Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Директору, завучу / Другие методич. материалы / Сценарий по творчеству Р. Ягафарова "Ике сукыр"

Сценарий по творчеству Р. Ягафарова "Ике сукыр"


  • Директору, завучу

Поделитесь материалом с коллегами:

Рәшит Ягъфәров. “Ике сукыр”


1 пәрдәлек комедия.

Катнашалар: Галиулла, Вәлиулла, юлаучы, кыз.


(Җәйге урман юлы. Кошлар тавышы ишетелә. Икесе ике яктан таякка таякланган Галиулла белән Вәлиулла килеп чыга. Аларның күзләрендә кара күзлек, икесе дә биштәр асканнар).

Галиулла. Ай-яй, нинди ямьле көн. Кошлар тавышы үзәкне өзә бит, ничек өздереп сайрыйлар, ә. Шуларның тавышына сокланып, җай гына атлыйм менә.

Вәлиулла. Дөрес барам бугай. Атта очрамады бит, транспортта гына барыррымын дигән идем, булмады шул. Көне әйбәт, һәй, әйбәт, җәмле дә соң инде. Күңелләрем хушланып китә, рәхәт!

(Йөри торгач, болар бер-берсенә маңгайлары белән төртеләләр дә егылып ук китәләр. Берәрсе сугып екты дип, икесе ике якка мүкәләп кача башлыйлар).

Галиулла. Әстәгәфирулла, тәүбә-тәүбә, караул, караул, үтерәләр.

Вәлиулла. Я, хода, бу нәрсә, әҗәлем җиттеме әллә, прәме маңгалайга җәффәрделәр. Ярман сугышыннан исән калдым, ә монда харап итмәкче булалар. Тагын килеп карагыз, мин үзем сезне дөмектерермен (таягы белән кизәнә).

Галиулла. Кем минем башыма сукты, кем рәнҗетте җәнвәлидне?

Вәлиулла. Кем, нинди юлбасар минем каршыма төште? Кем гөнаһсыз адәмне рәнҗетә?

Галиулла. Мин бер сукыр юлаучы, Галиулла булам.

Вәлиулла. Мин дә бит сукыр юлаучы, Вәлиулла буламын.

(Якынрак киләләр).

Галиулла. Ә, шулаймы, чынмы? Я-я, якынрак кил, күрешик.

Вәлиулла. Вәт тамаша, ике хатын талаша диләрме? Монда ике сукыр чүт кенә талаша язмады бит, ә. Я, таныш булыйк, Вәлиулла абзаң булырмын.

Галиулла. Танышыйк, Галиулла мин. Уф, йөрәгем, ничек сикерә. Беттем, мин әйтәм, Әҗәлем шушындадыр дим. Аллага шөкер, алай түгел икән, үзем кебек адәмне очраттым. Бераз ял итеп алсак, ни диярсең, юлчы кардәш?

Вәлиулла. Бик яхшы булыр иде. Әнә, утырырга түзлек тә бар бугай. Ял итик, бераз гәпләшеп алырбыз. Я, кардәш, син кайсы авыл кешесе соң? Кая барышың?

Галиулла. Мин – Барда ягы кешесе, Күчтәнти авылыннан, Ордага китеп барышым. Ә син кайсы авылдан?

Вәлиулла. Күчтәнти – авылыннан күчкән, ти. Ә мин Орда кешесе, Бардага китеп барышым.

Галиулла. Шәп, шәп... Син, Вәлиулла кардәш, ничек сукыр булдың соң?

Вәлиулла. Ярман сугышында булдым мин. Ай-яй, каты да булды сугыш. Шул сугышта бер атака вакытында, мин сиңа әйтием, бер танк килеп кермәсенме минем күземә... Шап, абзаң сукыр калды да менә. Ә сиңа бу бәхетсезлек ничек килде соң?

Галиулла. Мин дә шул Ярман сугышында күзсез калдым бит. Атыш башланды, чтрелба, шулчак минем күземә бер самалут очып килеп кадалды. Әпирәсия ясадылар да, тик файдасыз булды, диделәр, менә сукыр булдым инде.

Вәлиулла. Да-а-а, бырат. Сукыр булгач, яшәве кыенрак шул, нишлисең, исән калуга шатланып яшибез инде.

Аллага - шөкер,

Муллага – кишер,

Абыстайга – чөгендер, - дип яшибез инде.

Галиулла.

Әлхәм шөкер,

Җилкәем чокыр,

Әбием сукыр,

Мин күзле, - дип юанып яшибез диген.

Вәлиулла. Әйе, тазалыкны алды , каһәр суккан сугыш. Бар иде бит яшь чаклар, кесә тулы борчаклар.

Егет чаклар искә төшә,

Сандугач сайраганда.

Кызлар кочагында идем

Таза вакытларымда.

Галиулла. Их-хи-их! Булды. Булды инде ул чаклар.

Үгез сука сукалый.

Бозау тырма тырмалый.

Егет булып үскән чакта

Төрле хәлләр булгалый.

И-их! Җилкендермә йөрәгемне , кардәш, бер уйнап җәффәрәм хәзер.

Вәлиулла. Я-я, уйнап карале. Мин басып карармын.

Галиулла.

Алай итәләр аны

Болай итәләр аны.

Чабатага тычкан җигеп,

Гуляйт итәләр аны.

Вәлиулла. Я, сыздырып җибәр әле, бер селкенеп карыйм әле. Биегәндә күз кирәкми, душа кирәк. И-и-их! (Бии).

Галиулла.

Бие, бие, Вәлиулла.

Биегән кеше бай була.

Бии белеп биемәсә,

Кесә ягы сай була.

Вәлиулла.

Әбиемнең кәҗәсе

Бакчада кәбестәдә.

Биемәгәч, җырламагач,

Бу дөнья нәмәстәгә.

Галиулла. Бик яхшы биедең бугай. Аяк тавышларың бик җитез хәрәкәтле ишетелде. Муладис!

Вәлиулла. Син яхшы уйнаганга, мин яхшы биедем менә.

Тальян тотын уйныйсың

Молодец кулларыңа.

Алсу гөлләр чәчәк атсын

Йөрегән юлларыңа.

Галиулла.

Амин, амин, тыпырдык,

Идәннәрне сындырдык.

Тагын, тагын биер идең,

Мин туктатып котылдык.

Вәлиулла. Туктале, кардәш. Бер көн шулай бик кызыклы төш күрдем. Имеш:

Ике песи суга бара

Көян-чиләк асып.

Ике тычкан карап кала

Капка төбенә басып.


Сикереп төштем келәткә,

Ата каз бозаулаган.

Безнең сыер бигрәк уңган

Унбиш чеби чыгарган.


Рамай килә күпердән

Күзе-башы күпергән.

Ике черки, бер кигәвен

Аны бәреп үтергән.

Галиулла. Я-Я, юкны шыттырма. Менә мин төштә түгел, өнемдә булган хәлне сөйлим:

Бар иде

Ыштан төбем тар иде.

Тар булса да җитмеш кыяр

Сыярлык бар иде.

Бара идем юл буйлап,

Киләчәгемне уйлап.

Киттем таеп,

Төштем авып.

Ыштан төбе ярылды,

Кыярлары коелды,

Аны балалар җыйды.

Вәлиулла. Чынмы?

Галиулла. Чын, Чып –чын, валлахи, чын.

Вәлиулла. Минем белән дә булды бит шундый хәл:

Бер заман шулай

Бардым урманга,

Чыбык-чабык җыярга.

Килеп чыкты лечник,

Китереп типте күткә,

Менеп киттем күккә,

Килеп төштем чүплеккә.

Алып керде өенә,

Элеп куйды чөенә.

Килеп керде Фәнис

Шуның белән кәнис.

Галиулла. Шыттырмыйсыңмы, кардәш?

Вәлиулла. Нәрсә, юкны сөйләп йөрергә, гөнаһ ясап. Карале, Галиулла, яшь чагыңда кызлар синнән калмагандыр инде. Гармунчы егетләрне шәп сөяләр иде алар.

Гали-Гали-Галихан,

Яңа мунча салдырган.

Кызлар янына йөри-йөри.

Эшләпәсен калдырган.

Галиулла. Нәрсә? Ни булган минем эшләпәмә? Хәттин ашкан, Мәкәт шашкан. Мыскыллама мине яме.

Вәли, Вәли – Вәчкә,

Урман тулы чәчкә.

Вәлиләргә барган идем,

Үлә яздым ачка.

Вәлиулла. Эй, ә нигә ачка үләргә, яле утыр. Минем биштәремдә ашар нәрсә бар бит.

Галиулла. Минем дә юк түгел. Әйдә, тамак ялгап алыйк. Менә бер шешә сөтем бар минем.

Вәлиулла.

Бер шешә, ике шешә,

Иртәгә бармагың шешә.

Галиулла. Тәүбә-тәүбә диген, бармак – кул таяк тотарга кирәк.

Вәлиулла. Ә минем крүжкәм һәм ипием бар.

Галиулла.

Бер крүжкә, ике крүжкә,

Әзерме син бүлешкә?

Вәлиулла. Ник бүлешмәскә, дуслаштык бит инде хәзер без. Әлбәттә бүлешәбез.

Галиулла. Я, алайса, китер кружкәңне, сөт салам. (Сала). Әйдәле, туган. Эчеп җибәр, сусагансыңдыр.

(Юлаучы стаканны алып эчә дә буш стаканны кире Галиуллага бирә.)

Галиулла. Тәмле булдымы?

Вәлиулла. Нәрсә тәмле булдымы?

Галиулла. Нәрсә булсын, сөт инде.

Вәлиулла. Нинди сөт? Син миңа сөт биргәнең юк. Бигрәк тә шаян кеше булып чыктың әле син, юлдаш. Менә минем ипиемне ашап кара әле син. (Ипи сындырып суза. Очраклы юлаучы алып, бик тәмләп ашый.) Нәрсә? Тәмлеме? Авызың чәпелдәп кенә тора, тәмле бугай.

Галиулла. Нәрсә тәмлеме?

Вәлиулла. Нәрсә тәмле булсын, ипиме дим?

Галиулла. Нинди ипи? Син дә, туган, шаян кеше булып чыктың әле.

Вәлиулла.

Әнә килә автомобиль

Төягәннәр гел тары.

Әпитет юк ашый алмыйм,

Ун тәлинкәдән ары, диген.

Галиулла.

Ике тавык, бер курица

Конькида катаются.

Минем ничек ашаганым

Тебя не касается.

Вәлиулла.

Ал ашыйсың киләме?

Гөл ашыйсың киләме?

Кызаргансың, бүртенгәнсең,

Талашасың киләме?

Галиулла. Сукыр башыннан, кызаргансың, бүртенгәнсең, ди бит әле, ул.

Вәлиулла. Кычкырма!

Галиулла. Кычкырам!

Кычкырырга хакым бар,

Алмачуар атым бар!

Вәлиулла (читкә карап). Бу кеше юньле адәм түгел, ахрысы, бәладән баш-аяк, ычкынырга кирәк. (Әйберләрен җыеп алмакчы була).

Галиулла (читкә). Бу яхшы адәмгә охшамаган. Әллә нәрсә килеп чыгуы бар, таярга кирәк моннан.(Әйберләрен эзли).

(Юлаучы боларның биштәрләрен, азыкларын алып китә).

Вәлиулла. Кая соң минем әйберләрем?

Галиулла. Кая соң минем әйберләрем?

Вәлиулла. Ә-ә, син мине мыскыл итмәкчеме? Явыз адәм.

Галиулла. Ә-ә, син миннән көлмәкчеме? Юлбасар.

(Әүмәкләшеп, сугыша башлыйлар).

(Шул вакыт юлдан узып баручы кыз күренә).

Кыз. Ник сугышасыз, абзыйлар?

Вәлиулла. Ә-ә, нәрсә дисең?

Галиулла. Кем ул, безгә комачаулый?

Кыз. Мин бу, Айсылу. Нигә тавышланасыз дип сорыйм? Бала-чага кебек.

Вәлиулла. Кайда бала? Әнә, бу имгәк, әйберләремне урлады.

Галиулла. Юк-юк, ул үзе минем әйберләремне урлады.

Кыз. Я, я, тынычланыгыз. Минем каршыма бер юлчы килә иде, ике биштәр күтәргән. Нигә икән бу адәмгә ике биштәр, дип аптырап калдым.

Вәлиулла. Менә сиңа кирәксә.

Галиулла. Имәндә икән чикләвек. Гафу ит, кардәш.

Вәлиулла. Син мине гафу ит, кардәш.

Галиулла. Ярар инде, кардәш. Ил өстендә чыпчык үлми, ничек тә яшәрбез әле.

Вәлиулла. Дәрес, җан исән булсын.

Галиулла. Әйдә, кызым, безне туры юлга чыгар инде.

Кыз. Әйдәгез, әйдәгез. Кәрзинемдә җиләкләрем бар, сезне җиләк белән сыйлармын.

Вәлиулла. Ай, игелекле бала. Рәхмәт сиңа.

Галиулла. Ә без хәзер кая барабыз соң?

Вәлиулла. Сезне, кардәш, туган ягыма – Барда ягына кунакка алып кайтам

Галиулла. Әйдә, кунакка булгач, кунакка.

Вәлиулла. Кызым, әйдә җырлап җибәр әле. Җыр белән юл кыска була ул.

Кыз. Мин башлыйм, ә сез миңа кушылыгыз. (Бергә җырлап чыгып китәләр).



Автор
Дата добавления 15.04.2016
Раздел Директору, завучу
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров79
Номер материала ДБ-033844
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх