Инфоурок / Директору, завучу / Конспекты / Сценарий на тему "Праздник 8 марта"
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Сценарий на тему "Праздник 8 марта"

библиотека
материалов

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне.

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны.


Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы.


Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.


Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!

Язның беренче бәйрәмен

8 Март”, диләр.

Бәйрәмегез котлы булсын

Кызлар, әни, әбиләр!


  • Хәерле кич, хөрмәтле әбиләр!

  • Хәерле кич, кадерле әниләр!

  • Хәерле кич, кадерле кызлар!

  • Исәнмесез, барчагыз!

- Әни! Дөньяда бердәнбер, иң матур, иң кадерле, иң назлы сүз ул! Әни! Әнием! Әнкәй! Бу сүзләрне әйткәндә дөн ялар яктырып, җылынып киткәндәй була, күңелләр шатлык белән тула. Әниләр - тормышыбызга ямь бирүче иң шәфкатьле, мәрхәмәтле кешеләребез. Кадерле әниләребез, Бәйрәмегез белән барчагызны да!

Кадерлеләребез, әбиләр, әниләр һәм кызлар! Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме – халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз.Сезнең барыгызга да озын гомер, нык тазалык, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.


Җир шарын уртага алыйк та,

Җыр җырлыйк, шатланыйк, әйдәле!

Гөр килсен, сөенсен бар дөнья,

Бүген бит әнием бәйрәме.

Җыр: “Кояш гомере”(хор)




- Бар табыну Сезгә хатын-кызлар!

Кыю булабызмы, кырысмы.

Илле булган өчен, Телле булган өчен

Без мәңгегә Сезгә бурычлы.

  • Сез бирәсез галәм кояшыдай

Яктылыкны безнең җаннарга.

Өйрәтәсез тормыш матурлыгын,

Яшәү гүзәллеген аңларга.

  • Теләкләрнең телибез иң изгеләрен,

Шатлыкларның телибез иң зурысын,

Бәхетләрнең телибез кояш кебек

Мәңге сүнми торган нурлысын.

- 8 Март иң гүзәл бәйрәм! Шуңа күрә дә ул язның беренче ае – март башында үткәрелә. Яз көне хатын-кызларның – җир йөзендәге иң гүзәл, иң күркәм, иң сөекле җан ияләренең күңелләре иң якты өметләр белән тула. Аларның матурлыгы март кояшы булып балкый. Хатын-кыз бөеклеге, аның гүзәл эшләре, нәфислеге турында шагыйрьләребез бик күп шигырьләр иҗат иткән. Әйдәгез, шуларның берсен тыңлап үтик.

Х. Туфан. “И хатын-кыз!”

Сүнәр иде тормыш,

Син булмасаң әгәр дөньяда.

Искерсә дә җирдә дәвер-гасыр,

Нәфислегең синең өр-яңа.

Адәм генә түгел, галәм бүген

Уйлый кебек синең турында:

Кеше заты династиясенең

Киләчәге синең кулыңда.

Йөзләреңне керсез хисләр белән

Изгелегең белән балкытып,

И җаным!” дип әйтеп куюыңда

Нәкъ бер кочак кояш бар кебек.

Бүтән көндә

Сине хөрмәтләү дә

Бераз талымсыз.

Бүген исә, рыцарь егетләрчә,

Кулларыңны үбеп сәлам бирә

Ирләр заты Сиңа, хатын-кыз!


  • Дөньяда һавадан, судан һәм табигатьтән башка була аламы? Юк! Ә менә шушы ягымлы, гүзәл, акыллы хатын-кызлардан башка яши алмас идек.


  • Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын килә әйтәсе.


  • Кая барма – шунда әнкәй йөзе

Кая барма - әнкәй күңелдә.

Әни генә шулай безнең өчен

Җанын биреп яши гомергә.

  • Син, әбием, безнең өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур сибелә.


  • Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

Рәхәт тә соң “әби” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик

Бүләк итик матур биюләр.


Наз гөлләре үсеп чыга

Сез үткән буш кырлардан.

Кабул итегез котлаулар

Безнең җырчыларыбыздан.

Сезне бәйрәмегез белән котлап җырлыйлар


  • Билгеле булганча, хатын-кызның яшен билгеләмиләр, хатын-кызның көннән-көн матурланганы гына күренә. Хатын-кызлар төрле баскычлардан үтәләр: нәни кызлар, үсмер кызлар, кызлар-киленнәр, кызлар-каенаналар, кызлар-картәниләр. Әйтелгән баскычларның барысыннан да узган кызлар-картәниләребез бүген биредә, бездә кунакта. Аларны котлап, алкышларыбызны бүләк итик.

  • Хөрмәтле, әбиләребез! Кышның әле генә күзен йомып, язның зәңгәр тәрәзәләрен ачкан матур бер кичендә без бәйрәмгә сезнең күңелләрегезгә шатлык китерергә, күңел ачу өчен җыелдык.Ә тагын шушы тамаша аша татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезнең һәм халкыбызның асыл сыйфатларын киләчәк буынга җиткерү максаты белән дә үткәрергә телибез.


  • Рәхмәт яусын безнең әбиләргә

Аларгадыр бөтен авырлык

Әбиләргә якты йолдызлардан

Йә кояштан һәйкәл салырлык.


Алып баручы: Әбиләрнең серле сандыгын,

Бер ачасы иде, ачасы...

Әби-бабай белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер беләсе иде, беләсе...

Ниләр яшерелгән икән бу сандыкта? Монда халкыбызның мирасы булган, буыннан-буынга сакланып килгән татар халык җәүһәрләре... Хәзер алар турында безгә кызларыбыз сөйләп үтәрләр

(“Әбиемнең күңел сандыгы” сценасы.)

Айгөл. Гөлнара, Гөлнара! Кер әле безгә, кер!

Гөлнара.Нигә чакырдың?

Айгөл. Әти-әни өйдә юк. Ә әбием ахирәтләренә утырмага китте. Әйдә аулак өйгә кызлар чакырабыз.

Гөлнара. Кемнәрне чакырыйк икән?

Айгөл. Үзебезнең урам кызларын чакырыйк. Бар, син аларны дәшә тор, ә мин өйне җыештыра торырмын. (музыка, кызлар керәләр, кул эшләрен башлыйлар).

Җырлап чигү чигәбез,

Көмеш саплы энәбез.

Бу бүләкне әзерлибез,

Батыр егетләргә без.

-Кулъяулык элек-электән безнең татар кызларының иң гүзәл эшчәнлеге булган. Сабантуй батырларына да матур кулъяулыклар биреп хөрмәтләгәннәр. Ә чабышта беренче булып килгән атка да күп итеп чиккән кулъяулыклар бәйләгәннәр.

Айгөл. Әйдәгез, кызлар, әбиемнең сандыгын барлыйбыз.

Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?


Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы...

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы...

Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә. Татар кызлары биюе. (ялгыз бию)

Гөлнара. Бизәк төшкән итекләрне,

Читекләр дип йөрткәннәр.

Аларны татар кызлары

Биегәндә кигәннәр.

Ай, ниди матур итекләр!

Карагыз әле, күрегез!

Нурия әби(кайтып керә).Нинди моңлы көй ишетәм дисәм, үзебезнең кызлар икән.

Айгөл. Әбием кайтып та җиттеңмени? Зинһар, ачуланма инде, кызларны утырмага чакырган идем. Менә синең сандыгыңны барлап утырабыз.

Нурия әби. Ярар, ярар, мин сезгә комачауламам, почмак як гына утырырмын. Ә сез уйнагыз, көлегез.

Айгәл. Әбием, менә бу читекне киеп биеп күрсәтче! (Әби бии)

Нурия әби. Безнең дә яшь чаклар бар иде. Егетләр килеп, күңелне күтәреп китәләр иде. Ул уйнаган уеннар, җырлаган җырлар! Исәбе-хисабы юк иде.

Гөлнара. Әбекәй, үзегез уйнаган уеннарны, җырларны безгә дә өйрәт әле.

Нурия әби. Үзем генә өйрәтә алмам шул. Күршедәге ахирәткәйләремне чакырып керим әле булмаса. Бибинур, Әсмабикә!Ахирәткәйләрем! Әйдәгез, кич утырмага керегез. ( әбиләрне алып керә). (Гармун тавышы ишетелә)

Нурия әби.Гармун тавышы килә түгелме соң? Ходаем, егетләрегез килә бугай.(егетләр керә)

Егетләр. Исәнлек-саулыкмы, кызлар? Әссәламегаләйкем, әбиләр?

Айгөл. Кызлар, егетләргә бер җырлап күрсәтик әле.

Егетләр килгән, егетләр,

Нигә килгәннәр икән?

Тыңлап карыйк, җырласыннар

Нәрсә диярләр икән?

Егетләр.Ал чия төпләрендә

Гөл чия төпләрендә

Сулар сибеп үстерәләр

Тәрәзә төпләрендә.

Сандугачның балалары

Талга кунганнар икән

Кызларыбыз бигрәк чибәр

Бигрәк уңганнар икән.

Ләйсән. Кәләпүш бигрәк матур,

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя,

Чын әкият иленнән.

Безнең уңган кызларыбыз

Эшнең серен белгәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап

Кәләпүшләр чиккәннәр.

-Ягез, егетләр, кәләпүшләр киеп бер биеп күрсәтегез әле. (Татар егетләре биюе. )

Нурия әби. Карагыз әле, кызлар, без бит җырлап-уйнап кына утырмый идек, табышмаклар да әйтешә идек. (Табышмаклар әйтешү. )

Нурия әби. Ахирәткәйләрем, балаларга акыллы кисәтүләребезне җиткерик. Мәсәлән, Өстәлне кәгазь белән сөртмә, тавыш чыгар. ( Акыллы кисәтүләр.)

Телеңне шартлатып утырсаң – анаң үләр.

Малга камчы белән кизәнсәң – кизән, аягың белән типмә - аягың корыр.

Мәче кочаклап йоклама – албасты басар.

Пычакны кешегә сабы белән генә сузалар.

Кое чиләге бер була.

Капкадан чыга чыгышыңа кара мәче, я буш чиләккә юлыксаң - юлың уңмас.

Ишек алдына саескан төшсә - кунак килә.

Кыйбла якта бүре уласа - сугыш чыга, ди.

Чәчеңне чүплеккә ташлама, яндыр.

Тешле-авызлы бала еласа - әтисе-әнисе башына.

Эт уласа – йортка хәвеф.

Самовар уласа – хәвефкә.

Өй түренә каен утыртма – кайгылы булырсың.

Тозны түкмә, өйдә тавыш чыгар.

Ишек алдыңны урамга таба себерергә ярамый – байлыгың таралыр.

Кояш баегач, чүп чиләген чыгармыйлар.

Айгөл. Әбиләр, әйдәгез кара-каршы җырлар җырлап алыйк.(Такмаклар җырлау.)

Ләйсән. Әбиләр, яшьлегегезнең, узган гомерегезнең бер мизгеле турында сөйләсәгез иде.

Нурия әби. Әйе, балалар, яшьлекнең үз борчулары, үз көенечләре, үз шатлыклары, үз сөенечләре. Яшьлек һәрберебез өчен дә кадерле, тормышыбызның иң гүзәл мизгелләреннән берсе. Яшьлек әллә ни ерак түгел, борылып карасаң – артта гына. Шулай да бүген ул безнең өчен – хәтирә, истәлек. Юкка гына халык җырында:

Яшь вакытта күкрәгемә

Чәчәкләр кадамадым.

Чөнки яшьлектән дә матур

Чәчәкләр табалмадым, - диелмидер.

Эх, бар иде яшь чаклар

Кесә тулы борчаклар.

Саламнан тәртә каерып,

Кырмыска җиккән чаклар,- дип тә шаярып җырлыйлар олылар..

Үткәнемә кире кайтып” дип, хөрмәтле әбиләребез үткән тормышыгыз турында сөйләп китмәссез микән.

Нурия әби. Безнең заманда аулак өйләр күңел ачу кичәләре генә түгел иде. Кышкы озын кичләрдә кызларның уңганлыгы, өлгерлеге тикшерелә иде. Анда без бирнә әзерли идек.

Айгөл. Әйдәгез, Оста куллы әбиләребез, сезнең шул эшләрегезне карап китик.

Нурия әби. Кичен эш арасында уеннар да уйнап ала идек. Мәсәлән, “Йөзек салыш” уены.

Ләйсән. Әби, безгә дә өйрәт инде. “Йөзек салыш” уены.

Гәлнара. Җырлап-җырлап, бии-бии,

Түгәрәктә уйныйбыз.

Әбиләрне яратабыз

Аларны без зурлыйбыз.

Айгәл. Чиккән сөлге әбиемнән бүләк,

Менә аны кулга аламын.

Янып торган шушы бизәкләрнең

Югалмавын теләп каламын.

Алып баручы:Сөлге ул татар халкының осталыгына һәйкәл булып тора.

Сөртенсәң сөлге кирәк,

Көрәшсәң сөлге кирәк.

Батырларга Сабантуйда

Бирелгән сөлге бүләк!

Бию көйләрен ишетсә,

Әби биеми калмас.

Янып торган сөлгеләрдән,

Егетләр күзен алмас.

Алып баручы: Әбиләрне сынап карыйк

Нинди уңганнар икән.

Аларга көч биреп торыйк

Булдыра алырлар микән

-“Әбиләр, сез – талантлы, җитезләр. Әйдәгез сөлге белән биеп алабыз.



Алып баручы Әй, сез, татар әбиләре,

Нур сибә йөзләрегез.

Шуңа күрә дә яз сыман

Сезнең чал йөзләрегез.

Чәчләргә ак кар яуса да,

Язлар яши сезнең күңелдә.

Өйрәнсеннә яшьләр, сезгә карап,

Сокланырлык тормыш төзергә.

Ак яулыклы татар әбисе! Син барысын да: яхшысын да, яманын да кичердең.

Ләкин барыбер изге җанлы булып калдың. Син кичләрен илгә иминлек теләп дога кыласың. Теләгең кабул булсын, и мәрхәмәтле, ак яулыклы татар әбисе!

Нурия әби. Әнә, әтәчләр дә кычкыра, таралышыйк инде, оланнар, әти-әниләрегез дә ачуланыр.

Барысы да. Әйдәгез, әйдәгез. Сау булыгыз, әби.


Биедек тә, җырладык та,

Шигыр ләр дә сөйләдек.

Бәйрәм итеп уйнап калдык

Матур көйләр көйләдек.


Бәйрәм киче бетеп килә

Әниләргә, әбиләргә, кызларга

Сәламәтлек, бәхет телик,

Белмәсеннәр борчуны.


Хөрмәтле, әбиләребез!

Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.


Котлы булсын, сезнең бәйрәмегез,

Бәхет сезгә килсен күренеп.

Куанычлар гына юлдаш булсын,

Яшәгез шатлыкка төренеп.


Изге теләкләр белән барыгызга,

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Туар көннең кадерен белеп,

Гел шатланып яшәгез!

-Кадерлеләребез, әбиләр, әниләр һәм кызлар! Сезне тагын бер тапкыр язның беренче бәйрәме – халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз.Сезнең барыгызга да озын гомер, нык тазалык, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.Киләсе көннәрегез тазалыкта-саулыкта үтсен.

Бәхеттә, шатлыкта...” җыры.





Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-501975

Похожие материалы