Әниләр
бәйрәме.
“Өч кыз” әкиятен
сәхнәләштерү (“Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектын
кулланып. Авторлары: З.М.Зарипова, Р.Г.Кидрәчева, Р.С.Исаева)
Максат:
1. Әниләргә, олыларга карата
ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.
2. Әкият аша балаларны геройларның
эшләренә бәя бирергә өйрәтү.
3. Балаларда татар халкының
гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту.
Җиһазлау:
1. Магнитофон һәм дисклар.
2. Тиен, әни, аның кызлары өчен
татар халык киемнәре.
3. Татар халкының орнаментлары
төшкән сөлгеләр, самовар, чынаяклар, чиләк белән көянтә, бала караваты, курчак,
милли ризык муляжлары, өй атрибуты.
Катнашалар: Әни –
Әмина апа
Олы кыз – Айгөл
Уртанчы кыз – Алия
Кече кыз – Алсу
Тиен
Алып баручы
А.б. Хәерле көн,
хөрмәтле кунаклар! Безнең иң матур, мөлаем, сөйкемле, газиз әниләребез!
Бүген без сезнең белән көннең
яктылыгы кояшта,
Күкнең матурлыгы йолдызларда,
Җир йозенең гүзәллеге әниләрдә
икәнен расларбыз.
Ана!Әни!
Нинди бөек исем!
Дөньда әниләрдән дә газиз, изге зат
юктыр.
Һәрберебезнең иң кадерле кешесе ул
әни һәм никадәр яратсак та, никадәр яхшы сүз әйтсәк тә, бу аздыр кебек.
Йөрәгемнең иң түрендә,
Иң кадерле
әнием.
Яхшылыкта, матурлыкта,
Үрнәк миңа әнием.
***
Әнием минем матур,
Күзләре якты, көләч.
Шундый күңелле була,
Ул өйгә кайтып кергәч.
***
Бик зур үстем инде мин,
Әнигә булышам.
Үз ботинкамны үзем,
Кияргә тырышам.
***
Син,
әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
***
Нинди назлы, нинди эшчән
Синең куллар, әнием.
Бөтен дөнья бүләк итә,
Алтын нурлар бәйләмен.
***
Безне назлап үстергәнгә,
Әниләр, рәхмәт сезгә.
Һәрвакытта эшчән булганга.
Әниләр, рәхмәт сезгә.
Әни сүзе
(З.Туфайлова)
“Әни” диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
“Әни” сүзен таптарга.
Мин әнигә булышам
(Ә.Габиди)
Әни пәрәмәч пешерә
Вак итеп, тәмле итеп:
Без табында чәй эчәбез
Бергәләп, тәмле итеп.
Мин дә булыштым әнигә
Пәрәмәчләр ясарга.
Үзең эшләгәч, тәмле ул –
Кирәк эшләп ашарга!
Иң кирәкләрнең кирәге
Әниебез бигрәк.
Нигә икәнен санарга
Бармаклар бик күп кирәк.
Булышчы
(Р.Миңнуллин)
Әниемә эш күп өйдә –
Мин шуңа да булышам.
Менә әле дә мин аңа
Чынаяклар юышам.
Булышам шул, юышам шул,
Мин бит инде булышчы.
Уф, арыдым ! һаман бетми !
Әнием , кил, булышчы !
(Әкрен генә музыка
уйный,өй күренеше, әни кызлары белән өйдә)
Алып баручы: Борын-борын
заманда яшәгән ди Әминә исемле хатын. Аның булган ди өч кызы. Әминә апа
кечкенәдән кызларына бишек җырларын җырлап үстергән.
(“Уйный-уйный
үсәбез” проекты , аудиоязма, Бишек җыры №60)
Кояш ятты бишегенә
Күзләрен йомды.
Кошлар да сайрамый инде
Җилләр дә тынды.
Яфраклар да серләшмиләр
Йоклады каен.
(Кушымта 2 тапкыр)
Без дә йоклыйк, бәү-бәү итик
Кызым, кызкаем.
Әниләре кызларының өсте бөтен,
тамаклары тук булсын дип көне-төне эшләгән. (Әни өйдә үз эшләрен эшли.)
Менә кызлар үсеп тә җиткәннәр.
Алып баручы. (Кызлар
берәм-берәм чыгып уртага басалар.)
Олы кызы – Айгөл. Авылда иң чибәре.
Уртанчы кызы – Алия. Бик оста куллы
кыз булган.
Кечкенә кызы – Алсу. Акыллы һәм
тыйнаклыгы белән аерылып торган.
Айгөл белән Алия
арасында диалог. Алия күлмәккә карап сокланып утыра, Айгөл бизәнә. Ә Алсу бу
вакытта әнисенә булыша).
- Күлмәк матур?
- Әйе, күлмәк
матур.
- Ә мин матур?
- Матур!
Әминә апа. Кызым,
барыгыз әзрәк күңел ачып, уйнап кайтыгыз.
Алсу. Кызлар,
әйдәгез уйнарга!
Алып баручы. Эшләре
беткәч, кызлар кичке уенга ашыкканнар. Алар анда уйнаганнар, күңел ачканнар.
Җырлы-биюле уен “Чума
урдәк, чума каз” 5-6 бала.
“Чүлмәк сатыш”
“Капкалы”
Уен уйнаганда
Әмина апа кызларга бирнә җыя. 3 төенчек төйни. Уеннан соң кызлар әниләре янына
йөгереп киләләр.
Кочаклыйлар. Әниләре кызларын озата)
Алып баручы. Менә шулай
кызлар бик матур булып үсеп җиткәннәр, әниләре яныннан әкренләп таралыша
башлаганнар.
Әминә апа. Кызым,
Айгөл (Алия,Алсу). Менә син зур кыз булдың инде.
-Әйе,миңа туган
йорттан китәргә кирәк инде.
- Кызым, мине
онытма, бәхетле бул. Игелек күреп яшә.
-Рәхмәт, әни, җылы сүзләрең өчен.
Сау бул, әни.
(Кыз китеп бара.
Шул рәвештә икенче, өченче кыз да китә)
Алып баручы. Әмина апа
үзе генә кала. Бер ел үтә, ике ел үтә. Өч ел үтә. Әмина апа авырый башлый.
(Музыка. Әни чиләк
белән су алып керә. Авыр сулый. Тәрәзәдән күзәтә. Чәй ясамакчы була. Йөрәгенә
тотына. Телефонын ала)
Әмина апа. Хәлем дә
авырайды. Картайдым да. Кызларым да күренмиләр. Инде нишләргә? Кемгә
барырга? (Урындыкка килеп утыра да исенә төшкән кыяфәт ясый)
И, и, онытым та торам бит әле!
Минем бит урманда тиен дустым бар! Шалтыратыйм әле үзенә.
(Әни белән тиен
телефоннан сөйләшә.)
-Исәнме, Тиен. Хәлләрең ничек?
-Исәнме, Әминә апа. Хәлләр әйбәт.
Рәхмәт.
-Тиен, дустым, кил монда. Мин бик
авырыйм, хәлем авыр, кызларымны чакыр минем яныма.
-Ярар, ярар. Борчылма, Әминә апа.
Хәзер чакырам. Сау булып тор.
Алып баручы. Тиен
шунда ук чыгып чапкан. Ул олы кызы – Айгөл яшәгән йортка килеп җиткән. Олы кызы
тазлар чистарта икән.
(Тиен белән олы
кыз арасында диалог. Тиен ишек шакый)
-Кем бар анда?
-Мин тиен.
-Тиен, кер монда.
-Исәнме, Айгөл. Хәлләр ничек?
-Әйбәт, тиен. Рәхмәт.
-Айгөл, әниең бик авырый, әйдә аның
янына, ул сине чакырды.
-Ай-яй, яй! Бик барыр идем, тик
менә вакытым юк, тазлар чистартасым бар.
-Ай-яй, яй! Юньсез кыз! Кал шул
тазларын белән.
Алып баручы. Тиеннең
шулай дип әйтүе була, Айгөл ташбакага әйләнә.
(Әйләнә-әйләнә
сәхнә артына чыга, ташбака киеме киертелә)
Тиен шуннан соң уртанчы кызы Алия
янына чыгып чапкан. Алия бу вакытта җеп чырный икән.
(Уртанчы кыз белән
тиен арасында диалог. Тиен ишек шакый)
-Кем бар анда?
-Мин тиен.
-Тиен, кер, монда.
-Хәерле көн, Алия. Хәлләрен ничек?
-Әйбәт, рәхмәт.
-Алия, әниең авырый, әйдә аның
янына, ул сине чакырды.
-Ай-яй, яй! Бик барыр идем, тик
вакытым юк. Җеп чырныйсым бар.
-Ай-яй! Юньсез кыз! Кал шул җебең
белән.
Алып баручы. Тиеннең
шулай дип әйтүе була, Алия үрмәкүчкә әверелгән.
(Әйләнә-әйләнә
сәхнә артына чыга, үрмәкүч киеме киертелә)
Тиен бик аптыраган бу хәлгә һәм
өченче кыз янына чыгып чапкан. Алсу бу вакытта камыр баса икән.
(Кече кыз белән
тиен арасында диалог. Тиен ишек шакый)
-Кем бар анда?
-Мин тиен.
-Тиен, кер, монда.
-Хәерле кич, Алсу. Хәлләрен ничек?
-Әйбәт, рәхмәт.
-Алсу, әниең авырый, әйдә аның
янына, ул сине чакырды.
-Әнием авырый? Мин хәзер аның янына
барам. Әнием, әнием…
(Кыз әнисе янына
чаба, кочаклап ала, хәлләрен сорый)
-Әнием, алтыным, син минем якыным.
Хәлләрең ничек?
-Авырып киттем бит әле, кызым.
Хәлем дә юк. Сезне дә бик сагындым.
-Хәзер-хәзер, әнием, дару алып
киләм. (Дару бирә)
-И, рәхмәт, кызым. Ярый әле син
бар, алмам. Гомер буе игелек күреп яшә.
-Рәхмәт, әни, җылы сүзләрең өчен.
Әни, әйдә, бергәләп чәй эчеп алыйк әле. Хәлең дә яхшырып китәр. (Музыка)
(Әни белән кыз
өстәл янында чәй эчеп калалар)
Алып баручы. Кече
кыз бик бәхетле гомер кичергән, кешеләр дә, әнисе дә аны бик яраткан, хөрмәт
иткән.
Әниемнең кызы юк
бит
Әниемнең кызы юк бит,
Мин әнигә бер генә.
Кызы да юк, эше дә күп
Әнинең берүзенә.
Әниемнең кызы юк шул,
Мин булышам әнигә.
Аш пешерәм, җыештырам,
Кер юышам әнигә.
Кибеттән сөт алып кайтам,
Ипигә дә йөгерәм.
Әниемнең кызы юк та-
Малае бар бер дигән!
***
Кадерле әнием
Мин сине яратам
Көзге яфракларны җыеп бүләк итәм!
***
Борчыйсым килми әнине,
Елмаеп, көлеп йөрсен.
Иң матур әни икәнен
Бөтен дусларым күрсен!
***
Иренә белми әнием,
Көн буе эшләр карый.
Күңелемне юатырга
Син бар бит әле ярый
Өйрәтәсең һәр нәрсәгә
Зур сабырлыклар белән.
Рәхмәт әйтеп тәбриклим.
Әниләр көне белән!
***
Минем әнием Гөлназ
Өләшеп тора гел наз.
Әниемнең эше бик күп
Буш вакытлары бик аз.
Таләпчән дә, бик җитез дә
Бар нәрсәгә өлгерә.
Өйдә тәртип булдыра да
Тагын эшкә йөгерә.
***
Әнием минем, кадерлем,
Миңа тормыш бүләк иткән.
Сөеп, иркәләп үстергән,
Ул кочаклап мине үпкән.
***
Бу дөньяда әниләр күп –
Минем әни бер генә
Үзе уңган, үзе тырыш,
Бар эшкә дә өлгерә.
Җыр “Әниләр
бәйрәме”
Бүген әниләр көне бит,
Әниләрнең бәйрәме.
Шушы җырларыма кушып
Рәхмәтемне әйтәмен.
Кушымта:
Лә-лә-лә-лә, лә-лә-лә-лә
Бәйрәм белән, әнием!
Өйләребез нинди матур,
Елмаеп, көлеп тора.
Көннәр якты, яшәү рәхәт
Әниләр булса гына.
Кушымта.
Нинди рәхәт әниләрнең,
Балам, дип дәшүләре.
Гел яныбызда булсыннар,
Шатланып яшик әле!
Кушымта.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.