Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Сценарий "Осенний праздник" для старшей группы (на татарском языке)

Сценарий "Осенний праздник" для старшей группы (на татарском языке)


  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:

Зал бәйрәмчә бизәлә. Өстәлләрдә уңыш: җиләк-җимеш, яшелчәләр, башаклар куела. Салмак кына музыка астына балалар залга керәләр.


1 А.б. Исәнмесез, диеп башлыйк әле,

Һәр очрашу шулай башлана.

Исәнмесез, диеп башланса ул,

Күңелләрдә ныграк саклана.

Ни арада җәй үтте

Матур көз килеп җитте,

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.


2 А.б. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе –“Сөмбелә” бәйрәменә җыелдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән . Ул - көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә - ул “ башак “ дигән сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы , сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дигәннәр. Әйдәгез әле, без дә бәйрәмебезне башлап шигырьләр сөйләп үтик.


Инзилә. Сарыларга сарган ак каенга

Шыбыр –шыбыр килеп кем дәшә?

Уттай янган кызыл миләш белән

Пышылдашып кем ул сөйләшә?


Ранис . Көзге җиргә гашыйк әрсез җилләр

Яфракларга шулай эндәшә.

Хушыгыз, хуш, язга чаклы, диеп,

Алар белән уйнап сөйләшә.


Эмилия. Көзге урман тып-тын булган,

Агач башы- ялангач .

Соңгы яфрак төшә калтырап,

Әз генә җил шаяргач.


Адилә Көз һаман рәсем ясый

Төрле төсләре белән.

Сөендерә, куандыра

Мул уңышлары белән.


Камилә. Көз килде,

Уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим итегез , дуслар ,

Көзге бәйрәмгә.


Даша. Снова осень за окошком.

Дождик сыплется горошком,

Листья падают шурша,

Как же осень хороша!


Альбина. Листья золотом расшиты,

Тропки дождиком умыты,

В ярких тапочках грибы,

Все нам, осень, даришь ты!


Ләйсәнә. Килә шаулы, алтын матур көзем.

Оча яфрак, исә көзге җил.

Табигатнең бигрәк сокландыргыч,

Хуш киләсең, көзем, әйдә кил.

Җыр “Көз килә”.


1. Шаяра әле күбәләк

Үтсәләр дә җәйләре.

Ә урамга килеп керде,

Килде яфрак бәйрәме.

Кушымта:

Нинди генә төсләре юк,

Күреп исең китәрлек.

Яфрак ява, яфрак ява

Юлыбызга түшәлеп.


2. Өлгереп җиткән миләшләр

Утлар шикелле яна.

Ә яфраклар бөтерелеп

Ява да ява, ява.

Кушымта шул ук.

3. Югалмаган икән әле

Төсләрнең яшеле дә.

Ясап яфрак бәйрәмнәре

Килә көз әкрен генә.

Кушымта шул ук.


А.б. Балалар, көз безгә үзе белән байлык, муллык алып килә. Көз җиткәч, без бакчаларыбыздан бик күп яшелчә, җиләк-җимеш җыеп алабыз. Искә төшерик әле, без нинди яшелчәләр җыябыз?

Балалар. Помидор, кыяр, шалкан, кәбестә...

(Кәрзиндәге яшелчәләргә игътибар итәләр)

А.б. Балалар, карагыз әле, кемнең кәрзине икән бу? Кем шундый уңган-булган?

Шулчак Куян керә.

Куян. Исәнмесез, балалар! Күрәм, миңа кунакка килгәнсез. Мин кышка әзерләнәм. Җәе буе су сибеп, карап үстергән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне бакчадан җыеп алам.

А.б. Куянкай, нишләп син барысын бергә тутырдың?

Куян. Яңгыр килә дип ашыктым, шуңа шулай булды. Менә хәзер шул яшелчә, җиләк-җимешләрне аерасым бар.

А.б. Куянкай, без сиңа булышыйкмы соң?

Уен “Яшелчә, җиләк-җимешләр аеру”

Куян. Сез бик уңган балалар булып чыктыгыз. Рәхмәт сезгә. Мин китим инде, кышка әзерләнүемне дәвам итим. (Чыгып китә)

А.Б. Балалар, безнең бәйрәмебезгә кемдер җитми бит. Кем икән ул?

Балалар. Сөмбелә!

А.Б. Әйе, әйдәгез, үзен бирегә чакырыйк.

(Чакыралар. Музыка астында кулына кәрзин тотып Сөмбелә керә)


Сөмбелә . Сез мине чакырдыгызмы?

Сез мине көттегезме?

Мин килдем, исәнмесез!

Алтын яфраклар кулымда

Минем сезгә бүләгем.

Кызыл миләш белән чиккән

Өстемдәге күлмәгем.


А.б. Исәнме, Сөмбелә! Әйдә рәхим ит бәйрәмебезгә. Без сине шундый сагынып көттек. Синең килүеңә шигырьләр дә өйрәндек.


Марат. Бүген бездә матур бәйрәм –

Бүген бездә көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең зал.


В.Камил. Җирдә сары яфрак –

Көз килүнең билгесе.

Сары яфрак – көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.


Әмир. Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул Сөмбелә.

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш бит ул Сөмбелә.


Сиринә. Син килүгә сөендек,

Бик күп җырлар өйрәндек.

Шигырьләр, табышмаклар,

Күп биюләр өйрәндек.

Бию. “Яфраклар” (кызлар бии)

Сөмбелә. Дусларым, күрәм, сез уңганнар икәнсез. Минем дә сезгә бүләк – табышмакларым бар. Яле, тыңлап карагыз әле.

Кар астында кыш үткәрә,

Ямь яшел тунын киеп.

Көздән чәчеп калдырганга

Өлгерә ул иң элек.

Башта буйга сикерә

Аннан серкә очыра.

Кыш чыкса да , янып көеп

Урганны көтеп тора .

Балалар. Арыш.

Сөмбелә. Буеның озынлыгы белән

Аз калыша арыштан

Ул аңардан күп уздыра

Уңыш өчен ярышта.

Эшкәртсәләр бөртегенең

Бөтен шартын китереп .

Оныннан күмәч пешә

Күбек кебек күпереп.

Балалар. Бодай.

Сөмбелә. Бик дөрес, дусларым. Зирәклегегез мине сокландырды. Ягез әле, башакларым, бире килегез. Ничек дулкынланып үсүегезне балаларга күрсәтегез әле.

1 башак Эльвина Җылы кояш җәй буе

Безгә нурларын сипте.

Алтынсу төс йөгертте .

Ярдәм итте яңгыр да,

Шифасын бирде безгә.

2 башак Ислам Әйе, яңгыр вакытында

Кичекми килеп җитте.

Безгә ул дым эчертте

Дөрес, нык ярдәм итте,

Җил дә безгә булышты.

1башак Эльвина Аннан игенче безне

Тегермәнгә төшерде.

Кызу мичләргә куеп

Тәмле күмәч пешерде.

Г.Камил. Ипи басуда үсә

Аннан амбарга күчә.

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә

Безгә куәт өстәргә.

Ипи булса табында

Булдырам мин барын да.


Иркә. Көзнең иң олы бүләге-

Икмәк тора табында.

Тормышыбыз ямьле була,

Икмәк булган чагында.


Риназ . Яшәү чыганагы- кояш нурын

Җир җылысын саклап үзендә.

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.

(Сөмбелә тәрбиячегә икмәк тапшыра.)

А.б. Рәхмәт сиңа, Сөмбелә! Менә балалар, күрдегезме, көз безгә нинди муллык әзерли. Көз ул – тылсымчы!


Себерке тотып себерә-себерә Әтәч керә.

А.б. Балалар, карагыз әле безгә тагын ниндидер бер кунак килде. Сез кем буласыз?

Әтәч. Мин - әтәч Кикрикур,

Кикригем дә шуңа зур.

Һәр көн иртән җир себерәм ,

Кара, нинди чиста бакча!


Тукта бер башак таптым. (идәндә яткан башакларны күреп).

Нишлим икән, нишләтим?

Тычканнарны чакырыйкчы,

Алар белер нишлисен.

(Әтәч тычканнарны чакыра, алар күренми).

Балалар, сез кычкырып карагыз әле, чыкмаслар микән. Исемнәре дә аларның – Чәрли белән Чүрли.

Балалар. Чәрли, Чүрли, әйдә чыгыгыз!

(Тычканнар килә.)



Әтәч (тычканнарга карап)

Менә таптым башак,

Тегермәнгә барып

Тарттырырга кирәк .

Оннан, алла боерса,

Пешерербез икмәк .

Кайсыгыз бара соң тегермәнгә?

Тычканнар. Мин түгел. Мин дә түгел.

Әтәч . Ярый мин үзем барам,

Сез сакларсыз өйне.

(Әтәч чыгып китә. Тычканнар туп уйнап кала).

А.Б. Балалар, тычканнарга бер-береңә һәрчак булышырга кирәклеген аңлатыйк әле .

1 бала. Сез нигә әтәчкә булышмыйсыз?

2 бала Эшне бергә эшләргә кирәк.

3 бала Бергә эшләсәң күңелле була.

Тычканнар . Без арыйбыз, күтәрә дә алмыйбыз.

А.Б. Бергә эшләгәндә эш авыр булмый ул.

(Капчык күтәреп әтәч кайта).

Әтәч. Менә он алып кайттым,

Инде басыйк камырын.

Кызарып пешәр бәлеш,

Алмасын да салырмын.

Йә кем баса камырын?

Чәрли. Мин түгел.

Чүрли . Мин дә түгел.

Әтәч .(бармак яный). Эх, сезне! Балалар да көләр әле үзегездән. Балалар, мин камыр басыйм , ә сез берәр җыр җырламассызмы? Күңеллерәк булыр иде.



Җыр. “Чудная пора осень

1. Стали дни давно короче,

Но зато длиннее ночи.

Пахнет желтою травою.

Яблони давно созрели,

Ветви яблонь поредели,

И усыпан сад листвою.

Припев:

Чудная пора – осень.

Ветер листья носит, носит.

Снова птицы улетают.

Тают в небе, тают в небе, в небе тают.


2. Я одна брожу у дома.

Мне все здесь давно знакомо,

Но в волненье замираю.

Словно птицы в поднебесье,

Мне вокруг все интересно,

От чего пока не знаю.


Припев:

Чудная пора – осень.

Ветер листья носит, носит.

Снова птицы улетают.

Тают в небе, тают в небе, в небе тают.


3. Куст рябины веткой машет.

Дождь на крыше тихо пляшет.

Я свое окно раскрою.

Здравствуй, осень золотая,

Скоро, скоро я узнаю

Тайны, что несешь с собою.


Припев:

Чудная пора – осень.

Ветер листья носит, носит.

Снова птицы улетают.

Тают в небе, тают в небе, в небе тают.


Әтәч. Рәхмәт сезгә, дусларым. Күңелләрем күтәрелеп китте. Менә камырым да әзер, инде ясап мичкә генә тыгасы калды. (Әтәч чыгып китә)

Тычканнар шатлана-шатлан бииләр, сикерәләр.

Әтәч бәлеш тотып керә. Менә булды да. Йә, кем бәлешне мичкә тыгып куя. Чәрли, синме? Әллә, Чүрли, синме?

Тычканнар. Юк-юк, без түгел!..

Әтәч. Ярый инде, мичкә үзем тыгармын. Ә бәлеш пешкәнче нәрсә эшлик икән?

А.б. Әйдәгез, биеп алыйк. (Әтәч бәлешне мичкә тыгарга чыгып китә, кире керә)

Бию. “Татар биюе”.

Әтәч. Бигрәк матур биедегез. Рәхмәт сезгә, балалар! Минем бәлешем дә пешеп чыккандыр инде. Алып чыгыйк әле.

(Әтәч бәлеш алып чыга).

Әтәч. Кем ашый бәлешне?

Тычканнар. (йөгереп килеп). Мин ашыйм, мин ашыйм.

Әтәч. Юк инде, мин сезне ашатмыйм. Сез бит берни дә эшләмәдегез.

( тычканнар башларын иеп чыгып китәләр).

Әтәч . Нишләргә инде бу тычканнар белән?

А.б. Без аларны гафу итик, әтәчкәй. Икенче алар сиңа булышмый калмаслар. Алар гаепләрен аңладылар инде.

Әтәч. Ярый алайса, бу юлыга гафу итәм. Тычканнар, керегез, мин сезне гафу иттем. (Тычканнар керәләр, шатланалар)

Эш беткәч уйнарга ярый” ,

Дип әйтә безнең халык.

Әйдәгез, дусларым, басыгыз.

Бер уйнап көлеп алыйк.

Уен. “Капчыктагы яшелчәләрне белергә (күрмичә, тотып кына)

Сөмбелә. Мин дә тагын бер кат зирәк булуыгызны тикшереп карыйм әле. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын табыгыз.

1.Утыра бер ак чүлмәк

Өстенә кигән йөз күлмәк. Ул нәрсә? (Кәбестә).

2. Чибәр апага карыйм да елыйм. (Суган).

3.Чәчәге агачында, алмасы тамырында (Бәрәңге).

4.Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз(Шалкан).

5. Бабай мескен картайган, эшләпәсе янтайган. (Көнбагыш)

6. Гәүдәсе бар – җаны юк,

Эшләпә кикгән – башы юк. (Гөмбә)

7. Җәй буена яшел булам

Көз җиткәч тиз кызарам.

Хәтта чибәррәк булам

Кершән сөрткән кызлардан. (Помидор)

Сөмбелә. Бигрәк тә тапкырлар инде үзегез. Булдырдыгыз! Бик матур җырлыйсыз да, биисез дә. Мин сезгә үземнең бүләкләремне тапшырырга телим . (Кәрзинне карый, бүләкләр юк. Бер кырыйда чи-чи килеп тычканнар кәрзин карап утыралар).

Сөмбелә. Ай, оятсызлар, беркемгә дә булыша белмиләр, ялкаулар, ә бүләкләрне беренче эләктергәннәр.

Тычканнар. Гафу итегез инде безне, балалар! Безнең дә бит сезнең кебек күңел ачып яшисебез килә. Без бүтән алай эшләмибез.

Сөмбелә. Гафу итәбезме, балалар?

Балалар. Гафу итәбез!

А.Б. Әйдәгез, балалар, дуслашу хөрмәтеннән тагын бер көзне котлап биеп алыйк. Тычканнар, безнең белән биисезме?

Тычканнар. Биибез, биибез.

Бию. “Проказница осень”

Сөмбелә. Сез мине тагын бер кат шатландырдыгыз. Барысы өчен рәхмәт сезгә! Менә кәрзин тулы бүләкләремне сезгә калдырам. Ә миңа китәргә вакыт. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, дуслар!

Алдагы көннәрегездә

Телим сезгә уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!

А.б. Рәхмәт, Сөмбелә! Синең белән безгә дә бик күңелле булды. Безнең балалар янына тагын кил.

Балалар. Сау бул, Сөмбелә!

Сөмбелә саубуллашып чыгып китә.


Җыр “Листик, листик, листопад”


1.Лучик солнца отразился в чистом отблеске воды,

Лист осенний закружился над просторами земли.

Золотистым листопадом рассыпаясь в высоте,

Опустился на ладошку листик желтенький ко мне.


ПРИПЕВ:

Листик-листик-листопад,

Кто же в этом виноват,

Может ветер озорной,

Поиграть решил с листвой.

Листик-листик-листопад,

Листья желтые летят,

Кружат в танце надо мной,

Увлекая за собой.


2. Капли дождика искрятся, и сверкают на воде,

Лист осенний уплывает как кораблик по реке.

Загадаю три желанья тихо ветру прошепчу,

Листик желтый словно птицу,

Из ладошки отпущу.

ПРИПЕВ


А.б. Безнең бәйрәмебез шуның белән тәмам, игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр!

Каратун “Гөлчәчәк” балалар бакчасы”













Көз бәйрәме - Сөмбелә

Зурлар төркеме өчен сценарий











Тәрбиячеләр: Миннуллина Л.А.

Хөснуллина Э.Р.







2015


Автор
Дата добавления 13.11.2015
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров551
Номер материала ДВ-153564
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх