Инфоурок Директору, завучу КонспектыСценарий на тему "Последний звонок"

Сценарий на тему "Последний звонок"

Скачать материал

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

Акбашевская основная общеобразовательная школа”














Сценарий “Последний звонок”










Заместитель директора

по воспитательной рвботе

Кильдебаева Самига Самиковна












2015 год.



Соңгы кыңгырау бәйрәме

(Кыңгырау шалтыратып, Кыңгырау керә)

Кыңгырау. Исәнмесез, дусларым! Бүген минем чыңлы тавышым укучыларны “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә дәшә. Һәммәгезне бәйрәм белән котлыйм.

Икеле. (биеп чыга). Тра-та –та, тра-та-та. Монысы нинди тавыш.(Кыңгырауга) Син нишләп тавышланып йөрисең, чең-чең дигән булып. Бәрәч монда халык та җыелган. Ә сез нәрсә көтәсез?

Кыңгырау. “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен үткәрергә җыелдык.

Икеле. Быел бу бәйрәм булмый, отменяется.

Кыңгырау. Син ни сөйлисең, һәр ел була торган бәйрәмне ничек уздырмыйбыз соң?

Икеле. Һәр ел имеш, менә быел булмый, юк, булмый и все.

Кыңгырау. Традицияне бозарга ярамый. 9 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырый, аларны олы юлга озатабыз бит.

Икеле. И-һи-һи. Озатмыйбыз быел. Мәктәптә калалар. Кечкенә генә булып мәктәпкә керәләр дә, зур үскәч кенә мәктәпне ташлап киткән булалар. Мин аларны яратам, алар мине яратмаган булалар. Шәп имеш. Менә мин хәзер аларны алай итеп, болай итеп, ялкау чире йоктырам да үзем белән дуслаштырам. Чиреккә “2” ле чыга да “һоп!” мәктәптә калалар. Зәр була бит! Аннан мәктәптә укучылар саны арта, укытучылар миңа рәхмәт әйтәләр, директор мактау грамотасы тапшыра.

Өчле күренә. Нинди тавыш? Син йөрисеңме мактанып, балаларны аздырып. Кемгә ияреп килдең?

Икеле. Һи, минем белән дус булган малайлар, кызлар юк дип беләсеңме әллә син!

Шулар белән килдем. Шулаймы укучылар?

Өчле. Бүгенге бәйрәмдә сиңа урын юк. Йөрмә монда кеше көлдереп, югал тизрәк.

Икеле. Китәргә ашыкмыйм әле.

Өчле. Алайса, хәзер дусларымны чакырам, сине генә җиңәрбез. Дусларым, ярдәмгә килегез. (Дүртле белән Бишле керәләр).

Дүртле белән Бишле. Нәрсә бар, ни ярдәм кирәк?

Өчле. Әйдәгез, дусларым, бу юньсезне моннан озатыйк.

Дүртле белән Бишле. Әйдәгез, әйдәгез. Бәйрәмдә икелегә урын юк.

(Икеле балалар арасына качмакчы була, ләкин аны тартып чыгаралар).

Бишле. Кыңгырау, юл ачык, бәйрәмне башлап җибәр инде. (кыңгырау тавышы, музыка).

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укучылар һәм укытучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

Кыңгырау. Әйе, бүген минем тавышым моңлы да, шатлыклы да. Шатлыклы, чөнки бүгеннән 8 укучы олы юлга аяк басачаклар, сагышлы, чөнки аларны соңгы дәрескә озатабыз, аерылыр көннәр җитә.

Алып баручы. Алар мәктәп юлын 9 ел элек башладылар. Мәктәптә үткән еллар аларга уңышлар, уңышсызлыклар да, җиңүләр һәм җиңелүләр дә алып килде. Ләкин укучылар сынатмадылар, үстеләр, ныгыдылар, белем үрләрен яуладылар, зур, сөйкемле кызлар һәм егетләр булып җитештеләр.

Кыңгырау. Әйе, аларның канатлары ныгыган очар кошларга әверелүен үзегез дә күрерсез. Әйдәгез, мин аларны үземнең моңлы тавышым белән сәламләп сәхнә түренә чакырыйм.

Алып баручы. Ә сез,дуслар, аларны алкышлар белән каршы алыгыз. Менә алар:

  1. Габзалилов Денис Азат улы

  2. Кильдебаев Айназ Роберт улы

  3. Мавликаев Ранис Назир улы

  4. Мурзыев Ильнур Айрат улы

  5. Мурзыев Илсаф Дилүс улы

  6. Мурзые Инсаф Фәнис улы

  7. Садыева Милия Эльмарт кызы

  8. Садыева Энҗе Рамил кызы

Алып баручы. Мәктәп еллары - кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына ул. Бүгенге көн сезгә шул бәхетле балачак мизгелләрен һәрвакыт искә төшереп торсын. Кадерле укучылар, сезне “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә тазалык, бәхет, уңышлар телибез. Киләчәгегез һәрвакыт якты, аяз булсын!

Бишле. Кадерле 9 сыйныф укучылары! Бәйрәмегез белән котлыйм сезне. Киләчәктә юлыгызда һәрвакыт “5”леләр генә юлдаш булсын!

Дүртле. Бишле белән янәшә “4” ле булу да файдалы булыр дип уйлыйм. Минем белән булган дуслыгыгызны да онытмагыз. Киләчәктә белем үрләрен яулагыз.Уңышлар телим сезгә.

Өчле. Әлбәттә, мин урта хәллә билге. Кайчакта миннән башка да булмый, киләчәктә “3” ле алу да зур сөенечкә өйләнүе бар. Мине дә онытмагыз. Тырыш, акыллы булып, укуыгызны дәвам итәрсез дип ышанып калам. Ак юллар телим сезгә.

Барысы да.Сезгә уңышлар телибез. Бәйрәм белән дуслар!

Алып баручы. Котлауларны дәвам итеп, сүзне

  • мәктәп директоры Налия Мирсәет кызына бирәбез;

  • район вәкиленә сүз бирелә;

  • зур ихтирамга лаек булган өлкән кешеләребезгә сүз бирәбез;

Кыңгырау. Кадерле укучыларым, мин сезне иң беренче дәрескә дәштем. Шул матур иртәдә минем тавышымны йотылып тыңладыгыз. Аннары беренче укытучыгыз белән чиста , якты класска кердегез һәм белем иленә сәяхәтне әлифбадан башладыгыз.

Укучы. Әйе, беренче укытучыбыз һәрвакыт исебездә. Аның назлы тавышын ишеткәч, барлык курку хисләребез юкка чыкты. Ул безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде. Һәрвакыт ягымлы, искиткеч сабыр булды. Рәхмәт сезгә, беренче укытучыбыз... (Бүләк тапшыру, беренче укытучыга сүз бирелә).

Укучы. Укытучы белән бергә безнең иң бәхетле елларыбыз – сабыйлык, үсмер чакларыбыз узды. Башлангыч сыйныфта без ....... апабыз белән бик күп һөнәрләргә өйрәндек.

Укучы. Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары салдыгыз.

Сабый чакның сабыр әнкәсе сез,

Безнең өчен янып яшисез.

Ходай Сезгә озын гомер бирсен

Рәхмәт Сезгә, .... апабыз,

Рәхмәт Сезгә, чын-чын кеше Сез!

Укучы. Безнең тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып – көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчебез Рәмзия Рәмзит кызы. Мәктәп елларында сез һәрвакыт безнең яныбызда булдыгыз. Безгә җил –давыл тимермичә, безне үз балагыздай якын күреп, ярдәм кулы суздыгыз, безнең киңәшчебез, сердәшчебез булдыгыз. Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә!

(Бүләк тапшыру, класс җитәкчесенә сүз бирелә).

Укучы. Кадерле укытучыларыбыз! Сез 9 ел дәвамында фән нигезләрен үзләштерергә ярдәм иттегез. Һәрберебезнең күңелендә төрле фәннәрдән укыткан барлык укытучыларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез һәм сезне бирегә чакырабыз.

Укучы. Укытучым!

Бүген Сезне зурлап,

Әйтеләдер күп теләкләр.

Теләкләрнең затлысына

Кушылсын безнең теләкләр.

Теләнгән теләкләр Сезне

Саклап йөртсен озак еллар.

Сездәй әйбәт кешеләр белән

Очраштырып торсын безне юллар.

Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә! Истәлекле бүләгебезне кабул итеп алыгыз.

(Укытучыларга бүләкләр тапшыру)

Укучы. Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

Җыр. “Иң гүзәл кеше икәнсез”.

Алып баручы. Кадерле укучылар! Бүгенге бәйрәмебездә сезгә тормыш бүләк иткән, сезне кадерләп, тәрбияләп үстергәннәр иң – иң якын кешеләребез – әти-әниләребез дә катнаша. Аларга сүз бирәбез. (Ата-аналарга сүз бирелә).


Укучы.

- 9 ел буена безне тәмле-тәмле ашлары белән сыйлаган пешекче апаларыбыз,

- чисталыкны саклаучы җыештыручы апаларыбыз,

- балалар бакчасында тәрбияче апаларыбыз!

- Сезнең тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм кечкенә генә бүләгебезне тапшырабыз. (Бүләкләр тапшырыла).

Укучы. Кай арада 9 ел үтеп тә китте

Балачак, үсмер чагым...

Синең кебек изге мәктәп

Бармы соң җирдә тагын?

Туган мәктәбебезгә чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез һәм истәлекле бүләгебезне калдырабыз.

(Мәктәпкә бүләк тапшыру)

Алып баручы. 9 сыйныф укучыларын котлау өчен 1сыйныф укучыларына сүз бирәбез.

Укучы. Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.

Яңа юл яра гомер агышы.

Соңгы кыңгырау – әнкәй догасы,

Изге юл тели аның тавышы.

Укучы. Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар,

Туган оясын онытмый кошлар.

Соңгы кыңгырау, еракта калып,

Еллар узгач та колакта чыңлар.

Алып баручы. Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,

Ни көткәнен белми һичкем дә.

Сезнең юллар вакыт кулында гел,

Сезнең юллар язмыш иркендә.

Еллар үтәр, аккан сулар кебек,

Гомер генә кайтмас кирегә.

Тик балачак чакырып, әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә.

Хәерле юл, хәерле юл, кадерле укучыларыбыз!

Җыр. “Саубуллашу вальсы”.

Кыңгырау. Хәерле юл сезгә, укучылар!

Максатларга барып җитегез!

Ашкынганда гомер юлларыннан

Язмышны да узып китегез!

Хәерле юл теләп сезгә яңгырый

Соңгы кыңгырау,

Кадерле мәктәптә соңгы дәрескә.

9 сыйныф укучыларын соңгы дәрескә озату.



Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий на тему "Последний звонок""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель службы приёма заявок

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 116 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.03.2016 738
    • DOCX 22.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Тагирова Лилия Мухамазакировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 42370
    • Всего материалов: 35

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Технология управления дезинсекционными установками

72 ч.

1750 руб. 1050 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация и установление выплат социального характера

Специалист

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 21 человек

Курс повышения квалификации

Сетевые и дистанционные (электронные) формы обучения в условиях реализации ФГОС по ТОП-50

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 587 человек

Мини-курс

Детская нейропсихология: особенности, диагностика, исследования

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 119 человек из 43 регионов
  • Этот курс уже прошли 55 человек

Мини-курс

Архитектурное творчество для подростков (обучение детей от 12 лет и старше)

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологические аспекты развития и состояния личности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе