Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Сценарий на тему " Тукай язы""

Сценарий на тему " Тукай язы""

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Тукай язы

(Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрү өчен сценарий)

(Алып баручылар сөйләгәндә Г.Тукайның тормыш юлына багышланган слайдлар күрсәтелә)

Туган тел”көе яңгырый.

1нче а.б.Балалар,тыңлагыз әле,нинди көй яңгырый.Нинди көй соң әле бу?Кемнең сүзләренә язылган соң әле бу җыр?

(укучылар җавабы:”Туган тел” җыры.Г.Тукай сүзләренә язылган)

2 нче а.б. Әйе,балалар,бу җыр- безнең сөекле шагыйребез Габдулла Тукай сүзләренә язылган .Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта , шаулап –гөрләп апрель ае килгәндә ,безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Рус халкының Пушкин һәм Лермонтовы кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән бөек һәм даһи.

(Укучылар Тукай сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген”җырын башкаралар)

1 нче а.б. Әйе, чыннан да,бүген бездә бәйрәм!Бу бәйрәм бөек татар шагыйре Г.Тукай иҗатына багышлана.

2 нче а.б . Г.Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Казан губернасының Кушлавыч авылында туа.Бик яшьли ятим кала.аның балачагы төрле кешеләр кулында үтә.Ул сәләтле,тырыш бла.Рус,фарсы,гарәп,төрек телләрен өйрәнә.

1 нче а.б. Г.Тукай И.Крылов,А.Пушкин,М.Лермонтов,Н.Некрасов һәм башка рус шагыйрьләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

2 нче а.б.Тукай –нинди бөек исем!Ул безнең йөрәкләрдә.Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора.

1 нче а.б.Г.тукай балалар өчен шигырьләр,җырлар,әкиятләр,табышмаклар яза.Ул балаларны укуны,эшне яратырга,табигатьне сакларга өйрәтә.

2 нче а.б.Аның һәрбер шигырендә туган теленә,туган халкына,туган җиренә хөрмәте,яратуы,борчылулары салынган.Аның туган ягын ярату хисләре “Туган авыл” шигыре юлларына салынган.4 нче А сыйныф укучысы Хәсәнова Элина.Туган авыл.

(Хәсәнова Элина сөйли)

1 нче а.б.Укучылар,ягез әле,Г.Тукайның шигырьләрен,әкиятләрен күпме дәрәҗәдә беләсез микән?Без сезнең белән уен уйнарбыз.Менә безнең бәйрәмебезгә Кәҗә белән Сарык та килеп җиткән.Әйдәгез сүзне аларга бирик әле.

Сарык. Балалар,без бик озын юл үттек.Килгән вакытта юлда булган әйберләрне капчыгыбызга җыя килдек.Бәлки ,сез аларның хуҗаларын табарга булышырсыз? (Алар,капчыкларыннан алып,балаларга алтын тарак, балта, ак һәм кара әтәчләр, һәм башкаларны күрсәтәләр. Балалар аларның кайсы әкиятнеке икәнен әйтәләр).

(Капчыктан куян ала)

-Бу кайсы шигыреннән?(Бичара куян)

2 нче а.б. 4 нче Б сыйныф укучысы Камилла Сәетшина.Бичара куян.

Кәҗә б-н Сарык. (Капчыктан песи ала)

_Бу кайсы шигырьдән?(Шаян песи)

1 нче.а.б.4 нче А сыйныф укучысы Зәлия Мөхлисова.Шаян песи.

Кәҗә белән сарык.(Капчыктан алма ала)

-Бу кайсы шигырьдән?(Эш беткәч уйнарга ярый)

2 нче а.б.2 нче Б сыйныф укучылары Ралина Сафуанова һәм Элина Агелдинова.Эш беткәч уйнарга ярый.

Кәҗә б-н Сарык.(Капчыктан тычкан алалар)

-Бу кайсы шигырьдән?(Сөткә төшкән тычкан)

1 нче а.б.1 нче а сыйныф укучысы Миләүшә Гыйздетдинова.Сөткә төшкән тычкан.

Кәҗә белән Сарык.(Капчыктан күбәләк ала)

-Бу кайсы шигырьдән?(Бала белән күбәләк)

2 нче а.б.1 нче А сыйныф укучылары ... Баһманова һәм ... Заһидуллина.Бала белән күбәләк.

Кәҗә б-н Сарык.(Капчыктан эт алалар)

-Бу кайсы шигыреннән?(Кызыклы шәкерт)

1 нче а.б. 3 нче а сыйныф укучысы Диана Мөслимова.Кызыклы шәкерт.

Кәҗә белән Сарык (капчыктан кош ала)

_Бу кайсы шигыреннән?(Карлыгач)

2 нче а.б. 3 нче Б сыйныф укучысы Розалина Гомәрова.Карлыгач.

(Су анасы килеп керә.Аның чәчләре тузган.Ул ашыга.)

1 нче а.б. Балалар,безнең кичәбезгә кем килде?

Балалар. Су анасы.

2 нче а.б. Ул нинди әкияттән?

Балалар. Г. Тукайның “Су анасы” әкиятеннән.

Су анасы. Мин сезнең кичәгезгә ашыктым.Ашыгуын ашыктым да, үземне тәртипкә китерергә оныттым.

Су анасы.(нәрсәдер эзли). Балалар,мин бит тарагымны югалттым.

Сарык. Кайгырма,Су анасы, менә синең тарагың.Без аны юлдан таптык.

Су анасы. Рәхмәт сезгә, Кәҗә белән Сарык.Тарагымны икенче тапкыр югалтуым инде.Беренчесендә бер карак малай урлаган иде.Ә хәзер үзем төшереп калдырганмын.(Ул утырып чәчен тарый башлый, сөйләнә.)

Мин гүзәл, нәфис буйлы,

Су саклый зифалыгымны.

Мин суның күз карасы!

Шүрәле килгәнче тизрәк

Чәч-башымны карыймчы,

Кыслалардан,сөлекләрдән,

Төрле суүсемлекләрдән

Чәчемне аралыймчы.

(Шүрәле керә.Бармаклары бүрәнәгә кысылган,авыртуга түзә алмыйча кычкыра.)



Шүрәле. Бармакларымны кысучы кем икәнен бик беләм.

Тотып кытыклыйк бер үзен.Сызланам ич,чак түзәм.



Су анасы.Сөйлә,кагылырга кем җөрьәт итте сиңа?

Шүрәле кадәр Шүрәле- урманның хуҗасына?

Шүрәле.Сызлыйдыр бармак.Бәладан

Кем килеп йолкыр мине?

Аһ, үләм! Кысты, харап итте

Былтыр мине...

1 нче а.б.Әйдәгез, балалар,Шүрәлене бәладән коткарыйк.

Балалар.Тик ул безгә кытыкламаска сүз бирсен.

Шүрәле. Кытыкламаска сүз бирәм.

Коткарыгыз! Аһ, үләм.

(Милли кием кигән бер укучы бүрәнәгә чөй кага.Балалар барып Шүрәлене коткаралар.)

Шүрәле. Балалар сез бик миһербанлы икәнсез.Мине зур бәладән коткардыгыз. Рәхмәт сезгә!

Кәҗә белән Сарык.Балалар,сез Тукай иҗатын бик яхшы беләсез икән.Безгә инде китәргә вакыт җитте.

(Әкият геройлары чыгып китәләр)

2 нче а.б. Һәр ел саен апрель аенда без Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез

1 нче а.б.Ул үзенең халкы өчен,аның теле ,тарихы,мәдәнияте,язмышы өчен янып – көеп яшәгән.Бары тик 26 ел,әмма шушы гомер эчендә ул безгә бетмәс –төкәнмәс рухи азык калдырган.

2 нче а.б.Татар халкының бөек ,рухи хәзинәсе татар теленә гимн булып яңгыраган “Туган тел” җырын барыбыз бергә җырлыйк.

1 нче а.б. Бергәләп җырлыйк туган тел җырын,

Кечкенә чакта җырлаган кебек.

Һавада- кояш,җирдә – туган тел

Булмаса әгәр – зураймас идек.

(Скрипкада 4 нче А сыйныф укучылары Дана Насретдинова һәм Элина Яшина “Туган тел” көен уйныйлар).

Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана.



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 02.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров21
Номер материала ДБ-230742
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх