырлап үстергән.

(“Уйный-уйный үсәбез” Бишек җыры №60)

Әниләре кызларының өсте бөтен, тамаклары тук булсын дип көне-төне эшләгән. (Әни өйдә үз эшләрен эшли.)

Менә кызлар үсеп тә җиткәннәр.

Алып баручы. (Кызлар берәм-берәм чыгып уртага басалар. )

Олы кызы – Айгөл. Авылда иң чибәре.

Уртанчы кызы – Алия. Бик оста куллы кыз булган.

Кечкенә кызы – Алсу. Акыллы һәм тыйнаклыгы белән аерылып торган.

Айгөл белән Алия арасында диалог . Алия күлмәккә карап сокланып утыра, Айгөл бизәнә. Ә Алсу бу вакытта әнисенә булыша).

-Күлмәк матур?

-Әйе, күлмәк матур.

- Ә мин матур?

-Матур!

Әминә апа. Кызым, барыгыз эзрәк күңел ачып, уйнап кайтыгыз.

Алсу. Кызлар, әйдәгез уйнарга!

Алып баручы. Эшләре беткәч, кызлар кичке уенга ашыкканнар. Алар анда уйнаганнар, күңел ачканнар.

(Җырлы-биюле уен “Кәрия-Зәкәрия” 5-6 бала. Уен уйнаганда Әмина апа кызларга бирнә җыя. 3 төенчек төйни. Уеннан соң кызлар әниләре янына

йөгереп киләләр. Кочаклыйлар. Әниләре кызларын озата)

Алып баручы. Менә шулай кызлар бик матур булып үсеп җиткәннәр, әниләре яныннан әкренләп таралыша башлаганнар.

Әминә апа. Кызым, Айгөл. Менә син зур кыз булдың инде. Сиңа китәргә вакыт. Кызым, мине онытма, бәхетле бул. Игелек күреп яшә.

-Рәхмәт, әни, җылы сүзләрен өчен. Сау бул, әни.

(Кыз китеп бара. Шул рәвештә икенче, өченче кызны китә)

Алып баручы. Әмина апа үзе генә кала. Бер ел үтә, ике ел үтә. Өч ел үтә. Әмина апа авырый башлый.

(Музыка. Әни чиләк белән су алып керә. Авыр сулый. Тәрәзәдән күзәтә. Чәй ясамакчы була. Йөрәгенә тотына. Телефонын ала)

Әмина апа. Хәлем дә авырайды. Картайдым да. Кызларым да күренмиләр. Инде нишләргә? Кемгә барырга? (Урындыкка килеп утыра да исенә төшкән кыяфәт ясый)

И, и , онытым та торам бит әле! Минем бит урманда тиен дустым бар! Шалтыратыйм әле үзенә.

(Әни белән тиен телефоннан сөйләшә.)

-Исәнме, Тиен. Хәлләрен ничек?

-Исәнме, Әминә апа. Хәлләр әйбәт. Рәхмәт.

-Тиен, дустым, кил монда. Мин бик авырыйм, хәлем авыр, кызларымны чакыр минем яныма.

-Ярар, ярар. Борчылма, Әминә апа. Хәзер чакырам. Сау булып тор.

Алып баручы. Тиен шунда ук чыгып чапкан. Ул олы кызы – Айгөл яшәгән йортка килеп җиткән. Олы кызы тазлар чистарта икән.

(тиен белән олы кыз арасында диалог.Тиен ишек шакый)

-Кем бар анда?

-Мин тиен.

-Тиен, кер, монда.

-Исәнме, Айгөл. Хәлләр ничек?

-Әйбәт, тиен. Рәхмәт.

-Айгөл, әниең бик авырый, әйдә аның янына, ул сине чакырды.

-Ай-яй, яй! Бик барыр идем, тик менә вакытым юк, тазлар чистартасым бар.

-Ай-яй, яй! Юньсез кыз! Кал шул тазларын белән.

Алып баручы. Тиеннең шулай дип әйтүе була, Айгөл ташбакага әйләнә.

(әйләнә-әйләнә сәхнә артына чыга, ташбака киеме киертелә)

Тиен шуннан соң уртанчы кызы Алия янына чыгып чапкан. Алия бу вакытта җеп чырный икән.

(уртанчы кыз белән тиен арасында диалог. Тиен ишек шакый)

-Кем бар анда?

-Мин тиен.

-Тиен, кер, монда.

-Хәерле көн, Алия. Хәлләрен ничек?

-Әйбәт, рәхмәт.

-Алия, әниең авырый, әйдә аның янына, ул сине чакырды.

-Ай-яй, яй! Бик барыр идем, тик вакытым юк. Җеп чырныйсым бар.

-Ай-яй! Юньсез кыз! Кал шул җебең белән.

Алып баручы. Тиеннең шулай дип әйтүе була, Алия үрмәкүчкә әверелгән.

(әйләнә-әйләнә сәхнә артына чыга, үрмәкүч киеме киертелә)

Тиен бик аптыраган бу хәлгә һәм өченче кыз янына чыгып чапкан. Алсу бу вакытта камыр баса икән.

(кече кыз белән тиен арасында диалог. Тиен ишек шакый)

-Кем бар анда?

-Мин тиен.

-Тиен, кер, монда.

-Хәерле кич, Алсу. Хәлләрен ничек?

-Әйбәт, рәхмәт.

-Алсу, әниең авырый, әйдә аның янына, ул сине чакырды.

-Әнием авырый? Мин хәзер аның янына барам. Әнием, әнием...

(кыз әнисе янына чаба, кочаклап ала, хәлләрен сорый)

-Әнием, алтыным, син минем якыным. Хәлләрең ничек?

-Авырып киттем бит әле, кызым. Хәлем дә юк. Сезне дә бик сагындым.

-Хәзер-хәзер, әнием, дару алып киләм. (дару бирә)

-И, рәхмәт, кызым. Ярый әле син бар, алмам. Гомер буе игелек күреп яшә.

-Рәхмәт, әни, җылы сүзләрең өчен. Әни, әйдә, бергәләп чәй эчеп алыйк әле. Хәлең дә яхшырып китәр. (музыка)

(Әни белән кыз өстәл янында чәй эчеп калалар)

Алып баручы. Кече кыз бик бәхетле гомер кичергән, кешеләр дә, әнисе дә аны бик яраткан, хөрмәт иткән.



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-275889

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"