МБДОУ
«Детский сад» общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности
по познавательно-речевому направлению развития детей №59 «Дружба»
“Әниемнең
җылы
кочагы”
Зурлар һәм
мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сценарий
Составила
муз. руководитель:
Уметбаева Эльмира Амирзяновна.
I кв.
категория
Набережные
Челны
2015
“Әниемнең
җылы кочагы”
Зурлар һәм
мәктәпкә әзерлек төркеме өчен
Матур
итеп киенгән балалар, әниләре белән залга керәләр.. Зал буйлап түгәрәк ясыйлар.
Алып баручы: Кадерле әниләр,
әбиләр, апалар! Бүген ,балаларыбыз сезне , бәйрәм белән котларга җыелдылар.
Бәйрәмебезне вальс белән башлап җибәрик.
Малайлар
һәм кызлар әниләрен вальска чакыралар.
ВАЛЬС.
Әниләр
һәм әбиләр урыннарына утыралар, балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.
1
бала:
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр
балкый бездә.
Нигә
кояш көлеп карый
Беләбез
һәммәбез дә.
2
бала:
Килеп җитте 8 Март,
Әниләр
бу сезненң көнегез.
Сез
үстергән балалардан бүген
Кайнар
котлау кабул итегез.
3
бала:
Безне назлап үстергәнгә,
Әниләр
рәхмәт сезгә.
Һәрвакыт
эшчән булганга,
Әниләр
рәхмәт сезгә.
Һәрвакыт
тырыш булганга
Әниләр
рәхмәт сезгә.
4
бала:
Җырым бүләк итәм әнием сиңа,
Онытылмас
гомер-гомергә.
Бу
җырымны сиңа багышладым
Җырлыйм
аны сиңа бүген дә.
Әниләр турында ҖЫР.
(Җыр
бетүгә, мотор тавыша ишетелә)
Алып
баручы:
Ай, балалр, нәрсә бу? Кемдер безнең бәйрәмгә ашыга ахрысы.
(Велосипедын
этеп Кәрлә килеп керә, кабызмакчы була, кабынмый)
Алып
баручы:
Нәрсә булды? Балалр бу Кәрлә икән бит.. Ул мәктәп баласы. Нишләп йөрисең монда?
Балалар әйтегез әле, велосипедны кабызып буламы?
Балалар: Юк. Аның
бит моторы юк.
Кәрлә: Ничек
инде юк? Менә бит др-р-р-р...
Алып
баручы:
ярый инде сезнеңчә булсын. Исәнме Кәрлә!
Кәрлә: Исәнмесез
балакайлар, шаянкайлар, малайлар һәм кызыкайлар.
Алып
баручы:
Исәнме. Исәнме, Кәрлә! Бик күптән инде бездә күренмәдең. Кунакка да килмисең.
Кәрлә:
беләсезме, бер дә вакытым юк бит. Эшем күп шундый. Мин бит инде – Кәрлә мәктәп
баласы. Ничә ел инде беренче класста утырып кара әле син. Күпме балалар белән
таныштым. Миңа мәктәптә тәмле ашатулары гына ошый.
Алып
баручы:
Әй. Син, Кәрлә. Тик эшкә өйрәнә алмыйсың, һаман шундый тәмле тамак икәнсең. Ә
без балалар белән, синең килүеңә бик шат.
Кәрлә: Мин дә
бик шат. Сез дә, мин дә шат. Әйдәгез алайса, бергә утырым мультфильм карыйк.
Алып
баручы:
Тукта әле, нинди карау ди. Бүген бездә бәйрәм бит.
Кәрлә: нинди
бәйрәм?
Алып
баручы:
Сигезенче март – Әниләр бәйрәме.
Кәрлә: Тагын да
әйбәтрәк, димәк барыбыз бергә, әниләр белән дә, әбиләр белән дә бергә
мультфильм карыйбыз.
Алып
баручы:
Тукта әле Кәрлә. Күрәсеңме күпме кунак килгән, безнең бәйрәм программабыз да
әзер түгел әле.
Кәрлә: Ә сез
беләсезме соң, кыенлыклардан тиз чыгу юлын кем таба?
Алып
баручы:
Бу бәлки синдер Кәрлә?
Кәрлә: Юк ла.
Ничә ел инде беренче класста укып карагыз. Башың эшләр җиреннән эшләмәс. Бу
Убырлы Дибаевна.
Алып
баручы:
Убырлы? Йә, ярар мактама әле Убырлыны, ул явыз эшләр генә эшли белә. Кәрлә: Сез
нәрмә инде, аннан да акыллы зат юктыр, хәзер шалтыратам.
(Кәрлә,
Убырлы Дибаевнага шалтырата)
Кәрлә: Алло,
алло! Исәнмесез!. Миңа Убырлы Дибаевна кирәк иде, чакыра алмассыз микән?
Убырлы: (яздырылган
тавыш) . Әйе-әйе, тыңлыйм сезне.
Кәрлә: Ә-ә-ә-әй
, сәлам убырлы.
Убырлы: Син мени
әле бу Кәрлә.
Кәрлә: мин инде,
мин. Мин балалар бакчасында.
Убырлы: Бер дә
аптырамыйм, беренче класстан икенче класска күчә алмагач, балалар бакчасына
бармыйча булдыра алмассың.
Кәрлә: Миңа
синең ярдәмең кирәк. Балаларга бик кызык итеп бәйрәм программасы ясарга иде.
Убырлы: Ярар
балалар теләгәчч, хәзер килеп җитәрмен.
(мотор
тавышы. Убырлы керә)
Убырлы:
Исәнмесез, балалар. Мин Убырлы Дибаевна булам. (баш иеп исәнләшә)
Кәрлә: Балалар
һич тә телевизор карарга теләмиләр.Бәйрәм ял итеп үтәргә тиеш инде.
(Убырлы
арлы-бирле йөри.)
Убырлы: Мин сезгә
балар, барыбер телевизор карарга тәкъдим итәр идем.Ләкин ул безнең тылсымлы
булачак. Барлык тапшырулар да сез катнаша аласыз. Ә мин инде, соң мин – алып
баручы... йә ничек?
Алып
баручы:
Ярый алайса без риза, шулай бит балалар? Димәк башлыйбыз?
Кәрлә:
Ә мин сезне үземнең “Самсунг” телевизорыннан карап торырмын.
(Йөгереп
чыгып китә)
Убырлы: Минем
гримны әйбәтләгез әле.. Йөзләрем ничек, киемем? (кызлар матурлый)
Убырлы:
Исәнмесез, кадерле телевизор караучылар! Бүгенге бәйрәм көнендә 59 нчы балалар
бакчасының 11 нче төркем каналы сезгә 8 март бәйрәменә багышланган тапшыру
тәкъдим итә. Туры элемтәне кушабыз.
1
бала:
Аяклар тими идәнгә
Дәртләнеп
биегәндә.
Йөрәкләр
җырлый берләшеп
Парлашып
биик әйдә.
(Балалар башкаруында “Татар биюе”)
Убырлы: Үзебезнең
тапшыруларыбызны дәвам итәбез. Безнең телевидениебезгә би-и-ик күп смс –
хәбәрләр килә. Әәәә менә монысы Хат тапшыручы Печкиннан икән, посылка китерәм,
көтегез дигән.
(
музыка тавышы ишетелә)
Печкин: Дөрес
килдемме? Миңа балалар бакчасы кирәк иде. Язгы бәйрәм монда утәме?
Убырлы: Әйе
Печкин, син дөрес килгәнсең.
Печкин: Беренче
хатым – балалар 59 нчы балалар бакчасыннан. Алар үзләренең әниләрен шушы бәйрәм
белән котларга телиләр. Ә үзләренең теләкләрен алар җыр аша җиткерәләр.
Убырлы: Бүләккә
җыр тапшыруы аша, балалар җылы тнләкләрен җиткерә.
( ҖЫР)
Кәрлә: Икенче
хатны ачыйк, җитмәсә әле тартмасы да бар.. Беләм, беләм, монысы миңа.Монда
кәнфитләрдер инде.
Печкин: Юк Кәрлә,
бу хатлы тартма Яз кызыннан.. ләкин тартманы мин сезгә болай гына бирмим.
Убырлы: Яхшы
алайса, балалар үзегезнең уңганлыгыгызны күрсәтегез әле.
1
бала:
Яз килә, яз килә
Елмая,
көлә кояш.
Илебез
буйлап атлый
Чәчәкле
ай, матур яз.
2бала: Тамчы
бии тып та тып,
Тамчылар
сикерәләр.
Аларны
булмый туктатып
Алар
Яз китерәләр.
3
бала:
Аксакал кыш инде озак тормас
Вакыт
уза, китә ул бездән.
Шаулап
– гөрләп капчыклары белән
Кояшлы
яз килер яңадан.
(ҖЫР)
Убырлы: Балалар
синең биремне үтәде Печкин.
Печкин: Әйе, бик
матур сөйләделәр. Тартма сезнеке.
(тартманы
эзли)
Печкин: Кая соң
әле ул тартма. Мин аны сезә тапшырам дип сумкама тыктым. Нишләргә инде хәзер.
Яз кызының биләмәләренә кире кайтам инде. Бәлки шунда табармын.
Убырлы: Техник
җитешмәүчәнлекләр аркасында программабыз авырлыклар кичерә. Ләкин без
моңсуланмыйбыз, Яз кызын – үзен бирегә чакырыйк.
Балалар: Яз кызы!
Яз кызы!
(матур
көй астына Яз кызы керә)
Яз
кызы:
Исәнмесез балалар! Минем якын дускайларым. Мин Яз кызы. Мин урман, кырларны,
басуларны, кышкы йокыдан уятам. Ә сезгә җылы көннәр алып килдем.
Алып
баручы:
Исәнме Яз кызы!.
Рәхим
ит, түрдән уз!
1
бала:
Әй, Яз матур, Яз- матур!
Хуш
киләсең, үз бире.
Кунак
булып килер дип,
Күптән
көттек без сине.
2
бала:
Әй, Яз-матур, Яз-матур!
Хуш киләсең үз бире.
Шатланышып җыр белән
Каршылыйбыз
без сине.
( ЯЗ ТУРЫНДА ҖЫР, рус телендә)
3
бала:
Асыл кошлар ояда
Оялары
пыяла.
Уйнамыйча,
шаярмыйча,
Кем
яшәгән дөньяда.
Яз
кызы:
Дөрес, балалар. Әйдәгез әле бер уйнап алыйк.
Татар халык уены “Түбәтәй.
Залга
ачулана, ачулана Әби керә.
Әби: Бу нинди
хәл бу. Яңа өйләрне җыештырып чыктым гына бит әле. Бу кем индек тагын. Чык әле
ул тартмадан тизрәк.
Убырлы: Ярар,
ярар, хәзер чыгам. Югыйсә безнең телевизорны бөтенләй эштән чыгара.
Әби:
Чык дим, чык. Бөтен җирдәге тузаннарны сөртеп чыктым. Син каян килеп чыктың?
Кибеткә күптән кергәнең юк мы әллә, кара инде өс-башыңны. (киемен карый)
Убырлы: Нәрсә
булган киемемә? Бик матур. Ә сезгә тынычланырга киңәш итәр идем. Шундый уңган,
шундый булган хатын-кыз мондый көндә ачуланып йөрергә тиеш түгел инде.
Әби: Нинди
көн?
Убырлы: Балалар,
әбекәйгә әйтегез әле.
Балалар: 8 Март-
хатын-кызлар бәйрәме.
Әби: Эх, яшь
чаклар, кесә тулы борчаклар. Идәннәргә баса-баса биесе килгән чаклар.
(Татар көенә Әби белән Убырлы бииләр)
Әби:
Рәхәтләнеп тә биедем инде. Утырып торыйм әле.
Убырлы: Әбекәй,
син беләсеңме, балалар үзләренең әниләрен ничек яратканны. Менә карап утыр.
(уен “Үз балаңны тап)
Убырлы: Әниләрен
генә түгел, әбиләрен дә ничек яраталар алар.
1
бала:
Минем әбием бик әйбәт
Гел
көлеп кенә тора.
Балакаем
диеп әйтеп
Сөеп
иркәләп тора.
2
бала:
Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен,
балкып янсын.
Әбиләрнең
нурлы йөзе
Гел
көләч булып калсын.
3
бала:
Ак яулыклы, көләч йөзле,
Шат
күңелле, әйбәт тә.
Кем
ул диеп сорыйсызмы?
Дәү әнием әлбәттә.
(Әби турында җыр)
Яз: Балалр,
сез шундый уңганнар. Бәйрәмегез шундый матур булды. Әниләргезне, әбиләрегезне
бигрәк матур котладыгыз. Тик менә Печкин гына минем сезгә дип әзерләгән
бүләгемне югалткан. Ә анда сезнең күчтәнәчләр иде.
Әби:
Кайгырма, кызым! Минем сандыгым төбендә балаларга дип саклап тоткан
күчтәнәчләрем бар.
Сандыкны
ачып әби белә Яз-кызы күчтәнәчләр тарата.
Алып
баручы:
Рәхмәт, әбекәй. Рәхмәт, Яз кызы. Ттагын бер барыгызны да бәйрәм белән
котлыйбыз.
Әби
белән Яз кызы һәм Убырлы рәхмәт әйтеп чыгып китәләр.
Балалар
зал тирәли әйләнеп, музыка астына төркемгә чыгалар.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.