Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Сценарий по татарскому языку на тему: " Йөрәгендә мәңге сүнмәс якты..."

Сценарий по татарскому языку на тему: " Йөрәгендә мәңге сүнмәс якты..."



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Йөрәгендә мәңге сүнмәс якты...

hello_html_m68ede477.jpg

Наиля Таhирҗан кызы Шарапова, Нурлат шәhәренең VIII төр махсус (коррекцияле) гомуми белем бирү интернат- мәктәбенең югары категорияле уку-укыту эшләре урынбасары hәм югары категорияле татар теле укытучысы

Туган төбәк. Туган якның табигате, аның тарихы, халыкның көнкүреше, милли йолалары, шул төбәктән күтәрелгән төрле hөнәр ияләренең тормышы белән кызыксыну балаларга белем hәм тәрбия бирүнең төп эчтәлегенә әверелә бара. Шул максаттан безнең VIII төр махсус (коррекцияле) гомуми белем бирү интернат-мәктәбенедә белем алучы hәм тәрбияләнүче олигофрен балаларга туган телне тирәнтен өйрәнүгә кызыксынуны уяту өчен, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләүне туган төбәк язмышы, аның кешеләре белән таныштыру сыйныфтан тыш чаралар аша бирүне төп максат итеп куйдым.Чөнки аларда хәтерләү сәләте түбән, материалны авыр үзләштерәләр, әмма мондый чараларда бик теләп катнашалар.

Коррекцияле мәктәп укытучыларының төп бурычы- укучы шәхесен hәрьяклап үстерү, камилләштерү, бүгенге тормыш шартларына яраклаша белергә өйрәтү.

Максат:Гакыйль ага Сәгыйровның күренекле рәссам, шагыйрь буларак батырлыкка тиң тормыш юлы, иҗаты белән танышу.

Шигырләрен сәнгатьле итеп эчтәлеген аңлап уку hәм алар аша укучыларда ихтыяр көче, шагыйрь, рәссам якташыбыз булуы белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиhазлау: Гакыйль ага Сәгыйровның шигырь китаплары, фотолары, рәсемнәреннән ясалган стенд,стенагазета,папкалар, видеотасма,мультимедиа системасы.

Музыкаль бизәнеш.

hello_html_380c9d8b.jpg

Чара тулысынча мульти системалы экран ярдәмендә алып барыла. Әкрен генә Илhам Шакиров башкаруында “Син сазыңны уйнадың” җыры яңгырый. Алып баручылар hәм укучылар милли киемнән.

1 нче алып баручы: Моңа кадәр миндәй беркем дә

Яшәмәгән дөнья иркендә.

Яшәмәс тә килер елларда:

Үз-үзеңне янә кабатлап

Мөмкин түгел җирдә туарга.

Чәчәкләр дә кабатланмыйлар,

Агачлар да кабатланмыйлар,

Ышаныч вә өмет гел көлеп,

Һәр мизгелдә безне алдыйлар.

2 нче алып баручы: Вакыт үтә-туктап тормый сине көтеп,

Атласаң да,егылсаң да хәлең бетеп.

Шатлыктамы-кайгыдамы- тик-так ,

тик-так!-

Еллар үтә, ә сәгать ул тормый туктап.

Һич яратмыйм “ничә яшь?” дип сораганны

Сызлап - сыкрап узганын да санаргамы?

Бик аз калыр- михнәтле күп елларымны

Үткән гомер тезмәсеннән алып атсак...(экранда рәсеме )


1 нче алып баручы: Хөрмәтле кунаклар!

Искиткеч көчле ихтыярлы, кабатланмас иҗади сәләткә ия булган рәссам- шагыйрь- Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровка 70 яшь тулды.Бу юбилейны Нурлат махсус( коррекцияле) интернат- мәктәбендә үткәрә алуыбызга без бик шатбыз.Чөнки безнең мәктәптә күренекле якташларыбызга багышланган дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, очрашу кичәләре үткәрү матур традициягә әверелде hәм Гакыйль аганың язмышы һәм кабатланмас иҗаты белән дә мәктәбебез укучылары күптәннән таныш. Бездә Гакыйль аганың 65 яшьлек юбилеена багышланган кичә үткәрелде.

Танылган шагыйрь,гаҗәеп рәссам Гакыйль ага Сәгыйров 1938 нче елның 15 нче февралендә

Татарстанның Нурлат (Октябрь) районы Әхмәт авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала, 5-6нчы сыйныфларда күрше Биккол җидееллык мәктәбендә

укый. Кечкенәдән бик матур итеп рәсем ясый,шигырьләр яза, алар стена гәҗитендә басылып киләләр.(экранда Әхмәт авылы күренеше)

Җыр “Әхмәтем” Г.Сәгыйров сүзләре, Р. Мифтахов көе

2 нче алып баручы:Әтиләре сугыш кырында ятып калгач, тол калган әниләре Хәбибҗамал апа ике улы- Наил белэн Гакыйльне ияртеп туган ягы Самара өлкәсе Кошки районы Иске Җүрәй авылына күчеп китә.

Гакыйль 7нче сыйныфны Мактаулы кәгазьгә тәмамлый.Мәктәптән соң ул Пенза шәһәрендә рәссам һөнәре буенча белем алырга хыяллана.Әмма язмыш рәхимсезлек кыла: көтмәгәндә генә авырый башлый. Юк! Аның язмыш белән ризалашасы килми: ихтыярын туплап шифаханәгә китә, үзе теләп операция өстәленә ята.

Бу аның беренче батырлыгы!

Өйгә аны носилкага салып алып кайталар.Елларга торырлык газаплы көннәр, төннәр..

Мең төрле уй...Ничек тә яшәргә ! Егет hәрбер һөҗүмне кире кага һәр минуты көрәш белән үтә. Тора- бара өметсезлекләрне ниндидер ашкыну, омтылыш алыштыра.(экранда гаилә рәсеме)

1 нче алып баручы:“Тормыш мине айсыз төннәр белән,

Суык көннәр белән сыйлады.

Әллә үзен артык сөйгәнгәме,

Дулкынында бәрде, кыйнады.”

Яшәргә! Яшәргә! Ничек тә яшәргә!Ләкин болай гына яшәү, җан асрау бик аз!Нидер эшләргә, ниндидер яхшылык эшләргә кирәк!

1 нче укучы. ...Нигә кирәк яшәү чүп-чар булып,

Тормыш чүплегендә аунасаң.

Җирдә әгәр кешеләргә кирәк

Кеше булып яши алмасаң.

2нче алып баручы: Язарга иде, рәсем ясарга иде!Кешеләргә әйтәсе килгән фикерләре дә күпме бит аның!

Беренче күнегүләр. Беренче өметсезлекләр. Беренче уңышсызлыклар.Хәтерли ул аларны.Әнисенең кызганып елауларын, юк белән маташмаска үгетләүләрен дә хәтерли. Әмма егет корычтан коелган булып чыга.

Болай да әрнегән тешләрен тагын да ныграк кысып эшләвен дәвам итә. Беренче кәкре –бөкре хәрефләр!.. Шундый озын-озак газаплардан соң кәгазьгә беренче шигырь юллары төшә. Беренче сыйныфта ничек шатланган булса , шулай шатланганы хәтерендә аның.Бу аның икенче батырлыгы.(экранда шагыйрьнең авызына карандаш кабып төшкән рәсеме)

1 нче алып баручы: Гакыйль Сәгыйровның шигырьләре беренче булып 1963 нче елда “Дуслык “та басыла башлый. Газета редакциясе хезмәкәрләре шагыйрь янына Иске Җүрәйгә дә баралар. Аннары республика басмасында чыга башлый.”Комсомольская правда”да ГакыйльСәгыйров хакында зур язма дөнья күрә. Ул вакытларда шагыйрь янына килгән кешеләр аның характерының ныклыгын , анардан бөркегән җылылык һәм игелекнең кешеләрне үз янына тартып торуын күреп гаҗәпкә калалар.Аның яныннан көне буе кешеләр өзелми.Ул оештырган фототүгәрәккә мәктәп балалары йөри, авылның авто һәм радиоэш белән кызыксынучы кешеләре Гакыйль оештырган түгәрәккә җыела...Каникулга кайткан студентлар аның белән стенгазетаның исемен язу эскизлары хакында фикер алышалар,аның белән шахмат уйныйлар.Самара өлкәсендә чыга башлаган “Бердәмлек” газетасының актив хәбәрчесе дә була әле ул . Анда шагыйрьнең шигырьләре белән бергә хикәяләре, парчалары һәм авыл тормышын чагылдырган мәкаләләре дөнья күрә.(экранда төрле газеталарда басылган шигырьләре)

2 нче укучы. Җырлар язам, хатлар язам, китап язам,

Ак кәгазьне сүзләр белән сырлап салам;

Күпме көрәш китә аның һәр юлына!- Шатланам мин җырлар булып калуыма.

Бик тырышсаң , дулкыннарда йөзеп була.

Тешең кыссаң, авыртуга түзеп була.

Яшереп була нинди ач ачы хәсрәтне дә

Ә яшерү нигә кирәк?-

һич төшенмим мәгънәсенә.


2 нче алып баручы:Гакыйль –“зиһенле “ дигән мәгънәне аңлата. Язмышы авыр юлга борылмаган очракта да ул барыбер шагыйрь, рәссам булыр иде, чөнки аның халыкка җиткерәсе кичерешләре бихисап.(экранда шагыйрьнең төрле чорда төшкән рәсемнәре)

Бер –бер артлы һаман шигырь яза

Явыз язмышына бирешми.

Гакыйль ага җаны- тәне белән

Көнне- төнгә ялгап гел эшли. Зирәк акылы, көчле рухы белән

Үрнәк ул олы, кечегә.

Һич тә хата булмас: батырларның

Батыры дисәк бу Кешегә.

3 нче укучы: Аяк –кулын бәйләп куйган язмышының

Чылбырларын өзеп читкә атты микән?

Морҗасыннан нинди кара төтен чыга,-

Әллә соң ул кайгыларын якты микән

Дусларым бар минем, дусларым бар

Хәсрәтемне шатлык итәрлек.

1 нче алып баручы:Мин көч алып яшим дусларымнан,

Сүнгән йолдыз кабынып китәрлек.

Шундый олы шәхес “дуслар” диеп

Атый икән безне яратып.

Яшик әле янып , ялкынланып,

Дуслар өчен җирдә җан атып.(экранда дуслары, сыйныфташлары белән төшкән рәсемнәре)

2 нче алып баручы: “Мин 5-6 нчы сыйныфларда Гакыйль Сәгыйров белән бергә укыдым. Ул минем хәтергә тәртипле, әдәпле, тырыш һәм үрнәк укучы буларак кереп калды.Мәктәптә иң булдыклы укучы иде Гакыйль. Бөтен яклап та булдыклы: шигырьләр дә язгалый, ул ясаган рәсемнәргә “10”лы билгесе куйсаң да таманга туры килер сыман иде.

Мәктәптә күп кенә эшләр Гакыйль тарафыннан башкарылды,”-дип искә ала дусты, сыйныфташы Фатих Минехан улы Галимов.(Әхмәт мәктәбе күренеше)

“Ул бик ярдәмчел, гади иде. Үзенең акыллы, башлы булуы белән масаймады”,-дип сөйли сыйныфташы Гамбәр апа Сәфәргалиева.

Шагыйрьнең яшьтәше, сыйныфташы Гаязова Мөзәинә апа менә нәрсә ди:”Әхмәт авылыннан Иске Җүрәй авылына күчеп киткән вакытларын хәтерлим.Тәнәфес вакыты туры килгәнгә, без аларны күреп калдык. Ул беркайчан да дәрескә соңга калмады, гел үрнәк укучы булды, һәрчак “5”ле ала иде”.(экранда аттестаты күрсәтелә)

1 нче алып баручы: Гакыйль Сәгыйров шигырьләрендә тормышка тирән мәхәббәт чагыла. Ул – шулхәтле олы йөрәкле шәхес. Иҗатында бернинди елау юк, тормышны ул бары матур төсләрдә генә күрергә тырыша. Гакыйль аганың һәрбер шигыре искиткеч энергетик көчкә ия, һәр сүзе затлы энҗе бөртекләрен бер-берсенә төзеп чыккан, кыйммәтле зиннәт, нәкыш әсәре кебек-әйтеп бетергесез, эстетик ләззәт бирә.

Җыр ”Бәхет”Г.Сәгыйров сүзләре.

2 нче алып баручы: Г.Сәгыйров – 7 шигырь һәм чәчмә әсәр китаплары авторы. Иң беренчесе “Саф җилләр”, ул 1970 нче елда дөнья күрә. Аннары “Айбагарлар” (1983), “Кабатланмас моң” (1994)...

Шул җыентыкларын бастырганнан соң Татарстан язучылар берлегенә кабул ителә, икенче җыентыгы өчен Шәйхи Маннур исемендәге премия ала. Гаяз Исхакый (2001), Сәхаб- Урайский исемендәге (2003) премияләргә лаек була. Ә 2001 нче елда шагыйрьнең Самарада басылган “Кабатланмас моң”дигән җыентыгы ике телдә - параллель рәвештә татарча һәм русча текстлар белән басылып чыга. Шигырьләрне Самара дәүләт техника университетының тарих кафедрасы мөдире Рәшит Шакиров һәм аның әтисе,отставкадагы полковник Мидхәт Шакиров тәрҗемә итә.(экранда китаплары күрсәтелә)

4 нче укучы.Г.Сәгыйровның “Әнкәйләрдән олы йөрәкле”шигырен укый

1 нче алып баручы: Без хәзер бик авыр, катлаулы, буталчык заманда яшибез. Югыйсә,бар да җитеш кебек: тамак та тук, өс тә бөтен, ләкин ... кешелек дөньясында шәфкатьлелек кими бара. Бала үзен тудырган ата-ананы кадер-хөрмәттән мәхрүм итә, ә кайбер әти-әниләр үзләре гомер биргән сау-сәламәт баладан баш тарта. Бу – коточкыч...

Гакыйль аганың әнисе Хәбибҗамал апа “дәрьяларның да ярларына сыймаслык” кайгы килгәч тә, көчле, ышанычлы, мәрхәмәтле, нечкә күңелле булып калган. Хәбибҗамал апа газиз улына терәк булып яшәгән, аның белән ал таннарын каршылаган, аңа һәрвакыт ярдәм иткән, аның шигырьләрен беренче булып тыңлаган. Игелек һәм кайгыртуны Гакыйль ага гомер буе тоеп яши.

(экранда шагыйрьнең әнисе белән төшкән рәсемнәре)

5 нче укучы.Җыр “Бәхетле пар идегез”.

2 нче алып баручы: Әнисе Хәбибҗамал апага һәйкәл куярлык.Бөтен гомерен ике улына , аннары Гакыйльне тәрбияләүгә багышлый ул.Улы авыру белән бермә-бер калган вакытларда ышанычлы таянычы да , сүзе белән юатучысы , көч бирүчесе дә була ул.Шагыйрь янына –килүчеләрнең һәммәсен ачык йөз белән каршы алырга , озатырга һәм шул вакытта бер генә зарлану сүзе дә ишеттермәскә омтылу-теләсә кемнең хәленнән килмидер шул...

2004 нче елның 30 нчы апрелендә улының шагыйрь булып танылуын күреп дөньядан китә Бу Батыр Ана!

АНА үзендәге шул сыйфатларны балаларында, оныкларында тәрбияли алган.

Гакыйль ага әнисенә бик күп шигырьләр багышлаган.

Хәбибҗамал апаның урыны җәннәттә булсын.

6 нчы укучы.Г.Сәгыйровның “Әнкәйгә” шигырен укый


1 нче алып баручы: Аның һәр шигыре: “Кабатланмас моң”, “Яратам күкрәүле яңгырны”, “Аяз иртәләрдә”, “Яңа җыр”, “Ике кояш”, “Кояш чыкты урман өсләреннән”, “Айбагарлар”, “Гүзәллек дөнъясы” – алар барысы да урман чишмәсенең саф сулары янында хисләренә бирелеп , күңеле тулганга өзелеп - өзелеп җырлаган җыр кебек, чын йөрәктән агыла. Шуңа күрә безнең йөрекләргә дә аның моңы, сафлыгы күчеп, үткән шатлыкларны һәм сагышларны искә төшерә. Кайгылы ямансу вакытларда йөрәкләргә яллар булып, яхшы өметләр уята.

7 нче укучы.Г.Сәгыйровның “Айбагарлар”шигыренә язылган җырын башкара

(экранда шагыйрьнең үзе ясаган рәсемнәре күрсәтелә)


2 нче алып баручы: Таныш миңа бетмәс сагышлары.

Илләремнән киткән җаннарның.

Мин үзем дә һәрчак сагынып кайтам.

Авылымның сихри таңнарын.

Сүзне халкыбызның көчле ихтыярлы, арыслан йөрәкле улын Гакыйль аганы юбилее белән котларга туган якларыннан, Биккол авылыннын килгән кунакларга бирәбез.

8 нче укучы: Күлләрең лә балкып тулган

Нурга чумган Бикколым.

Мәңге сиңа гашыйк булган

Мин бит синең бер колың.

Җаннырма нурын сибә.

Таңнарының яктысы.

Гомерлеккә калды синдә

Йөрәгемнең яртысы.

(экранда Биккол авылы күренеше)

1 нче алып баручы: Үзенең тормышы, үзенең кояшлы иҗаты белән кешеләрне үз язмышларына хуҗа булырга, авырлыкларны җиңә белергә өйрәтә, бу якты дөньяда яшәү үзе зур бәхет икәнен аңлата.

9 нчы укучы. Г.Сәгыйровның “Кайсыгыз анда туйган яшәүдән...” шигыре нәкъ шул хакта.(экранда шагыйрь рәсемнәре)

2 нче алып баручы:Язмышның рәхимсез җилләре Гакыйль аганың тәнен горур титанны өзгәләгән бөркет кебек, бер минут ял бирмичә, туктаусыз әрнүләргә, сызлануларга дучар итеп, инвалид коляскасына бәйләп куйса да аның рухи көчен сындыра алмыйлар. Каләмен теш арасына гына кыстырып язарга мәҗбүр кеше ничек шундый дәртле, саф һава кебек шифалы, гаҗәеп матур эчтәлекле, фәлсәфи шигырьләр язарга, берсеннән–берсе гүзәлрәк рәсемнәр иҗат итәргә көч таба ала икән соң?

10 нчы укучы: И, Ходаем, чиксез канәгать мин-

Шундый сизгер күңел биргәнсең.

hәркайсының җанын саклый беләм,

Багланыш күп минем дөнья белән –

Шул яшәтә мине, күрәсең ...

Дип язды Гакыйль ага

... И Ходаем, чиксез канәгать мин ”- шигырендә.

1 нче алып баручы: Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән танышкач, кешенең иксез – чиксез мөмкинлекләре булуына инанасың. Язмыш тарафыннан кыерсытылып та, яшәү ямен, яшәү мәгънәсен сау – сәламәт кешеләрдән дә тирәнрәк аңлаучы, тормышның кадерен белүче кеше ул.Анын уйларының сафлыгы, ата-бабаларынын изге теленә карата булган тирән ихтирамы, шәфкатьлелеге, бәрәкәтлелеге hәм җан җылылыгы белән тәңгәл килә, hәм бу аның тормышында да, иҗатында да киң чагыла.

Кызыклы бию. Г.Сәгыйровның “Көнче хатын” шигыренә.

2 нче алып баручы: Милләтебезнең күренекле шәхесе – талантлы шагыйрь һәм рәссам Гакыйль ага Сәгыйров үзенең шигырьләре белән халыкка көч бирергә тырыша, начарлыкка, явызлыкка каршы армый – талмый көрәшә. Аның шигырьләрен тыныч кына, дулкынланмыча гына укып булмый. Алар тирән уйлануларга, кичерешләргә этәреп тора, йөрәккә үтеп керә, каткан бәгырьләрне, күңелләрне йомшарта, бүгенге чынбарлык турында уй-фикер йөртерге мәҗбүр итәләр. Иҗаты өчен теманы ул тормыштан, тирә-як мохиттән ала.

11 нче укучы.Г.Сәгыйровның “Рәссам” шигырен укый (экранда төрле темага ясалган балалар рәсемнәре күрсәтелә)

1 нче алып баручы:Кешеләргә туганда ук төрле талантлар бирелә, диләр. Гакыйль агага талантлар саналмыйча бирелгән. Аның рәсемнәренә карап, сокланмаска

мөмкин түгел: һәркайсы пакьлык, табигатьнең үзе кебек үк, чын, тайнак матурлык нурлары чәчеп тора. Хәзергә вакытта рәссамның йөзләрчә картиналары бар. Аның рәсем ясау осталыгына сокланмый мөмкин түгел. Аның сәламәт кешегә дә ясавы бик авыр булган йөзләгән, меңләгән вак-вак детальләрне шул дәрәҗәдә оста сурәтләве гаҗәпләндерә. Ә бит шул искиткеч гүзәл рәсемнәрне ул тылсымлы коралы – карандашларны тешләренә кыстырып ясый!...(авторның үз рәсемнәре күрсәтелә)

2 нче алып баручы: Бүгенге көндә шагыйрьнең 50 якын рәсем –картиналары һәм график эшләре бар.Әлеге эшләре өчен 2000 елда Мәскәү “Филантроп” Халыкара премиясен ала.Әлеге премиягә ия булучыларның эшләреннән торган күргәзмә Россиянең төрле шәһәрләре буйлап йөри, анда Гакыйль аганың эшләре дә зур танылу ала. Ачык табигать күренешләре, авыл тормышы сюҗетлары, ярым өн, ярым әкият рәвешендә сурәтләнгән могҗизалы рәсемнәр...

12 нче укучы: Шигырен укыйм – рәсемен күргән кебек,

Рәсеменнән ишетәм шигырен.

Мең кат исбатланган:шигърияттә- рәссам,

Рәсем сәнгатендә шагыйрь ул.

(экранда шагыйрьнең алган бүләкләре)


2 нче алып баручы:Гакыйль аганың һәрбер әсәр Бөтендөнья мәдәниятының хәзинәсе булырга һәм башка классикларның әсәрләре белән бер тигез урын алырга лаек

hello_html_m25472852.jpg

13 нче укучы:.. Көлемсерәп уйнап кына

Син уяткан идең чишмә минем җанда,

Ул киң елга инде хәзер,

Омтыла гел алга.


Әйе, Гакыйль ага хаклы. Аның шигьри дөньясы тар инештән киң елгага кушылды.

Аның балалар өчен язгашигырьләре дэ тирән уйлануларга, кичерелешләргә этәреп тора, киләчәгебез турында уйландыра.

(экранда хәзерге чорда төшкән рәсемнәре)

1 нче алып баручы:Гакыйль ага хәзерге вакытта Мәләкәс шәһәрендә, ныклы терәге булган – энесе Наил ага гаиләсе тәрбиясендә.Наил абыйның хатыны – Халидә апа – аш –су остасы , уңган ханым, уллары Ринат белән Марат исә - Гакыйль абыйның беренче ярдәмчеләре. Машинага утыртып сәяхәтләргә йөртү дә алар өстендә. Ринат әле Гакыйль абыйның күп кенә шигырьләренә көйләр дә яза.

Җыр .”Юкка түгел, юкка түгелдер” Р.Хасанов көе,Н.Нәҗми сүзләре.

2 нче алып баручы:Шагыйрьне шигырьләре коткара. Тормышының авыр чакларында, авыр кичерешләре булганда ул шигырь язган hәм яза. Аның өчен темалар табыла тора: матурлык, яхшылык, шәфкатьлелек. Әгәр кеше күңелендә шигырь очкыны бар икән, шигъри күңелдә матурлылыкны күрә белү, мәңге шат яшәргә көч бирүче сихри хыял да бар, диеп әйтергә була. Ул дөньяда авырлыгын, үзенә тагылган “чылбырын” өзеп алып, яңа, өр–яңа хыял аша караган кеше. Ул үзенең максатына иреште дип дәлилләп була.(табигать күренешен чагылдырган рәсемнәре)

14 нче укучы: Һичкемгә мин такмыйм уйларымны,

Кешеләрдән берни яшермим.

Ачык йөзем, ачык күңелем белән,

Ачык ишек белән яшим мин.

Яшьләремне сыпырып төшерәм дә

Һәр шатлыкка ачык елмаям:

Сорап тормыйм, сиң кемнеке, диеп,

Сорый белмим, килдең, дип, каян.

(экранда шагыйрьнең рәсеме hәм сүзләр)

1 нче алып баручы: Гакыйль ага Сәгыйров бездән көчлерәк, җирне, халыкны, тормышны безнең барыбыздан да ныграк ярата! Ул – көчле, ул – батыр, ул – халкыбызның асыл улы! Аңа 70 яшь.Бу- аның гомер бәйрәме.

Үтте тагын бер көн,

Күңелләрдә

Яңа уйлар, хисләр арттырып,

Бизәп җирне яңа гөлләр белән,

Онытылмаслык янып, яктырып

15 нче укучы: … Түбәнсеттермәгез үзегезне

Һәм бу хәлгә ирек куймагыз;

hello_html_209c82d9.jpg

Һич беркайчан, кызганычка төшеп,

Горурлыгыгызны җуймагыз.

Мактанчыклык, масаюлык түгел,

Тәкәбберлек түгел горурлык;

Чын Горурлык кешегә көч бирә?

Үлемгә дә каршы торырлык. – дип язды Гакыйль ага үзенең

“Ышаныгыз” шигырендә.


2 нче алып баручы: Хөрмәтле кунаклар! ...

Хөрмәтле Гакыйль ага!

Сезнең белән саубуллашу мизгелләре якыная.

Без сезгә иң изге теләкләребезне юллыйбыз

Сезгә рухи ныклык яшәү көче һәм иҗат уңышлары телибез.

(экранда котлау сүзләре)

Кичә “И туган тел” Г.Тукай сүзләре дигән җыр белән тәмамлана.



.


hello_html_209c82d9.jpg




57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров169
Номер материала ДВ-045246
Получить свидетельство о публикации

Комментарии:

1 год назад

Спасибо. Дальше буду с вами сотрудничать.

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх