Инфоурок Директору, завучу КонспектыСценарий на тему "У нас в гостях герои из сказок Г.Тукая"

Сценарий на тему "У нас в гостях герои из сказок Г.Тукая"

Скачать материал

Тукайның әкият геройлары бездә кунакта


Катнашалар: Дәү әни, Кызчык, Шүрәле, Кәҗә, Сарык, Су анасы.

Сәхнә болын итеп бизәлгән. Төрле чәчәкләр, куак-агачлар, кечкенә чыршылар, бер читтә елга, анда басма куелган. Икенче читтә авыл өе.

Музыка: “Туган авыл”. Шул көйгә “Туган авыл” шигыре сөйләнә.

(Сәхнәгә күбәләк булып киенгән кыз бала “очып” керә. Аның артыннан кулына кәрзин тоткан нәни кызчык күренә һәм ул күбәләкне куа. Кыз аны тота.)

Кызчык. Нинди матур күбәләк!

Сөйләшик бергәләп.

(“Бала белән күбәләк” җыры – Г.Тукай сүзләре, З.Хәбибуллин көе)

Кызчык.(урман аланының матурлыгына сокланып йөри). Нинди күңелле алан! Нәкъ Тукай абый әкиятендәге кебек. О-о җиләкләре! Ничек кызарып пешкәннәр! Дәү әниемә җыеп алыйм әле. (җырлый-җырлый, бии-бии җиләк җыя: “Бүләк” җыры – Н.Яхина сүзләре һәм көе)

(Музыка: “Шүрәле” - № 52 “Баларга күчтәнәч”, Шул көйгә Шүрәле килеп чыга).

Шүрәле. Әй, сылу кыз, кил әле!

Бер биеп күрсәт әле! (Кызчык куркып кала)

Курыкма, нәни кыз. Мин шүрәле, бер кешегә дә тимим. Ә син кая барасың?

Кызчык. Дәү әнием янына

Туган көненә барам.

Күчтәнәчкә как коярга,

Тәмле җиләкләр җыям.

Шүрәле. Менә ничек шәп икән!

Җиләк җыешыйм әле.

Бигрәк матур биисең

Бер биеп күрсәт әле.

Кызчык.

Чиләкләрем бик тиз тулар,

Әгәр син дә булышсаң.

Бию бигрәк матур булыр-

Әгәр син дә тырышсаң.

(“Матур Гөлгенә” җырына Кызчык белән Шүрәле татар халык биюен башкаралар).

Кызчык. Шүрәле абзый, әйдә , бергәләп барабыз дәү әнигә.

Шүрәле. Бик әйбәт булыр иде. Минем дә кунакка барасым килә, ә мине чакыручы юк. Әллә бармакларымнан куркалар, әллә мөгеземне сөймиләр.

Кызчык. Алай димә, Шүрәле абзый. Менә дәү әнием сине бик теләп кунак итәчәк. ( “Матур Гөлгенә” җырына җитәкләшеп баралар. Алларына Кәҗә белән Сарык очрыйлар).

Кәҗә. Ми-ки-ки,ми-ки-ки!

Бу болында кем йөри?

Сарык. Матур җырлар җырлый-җырлый,

Яшел болынны таптый.

Кызчык. Бу мин һәм дә Шүрәле. Кырлайга дәү әниемнең туган көненә барабыз. Кәҗә. Ә-ә-ә. Мин дә бит синең дәү әниеңнең кәҗәсе. Мин аның туган көненә дип сөт җыярга килдем.

Сарык. Бә-ә-ә. Ә мин дәү әниеңә оекбашка йомшак йон алырга килдем.

Болында үсә үлән йомшак,

Сарыкта үсә җылы йомгак.

Шүрәле. Менә мин дә дәү әнинең туган көненә дип чәчәкләр җыям.

Кызчык. Ә мин җиләкләр белән кәрзинемне тутырам. (№59 “Нәни йөрәккә” музыкасы астында җыялар).

Кызчык, Дуслар, Әйдәгез барыйк, безне дәү әни көтәдер. (Су буена килеп җитәләр. Басмада Су анасы утыра. Чәчләре тузган, Үзе суга карап моңсулана).

Шүрәле. Әй, Су анасы! Әйдә безнең белән дәү әнинең туган көненә.

Су анасы. Сезнең белән мин бик барыр идем, чәчләрем таралмаган шул минем. Күчтәнәчкә бүләгем дә юк.

Барысы бергә. Инде нишләргә?

Кызчык. Белдем, белдем! Әйдә чәчләреңне мин үрәм. Кайда матур тарагың?

Су анасы. Басма янында бер шук малай йөргән иде, әллә шул малай шәлдерде, әллә су төенә төшеп югалды инде.

Шүрәле. Менә сиңа , дускай, тарак, чәчләреңне тарап куй.( Музыка: “Нәни йөрәккә”, №17. Су анасы чәчен тарый, кызчык аңа булыша. Калганнар аларга карап сокланып торалар).”Бакалар биюе.” (Җыр: “Бакалар”- №60, “Нәни йөрәккә”)

Бакалар.Су анасы усал, диләр

Бер дә усал түгел ул.

Бакакакак, бакакак,

Бер дә усал түгел ул.


Алтын тарагы белән

Көн дә сачен тарый ул.

Бакакакак, бакакак,

Көн дә сачен тарый ул.


Сөлекләргә, кыслаларга,

Әкәмнәргә, төкәмнәргә.

Чабакларга, маймычларга,

Бакаларга башлык ул.

Бакакак, бакакак,

Бакаларга башлык ул.

Кызчык. Бигрәк матур булдың, Су анасы.

Су анасы. Сез миңа сокланмагыз. Мине халыкка тудырган Тукайга сокланыгыз.

Кәҗә. Дөрес. Без бит бөек Тукай ярдәмендә дуслаштык.

Сарык. Әйдәгез, дуслар. Без Кырлайга ашыгыйк. Дәү әнине туган көне белән котлыйк.(Музыка: “Нәни йөрәккә”, №64. Музыка астында барысы да Дәү әнинең өе янына килеп җитәләр).

Кызчык. Дәү әнинең өенә дә килеп җиттек.

Шүрәле. Ишеген шакыйк микән?

Су анасы. Әллә тәрәзәсенме?

Кәҗә. Борчылмагыз. Мин бер сузы-ып кычкырсам, дәү әни килеп чыгар. (Кәҗә кычкыра, дәү әни килеп чыга).

Дәү әни. Ай, миңа кунаклар килгән,

Нәни кызчыгым белән.

Туган көнем икәнне

Алар соң кайдан белгән?

Кызчык. Юлда килгәндә алар

Миңа юлдаш булдылар.

Шатланышып барысы да

Шатлыгымны бергә-бергә

Теләп уртаклаштылар.

Барысы бергә. Туган көнең котлы булсын, дәү әни!

Дәү әни. Рәхмәт сезгә, балалар!

Мине сагынып һәм зурлап,

Ераклардан килгәнсез.

Бөек Тукаебызның

Торган авылы – Кырлайны

Күреп китик, дигәнсез.

Мин чиксез бәхетлемен

Кырлайда яшәвемә.

Һәм дә менә туган көнем

Тукай туган көнендә.

Барысы бергә.

  • Әйе,Тукай тумаган булса, бәлки без дә булмас идек.

  • Ул безне дөньяга тудырды

  • Ул безне очраштырды

  • Ул безне дуслаштырды.

Кызчык. Мең рәхмәт халкыбызга!

Шундый бөек Тукайны

Тудырган өчен җиргә!

Дәү әни. Шулай дуслар, шулай!

Җаны барның җирдә җыры булыр,

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без бәхетле, без – шагыйрьле халык,

Без - Тукайлы халык мәңгегә!


Җыр. “Бәйрәм бүген”.



Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий на тему "У нас в гостях герои из сказок Г.Тукая""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Директор по маркетингу (тур. агенства)

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 488 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.03.2016 614
    • DOCX 16.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Кильдебаева Самига Самиковна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Кильдебаева Самига Самиковна
    Кильдебаева Самига Самиковна
    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 42220
    • Всего материалов: 33

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Инструктор по футболу: правовые и методические вопросы профессиональной деятельности

Инструктор по футболу

300 ч. — 1200 ч.

от 6500 руб. от 3900 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Социальная работа с семьёй

Специалист по работе с семьей

300 ч. — 1200 ч.

от 6500 руб. от 3900 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Разнообразные методы и формы обучения в высшем образовании

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эмоциональная связь между родителями и детьми

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 45 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 17 человек

Мини-курс

Психология и профессиональное развитие

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 15 регионов

Мини-курс

Интегрированное управление бизнес-процессами

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе