181118
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокДиректору, завучуКонспектыСценарий на тему "Бабушкин сундук"

Сценарий на тему "Бабушкин сундук"

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Әбием сандыгы

Сәхнә өй кебек бизәлгән: тәрәзәләрдә борынгы челтәрләр, тәрәзә араларында кызыл башлы сөлгеләр, чиккән кашагалар, уң якта – карават, аңа челтәрле япма ябылган, чигүле мендәрләр куелган. Сул якта – мич, мич янында җиз комган, чүлмәк тора. Мич башында чабата күренә. Тар сәкеләргә суккан паласлар ябылган. Түрдә - сандык, алдарак – самавар, чәйнек һәм чынаяклар, татар халык ашлары ( өчпочмак, чәкчәк, кош теле, түгәрәк ипи) куелган, борынгы ашъяулык япкан өстәл. Сандык өстендә - каба, йон һәм орчык. Идәнгә сугылган паласлар җәелгән. Карават янында – чаршау, келәм.

Кичәне ачып җибәргәндә, сәхнәгә Сәлбинә чыга.

Сәлбинә. Әбиемнең күңел сандыгы

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?


Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы...

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

Әбиемнең күңел сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

(шигырьне укыганнан соң, иптәш кызын чакыра)


Сәлбинә. Илзирә, Илзирә! Бирегә кил әле.

Илзирә. Нигә чакырдың, Сәлбинә?

Сәлбинә. Әбиемә барырга чыккан идем, әйдә минем белән. Син дә әбиемдә кунак булырсың. Бик кунакчыл минем әбием. Әнә аның йорты, ак пәрдәле тәрәзәсе.

Илзирә. Бик шатланып барыр идем.

Сәлбинә. Әйдә, дустым, җырлый-җырлый барыйк әле. Әбием ишетсә, үзе үк каршы алырга чыгар.

(кызлар “Ай.былбылым, вай былбылым” җырын җырлап киләләр).

(Каршыларына Рәшидә әби чыга).

Рәшидә әби. Һай балакайларым! Исән-сау килдегезме? Әйдүк, әйдүк, түрдән узыгыз, алма бөртекләрем, хөрмә җимешләрем.

Сәлбинә. Без таза-сау гына, әбием, ә үзең ни хәлләрдә, авырамыйсыңмы? Менә сиңа кунакка дустымны да алып килдем.

Рәшидә әби. Бик яхшы булган,бик яхшы, кызым.

Илзирә. Исәнмесез, Рәшидә әби?

Рәшидә әби. Аллага шөкер әле. Әйдә, кызым, рәхим ит.

Илзирә. Рәхмәт, әби.

Рәшидә әби. И картлык – шатлык түгел шул. Кунакларны сүз белән генә сыйлап булмас, чәй куярга да онытып торам. Хәзер самаварымны гөрләтеп җибәрим. Ә сез, балакайларым, үз өегездәге кебек булыгыз.

(Әби самаварын алып чыга)

Илзирә. Сәлбинә, кара әле, әбинең өй эче нинди матур!

Сәлбинә. Әйе, әбием үз өендә борынгы әби-бабайлардан калган әйберләрне бик кадерләп саклый.

Илзирә. Шулайдыр шул. Әнә челтер-челтер ак пәрдәле, бизәкле-чәчәкле чаршаулары, чигүле сөлгеләре, ашъяулыклары, сугылган паласлары булмаса, бу өй болай матур булыр иде микән? Түрендә төп хуҗа булып сандык тормаса, нәрсәдер җитешмәгән кебек булыр иде. Әйе, димәк безнең әбиләребез өйне һәрчак матур итеп бизәргә тырышканнар. Бу бизәлешләр өйгә бәйрәм төсе биреп торалар. Әнә бизәкләрне ничек матур итеп төшергәннәр. Бу бизәкләрдә халкыбызның йөрәк хисләре, моңы, сагышы, күңел җылысы.

Рәшидә әби. Һай ничек килешле сөйлисең, кызым. Күңелләрем тулып китте менә. Хәзер самаварым кайнар. Бераз сөйләшеп утырыйк.

Илзирә. Рәшидә әби, өең бигрәк матур чиста инде. Мендәр тышларың ничек матур итеп чигелгән. Әби, аны үзең чиктеңме?

Рәшидә әби. Үзем инде, үзем. Яшь чакта мин бик оста чигүче идем.

Илзирә. Әби, безне дә чигәргә өйрәтерсең әле, ярыймы?

Рәшидә әби. Ярар, кызым, ярар, өйрәтермен.

Илзирә. Рәшидә әби, менә бу чәчәкләп-бизәкләп эшләнгән сандык бик серле күренә, бәлки аны ачып карарбыз, анда нәрсәләр бар икән?

Рәшидә әби. Ничек ачмаска, ачыйк, ашыкмыйча гына карыйк әле андагы гаилә ядкәрләрен. Аларга сокланып, ерак тарихыбызны якынайтыйк, балалар.

(ишек шакыган тавыш ишетелә).

Сәлбинә. Әбекәем, кемдер ишек шакый.

Рәшидә әби. Шулаймы, хәзер карыйм.

(Әби оныгы белән киленен алып керә). Әйдәгез, балакайларым, узыгыз, узыгыз. Сәлбинәләр күптәннән килгәннәр иде.

Гүзәл. Исәнме, әнкәй.

Рәшидә әби. Аллага шөкер, килен. Менә кызлар белән сандыктагы әйберләрне барлап утырабыз.

Гүзәл. Әнкәй, синең яулыкларың бик күп инде.

Рәшидә әби. Күп шул, киленем. Татар хатын-кызларының символы булып ак яулык тора. Ул - чисталык, тынычлык билгесе һәм күңел көзгесе. Безнең татар хатын-кызлырын, әбиләрне ерактан ук танып була. Аларны күргәч, күңел якты хисләр белән тула.

Гүзәл. Әнкәй, әйдә син аны ябынып кара әле. Сиңа ул бик килешер дим.

Илзирә. Чәчләреңә төшкән ак яулыгың

Бик килешә, әби, йөзеңә.

Ак яулыгың төсле ак күңелең

Саф күңелең чагыла күзеңдә.

Рәшидә әби. Балакайларым, менә сезгә яулыклар бүләк итәргә телим, ягез бәйләп җибәрегез әле (рәхмәт әйтәләр) Бәлки, бер биеп тә алырбыз.

(“Шәл бәйләдем” җырына бию: әби җырлый, кызлар бииләр).

Рәшидә әби. Ә ир затына тагын да камилрәк баш киеме – түбәтәй уйлап тапканнар. Түбәтәй чигә һәм тегә белгән кеше алтын куллы оста саналган. Кара бәрхеткә ука яисә сәйлән белән чигелгән түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә кешелеккә генә кияләр. Күрегез әле, ничек чибәрләнеп китте....

(Түбәтәй киеп бию)

Гөлназ. Әбием, сандыгыңда тагын ниләр бар?

Рәшидә әби. Сандыгымда минем чигелгән, сугылган сөлгеләрем дә бар.

Илзирә. Әйе, әбиләребез мондый сөлгеләрне бик кадерләп саклыйлар. Элек яшь кызлар үз куллары белән чигеп, сугып сөлгеләр әзерләгәннәр. Сөлгеләрнең матурлыгына карап, яшь кызларның уңганлыгы, пөхтәлеге, булдыклыгы бәяләнгән.

Бу сөлгеләр, эскәтерләр

Тамбур белән чигелгән.

Әллә инде өсләренә

Чын чәчәкләр сибелгән.

Сөртенсәң – сөлге кирәк,

Көрәшсәң – сөлге кирәк.

Батырларга сабантуйда

Бирелгән сөлге – бүләк.

Рәшидә әби. Балалар, бу сөлге – минем әнием истәлеге. Ул аны килен булып төшкәндә әзерләгән булган. Ә хәзер ул – гаиләбез ядкаре.Ягез, сөлге тотып, бер биеп алыйк әле.(чиратлап сөлге белән бию).

Гөлназ. Әбием, мич башында нәрсә ул?

Сәлбинә. Шуны да белмисең, ул – комган була.

И-һи-һи!

Әби битен юмага-а-а-н!

Әби битен юар иде

Комганында суы булмаган.

Илзирә. Комганында суы булыр иде

Кызы суга бармаган.

Гөлназ. Кызы суга барыр иде

Көянтәсе булмаган.

Сәлбинә. Көянтәсе булыр иде,

Әтисе ясамаган.

Илзирә. Әтисе ясар иде,

Агачлары булмаган.

Гөлназ. Агачлары булыр иде,

Лесник агач бирмәгән.

Илзирә. Лесник агач бирер иде,

Акчалары булмаган.

Рәшидә әби. И, шаян да инде сез, кызлар, гел әбиегез белән шаярасыз..

Сәлбинә. И, әбекәй, әбекәй,

Пешер миңа тәмлекәй,

Пешер бераз әлбә дә,

Янына куеп хәлвә дә.

Гөлназ. Әбекәйнең комганы

Кызыл белән чорнаган.

Пич башына менә икән,

Песи битен тырнаган.

Илзирә. Әби мескен, егылып төшкән

Сарымсак түтәленә.

Бер сарымсак шифа булган

Әбинең ютәленә.

Сәлбинә. Әби, әби әбәнәк,

Әби миннән тәбәнәк.

Әбиләргә барган идем,

Әби ята тәгәрәп.

Гөлназ. Әбекәйне торгыздым

Утырдык без бергәләп.

Әби сүзеннән көлеп,

Үзем киттем тәгәрәп.

Илзирә. Тәгәри-тәгәри киткәнмен,

Өйгә кайтып җиткәнмен.

Гөл савытына менеп,

Шуннан егылып төшкәнмен.

Рәшидә әби. Балалар, биредә алъяпкыч та бар бит. Алъяпкычларның төрлесе була иде: аш-су арасында, печән җыйганда, кунакка барганда кия торганы. Алъяпкыч сүзе “алга” сүзеннән алынган. Килен, әйдә, киеп кара әле.Сөбханалла, бигрәк килешә үзеңә.

Гүзәл. Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гәлле чәчәк тәшкән,

Килешәдер үземә.

(Гүзәл бии. “Татар кызлары биюе”).

(Әби сандыктан чиккән кулъяулыкка төрелгән йөзек ала).

Рәшидә әби. Бу йөзек – әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп саклыйм. Аулак өйгә җыелгач, шушы йөзек белән “йөзек салыш” уйный торган идек.

Сәлбинә. Әбекәй, безгә дә өйрәтегез әле шул уенны.

Рәшидә әби. Әйдәгез, барыгыз да тезелешеп утырыгыз, учларыгызны тотыгыз.Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнен сизсәгез, аңа берәр “җәза” бирәбез.(Йөзек сала). Йөзек кемдә, сикереп чык.

Рәшидә әби. Балакайлар, ә минем күлмәгем матурмы? Ә сез беләсезме, ерак әби-бабайларыбыз элек нинди күлмәк кигән? Кунакка йөри торган күлмәкләре бик купшы булган. Алар кигән күлмәкләрнең аеруча ыспай-матурларын хәзер дә киеп булыр иде. Менә шундый күлмәкләрнең берсен мин кидем бүген. Бала итәкле күлмәк тә татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән саклый.

Илзирә. Ак калфаклар, кәләпүшләр

Болары инде таныш.

Ә кем белә – кайдан туган

Татарда читек-кәвеш?

Борын-борын заманда

Болгар иле булган ди.

Безнең борынгы бабайлар

Шушы илдә торган ди.

Ул бабайлар әйбәт күннән

Читекләр теккәннәр ди,

Читек киеп дөнья буйлап

Сәүдә дә иткәннәр ди.

Шушы нәни генә читек

Таныткан ди халыкны.

Хезмәт сөю – бабайларга

Китергән ди байлыкны.

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Казанның чигүле читекләре сокландырган, чит илләрдә дә аларга югары бәя биргәннәр. Фигуралап киселгән күн кисәкләреннән орнаментлар читеккә ямь биргән.Әйдә, Рәшидә әби, шул читекне киеп, бер биеп күрсәт әле.

(“Әппипә” көенә әби бии).

Илзирә. Сандык эчендәге хәзинәләрне барладык, ә сандыкның үзе турында берни дә әйтмәдек әле. Сандык – татар хатын-кызларының тормышында зур урын алып торган һәм әле дә булса күп өйләрнең түрендә тора.

Куллары алтын булганда,

Күңеле дә нур сибәр.

Оста ясаган сандыкка

Бирнә җыяр бер чибәр.

Таралыр күрше-күләнгә

Яшь кәләш бүләкләре.

Урын алыр сандыкта

Сабые күлмәкләре.

Челтәрле сандык туй белән

Кияү өенә төшәр.

Кыз чагының төсе булып

Түрендә гомер кичәр.

Рәшидә әби. И, балакайларым, бөтен үткәннәрне астын-өстен китердегез. Ходай сезгә шатлыклы көннәр, озын гомер бирсен.

Кызлар. Ярар, әбекәй, ризыкларыңнан авыз иттек, матур итеп ял иттек, рәхмәт сиңа.

Гүзәл. Исән-сау яшә, һәрвакыт шундый җитез, олы җанлы, киң күңелле булып кал.

Илзирә. Сүзне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: әби-бабаларыбызның изге йолаларын онытмыйк, киң күңелле булыйк, бер-беребезне кунакка чакырышыйк, тәмле телебезне, уртак сыебызны жәлләмик. Сезнең барыгызга да изгелек, игелек, иминлек телибез.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение “Акбашевская основная общеобразовательная школа”









Сценарий “ Бабушкин сундук”







Заместитель директора

по воспитательной работе

Кильдебаева Самига Самиковна








Акбаш, 2014год.


Общая информация

Номер материала: ДВ-501970

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Организация менеджмента в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Профессиональная компетентность педагогов в условиях внедрения ФГОС»
Курс повышения квалификации «Маркетинг в образовании»
Курс повышения квалификации «Тайм-менеджмент - персональная эффективность преподавателя»
Курс повышения квалификации «Психологические основы управления педагогическим коллективом в рамках реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Руководство и управление образовательной организацией»
Курс повышения квалификации «Контрольно-надзорные мероприятия в общеобразовательных организациях»
Курс повышения квалификации «Стратегическое планирование в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Применение современных педагогических технологий в образовательном процессе в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Управление процессом финансового планирования и консультирования в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Использование PR технологий в практике образовательных организаций»
Курс повышения квалификации «Основы анализа стратегических документов на примере ФГОС ООО»
Курс профессиональной переподготовки «Управление организацией»
Курс повышения квалификации «Современные тенденции цифровизации образования»
Курс повышения квалификации «Экономическое планирование деятельности образовательной организации»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.