Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Сценарий по произведениям Фатиха Карима

Сценарий по произведениям Фатиха Карима

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Бөек җиңүгә- 70 ел тулу уңаеннан.

Түбән Кама муниципаль районы Зур Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбенең

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхлисова Зәлия Гасиф кызы

Соңгы хат...

(Фатих Кәрим шигырьләре һәм Ренат Харисның “Кадрия” поэмасы буенча)


Сәхнә сугыш чорына туры китереп бизәлгән, тылда хезмәт итүче авыл халкы һәм сугышчылар катнаша. Рольләрдә мәктәп укучылары, укытучылар һәм әти-әниләр. Күренешләрдә Фатих Кәримнең төрле елларда язган шигырьләре башкарыла.Күренешләр арасындагы җырларны укучыларның әти-әниләре, укытучылар һәм укучылар башкара.


Алып баручы: Бүгенге чарабызны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән якташларыбызга , татар шагыйрьләре һәм язучыларына багышлыйбыз.

Әкрен генә «Солдатлар” җырының көе башкарыла (Роберт Әхмәтҗанов сүзләре, Фәтхерахман Әхмәдиев музыкасы)

Сәхнәләндерү-күренешләр:

1нче күренеш. Солдат-атаны сугышка озату (сугышчы киеменнән, кулында –юл капчыгы, юрганга төргән бала күтәргән, янында 7-8 яшьләрдәге кыз бала һәм әниләре. Залдан сәхнәгә күтәреләләр).

Солдат-ата (“Ант” Ф. Кәрим)

Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә- балам . Син әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм:

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен , Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.

2 нче күренеш. Солдат-кызны озату (сугышчы киеме кигән кыз бала, кулында чемодан,карт әнисе озата) Солдат-кыз (*** Ф. Кәрим)

Соңгы тапкыр карыйм Иделгә,

Соңгы кабат күрим акканын,

Бәлки, бик тиз бире кайталмамын,

Сакланыр ул бары күңелдә.

Сакланыр ул соңгы хат кебек,

Искә алсам йөрәк сулкылдар;

Күз алдыма килер дулкыннар

Дулкыннарда кайнар ак күбек.

Син борчылма, күңел, яз килсен,

Кыр казлары кайтыр күлләргә,

Без кайтырбыз туган илләргә,

Башлар гына исән-сау булсын.

3нче куренеш. Солдат-егетне озату (сугышчы киеменнән, аны чиккән кулъяулыклар, чәчәкләр тоткан кызлар озата)

Солдат-егет (“Дусларга “ Ф. Кәрим)

Мин вокзалда, ашыгып, соңгы тапкыр

Казан кипятогын агыздым,


Котелогым тулды... Күңелем тулды,

Кайчан күрешербез тагын без.

Канатланып оча зур эшелон,

Күксел төтен кала таралып;

Ачык вогон...Пушка, танкларга

Мин часовой булып барамын.

Соры шинелемнең итәкләрен

Җилфердәтә шаулап искән җил;

Ышанычлы, сөйгән улың булып,

Мин сугышка барам, туган ил.

(Сугышка китүчеләр сәхнәнең уң ягына урнаша) Җыр. “Герман көе”

Алып баручы: Китәсе кеше китеп бетте. Ир-атларсыз булса да, авылда тормыш дәвам итә. Ләкин һәрбер эш,һәр теләк фронтка багышланган.

4нче күренеш -тыл күренеше (Сәхнәнең сул ягында хатын-кызлар,балалар. Алар фронт өчен посылка әзерли: җылы оекбашлар,бияләйләр,аяк чолгаулары,тәмәке янчыклары ... Кемдер йон эрли. Кемдер бишектә бала тибрәтә.Кайсыдыр хат яза. Үзара сөйләшәләр, елашып, көлешеп алалар.Сәхнәгә хат ташучы керә. Аны күргәч, кешеләр куркып, каушап калалар, шомланып, шикләнеп карыйлар. Ул ,солдатлар һәм авылдашлары арасында йөреп, алардан җыелган хатларны тарата.)

Алып баручы: (“ Толлар җыры” Э. Мөэминова)

Бик әкрен атлый әллә нигә

Хат ташучы җитез Гөлниса.

Авырганмы әллә, югыйсә?

Алай дисәң, әле иртән генә

Йөгерә-йөгерә үткән иде бит.

Өч ел хәбәре юк бер егетнең

Сәлам хатын илткән иде бит.

Әнә тагын шул ук юлдан килә,

Башын аска игән- кайгылы!

Дәшкәннәргә бары ияк кага,

Ул китерә шулай кайгыны...

Бик күп еллар буе кешеләргә

Сөенеч ташып йөргән Гөлниса

Ихтыярсыз бүген кайгы ташый,

Кайгыниса” бүген Гөлниса.

Мондый чакта һәркем тәрәз аша

Шөбһә белән карый Нисага...

Бер кыз бала:

-Җитәр ямансулап утырырга. Алсу апа ,җырла әле бер җырыңны!

Җыр: “Яшьли сөйгән ярым”

5нче күренеш. Әтисен сугышка озаткан бала әнисе белән сөйләшә

Бала (“Кайтыр әткәң” Ф. Кәрим)

Нурын сибә кояш,тама тамчы,

Ерганаклар ага,әнкәем;

Тагын җитте бу яз, нигә кайтмый,

нигә кайтмый инде әткәем.

Тиздән безгә матур кошлар кайтыр,

Берсен-берсе куып уйнарлар,



Тәрәзәгә кунып алар миннән:

-әткәң кайттымы?-дип сорарлар.

Мине якын иткән бу кошларга

Ни дип җавап бирим, әнкәем?

Тагын җитте бу яз, нигә кайтмый,

Нигә кайтмый инде әткәем?..”

Ана:

Көт аны, көт сөйгән әткәеңне,

Ул да сине шулай сагына;

Я поездда, яки сомолетта

Очып кайтыр бер көн яныңа.

Ерткыч солдатларны куып беткәч,

Бер кояшлы көннең таңында,

Бик ерактан, сомолетта очып

Кайтыр әткәң, кайтыр яныңа.

6нчы күренеш - коры бию

А.б.-Сезнең игътибарга сугыш елларында гармунчысыз калган авылларда киң таралган

Коры бию” тәкъдим итәбез. (Шигырь укылганда сәхнәдә бию башкарыла.Басуда урак уручы хатын-кызлар аяк табаннары белән басып көй чыгарып бииләр. Бу биюдә фашизмгә нәфрәт тә, сугыштагы ирләрен, улларын, сөйгәннәрен сагыну хисе дә, җиңүгә өмет тә, тормыш авырлыкларыннан ару да салынган. Алар нәфрәтләнеп, дәртләнеп бииләр)

-Юк, кирәкми башка бер дәлил дә,

Исбат итәр өчен ул чорда

Хатын-кызның күргән авырлыгын,

Картайганын елда биш елга!

Әнә,алар анда урман кисә-

Сыер җигеп бакча сукалый.

Сугыш вакыты. Ватан шулай куша.

Сыкрану юк. Язмыш суккалый.

Фронтлардан авыр хәбәр килеп

Әрнетсә дә кан-яшь күзләрен,

Бер без генә түгел, ил белән”,- дип

Юаталар алар үзләрен.

Еламый да инде алар,- яшьләр кипкән.

Тик йөрәкләр әрнеп сулкылдый.

Исән кеше кайтыр илкәенә,

Әйе, исән кеше бер кайтыр.

Ә толларның, ятимнәрнең күңелен

Сүнмәс өмет кенә юатыр.

7нче күренеш- солдат егет

Буш минутта прикладыма салып

Окопларда язган җырымны,

Туп гөрселдәп торган җирләрдән

Сезгә сәлам итеп җибәрәм.

8нче күренеш. Солдат-егет (“Умырзая” Ф. Кәрим)

Ерак җирнең туфрагында үскән

Умырзая чәчәген,

Өзеп алып, хат эченә салдым,

Хат белән китәчәк ул .

Хат алырсың тиздән , мине сагынып



Моңаеп утырганда;

Күкрәгеңә када бу чәчәкне

Хатымны укыганда.

Җавап язсаң, берничә җыр яз син,

Җыр өметне яңарта;

Мәхәббәтнең нечкә,саф серләрен

Тик җыр гына аңлата.

Җыр. “Сагындым”Ф.Кәрим сүзләре, Ә.Бакиров музыкасы

9нчы күренеш. Хат язучы солдат (“Ватаным өчен” Ф. Кәрим)

Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,

Иң дәһшәтле утка керәмен,

Шулай була калса, кояшны да

Бүген соңгы тапкыр күрәмен.

Мин сугышка керсәм, дошманымның

Йөрәгенә төзәп атамын;

Үзем үлсәм, балаларым кала,

Минем гомерем булып,Ватаным.

Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе,

Бөек җыр ул- Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

(Бу урында почтальон кыз сәхнәдәге хатын кызлар арасында утырган Кадриягә –Фатих Кәрим хатынына хат ,дәфтәрләр, шинель китерә.Шуннан соң Р. Харисның “Кадрия “поэмасыннан өзек сәхнәләштерелә)

Катнашалар: Шагыйрь, Ләйлә- шагыйрьнең кызы, Кадрия ханым, сугышчылар)

10 нчы күренеш –Р.Харисның “Кадрия” поэмасыннан өзекне сәхнәләштерү (Өзек бирелә, катнашучылар санын укытучы- оештыручы билгели)

Шагыйрь

Хатлар үлә хәзер Җир йөзендә,

бетеп бара аның базары...

Ә Казанда әле бер хат яши-

Бәет итеп ташка язарлык.

Миңа аның барлыгы турында

Фатих Кәрим кызы сөйләде.

Йөрәгемдә түземсезлек булып

Типте хатны күрү теләге.

Һәм мин- Ләйлә ханым фатирында...

Бер папкадан теге хат чыкты...

Мин, штамплар арасында йөреп,

Гомер юлын хатның ачыклыйм.

Кем язганы, кемгә язылганы,

Кайчан язылганы билгеле...

Ачылмаган хатның серләре күп,

Сер сөйләргә, ләкин , юк теле.

1укучы

Хат хуҗасы Кадрия апа да

Кайтып булмый торган якларда...

Күз яшьләре генә һаман исән-

Хатта калган тозлы тапларда.

Фатихын ул үлеп сагынганда,



Алып аның фронт хатларын,

Җылый-җылый укый торган булган,

Бар эшләрен читкә аткарып.

Һәм тураеп китә торган булган...

Димәк аңа хаттан көч кергән.

Шагыйрь

Ләкин учым мөнбәрендә яткан,

Нечкә генә зәңгәр сызыклы

бу хат Фатих Кәримнеке түгел,

Аның башка гыйбрәт- кызыгы.

Язган аны шагыйрьнең хатыны,

Көтә башлап сугыш азагын.

Ә Җиңүгә әле йөз көн бар!..

2 укучы

Барлык газапларга түзә-түзә,

Сагынудан җитеп шартларга

Язылган хат, Ф.Кәримне эзләп,

Күпме штабларны актарган,

Күпме йөргән ул окоплар буйлап,

Сугыш почтасында каңгырап,

Пешә- пешә алгы сызыкларда,

Кичә- кичә пуля яңгырын...

3 укучы

Ул айларда, кайнар магма булып,

Көнбатышка фронт агылган

Тукталышсыз...Ләкин, Кенигсберг

Киртәсендә ул да абынган...

Шул җирләрдә, февраль уртасында

Әлеге хат Фатих Кәримне

Эзләп тапкан...Аны күмгән чакта...

Һәм кайгы әреме

Исән калган взводташларының

Тыннарына кереп тыгылган...

Шагыйрь

Хәрби номер йөрткән биеклектә

Шигырь йөрткән шагыйрь егылган…

4укучы

Кабер инде казылып та беткән...

Кыр почтасы белән килгән солдат,

Шушы хатны алып биштәрдән,

Бер Фатихның җәсәденә карый,

Бер взводка карый- нишләргә?

Бәлки Фатих Кәрим белән бергә

Күмәргәдер шушы хатны да?!

Шагыйрь аны шуның хәтле көтте!

Берсен- берсе менә таптылар...

Солдат хатны шагыйрь күкрәгенә

Куя чәчәк итеп, кадерләп...





1 солдат

-Укылмаган хатлар күмелмәскә тиеш кабергә,
алар якты дөнья белән тоташ,

Алар көтә белә, көенә.

Без, шагыйрьнең дәфтәрләре белән,

Бу хатны да салыйк өенә.

Шагыйрь

Март кояшы зәңгәр күләгәләр

Сызган чакта елак юлларга,

Әлеге хат кайта да егыла

Үзе язган җылы кулларга...

5 укучы

Һәм Кадрия таный үз язуын,

Үз кәгазен таный, үз хатын.

Һәм йөрәге әллә нишләп тибә,

Ялкын катыш буран кузгатып.

Буыннары кинәт йомшап китә...

Һәм Кадрия яза хушыннан,

Кавышулар көткән өметенә

Кире кайткан хаты кушылгач.

6 укучы

Хат хуҗасы Кадрия апа да

Кайтып булмый торган якларда...

Ә үз хатын ачып укымаган.

Нигә укымаган? Билгесез...

Бәлки , аны яттан белгәнгәдер.

Шагыйрь

Егерме өч елы шулай узган

Укытмаган хатны беркемгә.

Гомер кошы иярергә иткәч

Китеп барган көзге төркемгә,

Хатны кызы Ләйләгә тапшырган:

Кадрия ханым

-Кирәк тапсаң, ачып укырсың-

Әтиеңә көч бирәсе сүзләр

Гомереңне синең тутырсын..

Шагыйрь

Ул хат менә- учым мөнбәрендә.

Нечкә-нечкә зәңгәр сызыклы...

Тотуга ук, аны тизрәк ачып,

Укырга мин шундый кызыктым,

Ләйлә ханым әллә нишләп китте...

Күреп аның куркып калганын,

-Ә син нигә укымадың?-дидем,-

Ничек түздең-шуны аңламыйм...

Һәм ул әйтте, минем чынаякка

агызды да кайнар агымсу:

Ләйлә ханым

-Әти күзе тимәгән сүзләргә

Ничек минем күзләр кагылсын?!



Әниемнең әтиемә генә

Дип язылган серле сүзләре,

Ачылыр да, “Фатих Кәрим “дигән

Реаль дөньям минем үзгәрер!..

Шагыйрь

-Укымаган хатлар үле бит,-дим,-

Күмеп булмый торган кабердә,

Алар яши, хәтта алар эшли

Меңгә тапкырланган хәтердә.

Ләйлә ханым

-Бик теләсәң, ач та укы,

Миннән рөхсәт,синнән –калганы...

Шагыйрь

Ләкин мин дә хатны укымадым-

Никтер аны ача алмадым...

7 укучы

Хатлар үлә бүген, хатлар үлә

Компьютерлар хаким заманда.

Ләкин бер хат һаман исән әле,

Ул соңгы хат яши Казанда.

11нче күренеш- солдатлар һәм авыл халкы очрашу.

(Күмәк җыр)“Солдатлар” (Роберт Әхмәтҗанов сүзләре, Фәтхерахман Әхмәдиев музыкасы) җырын сәхнәдәге бар кеше дә җырлый .



Автор
Дата добавления 05.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров230
Номер материала ДВ-031600
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх