Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Сценарий на тему "Новогоднее представление"

Сценарий на тему "Новогоднее представление"



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:





Иске Арыш гомуми белем мәктәбе













Яңа ел кичәсе”















Үткәрде:Димеева Г.Г.





2015-2016 нче уку елы





Катнашалар: 1 нче убырлы

2 нче убырлы

Патша

Көлмәсбикә

Хезмәтче

Почтальон

Кыш бабай,Кар кызы

Командалар,

( Бии –бии, себеркегә атланып убырлылар керә)



1нчеУбыр.Исәнмәсез-саумысыз һәрбарчагыз!Әтиләр-әниләр,әбиләр-бабайлар,абыйлар-апайлар,энеләр-сеңелләр,бишектәге бәбиләр!Килгән-кайткан кунаклар!

2нче Убыр.Кара әле дустым залда Казан кунаклары да күренә,аларда зурлап кайтканнар Яңа

Ел бәйрәменә.

1нче Убыр.Әйе,шул.Ник аңа бик шаккатасың безнең белән әкият иленнән килүчеләр дә күп бит.Мәскәү кунаклары да шактый.Без һаман кунаклар турында сөйләшәбез,бездә бүген нәрсә икәнен,үзебез әйтмәгәнебездә.

Икесе бергә: Бездә бүген Яңа Ел!!!

2нчеУбыр.Чыннан да бездә бүген зур бәйрәм.Без бу бәйрәмнең алып баручылары-Убыридәй белән Убырликә!Сез бездән курыкмагыз без әйбәт убырлылар,әкият иленнәнбез.Кыш бабай бәйрәмгә дип җибәрде.Безнең белән Көлмәсбикә,патша,ханбикәнең караучысы да килде.

1нчеУбыр.Ә бәйрәмгә килгәндә ул безнең ул безнең булганлыктан без бүген балаларны ярыштырырга булдык.Аларның осталыкларын,булганлыкларын тикшерер өчен жюри әгьзаларында билгеләдек.Дуслар,бүгенге кичәбездә,уен-көлке,җыр-биюләр дә күп булачак,катнашып утырыгыз.Бәйрәмебезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.Сез әзерме?

(Чыршы артыннан Патша чыга)

Патша.Нинди тавыш бу тагын?Кем тавышлана,ә ике Убыр сезмени әле ул,нишлисез монда,бу кадәр халык каян җыелып беткән минем патшалыгыма.Сакчыларым,куалагыз барсында.

2нчеУбыр.Тукта әле,патша,нишлисең син?Нинди синең патшалыгың булсын ди бу,яхшылап кара Иске Арыш мәктәбе бит бу.Без монда Яңа Ел бәйрәмен үткәрер өчен килдек.Кыш бабай җибәрде безне монда.

Патша.Ә шулаймени ?Мин бит берни дә белмәдем,ярый алайса башлыйк бәйрәмне.Әйдә,нишлибез соң?

1нчеУбыр.Иң элек командаларыбызны бирегә чакырыйк,алар белән танышып китик.Ай-яй берсеннән-берсе матур киенгәннәр,күренеп тора яхшы әзерләнгәннәр,тырыш,уңган балалар гына укый ахры сы бу мәктәптә.Хор белән “Төрле-төрле утлар яна”җыры башкаралар.

(Шулвакыт Көлмәсбикәне караучы керә,ике чиләк тоткан берсенә “кичәңге күз яше”,икенчесенә “бүгенге күз яше” дип язылган)

Хезмәтче.Уф,үләм бу елак белән.Елый да,елый һич туктатыр хәл юк.Ни генә эшләмәдем,ниләр генә бирмәдем файдасы күренми.Бәлки бу балаларның берәр тамашасы туктата алыр,ә? Патша әйдәгез кызыгызны монда алып чыгыйк,бәйрәмне карап утырсын.

Патша.Әйдә әле чыннан да файдасы тимәс микән.(Кереп китәләр)

2нчеУбыр.Кара әле син боларны рөхсәт сорамыйча бәйрәм карап утырмакчы булалар.Юк болай булмый Кыш бабай боларны нишләтәсен белер.Ә,Кыш бабай дигәннән үзе кая соң әле ул,күренми бит,бер-бер хәл булмады микән(почтальон керә).

Почтальон.Исәнмәсез!Иске Арыш шушы буламы,убырлылар кайда икән,ә менә алар Сәлам,убырлылар,менә сезгә Кыш бабайдан хат, монда барысы да язылган.

(Хатны убырлыларга тапшыра) Хатны укыйлар.

Исәнмәсез Убыридәй белән Убырликә!Мин бәйрәмгә соңгарак калып килермен инде.Башка авылга туктарга туры килде.Бәйрәмне сезгә ышанып тапшырам.бар да яхшы булсын,миңа алмашка Кыш бабайны яхшылап сайлагыз.Һәрьяклап сынагыз.Бәйрәм ахырларына килеп тә җитәрмен.Сәлам белән Кыш бабагыз һәм Карчәчәк.

1нчеУбыр.И Убырликә ничек итеп ерып чыгарга инде бу бәйрәмне,Кыш бабай булмагач безне тыңларлар микән.Әйдә,аллага тапшырдык инде.(Патша,ханбикә,хезмәтче керәләр)

2нчеУбыр.Ярый,инде ул да карап утырсын,бигрәк интегәләр үзе белән,бәлки чыннан да файдасы тияр.Яңа ел булгач,яңа ел булсын инде эшлик бер изгелек.

1нчеУбыр.Әйдә,Убырликә алмашка Кыш бабай эзлик,Кыш бабай булгач ул күп илләрдә йөрергә тиеш,шуның өчен ул төрлечә бии белергә тиеш.Әйдә,әле Кыш бабайларны биетеп карыйк.

2нчеУбыр. Әйдә,әйдә Кыш бабайлар чыгыгыз бирегә.

(Кыш бабайлар төрле музыкага бииләр)

Ханбикәгә ошап китә.

Көлмәсбикә.Биюләрен күрдем инде,җырлаганнарын карыйсым килә.Җыр кирәк,җыр.

1нчеУбыр.Әйе,чыннан да Кыш бабайларыбыз матур бииләр икән .Хәзер инде Кар кызларын җырлатып карыйк.Үз тавышларынамы,башка кеше тавышын алып торалармы үз эшләре,ничек җырласалар да ярый,матур гына булсын.Кар кызлары ягез әле,кайсыгыз башлый?(Концерт номерлары) Нәргизә кереп китә.

Патша.Бигрәк матур җырлыйлар икән болар,чын җырчылар диярсең,шулкадәр уңганнар,булганнар,берсеннән-берсе матур.

2нчеУбыр.Безнең балаларыбызның бүләкләре бар,әйдәгез аларны да карап китик.

5 класс - бию

Патша.Булдыралар,булдыралар.Кызым ошадымы биюләре,синдә үскәч шундый биюче булырсың.

Көлмәсбикә.Бик ошады,мин биюче булмыйм,мин Кар кызы булам,ул шундый матур(елый)

Патша.Ярый,ярый кызым булырсың,елама гына.

1нчеУбыр.Ярый,дуслар бәйрәмебезне дәвам итик,киләсе уеныбызга күчик.Яңа Ел дибез,бәйрәм дибез,ә аны ничек каршылыйлар?Балалардан сорап китик әле.(Яңа елны каршылау конкурсы)

Боларның Яңа еллары бик матур үтә икән,бик күңелле каршылыйлар.Шулай булмый ни зур бәйрәм бит ул.

2нчеУбыр.Убыридәй без һаман балаларны сыныйбыз да сыныйбыз,безнең залда да кунаклар күп бит,аларны да сынап карыйк.(Уен үткәрү. Залдан 4 кеше кирәк булачак. Бәйрәм якынлаша

Сезнең берегез иптәшегезне бәйрәмгә киендерергә тиеш булачак.)

Патша.Убырлылар сез уеннар гына уйнатып йөрмәгез инде җырлатып,биетеп тә алыгыз.

1нчеУбыр.Әйе,хәзер менә монда ерак илдән килгән биючеләр чыгачак,менә шулар биетерләр инде,кул чабып каршы алыгыз үзләрен.Алайса биемибез диләр бик ялындыралар.

Бию – 9 класс

Патша. Шәп,шәп бигрәк каты бииләр.Минем патшалыгымда да мондый биючеләр юк,мин чакырсамкунакка килмәсләр микән.кая белешеп чыгыйм әле.Кызым син монда гына утырып тор.

(Кереп китә). 2 нче убыр. чыршы артыннан чыга-чыга.

2нчеУбыр.Ай-яй шәп биеделәр дә соң, чыршы артында бии-бии хәлем бетте,болар ничек армыйлар икән.

1нчеУбыр.Дустым син биеп йөреп бәйрәмне онытып җибәрмә.Хәзер ничек сынап карыйбыз инде боларны.

2нчеУбыр.Әйдә табышмаклар әйтик,беләләр микән.Кыш бабай,Кар кызы зирәк ,акыллы да булырга тиеш бит.кыш бабай б/н Кар кызын бирегә чакырыйк.

(Табышмаклар конкурсы)

1нчеУбыр. Син табышмакларны аларга гына әйтеп бетермә,кунакларны да сынап карыйк.

Кереп китәләр. Патша чыга.

Патша. Теге кызлар артыннан киткән идем,әллә кая гына киттеләр дә югалдылар.Монда чыксам тагын кызлар.Бу убырлыларны да әйтер идем,бәйрәм бара.ә алар әллә кайда йөриләр.Кая алар юклыктан файдаланыйк әле.Минем кызым да сезгә бер уен әзерләде.

Көлмәсбикә.Минем яраткан әкиятләр китабым бар,караучым миңа көн дә укый.Кичә дә бик кызык әкият укыды,ничәнче биттә калганын белсәгез сезгә бер бүләк.

( Уен үткәрелә-Китап )

1нчеУбыр.Әй,ханбикә нишлисең син.Нигә безне чакырмадыгыз.

Көлмәсбикә.Менә бәйрәм тукталып тормасын дип бер уен уйнатып алдым әле.

1нчеУбыр.Ә алай булса ярый, рәхмәт булышуың өчен. Без кыш бабайны карап йөрдек кренми микән дип.

Почтальон.И дусларым оятка калдым бит,оятка калдым.

2нчеУбыр.Ни булды сиңа почтальон?

Почтальон.Кыш бабай җибәргән открыткаларны онытканмын бит.Картайдым шул инде,картайдым оныта да башлаганмын.Бәйрәмегезгә,чыршыгызга сокланып киткәнмен бит.Гафу итегез инде мине дусларым.Кая өләшеп чыгыйм әле.(бер котлау укый)

1нчеУбыр. И, почтальон рәхмәт сиңа.Үзем дә онытып торам икән.Безнең Кыш бабай б/н Кар

Кызларыбызның да Яңа ел котлауларын тыңлап үтәсе бар.

(Котлау конкурсы)

2нчеУбыр.Дуслар,Кыш бабаебыз күренми микән,шуны карап керик әле без.Ә сезгә Көлмәсбикә уен уйната торыр. Яле, Көлмәсбикә. (Кереп китәләр)

Көлмәсбикә. Ярар,дусларым.

(Уен: Ромашка таҗларын өзү:1.яңа ел шигыре. 2.яңа ел символын тасвирла. 3.яңа ел мәзәге. 4.Кыш бабайны биет. 5.Яңа 2015 елдан ниләр көтәсең.

1нчеУбыр.Кыш бабай б/н Кар кызы киләләр.Үзләрен алкышлап каршы алыйк әле.

( Музыка җибәрелә)

Кыш бабай. Исәнмесез-саумысыз, дусларым! Көттергәнем өчен гафу итегез! Менә күрше авылда

тоткарланырга туры килде,сезнең янга бик ашыктым.Күрәм,әле бәйрәмнең кызган чагы икән. Вакытында килеп өлгергәнмен.

Кар кызы. Әйе шул бабакай вакытында килгәнбез.И,дусларым белсәгез бабакайның ашыгуын.белсәгез ашыгуын.Бәйрәм беткәндер инде дип бик курыкты.Бик арыды,аңа урын бирсәгез яхшы булыр иде.

1нчеУбыр.Әйе,рәхим ит Кыш бабай,рәхәтләнеп ял ит.Ә без бәйрәмебезне дәвам итик.

(Бию- 8 класс)

Кыш бабай.Булдыралар,рәхмәт сезгә дусларым.Бәйрәмгә матур әзерләнгәнсез.

1нчеУбыр.Кыш бабай,әйдә әле ял иткәнсеңдер инде,син дә бер биеп кит әле.Рәхим ит бабакай.

(Кыш бабай б/н Кар кызы бииләр)



2нчеУбыр.Дуслар, быел нинди ел әле.Әйе,Зәңгәр Кәҗә елы,аңа эстафетаны Иске елыбыз бирә.

Иске Ел.Кадерле бер кунак көткән кебек,Яңа елны көтә йөрәкләр.

Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте,күңелләрдә яңа теләкләр.

Кадерле дусларым,минем сезнең яннан китәр вакытым килеп җитте.Сезгә Яңа елда яңа уңышлар,шатлык-бәхетләр телим.

1нчеУбыр.Сау бул инде,хуш Иске ел.Син дә тарихка күчтең.Ә хәзер сүзне Яңа елга бирик.

2нчеУбыр.Һәр команданың Яңа елы булырга тиеш иде.Яңа ел костюмына конкурс.Рәхим итегез!

Кар кызы. Бик яхшы әзерләнгәннәр,әйе бит бабакай.Бабакай,убырлылар әгәр дә рөхсәт итсәгез мин бер уен уйнатыр идем.

Уен .Мандаринны ашат,кем тизрәк.

2 нче Убыр.Безнең Карчәчәгебез дә бик уңган икән.Матур итеп бии дә,кешеләр б/н дә аралаша белә.Кыш бабай,бәлки синең дә,берәр сынавың бардыр? Әйдә рәхим ит.

Кыш бабай.Әйе сынавым бар.Мин моннан еракта булсам да,монда булган вакыйгаларның барсында күреп тордым,бәйрәмгә бик матур әзерләнгәннәр.Кыш бабайларның хыялларын ишетәсем килә.Кыш бабайлар әгәр дә сезнең тылсымлы таягыгыз булс сез ни эшләр идегез?Тик исегездән чыгармагыз сез кешегә начарлык эшләргә тиеш түгел

( Кыш бабай-ң теләкләре,хыяллары).

1нчеУбыр.Кыш бабай беләсеңме,синең килгәнеңне , безгә бер кунак кыз килгән.Аның бүләген – биюен карап үтик. ( 7 класс-бию).

Кыш бабай.Бик рәхмәт.

1нчеУбыр.Ай-яй бик матур бии икән.Кыш бабай безнең әле балаларга биргән биремнәребез бетмәде бит.Яңа елга багышланган күмәк җыр башкарырга кирәк.Балаларга сүз бирик.

Күмәк җыр башкаралар.

Кыш бабай. Бу балалар биюгә, уен-көлкегә генә оста түгел җырга да осталар икән.

Кар кызы. Бабакай минем дә тамашачыларга бүләгем бар. Алар минем дусларым .

( Бию – 6 класс)

Кыш бабай. Кызым,дусларың үзеңң кебек уңганнар икән,бик яхшы биеделәр.Кара әле убырлылар кая югалдылар соң?

( Убырлылар матур кызлар рәвешендә чыгалар)

Кар кызы.Абау,бу ниндикызлар? Кызлар нишлисез монда?

Кыш бабай. Кызым, танымыйсыңмени,болар бит бәйрәм буе безнең б/н бергә булдылар.

Болар бит убырлылар.

Кар кызы. Бабакай картайдың ахрысы,инде күзләрең дә күрми,нинди убырлылар булсын ди болар.

Кыш бабай. Тукта кызым аңлатам хәзер.Бу яшь кызларны явыз убырлы сихерләгән,әгәр дә бик зур изгелек эшләсәләр үз халәтләренә кайтырлар дигән һәм менә алар миңа килделәр. Мин бик теләп ризалаштым аларга ярдәм итәргә һәм менә шушы бәйрәмне үткәрергәкуштым. Алар минем ышанычымны акладылар, зур изгелек эшләделәр. Менә шуның өчен алар үз рәвешләренә кире кайттылар.

2 Убыр бергә. Рәхмәт, сиңа Кыш бабай!

Кыш бабай. Ярый, дусларым! Безгә китәргә дә вакыт җиткән би.Кызым,безне әле тагын дусларыбыз көтә. Кадерле дусларым! Яңа 2015 нче ел мөбәрәк булсын! Бу ел сезгә бары тик шатлык, бәхет алып килсен! Яңа очрашуларга кадәр! Сау булыгыз!

Барысы бергә. Сау бул кыш бабай! Сау бул Кар кызы!

1Убыр. Дусларым,әйдәгез чыршыбыз үпкәләп калмасын өчен аңа багышлап җыр җырлап алыйк.

( “Хуш иске ел” җыры башкарыла)

2Убыр. Кадерле тамашачылар,шуның б/н безнең яңа ел кичәбез тәмам.

1Убыр. Ярый.дуслар сау булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр.

Икесе бергә. Яңа ел мөбәрәк булсын,төкле аягың б/н 201 ел!

















КИЧӘҢГЕ КҮЗ ЯШЕ





















БҮГЕНГЕ КҮЗ ЯШЕ

























































57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 23.11.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров10
Номер материала ДБ-384911
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх