Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Воспитательная работа / Конспекты / Сценарий на тему "Яңа ел"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Воспитательная работа

Сценарий на тему "Яңа ел"

библиотека
материалов

Яңа ел бәйрәме.

Авыл өе. Тыйнак җиһазлаштырылган, пөхтә җыештырылган. Бура стенада кечкенә тәрәзә. Ян-якта ишек. Түрдә – сәке. Анда калын түшәк өстендә Мәймүнә йоклап ята, тышта мал-туар кычкыруы ишетелә.

Бераздан ишектә Айсылу күренә. Начар, сәләмә киемнән. Кулларына көянтә тоткан. Аяк очларына гына басып керә, үрелеп үги анасын карый, аннары сәхнә алдындарак торган бүкән-урындыкка килеп утыра. Башын тез өстенә салынган терсәгенә куеп, оеп утыра. Йокыга китәм дигәндә генә егыла язып кала. Күзләрен уып, үзен-үзе уята.


Айсылу (авыр сулап). Их, туйганчы бер йоклар идем... Бер төн буе, бер көн буе, юк, ике, өч, биш көн буе бертуктаусыз йоклар идем... Матур төшләр күрер идем. Төшемдә әниемне күрер идем. Их, әни, әнием! Бик иртә ташлап киткәнсең шул мине... Әти әйтә: “Син әниеңә охшагансың, ул шундый ап-ак йөзле, кара ай кашлы, кара чәчле иде,” – ди. Нишләп охшыйм, әнә минем йөзем кап-кара, чәчләрем дә тузгыган. Сез мине шапшак, пычрак кыз икән дип уйламагыз. Үги әни битемне юсам, корым буяп куя, чәчләремне тарасам, тузгытып китә. Түзәм инде, әтием хакына түзәм. Ул көне-төне эшли, мескенкәем. (Түшәктәге Мәймүнә ах-ух килеп кыймылдап куя). Ай Аллам! Уянмаса ярар иде. Тагын бераз тынычлап йөрер идем. Ярар чыгыйм инде. Мичкәләргә су ташып куясы бар. (Почмакта торган мендәрне Айсылуга төбәп ыргыта. Айсылу, мендәрне идәннән алып, аска карап, ишек катында тора).

Мәймүнә. Әй, син1 Черегән кул! Нишләп йөрисең монда, кеше уятып, җен кызы! Мин йоклаганда өйгә аяк басасы булма, дип, күпме әйттем сиңа! Әйттемме, ә? Икенче күрсәм – җан тамырыңны корытырмын, адәм үләксәсе! Бар, күренмә күземә! Нәрсә акаеп торасың, өйне җыештыр, аш-су әзерлә, тиздән бәйрәм, Яңа ел каршылыйсы, кунаклар килергә тиеш, әллә мине кеше алдында оятлы итмәкче буласыңмы? Ах, сине имгәк, тиз ычкын моннан!

(Айсылу ашыгып чыгып китә. Мәймүнә ыңгырашып кына тора. Комсызланып күмәч ашый башлый).

Мәймүнә (ашый-ашый сөйләнеп). Котсызлар... Карарлыклары юк бит аларның. Минем аркада гына кеше булып йөриләр... Кайчан котылам инде шул кыздан?! Шәхми бай күптән кызыгып йөри йөрүен үзенә... Әллә шуңа бер янчык акчага сатып җибәрсәм, кесә дә калынаер иде, бу үләксә дә күз алдымнан олагыр иде. (Залдагы халыкка карап) Баш та бар инде үземдә, ә? Менә нәрсә уйлап тапты бит апагыз! Акча булса, Яңа елга яңа күлмәк алырмын, бәлки читекләремне дә яңартырмын... Шәп уйладым бит, әй, шәп...(кычкыра) Мәмәт! Мәмә-ә-әт дим! (Үзалдына) Мәмәт түгел, нәгүләт булды бу, кайда йөри инде, ә, картлач, аңгыра!(Тагын кычкыра)Мәмә-ә-әт!

(Ишектә Мәмәт күренә)

Мәмәт. Нәрсә бар, ни яна? Нигә ул кадәр җир ертып кычкырасың?

Мәймүнә. Кычкырмассың ди... Җәһәннәмгә олактыңмы әллә (Мәмәтнең каршысына килеп, ярсып сөйләнә) Минем белән талашканчы, әнә кызыңны тыяр идең! Дөбер-шатыр килеп, мине йокымнан уятып чыгып китте. Йокым туймаса, нәстрәинием булмый минем. Кунаклар килүгә менә битемнең алсулыгы югала.

Мәмәт. Ул кызның ни гаебе бар инде, көне-төне эшли бит, мескен бала...

Мәймүнә (тагын да ярсыбрак). Мескен, имеш! Акаеп караулары гына ни тора! Җаныңа төшеп, без белән каезлап алыр иде, көченнән килсә... Ярый, ярый, тиздән котылырбыз, бик узына алмас...(Мәмәткә) Сине чакыруым да шуның өчен. Бар, тиз генә Шәхмине чакырып кайт. Хәзер үк килсен, ишеттеңме? Бар, тиз бул!( Карт чыгу ягына кузгалгач, Мәймүнә , нидер исенш төшергәндәй, кискен борылып, бераз көязләнеп) Тагын шуны да онытма, картлач:” Мәймүнә чакырды, өзелеп көтә үзеңне...” – диярсең, аңладыңмы? Аңладыңмы, дим?

Мәмәт. Аңла-ды-ы-м...(Китә).

Мәймүнә (көзге каршына килеп, йөз-битен сыпырыштыра). Килсен генә әле, сөйләшергә белермен ул Шәхми дигәннәре белән. Саранлыкка бик саран инде ул Шәхми. Ничәвә, Айсылуны шул акча капчыгына олактырмасам, исемем Мәймүнә булмасын. (Залга) Мәймүнә диләр мине, белдегезме? Ха-ха! (Җырлый)

Минем өчен һәрбер нәрсә

Акча белән үлчәнә.

Акчага табыныр идем,

Шайтан булып килсә дә.


Батып үләргә дә риза,

Байлыкка батып булса.

Җанымны да сатар идем,

Акчага сатып булса...

Шәт җырлыймы? Үзеи дә беләм, шәп икәнен...

Шәхми (үзалдына мыгырданып). Нинди ашыгыч эш инде тагын... Бу Мәймүнәсен әйтер идем, кеше бимазалап тормаса, күңеле булмый, ахрысы...(урындык-бүкәнгә килеп утыра, утырудан элек түшәктән мендәр алып, шул бүкәнгә ташлый. Йөзен, сакал-мыегын кулъяулык белән сыпырыштыра.) И-и, дөнҗясын әйтер идем, гел кирегә тәгәри. Уф, тын алырга да ирек бирми. (Мәймүнәне күреп) Ә-ә, Нинди карга каркылдый дисәм, син икән әле. Йә, йомышыңны әйт: ник йөгерттең Мәмәтеңне?

Мәймүнә. И-и, Шәхми абзый, Мәмәтең дигән буласың тагын. Нинди Мәмәтем инде ул минем. Яши шунда Хода бәндәсе булып. Бүген үк сөреп чыгарыр идем, йорт-җирне карап торырга кеше кирәк. (Ялагайланып, көязләнеп, Шәхмигә сырпаланып). Менә син ичмасам, чын ир-егет, буй-сын дисеңме, йөз-бит дисеңме, байлык дисеңме...

Шәхми. Менә шул, шул, барыгызга да иң элек байлык күренә. Йә, ярый, телеңне чарламыйча гына тор, турысын әйт: нәрсә кирәк сиңа? Акчамы? Күпме? Авыр чор. Күп бирә алмыйм. Биргәненә дә берәр ничек өлеш түләргә туры килер...(Күзен кысып, хәйләкәр елмая).

Мәймүнә. Юк ла, бурыч җыеп йөрергә, мин бит хәерче хатын түгел. Минем сиңа сүзем бар. Дөресрәге, Яңа ел бүләгем бар, бик тә хәйбәт бүләк, син теләгән бүләк.

Шәхми. Я-я, Мәймүнә, телеңә салынма. Әйтсәң әйт тә, мин озак көтәргә яратмыйм.

Мәймүнә (тавышын баса төшебрәк сөйли).Син безнең кызны беләсең бит... Айсылуны әйтәм... Аңа кзыгучылар күп... Беләм, беләм, яшереп булашма, сиңа да ошый ул. Сүзем дә шул хакта: Айсылуны сиңа ниятләдем. Бүген үк алып китә аласың.

Шәхми. Ә? Кем итеп? Хезмәтче итепме? Әллә хатын итепме? Аннары... бала гына бит әле ул.

Мәймүнә (боргаланып). Бала булса да, бал чагы. Башта хезмәтче булыр, аннары ... аннары үзең уйларсың... Яшь кызларга беренче өйләнүең түгел, сине өйрәтәсе-нитәсе юк...

Шәхми. Юк югын, тик әтисе бар бит әле...

Мәймүнә. Анысын көйлим, бер борчылма. Акча янчыгыңны әзерләп куй, калганын үзем карармын.

Шәхми. Күпме?

Мәймүнә. Нәрсә күпме?

Шәхми. Айсылу өчен күпме сорыйсың, дим, тинтәк хатын.

Мәймүнә. Күпме дип инде... Үзе уңган, булган, үзе чибәр, гүзәл, ул буй-сынын, йөз-битен диярсең, үзе яшь, дәртле чагы... Шулай булгач, бәясе дә бик түбән булмас...(Күңеленнән исәпләгән булып кылана. Үзалдына сөйләнеп). Монысын кушам, монда өстим, тагын өстим... Җәмгысы... 200 мең тәңкә булачак.

Шәхми. Нәрсә-ә? Юк, юк, миндә бу кадәр акча юк, 100 меңне бирәм, артыгын өмет итмә. Әле ул кызны карап үстерәсе бар.

Мәймүнә. Йөз? Бөтенесе? Айсылу кебек кыз өченме? Алтын бәясенә тора бит ул.

Шәхми. Алтын бәясенә торгач, ник миңа сатасың соң алайса? (Мәймүнә уңайсызланып кала). Ә! Әйткәч, ошамыймы? Шулай булгач, сатулашып торма, кулда күпме бар – бирәм дә ....Вәссәлам!

Мәймүнә. Йөз бигрәк тә аз инде, Шәхми абзый, өстә тагын бер иллене, ә?

Шәхми. Ярар, ярар. Булгач йөз илле булсын! Айсылу өчен жәл түгел. Килештек.(кул сугып ала). Кая кызың?

Мәймүнә. Хәзер алып керәм. Аз гына сабыр ит. Йөз-битен сыпырыштырасы бар, киемнәрен дә алыштырсын...

(Мәмәт керә. Сүз белән мавыгып, аны күрмиләр. Айсылу хакында сүз барганын аңлап, Мәмәт бер читкә поса).

Шәхми. Үзем курчак итеп киендерәм мин аны. (Хыялланып). Атлас күлмәкләр, көмеш чәчүргечләр алам, тирә-якта бер кыз итәм!

Мәймүнә. Артык иркәләмә тагын! Оныттыңмыни – хезмәтче булып бара ул сиңа, күңелеңне үсендерми генә тор.

Шәхми. Акчасын биргәч, калганын үзем чамалармын, Беләсеңме, ни өчен кирәк бу кыз миңа? Айсылу минем күп калмаган гомеремне озайтачак, миңа үзенең яшьлек көчен, гомер суын бирәчәк. (Зәһәрен чәчеп) Әгәр бирергә теләмәсә, мин аны кигәвен кебек, үзем суырып алачакмын!

Мәймүнә. Ярый, ярый, күп телеңә салынма. Я тегеләр ишетеп калырлар. Бар, акчаңны әзерлә, мин атасын көйли башлыйм. Аллага тапшырдык.

Шәхми. Хәерле сәгатьтә булсын!(Дога кылалар.)

(Мәймүнә белән Шәхми чыгып китәләр. Мәмәт качып торган урыныннан чыга. Куш учлап ияген тотып, аптырапґ. Гаҗиз булып, сәхнә уртасында басып тора).

Мәмәт. Менә нәрсә уйлаганнар, явызлар. Менә ни өчен чакырган икән бу Убырлы хатын Шәхми байны... Бердәнбер кызымны харап итмәкче булалар бит. Яңа ел килгәндә дә үзләренең явызлыкларын эшләмәсәләр күңелләре булмыйдыр шул...

(Айсылу керә).

Мәмәт. Син? Син исән-саумы, кызым?

Айсылу. Нигә алай сәер сөйләшәсең, әтием? Менә мичкәләргә су ташып куйдым.

Мәмәт. Мәймүнә очрамадымы? Шәхми байны да күрмәдеңме?

Айсылу. Юк, әтием, беркем дә очрамады. Шәрсә булды соң?

Мәмәт. И-и, кызым. Козгын очып йөри өстебездә. Менә әле үги анаң сине карун Шәхмигә йөз илле менгә саттты...

Айсылу. Ә-ә?! (Елап җибәрә) Бирмә аңа, әтием. Зинһар өчен, бирмә! Берәр җиргә яшер мине, әтием!

Мәмәт (уйлана, кинәт исенә нидер төшереп). Кызым! Таптым! Сине коткару чарасын уйлап таптым!

Айсылу. Ничек? Ничек, әтием? Әйт инде тизрәк!

Мәмәт. Урманда бер аучының алачыгы бар. Мин йөргән вакытларда, анда еш кунып чыга идем.Шул җирләрдә Шүрәлеләр яши имеш, дигән хәбәр таралгач, аучылар ул урманга бармас булдылар. Кеше күзеннән качып, бераз шунда яшәп алырсың.

Айсылу. Әтием, куркам мин ул урманнан.

Мәмәт. Курыкма, мин килгәләп торырмын. Шул козгыннарның кулына эләкмәкче буламсың?

Айсылу. Ярый, әтием, әйдә тизрәк китик.

(Тышты Мәймүнәнең “Айсылу-у! Айсылу, дим” дип кычкырып эзләп йөргәне ишетелә).

Мәмәт. Әнә, кайтып җитә инде теге каркылдык. Әйдә, кызым, ындыр артыннан гына озатып куям. (Ашыгып Мәймүнә керә).

Мәймүнә. Юк...Бер кайда да юк... Ни атасыюк, ни кызы юк...(Залга карап) Әллә сизенделәрме? Һи-и! Юк ла, каян белсеннәр ул аңгыралар, аңа бит баш кирәк. Кая, абзар тирәләрен тагын бер өйләнеп керим әле...

Шәхми. (кәефләнеп, учларын учка ышкып). Булды бу! Җимешнең иң татлысын эләктердем. Суырып–суырып йотарлык...(суыру хәрәкәте ясый). Менә шулай, менә шулай... И-и-их! Тукта, кайда соң әле үзләре? Менәтерә мә... Кияү кешене каршы алучы да юк. (Үзенә сокланып) Ә кияү ярыйсы...

(Шул вакыт пыр тузынып, ах-ух килеп, Мәймүнә керә).

Мәймүнә. (бот чабып). Хараплар булдык! Таладылар! Бөлдерделәр!

Шәхми. Кем талады? Кемне таладылар?

Мәймүнә. Айсылуны урладылар! Таладылар! Төп башына утырттылар! (Икесе дә ишек төбендә торган ике түкәнгә шып итеп утыралар).


Икенче пәрдә.

(Кара урманда Айсылу ялгызы. Тирә-якка куркынып карый).

Айсылу. Ай, бигрәк куркам бит мин! Бу кадәр кара урманда Шүрәлеләр генә түгел, җен, албастылар бардыр әле.

(Куркыныч музыка. Өрәкләр күренәләр. Аннан Каәейлар. Соңнан Пиратлар. Алар бииләр, ә Айсылу аларны ачуланып куа тора).

Айсылу. Сез юк. Сез әбиләр әкиятендә генә, китапта һәм кинода. Мин Сездән курыкмыйм. (Ут күрә). Оһо, Әнә анда ут күренә. Менә шунда таба атлыйм әле. (Чыршыны әйләнеп чыга). Нинди өй бу? Кем йорты? Аш пешерергә куйганнар. Шулкадәр ашыйсым килә. Хуҗалары әйбәт булып, тамагымны гына туйдырып җибәрсәләр ярар иде. Кемнәр монда? Аучылармы? Әллә утын кисүчеләрме? Их, исләре лә, исләре... Ашап карыйм әле... Ә, моның бит тозы юк. Минем кесәмдә тоз иде бугай, салыйм әле. Учакның утыны да бетеп килә. Хәзер урманнан чыбык-чабык алып чыгам... дөрләтеп җибәрәм үзен...( Китә)

(Убырлы кайтып җитә)

Убырлы. Уф. Арыдым, прәме хәлдән тайдым. Яңа ел бәйрәменә дип маникюр, педикюр ясатырга бардым әле. Бармакларым, тырнакларым матурмы? Теге тырнак ясаучы шүрәле кызы әйткән була: “ Шүрәле хатыны булгач, синең тырнак-бармакларың ухоҗенный булырга тиеш” дигән була. Үзен әйтер идем, прәме пәри баласы, ә үзе мине өйрәтә. Минем кайчан не ухоҗенный булмаган чыгым бар. Как фсегда мин үземне карап кына йөртәм. (Бала тавышы килә.) Үләм, теге җүнсез муҗиккә баланы карарга кушып калдырган идем, баламны җылатып хәлдән тайдыргандыр инде. Бала да дәвирят итәлмәгәч, нинди ата булсын инде ул!

(Кереп китә. Бераздан Убырлы баланы күтәреп, ә аның артыннан, башын иеп, Шүрәле чыга).

Шүрәле. Ачуланма инде, җәнем. Көне буе”әннә, әннә” дип акырып, җанымны чүт алмады, җүнсез кыз.

Убырлы. Үзеңә ушаган кызың да. Азрак миңа ушаса ярамаганмыни?! Тагын әйтсәм, ирләр, воочим, бала карый белмиләр. Ашый пешәме?

Шүрәле. Җук әле, җәнем. Бала белән булашкач мә...

Убырлы. Шулайдыр дип уйлаган идем аны. Тиздән кунаклар килергә тиеш, ә синең , хәчтүреш, ашың әзер түгел. Их, син ир заты! “Бәйрәм ашы белән сыйлыйм, җәнем, бәйрәм ашы пешерәм” дигән буласың тагын, өнәрсез. Синнән көтсәң, ачыңа үләрсең. Тоз салдыңмы?

Шүрәле. Җук, җәнем. Тозы аз аның, тоз беткән бит безнең.

Убырлы. Ник? Кичә генә аучыларның капчыгын китереп бирлем бит мин сиңа, тозлары юк идемени?

Шүрәле. Кичә боткага салдым мин аны...

Убырлы. Значит, тоз бетте, диген. Җук, Яңа ел ашы тозсыз булырга тиеш түгел. Нишләсәң, нишлә, тоз табып китер, тиз бул, дим, марш... (Шүрәле китә).

Шүрәле. Хәзер, җәнем хәзер, алтыным, чибәрем минем. Бар да әзер булыр. Бер ел бергә яшибез, яратмаган минутым юк. Сине ярату – зур бәхет ул, карчыгым.

Убырлы. Нәрсә-ә-ә? Нинди карчык ул?

Шүрәле. Юк, юк, чибәрем, дигәнем инде.

Убырлы. Я-я, эшеңдә бул.

Шүрәле. Киттем, җәнем.

Убырлы. “Чибәрем” диме, “яратам” дигән була. (Көзгегә карый) Яратмаслык түгел шул (Үзен мактый). Буй дисәң, буем бар, фигурам - менә дигән, аякларым – шәм кебек, төскә-биткә дә ничава. (Җырлый).

Әллә нинди кыяфәтсез,

Котсыз җаннар бар монда.

Иң чибәре – мин Убырлы

Бөтен кара урманда.

Их, уза инде гомерем җүнсез ир белән...Ялгыштым бугай бу слабакка кияүгә чыгып. Кащейга чыккан булсам, королева кебек кенә яшәр идем. Мужет, атасына ушатып, малай табар идем. Ә менә монда ни Убырлы, ни Шүрәле түгел..., имгәк бала. Ну, барыбер яратам шул баланы... Хәзер. бәбкәм, мәммәм бирәм.

(Шул чакта, утын күтәреп, Айсылу чыга. Убырлыны күрә дә, “Убырлы” дип кенә әйтә ала, егыла, Убырлы да аптырашта.)

Убырлы. Фу-фу-фу! Нинди әкәмәт бу? С-син кем буласың, кызый? Күктән төштеңме әллә?

Айсылу. М-М-Мин – Айсылу. С-син Убырлы карчыкмы?

Убырлы. Эй-эй, кызый, уйлап сөйләш! Нинди карчык күрәсең монда? Убырлы апаң буламын мин, белдеңме? Әле миңа 215 яшь кенә!

Айсылу. Убырлы? (Тагын аңын җуя).

Убырлы. Э-э! Үлергә ашыкма син. Яңа елга свижий ит бит син, кызый. Бигрәк җебекләр инде бу адәм балалары! И-и мәсхәрә! Нәрсә, шүрләдеңие?

Айсылу. Тимә миңа, Убырлы апа. Мин бит сиңа бер явызлык та эшләмәдем.

Убырлы.Юк, юк, юк! Әйтмә дә, сөйләмә дә! Монда үз аягың белән килеп чыккансың икән, пешереп ашамый булмый. Ялынма да, ашыйм дигәч, ашыйм! Менә шулпада ит азрак иде. Мин ашасам, кунакларга калмый, дип кайгырып тора идем, бик әйбәт булды әле бу.


Айсылу. Мин тәмсез, ашама мине.

Бала. Әннә, әннә! Мәммәм, мәммәм!

Убырлы. Хәзер, балам, хәзер пешерәбез, сиңа да җитәр. Әнә, тәмле ризыкны бала да сизә. Ә син ашама, ашама дим такылдыйсың... Белмсәң иде, кызый, балалр итенең тәмлелеген. Мәлҗерәп кенә, авызда эреп кенә тора.

Айсылу. Тәмсез, тәмсез, минем итемюк, мин сөяк кенә.

Убырлы. Я-я, күп сөйләнмә, әпитетне китерәсең. Я тереләй үк тотып ашармын...

Шүрәле. (керә). Нинди тавыш? Ник аучланасың, җәнем?

Убырлы. Әнә, безгә кунакка адәм баласы килгән. Казанга ташларга дип торам, ә ул елак, яшь агыза. Яратмыйм шул елак балаларны. Ашка салсаң, аш тозлы була. Я, тоз китердеңме? (Ашның тозын карый). Бәй, моңа тоз кем салган?

Айсылу. Мин салдым. Кем ашны тозсыз пешерә соң?

Убырлы. Һе! Дөрес, менә сине тозлап пешерербез. (Шүрәлегә) Ә син нишләп торасың? Китер тозны, кертеп куйыйм, аш пешермичә тормабыз, ит күп хәзер(кереп китә, кирегә борылып). Сиңа әйтәм, баланы карый тор.

Шүрәле. Әлбәттә, җәнем. Әһә, эләктеңме? Әйдә, кети-кети уйнап алабыз. Бу карчык барыбер пешереп ашый инде сине. Әйдә, лудче, үзеңне кытыклап үтерәм,ә? Эссе суда пешеп үлгәнче, эчең катканчы көлеп үләрсең.

Айсылу. Кит, кит! М-м-мин кытыклаганны яратмыйм1

Шүрәле. Ха-ха! Кем ярата аны. Мин дә яратмыйм! Ә менә үзем кытыкларга яратам. Кети-кети, кети-кети. Я, ник көлмисең, ник тешеңне күрсәтмисең? Тешеңне күрмәсәм, кытыклау дәртем югала минем. (Айсылу иреннәрен кыса). Вәт, ахмак кыз!

Убырлы(чыга). Эй, җүнсез, якын барма ит янына! Кытыклап үтерелгән кешеләрнең ите тәмсез була. Аңгыра, әнә, баланы кара.

Шүрәле. Я, инде, я, тиргәшмә. Инде килешеп, дуслашып кына беткшн идек бугай... Хе, кая, бер кочаклап алыйм әле үзеңне, җәнем!

Убырлы. Кит, кит, срамата, көпә-көндез, кеше алдында. Әнә кызый карап, көлеп тора.

Шүрәле. Һи, ул кыз көлә белми шул, тешен кыскан...

Убырлы. Эч пошырып йөрмә әле! Эшем күп. Әнә - үз аягы белән килгән итне урнаштырасы бар. Аңа күп итеп утын кирәк булачак, бар, утын ташы алайса, бәлки полный пешереп куярбыз, муразилкә юк...

Шүрәле. Мин... хәзер...хәзер...тау кадәрле утын әзерләп куям!(китә)

Убырлы. И-и, хәчтерүш, урман сарыгы! Җүнле булсаң, “сарык” дип әйтмәсләр иде. (Һаман башын иеп утырган Айсылу янына килә). Әй, син! Исәнме-юкмы? Әллә ниме? Мәрткә киттеңме?

Айсылу. Исә-ә-ә-н...(Тагын еламсырый башлый). Ашама инде мине, Убырлы апа...

Убырлы. Ашамыйча булмый. Ашамасам, бөтен урман заты миннән көләчәк...

Айсылу. Беркем дә белми калыр. Җибәр дә куй... Мин беркемгә дә әйтмәм...


Убырлы. Ә Шүрәле? Утынга китте дип беләсеңме син аны? Ул инде бөтен шүрәле халкына хәбәр итте синең хакта... Юк, юк, сорама да...(Өй тирәсендә булаша)

Айсылу (кыюланып). Әй! Убырлы апа!

Убырлы. Нәрсә тагын?

Айсылу. Йә, ярый, ашарсың нде... Тик бер изгелегем калсын. Әйдә, чәчләреңне тарап бирәм... Әнә бит- иске пумала кебек булган... Ә үзең кунаклар көткән буласың.

Убырлы (ватык көзгесен чыгарып карана) Шулай дисеңме?

Айсылу. Шулай шул. Урман мәсхәрәсе булып йөрмә болай, кил тарыйм.

Убырлы. Ярый алайса (Айсылу янына килеп утыра). (Кинәт борылып). Тик...барыбер ашыйм! Белдеңме?

Айсылу. Ярый, ярый, ашасаң, ашарсың...Китер тарагыңны

Убырлы. Ә, тарак...Тарагым юк... Тукта, хәзер, Су анасына звәнит итеп алам. Әллө, әллө...Су анасы, ни хәл яшәмәктә? Ыслушай, кызый, миңа сруна тарак кирәк булды, биреп торалмассың микән? Хакы? Түләрмен, түләрмен! Акча юк, итләтә түләрмен, безнең ит күп. Нинди исләнгән булсын, свижәй ит! Кил, кил, синеж чәчеңне тарар, тарамаса, заставим. Пука, пука, кызый. Менә хәзер Су анасы килә, смотри, ялганласаң...

(Музыка астында биеп, Су анасы керә).

Су анасы. Привет, кызый, чо, парихмахерски ачтыңмы әллә?

Убырлы. Син чо, кызый, менә адәм баласы Яңа елга причуска ясыйм дип мактана.

Су анасы. Ник телевизорыңны ачмыйсың? Кәнчиртләр барадыр бит.

Убырлы. Дәвәй, ач, кызый. (телевизорны ача, төрле артистлар җырлый).

Су анасы. Но-о-о, менәтерә мужик дисәң дә мужик инде. Төс-буй бар, өздереп җырлый.

Убырлы. Синең бит Кашеең да менә дигән. Минем генә ир кисәгем җебегән булды.

Су анасы. Әһе, кеше әтәче ата каз кебек, ди, бочаклары кыяр кебек, ди. Күңелеңне ашкындырып утырма.

Айсылу. Су әбие, утыр, синең дә чәчеңне тарыйм.

Су анасы. Нинди тәртипсез кыз бу! Кайда күрәсең син әбине, Су апасы булам мин.

Айсылу. Гафу тегез, Су апасы!

Су анасы. Шулай дисәң генә инде. Давай, ыспайла мине...

Убырлы (телевизорда концерт карый). Зәр җырлый (Кызын биетә). Их, мин дә әртист булсам...

Су анасы. Менә минем дә чәчем таралды. Их, матур булгач, егетләр белән биисе килеп китте.

Убырлы. Әйдә, биибез. Әнә, урман егетләре, теләгәнен сайлап ал (Залдан егетләрне сайлап алып бииләр).

(Шул вакыт Айсылу качмакчы була. Бала күреп кала да “Мәммәм, мәммәм” дип кычкыра башлый).

Убырлы. Ах, сине, качмакчы идеңме?Ышшо чәч төбеннән алтын-көмешләрне кесәңә тутырдыңмы? Яле, биеп күрсәт.

Айсылу. Юк, юк. Мин читтән сезне карап торам.

Убырлы. Я, я, телеңә салынма, бие дигәч, бие. (Айсылу бии).

Айсылу. Чәчегез матур, ләкин мондый пычрак , ертык күлмәкләр белән кунаклар көтү, Яңа ел каршылау килешеп бетми шул. Әйдәгез, күлмәкләрегез юып, тегеп бирәм.

Су анасы. Да, ну.

Убырлы. Шулай дисеңме? Ярый алайса, тиз бул, тамагым ачып бетте инде синең белән... Бәй, кызым йоклаган, урынга салып куйыйк үзен, саф һавада йоклап торсын (Өйгә кереп китәләр).

Шүрәле. (Утын күтәреп керә). Кая киткәннәр болар? Әллә? Әллә кабып та йоттымы? (Ишек төбенә барып тыңлый) Мондалар икән... Их! Бер ел яшәдек Убырлы белән. Яратам мин аны! Әле генә Шүрәлеләр белән талашып килдем. “Беткәнмени сиңа Шүрәле кызлары “, - диләр. Юк шул, җегетләр, мәхәббәт бит ул кем булуын аермый. Ошый, яратам и вчу!(Җырлый)

Һәрбер куак, һәрбер агач

Убыр булып күренә.

Җаным итеп салдым аны

Йөрәгемнең түренә!

(Башын иеп, ямансулап, бер агачны кочаклап утыра. Аннары кисәк кенә тора). Тукта, тукта... Мин бит утын ташый идем бит әле... Убырлы чыкса, көн күрсәтмәс, тагын берәр кочак кертеп куйыйм.(Китә).

(Шул вакыт бүре күренә. Биеп йөри торгач. Баланы күрә)

Бүре. О-һо! Миңа тәмле ит әзерләп куйганнар. (Кулларын уа). Шәп! Хәзер тамагымны туйдырам.(Бала уяна, елый башлый. Эчтән Убырлының тавышы: “эй, кызыкай! Бар, баланы юатып тор!”. Айсылу чыга, бүрене күрә).

Айсылу. Кит бала яныннан! Югал тизрәк! (Куышалар).

Бүре. О-һо! Менә зуррак ит килде яныма. Хәзер сине ашыйм алайса.

Айсылу. Юк, мин Убырлының ите, миңа тисәң, үзеңә яхшы булмаячак. Хәзер алар үзеңне иткә сугып алалар. Кач тизрәк!

(Шүрәле утын күтәреп кайтып килә. Мондагы хәлне күрә, утын алып бүрене куа башлый).

Бүре. Баланы бирмәдең, кызый, Убырлыдан кача алсаң, минеке булырсың...(Китә).

Шүрәле. Менә ничек? Безнең баланы үлемнән коткардыҗмы? Ә анасы кайда?

(Шул вакыт Убырлы белән Су анасы өйдән чыгалар. Аларны танырлык түгел: чиста-пөхтә киенгәннәр, Аларны күрүгә, Шүрәле авызын ачкан килеш катып кала. Кулындагы утын-чыбыклары җиргә коела.)

Шүрәле. (бот чабып). Синме бу, Убырлы-ы?

Убырлы. Җәнем, дигәне кайда калды? Мин булмый, кем булсын. Нәрсә күзеңне акайттың. Күргәнең юкмы әллә? Яратам дигән буласың ышшо, хәчтүреш.

Айсылу. Болай матур киенгәч, әйткән сүзегез дә матур булсын.

Убырлы. Һы! Шүрәлегә ярамаганмыни! Ә син, кызый, телеңә салынып торма! Ашыйм дигәч, ашыйм, барыбер ашыйм! (Кулындагы көзгегә карап, көязләнеп бизәнә. Тавышын йомшартып сөйли). Барыбер... ашыйм...

Шүрәле (залга карап). Ниме әллә? Ычкынганмы бу? Ну үзе чибәр түлке...Болай булгач, мин аны тагын дә шәбрәк яратырмын... (Убырлыга карап) Көзгегә карап йөреп, баланы оныткансың. Менә бу кызыкай коткармаса, баланы бүре алып китә иде.

Убырлы. Ой! Чынмы? Минем баламнымы? Син коткардың? Рәхмәт, кызыкай! Мине йомшарта башладың што ли? Ну, барыбер ашармын сине...

Айсылу. Ашасагыз ашарсыз инде. Тик менә ...ни..Убырлы апа, менә син матур, чибәр, ә Шүрәле абзый карачкы кебек, болай сез бөтен урманны көлдерәчәксез, биллаһи! Фу, чирек гөмбә исләре килә. Кара инде бу киемнәрне... Кил әле, Шүрәле абзый, сине дә киендерим.(Шүрәлене алып кереп китә).

Убырлы. Менә сиңа мә! Менә сиңа итле аш! Бу кыз үзе дә җен баласы, ахры-үзебезне тотып ашамаса, рәхмәт әйтерсең...

Су анасы. Шайтан кызы булмаса ярар иде. Тфу-тфу! Бисмиллә!

Убырлы. Алай, димә инде, ахирәт. Ә үзе ничава гына кыз. Ничек менә безне матурлады. ( Өстен-башын сыпыргалап). Матурмы мин? Ә? Ишетмим... Матур шул. Рәхә-ә-ә-т... Матур, чиста йөрү ямьсез, пычрак йөрүгә караганда рәхәтрәк икән....(Бии-бии җырлый).

Мин хәзер Шүрәленең

Сөйгәне, кадерлесе.

Мин - бүгеннән урманның

Иң чибәр Убырлысы!

Су анасы. Тукта, кызый, кемдер килә? Качыбрак торыйк булмаса...(Качалар).

(Бераздан Шәхми белән Мәймүнә күренә. Алар, ах-ух килеп, аландагы агач төбенә егылалар.)

Шәхми. Уф...Уф... Аякларым... Уф, билем... Син тилегә ияреп чыккан мин юләр... Үләм дип торам... Уф...Уф...

Мәймүнә (сызланып) Әлү...Әлү... аякларым өзелде. Җәһәннәм тишегенә илтеп олактырган бит кызын теге ахмак, дивана карт! Тапмаслар дип уйлаганмы? Тапмас, ди, җебри Мәймүнә диләр мине. Һе, шушында асрый микәнни Айсылуны...Ниндидер серле, шомлы урын бу. Алла сакласын, кара елан чакмасын..

Шәхми (күзе кызып). Бу йорт-җир Айсылуныкы булса, кыз белән бергә миңа күчәчәк. Кыз минеке хәзер...

Мәймүнә. Алайса тагын иллене өстәрсең инде, Шәхмикәй!

Шәхми. Анысын карарбыз. Тик менә асылкошны кулга төшереп булмый бит әле.

Мәймүнә. Булыр, булыр... Монда кадәр килеп җиткәч, бәйләп булса да алып кайтабыз инде ул кызыйны!

(Йорт ишеге янына килеп тыңлыйлар).

Мәймүнә (тыңлап). Әһә! Монда кызыкай! Тач өстенә чыкканбыз икән... Чыгарга җыеналар, ахры. Тоту чарасын күрергә кирәк. (Кулына бер таяк ала, икенче кулына капчык тота).

Шәхми (кесәсеннән баулар чыгарып). Хәзер кидереп куям мин аларга чүпрәк беләзекләр. (Таягын күтәрә). Иң элек таяк сугып миңгерәүләтермен, шуннан соң син капчык белән томаларсың, пунял?

Мәймүнә. Пүнәл, пүнәл! Сугып үтерә күрмә тагы, кара аны!Бөтенләй коры калырсың...

Шәхми. Анысын гына беләбез. Беренче кыз урлау түгел.

(Айсылу белән Шүрәле чыгалар. Тегеләр Айсылу белән Мәмәт дип уйлап, Шәхми Шүрәленең башына суга, башларына капчык киерәләр).

Мәймүнә. Эләктегезме, җир битләр! Качып котылырбыз дип уйлаган идегезме? Бәйлә ныграк, ычкынмаслык булсын.

Шәхми. Айсылу – син минеке инде, карышма!

Айсылу. Үтерәләр! Харап итәләр! Коткарыгыз!

(Шул вакыт Убырлы белән Су анасы килеп чыгалар).

Убырлы. Болар кемнәр? Нишләп йөриләр минем аланымда?

Айсылу. Болар мине алып китмәкчеләр. Бу- минем үги әнием. Ул мине менә шушы адәмгә кмяүгә бирмәкче була, дйресрәге, сатмакчы була.

Убырлы. Нәрсә-ә-ә? Шушы олы корсаккамы? Сине? Юк инде. Үзе карт, үзе ямьсез. Әнә минем Шүрәлем кебек булса, бер хәл инде.

Су анасы. Әбәү, нинди котсыз карт, мәхәббәтсез...

Шүрәле (аңына килеп).Бу нәрсә булды соң? Мин кайда?

Убырлы. Монда, минем алтыным, мин монда, синең җәнең...

Шүрәле. Җәнем, син?

Убырлы. Мине яшьләй ирсез куймакчы булдыгызмы? (Ачуланып) Ах, сез, карачкылар. Хәзер үзегезне казанга салам, пешереп ашыйм...

(Шәхми белән Мәймүнә куркалар, чигенәләр һәм кеше арасына кереп качалар. Убырлы куа).

Су анасы. Әйдәгез, чишим әле сезне.

Айсылу. Рәхмәт сиңа, Убырлы. Син мине явызлардан коткардың. Син бик әйбәт, яхшы кеше.

Шүрәле. Әйбәт, шундый әйбәт син, җәнем. Шуңа да яратам мин сине.

Убырлы. Җитәр, җитәр, дим. Фу, күзем дымлана башлады. Мактаганны яратмыйм мин.

Айсылу. Убырлы, әтием белән сезнең аланыгызда яшәргә рөхсәт итсәгез иде.

Шүрәле. Яшәгез. Яшәгез!

Убырлы. Эй, син, мине узып ник сөйләшәсең?

Шүрәле. Син шулай әйтерсең дип уйладым, җәнем.

Убырлы. Уйлаган имеш ул. Ярар, бәйрәмне үткәрик. Күз күрер, акыл чамалар. Ашка икенчене ит тапсагыз, бәлки ашамам, яшәргә рөхсәт бирермен. Чово то мин йомшара башладым әле, үзем дә аңламыйм. Әллә нишләттең син мине, кызыкай.

Су анасы. Мин дә кызганып куйдым әле бу ятим кызны. Ана хисе туды дип әйтимме! Кәничне, минем русалкаларым зур үстеләр инде, тиздән бабушка да булырмын, ә бу кыз күңелгә үтеп керә.

(Шул вакыт ак атка атланган егет килә)

Убырлы. Инде бусы нәрсә була? Принц на белом коне што ли?

Айсылу. Бу бит минем сөйгән егетем, Азамат.

Убырлы. Смотри, кызыкай, синең артыңнан күпләр киләләр, берсен дә казанга салып кала алмыйм.

Азамат. Айсылу, җәнем, күп урманнарны, тауларны, суларны кичтем, көч-хәл блән сине таптым. Инде югалтырга теләмим, мин сине алырга килдем, чык миңа кияүгә.

(Тезләнеп, йөзек кидерә)

Айсылу. Менә минем әнием кебек булган Убырлы апа ни дияр? Ул рөхсәт итсә, мин ризамын. Я, Убырлы, синнән хәер-фатиха көтәбез.

Убырлы. Ну, кызый, син мине тәмам бутап бетердең. Сихерләгәндәй булдым. Ашыйм, ашыйм, дип йөреп, менә хәзер үз кулым белән биреп җибәримме инде?

Шүрәле. Җибәрик, матурым, җибәрик. Мәхәббәт көчле нәрсә ул. Айсылу минем зур кызым кебек булды хәзер. Мин аның бәхетле булуын телим.

Айсылу. Рәхмәт, Шүрәле абзый. Минем әтием икәү булсын.

Су анасы. Ризалаш, Убырлы, кодагый булып йөрерсең.

Убырлы. Сез ничек уйлыйсыз, дуслар, җибәрикме? Ярар, яраттым мин сине, Айсылу. Яңа ел кичендә берне булса да яхшылык эшлисем килә. Бәхетле булыгыз, туегызга чакырырга онытмагыз (күз яшен сөртә). Күземә чүп керде што ли?

Айсылу. Барыгызга да рәхмәт, урман җәнлекләре. Яңа ел белән сезне!

Азамат. Бәйрәм белән, дуслар!

(Барысы да моңсуланып утыралар).

Шүрәле. Никтер күңелсез булып китте әле.

Убырлы. Башыңны сәлдерәтеп утырма, әнә, баланы кереп кара, уянмады микән?(Шүрәле керә, телефон шалтырый) Әлләү, мин, Убырлы тыңлый. Әһе, әһе. Хурошо, хурошо. Кунаклар, Кыш бабай, Кар кызы килеп җитәргә тиеш, карша алыгыз дипшалтыраттылар. Эй, сиңа әйтәм, Хәчтерүш, бар яхшылап каршы ал кунакларны! (Шүрәле чыгып китә). (Залдагыларга) Эй, сез, пошык борыннар, әйдәгез әле, Кыш бабай белән Кар кызын чакырыйк. Кыш бабай, Кар кызы!

(Залга Кыш бабай, Кар кызы, Шүрәле һәм башка җәнлекләр керәләр).

Кыш бабай. Исәнмесез, минем якын дусларым! Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар! Яңа ел котлы булсын! Дөньялар тыныч торсын! Яңа ел белән сезне, яңа бәхетләр белән!

Кар кызы. Саумысез, тырыш, акыллы, тәртипле Акбаш мәктәбе укыткчылары!

Шүрәле. Әйдә, Кыш бабай,

Хуш киләсең, әйдә уз.

Сине күптәннән без

Сагынып көтәбез.

Кар кызы , син дә калма,

Безнең белән бергә атла.

Кыш бабай. Менә бүген Яңа ел,

Күчтәнәчләр китердем.

Үзем сезне сагындым,

Ашкынып сезгә килдем.

Убырлы. Рәхмәт, Кыш бабай!

Шүрәле. Рәхмәт, Кар кызы!

Убырлы.Эй, артыгын кыланма, матур кызлыр күрсәң, күзең мөгезеңә менә.

Кар кызы. Яңа ел котлы булсын, һәр бала булсын тырыш, күңелле үтсен тормыш!

Кыш бабай. Килдем сезгә җырлап-биеп, бәйрәм итеп китәргә. Әйдәгез, чыршы әйләнәсендә җырлап әйләник.

Кыш бабай. Балалар, мәктәбегездә тырыш укучылар күп икән, мин аларга бүләкләр алып килдем. Менә хәзер мәктәп директорын бирегә чакырам, бергәләп бүләкләрне өләшербез.

Убырлы. Кыш бабай, Кар кызы, инде сез ял итегез һәм безнең кунакларның чыгышларын карап китегез. (Классларның чыгышы).

Су анасы. Кыш бабай , Кар кызы, инде сез дә биеп күрсәтегез. (Бииләр).

Кыш бабай. Минем сезгә, дусларым, иң зур бүләгем - Яңа ел. Яңа ел, җир йөзенә аяк бас, рәхим ит!

Яңа ел (килә). Мин- Яңа ел, өр-яңа ел, бу ел миннән башлана. Яңа елда һәркайсыгызга яңа уңышлар, яңа көч, сүнмәс дәрт, бәхетле тормыш алып киләм. Яңа ел котлы булсын!

Кыш бабай. Дуслар! Яңа елны сезгә калдырам. Ә безгә китәргә вакыт инде. Безнебашка җирләрдә көтәләр.

Кар кызы. Әйе, безгә кузгалырга вакыт. Безне башка мәктәпләрдә көтәләр. Сау булыгыз, дуслар! Яңа ел белән!

Кыш бабай. Сау булыгыз, минем кадерлеләрем! Зур үсегез, чирләмәгез, яхшы укыгыз. Укытучыларны, әти-әниләрне тыңлагыз! Сау булыгыз!

Кар кызы. Киләсе очрашуларга кадәр, дуслар!

Убырлы. Сау бул, Кыш бабай!

Су анасы. Сау бул, Кар кызы!

Шүрәле. Сау булыгыз!

Убырлы. Кунакларым, ә без бәйрәмне дәвам итәрбез.












Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 04.03.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Конспекты
Просмотров144
Номер материала ДВ-503696
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх