Сәхнәдә урман күренеше.
Агачлар артыннан Куян килеп чыга.
Куян:
Әй, рәхәт тә соң җәй көне урманда! Кояш җылыта, кошлар сайрый, чәчәкләр күңелне
күтәрә, җиләкәр пешә! (җиләккә урелә, кинәт кенә куркып кире чигенә)
Куян:
Нәрсә бу? Үлән арасында ниндидер түгәрәк әйбер ята (әкрен генә килеп карый)
Матур түгәрәк.... Кемнеке микән бу? Алып караргамы әллә? (куркып
кына, җирдән түгәрәк көзге ала, карый, әйләндерә һәм кинәт кенә кычкырып
җибәрә)
Абау! Бу бит минем рәсем! (көзгегә карый-карый сөйләнә)
Мин моны кайчак югалттым микән соң? Бер дә хәтерләмим. Ничек матур итеп
төшергәннәр мине!
Агачлар артыннан Тиен килеп чыга. Кулында кәрҗин, гөмбәләр
җыйган. Куян Тиенгә игътибар итмичә, көзгегә карап тора.
Тиен: Сәлам,
Куян! Хәлләрең ничек? Син нишлисең? Нәрсә күрдең ул түгәрәктә? Тик торганчы,
гөмбә-җиләк җый, озакламый салкын кыш та килеп җитәр.
Куян: И,
Тиенкәем! Гөмбә-җиләк кайгысы юк әле монда. Менә мин үлән арасыннан үземнең
рәсемне таптым. Кара әле, мин нинди матур! (Куян көзгене Тиенгә суза, Тиен
көзгегә карый да, кинәт Куянга кычкыра башлый)
Тиен: Синең
оятың бармы соң, Куян? Ничек инде бу синең рәсемең булсын. Бу – минем рәсем!
Мине ясаганнар!
Куян: (көзгене кире тартып ала, карый) Юкны сөйләмә, Тиен! Менә бит монда минем озын колакларым,
мыегым...
Тиен: (көзгене тартып ала)
Юк, монда минем кечкенә генә колакларым, матур күзләрем!
Сәхнәгә Саескан килеп чыга. Куян белән Тиен көзгене
әле бер якка, әле икенче якка тарталар.
Саескан: Сез нигә кычкырышасыз? Нәрсә бүлә алмыйсыз?
Куян: Саескан,
кара әле, мин үлән арасыннан үземнең рәсемемне таптым, ә Тиен аның рәсеме ди!
Тиен: Минеке
шул! Ничек инде минеке булмасын? Кара әле, Саескан, монда бит мин, ә Куян
түгел! (Тиен көзгене Саесканга бирә. Саескан көзгенә карый да, кычкырып көлә
башлый)
Саескан: Бер рәсем өчен нинди зур тавыш чыгарасыз! Монда Куян син дә, Тиен син
дә юк! Бу минем рәсемем!
Куян белән Тиен (бергәләп): Нәрсә?!
Саескан: Әйе, минеке, менә бит монда минем озын матур томшыгым. Ә сезнең
кайсыгызның томшыгы бар?
Куян,Тиен, Саескан көзгене үз ягына тарта башлыйлар.
“Минеке, бир!”, “Юк, минеке!”,”Тимә минем рәсемгә”- дип кычкырышалар. Аланга Аю
иклеп чыга.
Аю: Бу
нинди тавыш?! Нигә кычкырасыз? Сезнең тавыш колагымны авырттырды.
Куян:
(көзгене үзенә тартып ала) Аю бабай, Аю бабай! Тыңла әле мине. Мин
аланда үземнең рәсемемне таптым, Тиен килде дә:(Тиен тавышына ошатып әйтә)
“Юк, минен рәсемем”- ди. Соңрак Саескан килде дә: (Саескан булып сөйли)
“Бу минем рәсем!”- дип кычкыра. (Көзгегә карый) Менә бит монда минем
озын колаклары, мыегым...
Тиен: Аю
бабай, тыңлама син аны! (Куяннан көзгене тартып ала, карый) Бу -Тиен
рәсеме. Менә бит минем кечкенә колакларым, матур күзләрем. Монда Куян да,
Саескан да юк.
Саескан: (көзгене үзенә ала, карый) Син, Тиен, ялганлама! Рәсемдә озын томшык ясалган. Аю бабай, Куян белән
Тиеннең томшыгы бар мени? Мә, ал, үзең кара!
Саескан көзгене Аюга бирә, Аю озак кына карап тора да
кинәт көлеп җибәрә. Куян, Тиен, Саескан аптырап бер-берсенә, Аюга карыйлар.
Аю: Бигрәк
акылсыз да инде сез. Нигә тавышланасыз? Бу бит минем рәсем! (Ачулы тавыш
белән) Әллә сез минем белән риза түгелме?
Куян, Тиен, Саескан куркып калалар, бер-берсенә
карашалар.
Куян: Әйе,
Аю бабай, синең рәсемең ул. Без уйнап кына әйткән идек.
Тиен: Әйе,
әйе, Аю бабай, синең рәсем.
Саескан: Мин дә шулай дим. Күргәч тә: “Аю бабайны ничек матур ясаганнар!”дидем.
Куян,Тиен, Саескан тиз генә агачлар арасына кереп
югалалар. Аю үзен көзгедән карый-карый кычкыра.
Аю: Хатын,
хатын, кил әле монда! (Сәхнәгә Ана-Аю килеп чыга)
Ана-Аю: Нәрсә бар, картым? Нигә чакырасың?
Ата-Аю: Менә, анасы, кара әле минем рәсемне. Шәп ясалганмы?
Ана-Аю көзгегә карый, анда үзен күрә.
Ана-Аю: Бик матур ясаганнар үзеңне, атасы.
Ата-Аю: Куян, Тиен, Саескан биредә кычкырышып ята иделәр. Һәрберсе “Минеке, минеке!”
– дип тавышлана.
Ана-Аю: Менә акылсызлар! Бу рәсемдә бит аю башы ясалган.
Сәхнәгә Аю малае йөгереп чыга.
Аю малае: Әти-әни! Сез нәрсә таптыгыз? Бу нинди әйбер?
Ана-Аю:
Менә, улым, әтиеңнең рәсеме. Матурмы?
Аю малае көзгене кулына ала, карый.
Аю малае: Әти! Син монда шундый матур! Әти, ә син бу рәсемдә нигә кечкенә?
Ата-Аю:
И, улым, син бит әле үзең кечкенә, шуңа күрә сиңа бар әйбер дә кечкенә булып
күренә.
Аю гайләсе көзгегә карый-карый урман эченә кереп югала.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.