Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Воспитательная работа / Конспекты / Сценарий. посвященный к 70-летию Победы
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Воспитательная работа

Сценарий. посвященный к 70-летию Победы

библиотека
материалов

Җиңүнең 70 еллыгы


I куренеш

(Җәйге матур таң. Кошлар сайрый.)


Таң беленә, офык алсулана.

Тып-тын өйләр, кырлар, үзәннәр.

Көмеш чыклар кунган миләүшәләр

Күк башларын түбән игәннәр.

Агачларга алсу нур йөгергән,

Сүрелеп килә төннең карасы.

Сыңар күзен кысып, тәмләп кенә,

Сузылып куя куян баласы.

Ә бишектә нәни генә бәби,

Алсу иреннәрен бөтереп,

Чупылдатып-чупылдатып куя,-

Йоклый әле тәмле төш күреп...


(Вальс биеп сәхнәгә укучы формасыннан егетләр, кызлар керә.)


Егет. Нинди матур таң!

Кыз. Нинди гузәллек!

Егет. Бүген шатлыклы да, бераз моңсу да көн.

Кыз. Мәктәп белән, балачак белән саубуллашабыз бит.

Егет. Әйдәгез, кайда гына булсак та бер-беребезне онытмаска, очрашып торырга сүз куешыйк.


(Ерактан “Сугыш! Сугыш башланган!” дигән тавыш ишетелә. Яшьләр тынып кала. Еракта туп шартлаган, мылтык аткан тавышлар ишетелә. Сәхнә караңгылана. Фонограммада сугыш башлануын хәбәр итүче Левитан тавышы. "Священная война" җыры яңгырый. (А.Александров муз., В.Лебедев-Кумач суз.).


2 нче күренеш.


(Сәхнәгә Җир-ана чыга)


ҖИР-АНА:

Тыңлагыз, улларым, кызларым!

Сугыш килде бездән сорамыйча,

Шакымыйча керде ишектән.

Тешебезне кысып, җавап бирик.

Без түзәргә тиеш ничектә!


"Солдатлар" җырының көеяңгырый. (Р.Әхмәтҗанов суз., Ф.Әхмәдиев муз.)


(Прожекторлар яктысында Егет белэн Кыз пәйдә була. Егет солдат киеменнән.)


  1. (Сәхнәдә егет белән кыз)


Кыз.Сиңа 17 генә яшь бит әле. Берәр ел сабыр ит.

Егет. Илебез язмышы хәл ителгәндә, фашист ерткычлары илебезгә басып кергәндә, шушы буем белән ничек өйдә ятыйм.

Кыз (кулъяулык бирә)Чиккән кулъяулыгым сиңа истәлек билгесе. Авыр сугыш юлларында ул сине саклаучы да, яклаучы да булсын. Гел мине искә төшереп торсын.

Егет.Рәхмәт, кадерлем! Мин аны йөрәк янымдагы кесәмдә кадерләп саклармын. Көт мине, мин кайтырмын.

Кыз.Көтәрмен, мин сине , мәңге көтәрмен!!!


  1. (Сәхнәдә абый белән эне)

Абый. Энем, син гаиләдә өлкән ир-егет булып каласың. Кара аны, әнигә булыш, йортны таркатмагыз, сыерны бетермәгез. Көзге уракка кайтып та җитәрбез. Менә әйтте диярсең.


  1. (Сәхнәдә ана белән улы)


Ана.Улым, элеккедән калган гадәт, үзем пешергән ипи телемен тешләп кит. Ризык гомер теләп торыр дигәннәр, мин аны син кайтканчы саклармын. (ипи каптыра)

Улы. Елама, әнкәй, мин кайтырмын әле, кайтырмын...


  1. (Сәхнәдә ир белән хатын)


Хатын.Балалар өчен дә, эш өчен дә борчылма. Без монда ничек тә түзәрбез. Дошманны җиңеп, исән-сау кайтыгызгына.


Ир. Җиңәрбез, әнисе, җиңәрбез.


  1. (Сәхнәдә әни белән кыз)


Әни. Җибәрмим,җибәрмим,җибәрмим булгач, җибәрмим мин сине сугышка. Син ни сөйләгәнеңне үзең ишетәсеңме, кызымХалисә!


Кыз.Әнием, әнием, ничек инде.Аңла мине....


Әни. Син...мине шундый авыр вакытта ташлыйсыңмы?Синнән нинди солдат чыксын, кара әле үзеңне көзгедән!


Кыз. Әнием, син үзең, илне саклау һәрберебезнең изге бурычы дип, үстердең бит безне.


Әни.Әйе, әйткән идем, мин бит әйтмәдем димим.


Кыз.Әнием, шушы авыр вакытта илебезне сакларга без басмасак, кем саклар соң аны? Җиңү барыбыз өчен дә кирәк.(Әнисе утыра, елый.)


Әни.Кызым, тагын бер тапкыр әйбәтләп уйла әле, бәлки, кире уйларсың.


Кыз.Әнием, икеләнмә, борчылма, мин исән – сау кайтачакмын.Туган илемне , сине өзелем яратуым хакына кайтачакмын.!!! Көт әнием, сау бул .(Үбә, чыгып китә, әнисе озатырга чыга.)


А.б.


Ирләр китте, кырлар елап калды,

Шаулап калды иген өлгереп.

Басу капкасына чаклы озата барды,

Яше-карты барсы җыелып.

Ирләр китте, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды, ятимнәр.

230 лачын Мортамактан

Арбаларга китте төялеп,

Ә аналар калды, сөйгән ярлар,

Кыр капкага калды сөялеп.


«Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз, онытмагыз!» — дип озаткан иде авыл халкы үзенең кадерле улларын. Аналарның, йөзләренә яулык каплап, тавышсыз гына елаулары, күпләрнең тамагына кереп утырган хәсрәт төере озату тантанасында артык сизелмәде. Чөнки алар улларының әйләнеп кайтырына ышаналар иде әле.

Үгет-нәсыйхәтләрнең,әманәт-нәзерләрнең, ачы күз яшьләренең шаһиты булды олы юл.


(Басу капкасы, наратлар. Кыз җырлый)


«Яшь наратлар»

Җәүдәт Фәйзи көе

Илдар Юзеев сүзләре


«Яшь наратлар» көен җырлап киттең

Көмеш кыңгыраулы пар атта.

Озатып кайтам сине, карый-карый

Бөдрәләнеп үскән наратка.


Басылмады йөрәк ярсулары,

Басылса да юллар тузаны.

Синең җырың шунда калган кебек,

Яшь наратка карап узамын.


Әле дә булса минем йөрәгемдә

Көмеш кыңгыраулар чыңлыйлар.

Урман буендагы яшь наратлар

Син калдырган көйне җырлыйлар.


Бала

Күтәрелде Ватан зур көрәшкә,

Күтәрелде яуга кешеләр:

Очучылар, иген игүчеләр,

Йортлар төзүчеләр, эшчеләр.

Күтәрелде иңгә-иң куеп,

Күкрәк белән каплап Ватанын,

Саклап калыр өчен Туган җирен,

Тын кичләрен аның, ал таңын.

Ватан-ана!..

Шушы сүзгә сыйды яшәү көче,

Шушы сүздә – бөтен теләкләр.

Ватан! диеп кеше утка керде,

Ватан диеп типте йөрәкләр.

Менә шулай халык ул елларда

Ватан өчен утка атылды.

Менә шуңа күрә бу зур сугыш

Ватан сугышы дип аталды. (Резеда Валиева)


А.Б. Мортыштамак авыл җирлегеннән типсә тимер өзәрдәй 390 ир-егет һәм су сөлегедәй 5 кыз Фатыйхова Гайшә, Газизова Нурдидә, Габдрәкыйпова Нурдидә, Салихҗанова Халисә, Гарипова Мөзәянәләр сугышка китә. Мортыштамактан 230, Колмәттән 92, Боламыктан 41, Бикасаздан 27 кеше.


(Фонограммада сугыш тавышлары ишетелә. "Первые дни войны" кинофрагменты курсәтелә.)


А. Б.Менә шулай башланып китә тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы. Бу 1941 елның 22 июнь таңы иде. 1418 көнгә сузылачак дәhшәтле сугышның никадәр озак барасын да, миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем дә белми иде.


3 нче күренеш.(сугыш күренеше)


( Ут сүнә, ут сүнгән арада уйнаучылар чыгып утыра .“Землянка” музыкасы яңгырый. Сугышчылар ял итә. Һәр кеше үз эше белән шөгыльләнә. Ут чиратлап төрле урыннарга төшә)



(Сәхнәнең бер почмагында 2 медсестра кыз)


. Мөзәянә... Син үлемнән куркасыңмы?

. Үлемнән үлгән кешеләр генә курыкмый ул, Нурдидә! Мә, ал! Ул-бу була калса, шушы хатымны Мортыштамакка, әниемә алып кайтып тапшырырсың.

1к. Юк! Без үлмибез. Без яшәр өчен, җиңәр өчен туганбыз. Күтәр башыңны, Мөзәянә! (Кочаклашалар)


А.б. Чыннан да, Гарипова Мөзәянә, сугыш юлларын исән-сау узып, авылына әйләнеп кайта.


Рәмилә. Җыр: “”


А.б.Авылдашларның сугыш кырындагы хәбәрләрен хатлар аша белеп тордык.

Әй, ул кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилмереп көтте аларны. Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә кичерә иде авыл халкы. Хәсрәт белән янәшә йөргән шатлык та килә иде кешеләргә. Шушы ике нәрсә йөрәкләрне телгәли иде. Кара пичәтле кош теледәй шушы кәгазь кисәге бәгырьләрне өзеп күпме авылдашлардан кан-яшь түктерде.


(Сәхнәнең икенче ягында башына яулык бәйләгән әни утыра, кулында хат. Прожектор яктысында солдат шигырь сөйли)


Солдат

Кичке атыш тынган минутларда,

Әнкәй, сиңа сагынып хат язам.

Дары исе сеңгән конвертыма

Йөрәгемнең бер бөртеген салам.

Буш минутта прикладыма салып

Окопларда язган хатымны,

Туп гөрселдәп торган җирләрдән

Сезгә сәлам итеп җибәрәм.


(Почтальон керә)


1 с. Хатлар алып килдеңме, Катюша? Күптән күренмәдең.


2с. О-о, Катя килгән. Синең белән бәйләнгән бер кызыклы вакыйга искә төште бит әле. Бервакыт әнидән хат алдым, тыңлап кара әле.


Ана. Анаң искә төшмимени фронтта?

Килми синнән атнасына бер хат та.


2с. Әни, бәгърем , мин бит монда тик йөрмим.

Катюшаны көйләргә дә өлгермим.


Ана. Кыз күзләргә киттеңме син сугышка?

Яшь башыңнан ут саласың сулышка.


. Катюшам безне җиңүгә китерде,

Бер атуда йөз фашистны үтерде.


Ана. Сакал чыкты, картаям , дип сөйләнәсең,

Бик шәп булыр Катюшаңа өйләнсәң.


. Катюшам , дигәнем, әни, пушка ул.

Мин кайтуга кыз эзләп куй, әзер бул.


. Кызык хәл килеп чыккан икән шул.


П. Әй, шаяртмагыз әле. (хатлар тарата)


1 с.:«Егетләр, әнидән хат алдым. – көлеп – тыңлагыз әле.


Әни. Улым, әйбәт хезмәт ит, олыларның сүзен тыңла. Капка төбеннән сез кузгалып киткәндә карап калдым, җырлаганда авызыңны бик ямьсез ачасың икән, кеше янында җырламаскарак тырыш. Сиңа хәерле теләктә калучы әниең.


1с.(Уйланып): «Их, әнкәй»…


3с.: Минем әнине белсәгез иде сез… Иң хәтердә калганы шул: әни кичтән тырык – тырык йөреп тора, он или, нәрсәдер туглый, мичкә утын алып кертә. Без шултавышкайоклапкитәбез, уянсак – шулуктавыш, әниһаманйөгерә...


1 с.: их, егетләр! Тизрәк бу фашистны дөмектереп, исән-имин өйләргә кайта алсак...


Җыр “”

( Җыр тәмамлана, туплар аткан тавыш ишетелә. Солдатлар чыгып китә.)


4 нче күренеш



(Пәрдә ачыла. Авыл өе. Хатын-кызлар оекбаш бәйләп утыра. Посылка тутыралар.Берсе хат яза)


А.б.Барлык ир-егетләр сугышка китәләр, авылда картлар, хатын-кызлар, балалар кала. Ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугыш кырына икмәген, коралын да озатырга, бик зур салымын да түләргә кирәк.


Кыз. “Кадерле сугышчы иптәш, мамык перчаткалар җибәрәм узеңә, кулларыңны җылытсын. Хәдичә”


(Сәхнәнең икенче ягында солдат перчаткаларны ала, шигырь сөйли.)


Солдат.


Яратам ялгыз уйларга,

Окоптан чыктым кичен;

Нинди җылы сүзләр языйм

Синең бүләгең өчен.

Мамык перчаткаларыңны

Кидем дә кулларыма,

Карадым зәңгәр күктәге

Кыр казы юлларына.

Йолдызлар белән бизәлде,

Бизәлде күз алларым;

Каз юлы буйлап очтылар

Канатлы хыялларым.

Тулган ай нурларын сибеп,

Беләсеңме, Хәдичә,

Синең рәсемең булып торды

Аяз күкле бу кичтә.

Мамык перчаткаң эчендә

Йөрәгең җылысы бар,

Бу перчаткаларны киеп

Дошманны кыйныйсы бар.


(Кечкенэ кыз оекбашларны карый-карый):

К.к. Әни, карале күпме оек, сугыштагы абыйларга җитәр микән. Минем әтиемә берәрсе эләгер микән?

Әнисе:- Эләгер , кызым.

 . Иртәгә кайда кич утырырбыз икән? Безнең керосин бетә бит.

. Безгә килерсез. Өч-дүрткөнлеккеросиным бар әле.

. Мин базарданбер стакан тозалыпкайттым. Иртәгәтозбеләнтәмлебәрәңгепешерепалыпкилерменәле.

. Кайчан җәйҗитәринде? Быел икмәкне дә кар астыннан чалгы белән чабып алырга туры килде бит. Орлыгын чана белән тартып ташыдык. Үзе авыр, кеше җитми. И ул чактагы кыенлыклар!

2х. Сөйләмә дә инде, Мәмдуха.

. Кичә эштән кайтуыма “5 балаң, кайнанаң бар, үзеңә генә авыр, бер-икесен детдомга урнаштырыйк,- дип вәкил килгән. Кире бордым. Аллага шөкер, балаларны карашырга кайнанам бар, -дидем.

4х. Дөрес әйткәнсең, Даимә. Ни күрсәк тә бергә инде.

1х. Әлесезишеттегезмесоң? Хәзерфронткаашлыкныһәматларныгынатүгел, бәрәңгеһәм май да җибәрергә, ди. Хәттатокмачны да киптерепфронткаозатырга, ди.

2х. Җибәрәбез, җибәрмичә. Үзебезнеңгазизирләребез, сөеклеулларыбызөчен бит ул.

3х. Тизрәксугышкынабетсенинде. Җиңүөченбернәрсәдәжәлтүгел. Гитлернытизрәк тончыктырып, исән-саукайтсыннариндебәгырькисәкләрем.

. Кайтырлар, кайтырлар, Алла боерса. Сугышбетәргәкүпкалмадыинде

 . Ирләр сугышта булгач авыл тып-тын калды, кичләрен гармун тавышлары да ишетелми.

.Гармун дигәннән безнең Галия гармун тарта белә бит. Әйдәле, Галия, бер күңелләрне юат әле.


Җыр: “”


(Шул вакытта ишек шакыйлар. )


Кыз: Әнкәй, әнкәй хат ташучы кереп килә безгә, бәлки шатлыклы хәбәрләр алып киләдер.

Х.т.(Тыштан ишетелә)- Камал апа сезгә Хәмзә абыйдан хат бар, иң беренче сезгә килдем )

Камал: Әй рәхмәт яугыры. Карагыз әле,Хәмзәдән хат бар.

Х1.: Укы, тизрәк укы, ниләр язды микән?


(Камал хат укый)


Пирвай украинский фронтта фашистка каршы сугышучы җакын иптәшең Хәмзәдән бик сагынып сәлам һәм дә Тәбрия кызыма , Амур улыма бик сагынып сәлам. Түтигә, Рәшиткә, әбиләргә, Гайнисорурларга, барча агай-энеләргә, мине сораганнарга аермаенча сәлам.

Үзең укыта торгансыңдыр. Үзең белән бергә булган укытучыларга миннән зур сәлам диярсең.

Хәзергә үзем исән-сау, сезнең генә хәлләр ничектер. Әлләни җаза тормыйм фронт турында, гәҗитләр укый торгансыздыр, радио тыңлыйсыздыр. Эшләр алга бара кәнишне.

Авылда ни хәбәрләр бар? Кемнәрнең хаты килә, кемнәр кайда җөри? Хаҗи абзыйлар, Мәхаслар – күршеләр, күз күргән кешеләр турында да җаз.

Ашарыгызга бармы, нинди малыгыз бар, өстегезгә бармы, барын да әйтеп җаз. Минем шуларны бик ишетәсем килә.

Тәбрия укый торгандыр инде. Амур нишләп җөри? Шуларны бер кайтып күрсәм, нинди генә моңым калыр икән? Исән булсам әллә бер күрешермен дип җөрим. Хәзер җәтим бала кебек җөри торганнардыр.

Кайчан соң мин кайталырмын. Мин җазган сүзләргә ачуланма, хәбәр алмыйча бик күп вакыт узды бугай. Хәзергә сау булыгыз. Менә дальше китәбез. Иптәшләр көтеп тора. Хушыгыз, сезнең исәнлекне, үземнең исән кайтып күрешүне теләп калам.”

Концерт номеры

А.б.

390 ир-ат китте бездән

Килеп торды сәлам хатлары,

Соңгы тапкыр күрү булган икән

275-е кире кайтмады.

Югалтулар, әйе, бик күп булды,

Һәлак булды бик күп батырлар.

Ә аналар һаман көтә бирде,

Кайтырлар дип, алар кайтырлар...

Күп тапкырлар килде кара хатлар

Үлем алып керде өйләргә.

Җылы хәбәр килмәс кебек булды,

Урталарга салып сөйләргә.

Авыл халкы һаман бирешмәде

Кара хатка бергә көенде.

Җылы хатлар килгән саен халык,

Бергә укып, бергә сөенде.


(Сәхнәгә хат ташучы керә)


Х.т. Кызлар, Мөкәррәмә түти кай тирәдәрәк ура?

. Нәрсә, хат бармы әллә?

Х.т. Бар шул.

. Йа, Ходай, әллә кара кәгазьме?

Х.т. Әйе. Ничекләр әйтим? Ничекләр тапшырыйм?

1х. Кайсысына?

Х.т. Әхмәткәрамга.

2х. Әхмәтхафиз абзый белән Мөкәррәмә түтигә Ходай сабырлык бирсен инде.


А.б. Бу – авылга килгән беренче похоронка булган. Шушы 1418 көн эчендә кара пичәтле кәгазь кисәге, бәгырьләрне өзеп, күпме авылдашларны кан-яшь түктереп, авылга әле 274 тапкыр киләчәк иде.


(Хат ташучы китә)


1х. Кузгалыйк булмаса. Бар, балам, кайт. (Китәләр)


(Прожектор сәхнәнең ике ягында ана белән солдатны яктырта. Ана кулында хат.)


Солдат (фонограмма)


Мин утыртып киткән өянкедән,

Ишетәмен – кайнар чык тама...

Беләм, әни, мине сагынасың...

Хәбәр китерерләр...

Сыктама...

Күз яшеңне көнгә күрсәтмә син –

Беләсең ич халык йоласын!

Ана елаганда Кояш елар –

Еламасын Кояш,

чыдасын.

Дөнья безгә якты килеш кирәк.

Кояш көлсен сабый көлгәндәй.

Шуның өчен, Әни, тыныч үләм,

Тик батырлар үлә белгәндәй.


(Кара кәгазь тотып кыз йөгереп чыга. Өзгәләнә)


Кыз.Юк... юк...мин ышанмыйм. Бу дөрес түгел. Ул үлмәде... Минем кулъяулыгым аны саклап калачак. Мин сине мәңге көтәчәкмен,...??!!


(Кызлар йөгереп чыгып кызны кочаклап алалар.)


Концерт номеры. Бию


А.б.Шулай итеп сугышның тиз генә бетүенә өметләр юкка чыга. Тормыш авырлыгы тулысы белән әниләр һәм әле ныгып та җитмәгән, балачакларыннан да айнымаган балалар җилкәсенә төшә. Бер кайгысыз уйнап йөргән, тук көннәр онытыла.

Әйе, сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплылыгы салган. Бераз кул арасына керә башлаган малайлар, кызлар өлкәннәр белән беррәттән хезмәт иткән.


Абдуллина Алия. Шигырь: Җиңүдә өлешем бар


Сугыш чоры баласы без,

Без күргәнне – эт күрмәс...

Ачлык сүзенең мәгънәсен

Үзе күрмәгән белмәс.

Ачлыктан үлмәскә теләп,

Ни генә ашамадык,

Җирөстендәалабута,

Кычыткан да калмады.

Черек бәрәңгеэзләргә

Киттекязынкырларга.

Чабатабызөзелепкалды

Язгы карлы суларда.

Бәхетиде, әгәртапсак,

Дүрт-бишчерекбәрәңге.

Яшелүләнашауөчен,

Көтәидекҗәйләрне.

Бишяшьтәгенәбулсам да,

Сугышбашланганчорда,

Көлтәбәйләргәбулыштым

Әниемә мин кырда.

Бала караучы да булдым,

Ике-өчайлыксеңлемә.

Җиңүдәөлешемюкдип

Ничекәйтим мин сезгә?

Пычкытартып, утынкистек,

Кайттыканыкочаклап.

Чиләнгәнкуляралары

Төзәлмәдеозаклап.

Биш ел көттек без биш бала –

Әтиемнеңкайтуын.

Онытасымюк, сугышбетеп,

Алсу таңнаратуын.


А.б.Алар сабый чакта ук ятим калган, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачакларын сугыш урлаган авылдашларыбыз. (Исемлек укыла.) Без аларны сугыш чоры балалары дип йөртәбез. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкләр шул алар.


Аларның кайберләре әтиләрен бер генә тапкыр күргәндер. Кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, әтисенең йөзен дә хәтерләмидер, ә кайберләре әтиләре сугышка киткәч тугандыр…


Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган бит.

Сугыш гарасаты тынганнан соң байтак еллар үтсә дә, аларның югалту ачылары бик тирән, яралары hаман ачык, күз яшьләре бик кайнар әле…


Концерт номеры.


(Сәхнәгә малай йөгереп чыга.Әле бер, әле икенче почмакка бара-бара кешеләр чакыра.)


М. Кызлар, малайлар, әниләр, апалар; сөенче, сөенче!


(Кызлар чыгалар)


.(битараф кыяфәттә)Сугыш вакытында нинди сөенче булсын инде, Камил...

2к.(моңсу гына)Шаяртып йөрмә инде, Камил.

М. Шаяртмыйм, кызлар. Сугыш беткән!- ди.

Кыз.(йөгереп чыга, кочаклап ала)Камил, матурым,чынлап әйтәсеңме?!

М. Дөрес әйтәм, дөрес. Сугыш беткән,- дим бит инде,- сугыш беткән!!!

1х.(чыга)Сугыш беткән дисеңме, Камил улым??! Ә-әй, могҗиза булсын иде дә, әтиегез кайтып килсен иде... Ятып кына торсын иде дә, ирләрчә киңәшләрен генә бирсен иде... “Мин барында борчылма,” – дисен иде. Э-эх, могҗиза булсын иде??!


2х.Ахирәт, син алай бик борчылма инде. Сугыш беткәненә сөенергә кирәк. Авырлыкларны бергәләп җиңәрбез, Аллаһы боерса!


Бала(әнисенә килеп сыена)Әнием, әнием, җиңү килде бит,әти кайчан кайта инде.


Җиңү килде” җырының музыкасы яңгырый.


Балалар(әтиләре каршына йөгерәләр)Әни, әни, әти кайта!


Кыз(килеп җиткәнче Егет икәнлегенә ышанмый)

Егет. Кадерлем, мин кайттым.

Кыз.Мин синең үлем хәбәреңә ышанмадым. Мин сине өметемне өзмичә көттем.

Егет.(күкрәк кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып) Кулъяулыгың саклап калды мине. (кочаклашалар)


Хамидуллин Раил. Шигырь.“Кыр казлары” Рафаэль Сафин.


Өндә түгел, төштә күрдем аны

Язгы таңның сызылып атканын,

Көмеш чылбыр булып тезелешеп,

Кыр казлары очып кайтканын.

Җир ямь-яшел иде, күк зәп-зәңгәр

Шундый матур язгы таң иде,

Җиргә, күккә-төпсез зәңгәрлеккә

Бак та, акылыңнан яз инде.

Кыр казлары очып бара иде

Таң нурына манып түшләрен.

...Ник соң әле бу төш онытылмый,

Онытылганда башка төшләрем?

Кыр казлары очып килеп төште

Зәңгәр күл өстенә, таллыкка.

Исәнмесез, казлар!”- дигән идем,

Саумы, якташ!”- дигән тавышка

Ышанмый да торам. Минем алда

Казлар түгел иде, солдатлар

Түшләрендә чыңлый медальләре,

Шинельләрен төреп алганнар.

Саумы, туган!”,-диләр, безне әле

Онытмадымы соң якташлар?

Сагыналармы безне, без бит диләр,

Яуда үлеп калган солдатлар.

Елның шулай матур мизгелендә

Һәр яз саен шулай итәбез.

Сабан сөреп киткән җиребезне,

Һаман көткән әниләребезне,

Хатыннарыбызны, балаларны

Ел саен бер күреп китәбез.

Тик үзләре генә күрми кала,

Күренәбез бары төштә без.

Һәм бары тик казлар булып кына

Кайталабыз очып илгә без.

Безгә сездән берни кирәк түгел.

Тик шуңа сез колак салыгыз.

Онытмагыз безне, онытмагыз,

Ешрак безне искә алыгыз.

Кояшлырак булыр таңнарыгыз,

Аяз күкне япмас болыт та.

Онытмагыз безне, онытмагыз,

Кайталмабыз казлар булып та.

Шулай диделәр дә югалдылар...

Ә бүген мин, бүген таң калып,

Төштә түгел, өндә карап тордым

Язгы таңның сызылып атканын,

Көмеш чылбыр булып тезелешеп,

Кыр казлары очып кайтканын.

(Һәйкәл-комплекс)


1с: Мин — солдат. Мин — үткән сугышның беренче көннәрендә һәлак булган солдат . Ул июль таңы гомеремнең соңгы таңы булды. Мин ул көнне кояшны соңгы тапкыр күрдем. Ә үзе гап-гади көн иде. Дөнья яра¬тылганнан бирле ел саен кабатланып килүче җәйге ямьле көн!


ҖИР АНА: Үлгәннәр зарлана белми!


2 с: Кыңгыраулы пар атка утырып, гармуннар уйнап, җырлап басу капкасыннан чыгып киткән чакта без унсигез яшьлек егетләр идек. Безгә бүген дә унсигез.


ҖИР-АНА: Үлгәннәр картаймыйлар!


ҖИР-АНА: Үлгәннәрнең исәннәргә әйтер сүзләре кала. Исемнәре калганнар һәм исемсез югалганнарның әйтер сүзләре кала.

1с: БезЯкты дөньяга дәшәбез!

2с: Йокың сакмы дөнья?

3с: Ни уйлыйсың дөнья?

1с: Без, дәһшәтле сугышта үлеп калганнар, сезгә — исән кешеләргә дәшәбез!

2с: Җирне саклагыз!

3с: Җирнең бәхете — исәннәр бәхете.


(Музыка. Кичер,әнкәй, кичер!)

Җыр “Син көтәсен һаман улыңны” (г. Гәрәева муз., Ф. Нәҗмиева сүз.)


Җыр яңгыраганда, сәхнәгә ана керә, әкрен генә атлап, һәйкәл янына бара.(Экранда “Һәйкәл” рәсеме)


Ана: Исәнме, улым! Менә мин тагын синең янында. Салкын түгелме, балакаем?


Улы тавышы: Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим. Миңа беркайчан да салкын түгел.


Ана: Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме? “Әнкәем, Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез, - дигән идең,- бәхетле яшәрбез, - дип язган идең.


Улы тавышы: Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түремдә, әнкәем, әмма башкача мөмкин булмады. Дошман белән көрәш аяусыз булды. Картлык көнендә ничек яшисең соң, әнкәем?


Ана: Барысы җитеш, улым. Сугыштан исән кайткан ике абыең бик кадерләп кунактан кунакка гына йөртәләр. Берсеннән дә авыр сүз ишеткәнем юк. Алар янында сез дә булсагыз, куанычымның чиге булмас иде. Бәлки, син мине тиз генә танымагансыңдыр да, балам?


Улы тавышы: Таныдым, әллә кайлардан таныдым, әнкәем, күз нурым, әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем, әмма минем кулларым, инде үзем дә кузлы тимердән. Димәк, мәңгелек, әнкәем.


Ана: Йөрәк түремдә тугыз ай буе йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалту ай-һай авыр шул, улым.Кузләрем исән чакта сине кабат күрермен дип өметләнгән идем. Кайтмадың шул. 70 ел мин сине көтәм. 7 ел, 7 көн генә түгел бит ул. Балам, күз нурым, кышкы озын төннәрдә сугыштан язган бердәнбер хатыңны укып юанам.


Улы тавышы: Шулайдыр, әнкәй! Ләкин син сөен! Без бит Ватан өчен, тынычлык өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде!


Ана: Шулай, улым, дөрес әйтәсең. (Ана һәйкәлгә чәчәкләр куя)


(Музыка. Кичер,әнкәй, кичер!)


1А.б. Әнә шулай газиз улларын, сөйгән ярларын, гомер иткән ирләрен көтә-көтә алар инде картайдылар.

2 А.б. Көтә-көтә үзләре дә гүр иясе булдылар.


1А.б. 1941 нче елның 22 нче июне коточкыч кайгы белән тарих битенә язып куелды.

2 А.б. Ул көн снаряд кыйпылчыклары булып кешеләрнең тәннәрендә йөри әле.

1А.б. Култык таякларының, протез аякларның шыгырдавы булып колакларыбызга ишетелә әле ул көн.

2 А.б. Уллары кайтмаган аналарның, тол калган хатыннарның күз яше булып күзләребезгә күренә ул көн.

1А.б. "Әти!" диеп әйтергә тилмереп үскән сабыйларның каргышына төренгән ул көн.


А.б.Сугыш беткәнгә дә 70 ел узып бара, әмма аның дәhшәте – көл булган шәhәр- авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир- егетләр , әти- бабалар каберлегендә. Аның сары сагышы әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык алар.


Сынаган сезне бу дөнья!

Утларына салып яндырса да,

бозларына салып туңдырса да ,

сындырмаган, шөкер бу дөнья!

Туйдырмаган ләкин бу дөнья!

Ә бит сындырырдай итеп сынаган…


Сугыш чоры әниләре hәм сугыш чоры балалары – алар бүтән. Тормыш кыйммәтләрен алар башкача аңлый. Алар hаман көтеп яши.


Күңел күкләрегезнең түренә

Кояш эләбез

Түзем hәм сабыр булган өчен,

Алдыгызда

Җиргә кадәр башыбызны иябез!



















ДӘҺШӘТЛЕ СУГЫШ ЕЛЛАРЫ

1941 нче ел. Ял көне. Шушы тыныч иртәдә Германия СССРга сугыш башлады. Күп миллионлы совет кешеләре, шул исәптән Мортыштамак хезмәт ияләре дә Ватан сагына бастылар. Сугышның нинди авыр буласы аларга инде билгеле иде. 1938 нче елгы Хәсән күле янындагы сугышларда Галиев Миргасыйм, Гыйльфанов Камалетдиннәр катнаша. Миргасыйм яу кырында һәлак була. СССР – фин сугышында Аздахов Вәҗетдин, Хөснетдинов Мөдәррис, Зиатдинов Галиәхмәт, Якупов Галим, Камалов Исрафилләр беренче сугышчан чыныгу алалар.

Сугыш башланганның икенче көнендә үк мобилизациябашлана. Авылдан сугышка беренче булып колхоз рәисе Гайнетдинов Зәйнетдин, Шәехов Әхмәтша, Шәехов Сабир, Хәсәншин Әхмәтша, Гыйльметдинов Мәҗетдин, Сәхибетдинов Котдусләр китә. Безнең авыл советы буенча Мортыштамактан 230 кеше сугышка китә, 182-се яңадан әйләнеп кайтмый. Боламыктан 41 ир – егет сугышка алына, 28-е яу кырында ятып кала. Бикәсаз авылыннан 27 кеше сугышка китә, 17се кайта алмый. Колмәттән киткән 92 ир-егетнең 44 енә генә туган авылына кайту насыйп була, 48е яу кырында ятып кала.”Ул көннәрне искә төшергәндә генә дә күңел тетрәнә: елау- сыкрау, фронтка олаулар озату, халыкны тынычландырырга тырышу, митинг уздыру- сугышның беренче көннәре әнә шулай хәтердә уелып калды. “(Аздахов Вәҗетдин истәлекләре. Ул үзе, Фин сугышында яраланып кайту сәбәпле, сугышка 1944 нче елда гына алына).

Урылмаган иген калды

Басуларны тутырып.

Кузгалдыгыз , югалдыгыз

Вагоннарга утырып.

Сугышка бер гаиләдән 3-5 кеше китеп, берсе дә әйләнеп кайтмаган гаиләләр дә шактый була. Лотфуллиннарның Әхмәдулла белән Әшрәфуллалары хәбәрсез югала, Шәрифҗан гына кайта. Гыйльфановларның Вәгыйз, Әхәт һәлак була, Ихсан кайта. Шәймәрданов Салих һәм аның уллары Хаҗи, Гали, Хәмит туган якларына әйләнеп кайталар, ә Һади белән Заһит хәбәрсез югала. Фәхерлиев Зөфәр, Габдуллаян кайтмый, Хәйбрахман исән – сау кайта. Хөсәеновларның Салихҗан, Галимҗан, Миргарифаннары яу кырында ятып кала, Мәхмүрахман ага яшенә җитеп вафат булды. Һәйкәлдәге язуларны укыганда күңелгә иң авыры – Габдерәшитовлар белән Хафизовларны уку. 4 туган: Миңнехаҗи, Миңнехатыйп, Каюм, Һади яу кырыннан туган якларына кайтмаган. Хафизов Әхмәткәрам, Әхмәтзәки, Гайнемөхәммәт, Динмөхәммәтләргә дә туган якка кайту бәхете язмаган. Авылга килгән иң беренче похоронка да Әхмәткәрамга була. Исән кайтканннарның да шактые сугыш яраларыннан сихәтләнә алмыйча, сугыштан соңгы елларда ук вафат булалар.

Сугыш дигән афәт ир-егетләрне генә түгел, хатын-кызларны ды үзенә суырып ала. Илебезне фашистлардан саклау өчен авылыбыздан Фатыйхова Гайшә, Газизова Нурдидә, Габдрәкыйпова Нурдидә, Салихҗанова Халисә, Гарипова Мөзәянәләр үзләре теләп фронтка китәләр. Сугыш авырлыкларын башларыннан кичереп, исән- сау туган якларына кайталар.

Җиңү килде , бәйрәм иңде !

Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Дәүләтов Садретдин 3 нче дәрәҗә Дан ордены, Фәрдиев Мәүлетҗан Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, Салихҗанов Хәмит Кызыл Йолдыз ордены, Галиев Галимҗан ике Кызыл Йолдыз орденнары, Гайнетдинов Зәйнетдин Ватан сугышы ордены, Газизиов Зәйнетдин Кызыл Йолдыз ордены һәм Лотфуллин Хәмит инде 18 яшендә үк 2 нче дәрәҗә Дан ордены, Нуриев Салих 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Салихҗанова Халисә шулай ук Ватан сугышы ордены белән бүләкләнәләр. Фәрдиев Мәүлетҗан 1945 нче елның 24 нче июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында уздырылган Җиңү парадында катнаша.

Авылдан бик ерак иде , диләр,

Фронт сызыгын , комсыз сугышны.

Алай икән, ник соң ул сугышны

Уйласаң да кыса сулышны.

182 солдат өйләренә

Ни сәбәпле кайтмый калган соң?

Яшь хатыннар ирсез, ә балалар

Ник әтисез ятим калган соң ?

Яудан соң да ник солдатлар түгел

Үлем кәгазьләре агылган ?

Я, кем әйтә ала, ул сугышны

Узмаган дип безнең авылдан?!

Әйе, сугыш кырларыннан авылыбызга нибары 106 кеше генә кире әйләнеп кайта. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл салына. Кызыл кирпечтән төзелеп, очына йолдыз куелган бу һәйкәл яудан кайтмаган авылдашлар хөрмәтенә салынган беренче һәйкәл иде.

1978 нче елда Мәдәният йорты каршында яңа һәйкәл ачылды. Аңа чыгарылыш класс укучылары шефлык итәләр. Җиңү бәйрәме көнне һәр елда һәйкәл үз янына авылдашларны җыя. Бөек Җиңүнең 50 еллыгын зурлап билгеләп үткәндә Хафизова Мөзәянә Әхмәтхафиз кызы сугыштан кайтмаган абыйлары 1916 нчы елгы Әхмәткәрәм, 19 нче елгы Әхмәтзәки, 1922 нче елгы Гайнемөхәммәт белән 1924 елгы Динмөхәммәткә багышлап язган шигырен һәйкәлгә куйды.

Мин һәйкәлгә килдем , газиз абыйларым,

Чәчәк куям сезгә , туганнар.

Чәчәк кебек яшьлек гомерегездә

Яу кырында башын салганнар.

Әнкәй көтте сезне иртә-кичен,

Юлга карап , күзен талдырып.

Көтеп аргач, әнкәй үзе китте,

Үзе китте безне калдырып.

Үтте еллар, уздык авыр юллар,

Онытылмый сугыш еллары.

Канлы яу кырында башын салды

Авылыбызның күпме уллары.

Аталарын күрми, төсләрен дә белми

Ятим үсте күпме балалар.

Яуда калган балаларын көтеп

Дөнья куйды күпме аналар.

Чечняда әле һаман кан коела,

Җимерелә авыл , калалар.

Авыр язмышларга дучар була

Сабыйлар һәм газиз аналар.

Теләмибез сугыш!

Җиребез булсын тыныч!

Тыныч булсын иде дөньялар.

Ятим үсмәсеннәр балалар да,

Яшь коймасынидеаналар!

9 нчы май 1995 нче ел.



ТЫЛДАГЫ ТОРМЫШ



Авыр сугыш елларында Мортыштамак халкы да бөтен ил белән бергә “Бөтенесе – фронт өчен, бөтенесе – җиңү өчен!” дигән девиз астында яши. Трактор, машина, атларның яхшысы фронтта. Җирне эшкәртү, чәчү, җыеп алу җиңел булмый. Эшнең авыр башы хатын – кызлар, өлкәннәр һәм яшүсмерләр җилкәсенә төшә. “1941 нче елгы икмәкне кар астыннан чалгы белән чабып алырга туры килде. Орлыгын чана белән тартып ташыдык. Үзе авыр, кеше җитми. И ул чактагы кыенлыклар!”- дип искә ала иде сугыш чоры бригадиры Мәмдуха Хөсәенова. (1981 нче ел). Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә уңыш сугыш чоры өчен начар булмый, 12-14 ц җыелган. Ашлыкны атлар белән Яр Чаллы элеваторына ташыйлар.

Сугыш чорында безнең колхозда 6 бригада була. Барлык техниканы хатын-кызлар җегәрли. Габдрәкыйпова Нурҗинан әле 1935 нче елда ук Яр Чаллыда курслар бетерә һәм 1935-1945 нче елларда тракторда эшли. Район МТСсе авылларда курслар оештыра. 1942-1943 нче елларда авылдагы трактористлар курсын сугыштан яраланып кайткан Хөснетдинов Мөдәррис җитәкли. Аның укучылары Садыйкова Бәгыйҗәннәт, Илдарханова Рәйсә, Сәхибзадина Бибихөснә, Нуретдинова Нурдидә, Хөснетдинова Рәбигалар тракторга утыралар, ир - ат иңнәренә дә авыр булган эшне башкаралар. Бу елларда Мөдәррис абый Сарманның 10 класс укучыларын да трактор йөртергә өйрәтә. Алар арасында Миргалимова Асия, Гыйлаҗева Ләйсән, Тәзкирә исемле кызлар була. Соңрак врач булып танылган Ләззәт Галимҗанович та анда укыган.

Сугыш чорының авырлыкларына бирешмичә, Җиңү көнен якынайту өчен көнне - төнгә ялгап эшләгән, балаларын язмыш кочагына ташламыйча үстергән Мофаздалова Нурлыһода, Ногманова Миңнесорур, Салихҗанова Мәгъмүрә, Якупова Мәрхәбә, Фәхриева Шәмгыйҗиһан, Шәйдуллина Миңнекамал белән Миңнеямал, Маликова Фәрхисорур, Сәхибетдинова Өммегөлсем, Маликова Һәдия, Хәбибуллина Мөсәвәрә, Закирова Гайнесорур, Зарипова Зөләйха, Хәсәнова Мөнҗия, Мортазина Наҗия белән Нурлыгаян, Гарипова Нурдидә, Каюмова Гайнекамал, Мингазетдинова Зәйтүнә, Мөбарәкова Асия, Миңнеханова Мөнҗия, Ильясова Мәүлиха, Закирова Фаһирә, Хәертдинова Банат, Закирова Фәрхисорур, Зиатдинова Мауа, Исмәгыйлова Гыйзденур, Хәсәнова Зәйтүнә, Салихова Салиха, Вәлиева Зәкия, Фәрхетдинова Нурдидә, Җиһангирова Зөләйха, Галиева Мөкәррәмә, Лотфуллина Хәерниса, Хәбибуллина Гайнесорур, Миңнеәхмәтова Гыйздениса, Сәләхова Гөлчирә, Газизова Нурлыһода, Әхмәтҗанова Зөһәйрә, Шәехова Нурлыһода, Галиева Сәмига, Гарипова Тәзкирә, Шәехова Мәрьям, Фәрхетдинова Өммегөлсем, Вәлиева Котүфелҗинан, Исламова Нурлыҗинан, Хөсәенова Мәмдуха, Шәяхмәтова Гыйзделбанат, Хуҗина Даимә, һ.б. бик күпләр алдында баш иябез һәм зур хөрмәт хисләре белән искә алабыз.

И ул сугыш еллары… . Кояш чыкканчы инде берничә чүмәлә куя идек. Караңгы төшеп, көлтәләрне күрми башлагач, авылга кайтып, төне буе ашлык сугабыз. Арба тартып орлык ташулар үзәккә үтте. Мин үзем генә дә 1944 нче елда 29, 1945 нче елда 32 арба орлык алып кайттым. 70 килолысы да, 50 килолысы да бар иде.” (Вәлиева Котүфелҗинан истәлекләре).

Ә бит көне–төне эштә булган бу хатыннарның өйдә балалары, карт ата-аналары, кече туганнары алар тәрбиясендә була. Араларында ишле балалар белән тол калучылары да шактый була. Лотфуллина Хәерниса - 6, Маликова Фәрхисорур, Хәбибуллина Гайнесорур, Хуҗина Даимәләр – 5, Җиһангирова Зөләйха – 4 бала белән авыр сугыш елларын кичергәннәр. “Олы балаларга эш өлкәннәр белән тигез төште. Кечкенәләрен дә кулдан килгән эшкә җиктек. Бервакыт улым Рәмзине тавыкларны карап кайтырга җибәрдем. Тавык фермасында эшләгән чагым. Әни, әни, тавык өй буенда чебиләрен имезеп ята,- дип кайтып килде. И, сабый диген. 5 балаң, кайнанаң бар, үзеңә генә авыр, бер-икәсен детдомга урнаштырыйк,- дип вәкил килде. Кире бордым. Аллага шөкер, балаларны карашырга кайнанам бар, -дидем. Авыр сугыш елларында да артык булмады безгә балалар. Хәзерге матур, җитеш дөньяда балаларын ташлаган аналарны аңламыйм мин, нәфрәтем көчле андыйларга. ”(Хуҗина Даимә апа истәлекләре. 1992 нче ел). Кайнанасы булганга сөенеп яшәгән Даимә апа килене, алдынгы сарык караучы Рәсимә белән улы, колхозның электригы Фәнис тәрбиясендә яши. Ялгыз калган кодагые да аларга күчеп килде. Ике ана кадер - хөрмәттә картлык көннәрен кичерәләр. Ни чәчсәң, шуны урырсың ! - дип белми әйтми халык.

Сугыш, сугыш! Ниләр генә күреп, ниләр генә кичерергә туры килми ул елларда. Кайнанасы, кайнатасы булганнарга чыннан да күпкә җиңелерәк иде. Балаларны карар кешем юк дип эштән калу кая. Лотфуллина Әдибәне әнисе сәкегә утыртып, алдына куырылган борчак куеп, суык өйдә туңмасын өчен башыннан бишмәт бөркәп эшкә китә торган була. Көннәр буе шул хәлдә утырган сабый бөкре кала. Кайсы өйгә керсәң, үзенә бер язмыш. Фәрхетдинова (Гыйздиева) Нурдидә апага да сугыш елларын искә төшерүе бик авыр. Әтиләре фронтта һәлак була, әниләре дә үлеп китә. Үзеннән кече апайларын тәрбияләү Нурдидәнең нәзек иңнәренә төшә. Бәла бер вакытта да ялгыз йөрми диләр. 1942 нче елның гыйнвар суыгына чыдамыйча , саман кирпеченнән салынган өйнең бер почмагы ишелеп төшә. Ә адәм баласы ничек түзәргә тиеш?!

Сугыш чорында иген игү белән бергә терлекчелекне дә алып барырга, ит , сөт, йон, йомырка һ.б. планнарны да үтәргә кирәк иде. Терлек азыгы җитешми, тораклар начар, атлар арык. Ул гәүдәсен көчкә йөрткән атлар белән азык - төлек, симәнә орлыгы ташулар үзе бер могҗиза, үзе бер батырлык. Шушы авырлыкларны җиңәргә тырышып, ферма мөдирләре Кашапова Мөнәздәһә, Фәррахова Нәсимәләр кул астындагы эшчеләре белән алны - ялны белми эшлиләр. Сыер савучы Әхмәтҗанова Зөһәйрә, Шәрифуллина Һәдия, Галиева Фатыйма, Хәертдинова Зифа, Габдрахманова Шәмсенур, Нургалиева Тәбделҗинан, Хуҗина Даимә, Хәсәншина Мөсәлләмә, Якупова Мәрхәбә, Хәсәнова Зәйтүнә, Хәйдәрова Гыйзделбанатларга барлык эшне кулдан башкарырга, мал азыгын күтәреп ташып ашатырга туры килә.

Шушы ук вакытта татарлар өчен бик үк хас булмаган яшелчәчелек , җиләк – җимеш үстерү эше дә башлана. Авылыбыз халкын бакчачылык эшенә өйрәтүче Екатерина Васильевна Ратникова 1940 нчы елда колхозга агроном булып килә. Бу чорда колхоз рәисе булып эшләгән Гайнетдинов Зәйнетдин белән уртак телне тиз таба ул. Екатерина Васильевна (халык аны яратып “ безнең Кәте” дип йөртте) килү белән кырчылык эше белән берлектә бакчачылык эшен дә башлап җибәрә. Авылның шәрәлеге, агачлар, бакчалар булмавы гаҗәпләндерә аны. ”Авыл башына килеп кергәч тә Мортыштамак зрә күңелсез авыл булып тоелды миңа ”,- дип искә ала иде ул соңрак. Авылдан өстә, Мортышбаш ягына таба, питомник барлыкка килә. Алмагач, чия, карлыган, кура җиләкләре утыртыла. Анда эшләгән Газизова Нурлыһода, Илдарханова Рәйсә, Ганиева Зәйтүнә, Гайниева Хурлыҗинан, Мөбарәкова Мөстәдига, Мәрьям, Лотфуллина Мәрфуга, Газизова Сания, Хәлимова Мөкаддисә, Гыйльмиева Миңнегаян, Нуриева Салиха һ.б. бик күпләрнең тырыш хезмәте авыр сугыш елларында һәм сугыштан соң да авыл халкын яшелчә, җиләк-җимеш белән туйдырып тора. Шушы тырыш коллектив 1953 нче елда Мортыштамак белән Боламык арасында яңа бакчага нигез сала.

Е.В.Ратникова төп эше белән берлектә 1941-1943 нче елларда комсомол оешмасын, 1944 нче елдан алып 16 ел буе партоешманы җитәкли. Килгәндә бер татарча сүз белмәгән Катя белән юньләп русча белмәгән авыл халкы әнә шулай килешеп эшләп китә. Е.В.Ратникова “ РСФСР ның атказанган агрономы” исеменә лаек була, йөзләгән Мактау кәгазьләре, бүләкләре аның тырыш хезмәте хакында сөйлиләр. Катя апаның 80 яшьлек юбилее авылдашлары, район администрациясе башлыгы Ә.М.Залаков, авыл хуҗалыгы идарәсе, күмәк хуҗалык җитәкчеләре тарафыннан зурлап үткәрелде.

Сугыш елларында халыкның рухын күтәрүче партия, комсомол оешмалары, агитаторлар гаять зур эш башкаралар. Бу елларда партоешманы Аздахов Вәҗетдин, ул сугышка киткәч, 1944 нче елдан Екатерина Ратникова җитәкли. Агитаторлар көндәлек фронт хәлләрен халыкка җиткереп торалар. Үз эшләреннән буш вакытта аларны әле басуда, әле фермаларда еш күрергә туры килә. Агитаторлык эшенең иң авыры укытучылар җилкәсенә төшә. Иртән, укулар башланганчы, колхозда эшне оештырып җибәрергә булышалар, дәресләр бетүгә үк басуга киндер йолкырга, башак җыярга баралар. Төннәрен фермаларда дежур торалар, көз буе ындыр табагында эшлиләр. Кичләрен балаларны өйдә укыту, ата-аналар белән эш, концертлар кую кебек эшләрнең исәбе - хисабы булмый. Шулар өстенә заем кампаниясе, танклар, самолетлар төзү өчен акча җыю кебек авыр эшләр башкаралар. Кайсы гына йортка аяк бассаң да ятимлек, хәерчелек хөкем сөрә, ә акчаны җыярга кирәк. Солдатка баласының мәктәпкә киеп барырга итеге юк, ә ул йомырка сатып, налог түләр өчен акча җыя. Кичләрен фронтка җибәрергә дип оекбашлар, бияләйләр бәйли. Сугышта фашистларны җиңүгә тыл әнә шулай зур өлеш кертә.

Сугыш еллары ни авыр булса да, иң авыры җиңү килгәч булды. Бәхетлеләрнең ирләре кайтты, ә минеке кайтмады. Кызым Рәсилә 1 яшеннән әтисен белми үсте. Җиңү белән өметләр дә өзелде,”- дип искә ала иде Мауа апа Низамова. 29 яшендә 5 бала белән тол калган Хуҗина Даимәнең кече улына да әтисе сугышка киткәндә 3 ай гына була. Сәләхова Гөлчирәнең кызы Тәнзилә әтисе сугышка киткәч туа. Атага үзенең тупырдап торган матур кызын сөю, балага әти сүзен әйтү, ата назын тоеп үсү насыйп булмый. И ул сугыш чоры балалары кичергән ятимлек… Шуңадырмы, аларның һәрберсе үз балаларын бөтен күңел җылысын биреп үстерде.

Җиңү көне, Мауа апаныкы кебек, һәркемнең үзенчә истә калган. “Арба тартып орлык ташулар үзәккә үтте. 9 нчы май көнне дә орлыкка барган идек. Орлык җибәрүче инвалид ирне авылга кайтып китте диделәр. Ул килгәч кенә җиңү икәнен белдек. Үзе сөенеч, үзе көенеч. Кайсыбыз елый, кайсыбыз көлә. Икенче көнне иртән генә кайтып җиттек. Туры 7,5 гектарлы басуга чәчүчеләр янына киттек. (Вәлиева Котүфелҗинан истәлеге).

Сугыш тәмам. Тормыш дәвам итә. Илне төзекләндерәсе, сугыш беткәч матур итеп яшәрбез әле дигән хыялларны тормышка ашырасы бар. Тик туйганчы икмәк ашау турындагы хыяллар тиз генә чынга ашмый әле. Солдатлар кайта тора, алар белән бергә бәлки исәндер дигән өметләр өзелә тора. Әле сугыштан соң да озак еллар авыл хуҗалыгындагы күпчелек эшләр хатын - кызлар белән сугыш чоры балалары җилкәсендә кала бирә.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 20.04.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Конспекты
Просмотров161
Номер материала ДБ-045065
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх