Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Воспитательная работа / Конспекты / Сценарий праздника "Ак яулыклы әбием минем"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Воспитательная работа

Сценарий праздника "Ак яулыклы әбием минем"

библиотека
материалов

10















hello_html_m1853b7f5.gif
























АК ЯУЛЫКЛЫ ӘБИЕМ МИНЕМ”


(Сыйныфларда яисә мәктәпкүләмендә уздырылачак өлкәннәр көне яки 8 март бәйрәмендә үткәрү өчен чара сценариесе)


Сыйныф җитәкчесе:

Кадерле әбиләребез, бүгенге бәйрәмебез сезнең хөрмәткә багышлана.

Бәйрәмебез “Ак яулыклы әбием минем” дип атала.Бүген без кунакка 9 әбиебезне чакырдык.


Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам: “Җәннәт аналарның аяк астында”дип әйтә торган булган. Чынлап та ана булса-бала өчен җәннәт-аның кочагында, аның аяк астында. Тиккә генә олылар балага теләк теләгәндә : “Аталы-инәле, алтын канатлы булсын” дип теләмиләр бит.

Укучы

Ана назы ул-җирдә мәңгелек.

Укучы:

Мәңгелек җыр-бишек җырыгыз.

Бергә:

Без узасы юлда маяк булып

Гомер буе балкып торыгыз.

Сәхнәнең бер ягыннан бер-берсенә каршы әби белән бала чыгалар.

Сәхнә уртасында кочаклашалар.

Бала:Әбием бәгърем.

Әби:Күз, нурым.

Бала:

Әбием, син онытмадыңмы, бүген бит мәктәптә, әбиләргә багышлап бәйрәм була

Әби: И, бәбкәм, онытып җибәргәнмен бугай, әйдә тизрәк , алайса, соңга да калуыбыз бар бит.

(китәләр, шул вакыт кызлар күренә)

Бала: Әнә әбием, минем дусларым да киләләр.Кызлар, әйдәгез

Кызлар: Әби исәнме.

Әби: Исәнмесез, балакайларым.һай, үскәннәр, әбиләрегезне хөрмәтләргә барасызмы, ыланнар.

Кыз:Әйе, әбекәй, әбиләр хөрмәтенә матур шигырьләр сөйләргә барабыз, бәйрәмгә.

(килеп җитәләр,залның уртасына чыгып басалар)

Бала: Кызлар, әйдәгез , әбиләребезгә багышап шигырьләребезне сөйләп күрсәтик.

Кызлар: Әйдәгез.

Бала:

Елмайса йөзеннән аңлыйм

Әбиемнең теләген.

Дөнья киңлегенә тиңлим

Әбкәемнең йөрәген.

Әбкәй, сиңа бүләк итәм

Бөтен дөнья гөлләрен.

Юллар кебек озын булсын

Әбкәем, гомерләрең.


Әби: Ай рәхмәт, балам, тәүфигың –бәхетең белән үс, бәбкәм.

1 кыз:

Кадерле әбиләребез!

Яшәгез сез мәңге яшь булып,

Туган йортыгызда ямь булып.

Сез булсагыз, сау-сәламәт,

Оныкларга булыр бик рәхәт.


2 кыз:

Оныкларга терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.

3 кыз:

Картаймыйча шулай кояш кебек

Балкып торыгыз сез иртә-кич.

Яхшылыкны җирдә ятмый диләр,

Онытмабыз сезне һич тә без.

Кызлар ансамбле әби белән баланы уртага алып аларга җыр башкаралар.

______________________________________________________________

Сыйныф җитәкчесе:

Бүгенге бәйрәмебезгә килгән кадерле әбиләребез-безнең әти-әниләребезнең газиз әниләре. Ә алар безнең дәү әниләребез, әбекәй, әбиләрбебез.


Укучы

Әбием! Нинди матур яңырый бу сүз. Бу сүз “әни” дигән сүз кебек үк якын һәм кадерле.

Сыйныф җитәкчесе:

Әйе, АНА!

Нинди бөек исем бу!Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр.

Безнең әбиләребез балаларын дөньяга тудырып , үстереп, укытып кеше иттеләр.Балаларын олы тормыш юлларына озатып, киленнәре,кияүләре белән матур гына яшәп яталар.


Укучы:

Баланың баласы балдай татлы”, диләр бит әле. Менә без инде, аларның томышларының яме, куаныч-юанычлары.


Сыйныф җитәкчесе:

Әйе, шулай булгач без әбиләребезне рәнҗетмичә, кадерләп , хөрмәтләп торырга тиешбез.Алар бит бөтен йөрәк җылыларын биреп үстергәннәр безне, хикәятләр сөйләгәннәр.

Кадерле әбиләребез, сезнең хөрмәткә оныкларыгызның чыгышларын тәкдим итәбез. Энҗе Билалова җыры сезгә сәлам булып яңгырасын.

(ҖЫР)

Укучы:

Көннәр якты булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет шатлык артсын өчен


БЕРГӘ:

Әби кирәк, әни кирәк!

Иң кадерле кеше җирдә

Алар димәк.


Сыйныф җитәкчесе:

Классыбызда 6 укучы- Энҗе, Флүзә, Илүзә, Альберт , Раиль, Роберт өйдә әбиләре белән яшиләр.

Ул әбиләребез кайларда гына эшләмәгәннәр.Колхозда иген, чөгендер үстергәннәр, төрле эшләрдә эшләгәннәр, мәктәптә белем биргәннәр, халыкка хезмәт күрсәткәннәр.

Әйдәгез әле әбиләребез кайда эшләгәннәр икән, үзләренә сүз бирик.


Әбиләр чыгышы.




Сыйныф җитәкчесе:


Кыскасы, алар эшләгән эшләрне сөйләп бетерерлек түгел. Кайда гына эшләсәләр дә, алар без тыныч яшәсен, матур уйнасын, тамакларыбыз тук булсын өчен тырышып хезмәт иткәннәр. Тормышның ачысын да, төчесен дә күргәннәр алар.


2 Алып баручы:

Нинди генә зар булса да,

Нинди генә моң булса да

Нинди генә сер булса да

Сөйләми дә , сорамый да

Һәммәсен дә әби белә.


Сыйныф җитәкчесе:

Әйе, бик яхшы бит өйдә әби белән яшәү.Күңелле. Илүзә дә шулай ди.

Ул хәзер әбисе Хатимә апага багышлап матур итеп шигырь сөйли .

Әниемнең әнисе

Әбием була минем,

Әби генә түгел әле

Ул минем дәү әнием.

Ал ефәктәй чәчләрен

Ул тарап куя үреп.

Чисталыкка өйрәнәм,

Мин дә, анардан күреп.

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә.

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.




Сыйныф җитәкчесе:

Беләсезме , балалар, безнең әбиләребез яшь чакларында нинди җырлар җырлаганнар, уеннар уйнаганнар?

Әйдәгез, аларны яшьлекләренә алып кайтыйк әле.

( Эх күңел ачабыз” көенә такмаклар җырлыйбыз.)

Сыйныф җитәкчесе:

Халкыбызның “Әйтем-сүзнең бизәге, мәкаль-сүзнең җиләге” дигән әйтеме бар.



Сыйныф җитәкчесе:

Әйе бу сүзләр-фикер җәүһәрләре, әби-бабаларыбызның алтын бөртекләре. Тикмәгә генә “Амбар төбендә икмәк бар, картлар сүзендә хикмәт бар”, дип әйтмиләр инде.


2 Алып баручы:

Хәзер, хөрмәтле әбиләр, балаларыбызны тыңлап карыйк әле, өлкәннәр турында алар нинди мәкальләр беләләр икән?



1.Өлкән кеше җилгә сүз сөйләми.

2.Өлкәннәр барда өйнең китабы бар.

3.Олыларга рәхмәт кыл, кечеләргә шәфкать кыл.

4.Олыларга юл куй, үзең дә олыгаерсың.

5. Картлыгың бәхетле булсын дисәң, яшьлегеңдә ялкау булма.

6. Өлкәннәр сүзен кар басамас.

7.Олылар сүзен тотмаган-орылган да , сугылган.

8.Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

9.Әби укый белгәнен, бабай сөйли күргәнен.


Сыйныф җитәкчесе:


Рәхмәт сезгә балалар, бик күп мәкальләр беләсез икән.

Бәйрәмебезнең 2 өлешенә күчәбез. “СУПЕР ӘБИ”дип атала.

СУПЕР сүзен икенче төрле аңлатсак ИҢ-ИҢ-ИҢ дип атала.


1 Алып баручы укучы


Әби, әбекәй, әбием, -иң якын кешебезгә, яклаучыбызга, саклаучыбызга, әкиятчебезгә, пешекчебезгә, нигезебезнең терәге булган


Сыйныф җитәкчесе:


Статистиклар санавынча, гаилә караучы әби уртача ел буена 12 мең чәнечке-пычак, 13 мең тәлинкә, 8 мең чынаяк юа икән, ә шул савыт-сабаның авырлыгы, кухнядан аш өстәленә кадәр ташыганда, елына 5 мең тоннага җитә икән.


2 Алып баручы укучы

Тукта әле син! Без бит болай дип сөйләшмәгән идек. Син ниндидер көнкүреш проблемалары, саннар турында сөйли башладың, ә бездә бит бәйрәм.

1 Алып баручы укучы

Әле син беләсеңме икән, әбекәйләр ел буена уртача өйдә һәм кибетләрдә йөргәндә 2 мең км юл үтә икән.


2 Алып баручы укучы

Кыскасы, әби-әби инде ул!

1 Алып баручы укучы

Ул бит әле шуның өстенә серле дә, кабатланмас та, сөйкемле дә хатын-кыз.

Бергә:

Һәм без бүгенге кичәбезне аларга багышлыйбыз.


Сыйныф җитәкчесе:

Супер әби шоу-программа бәйгесендә катнашучы гүзәл әбекәйләребез

-Ахметзянова Гелминур апа

-Мухаметзянова Минигел апа

-Кашапова Фахриҗиһан апа

-Минхаерова Накибә апа

-Мотыгуллина Хатимә апа

-Мусина Навал апа

-Cагирова Шәрига апа

Сыйныф җитәкчесе:

Әбекәйләребез ярышы башланыр алдыннан без бит әле хөкемдарлар белән таныштырмадык. Менә алар, безнең хөкемдарларыбыз - сезнең оныкларыгыз.

Алар әбиләребезнең эшләренә дөрес бәя биреп барырлар дип уйлыйбыз. Хәерле сәгатләрдә , барыбызга да уңышлар теләп бәйгебезне башлаганчы жирәбә алыйк әле. Менә шулай. Уңышлар сезгә.


Сыйныф җитәкчесе:

Беренче тур “ТӘМЛЕ ТАМАК”дип атала.Әбиләребез безгә оныкларының ,яратып ашый торган ризыклары турында матур итеп сөйләрләр һәм аларны матур сүзләр, җөмләләр белән ашарга чакырырлар.Әбиләргә уйлап, сөйләргә әзерләнү өчен вакыт бирелә.

Ә шул вакытта кадерле әбиләребез өчен бию башкарыла.


Сыйныф җитәкчесе:

Бәйгебезнең икенче туры “ТӘГӘРИ КИТТЕ ЙОМГАГЫМ” дип атала.

Әбиләребезне җитезлектә сыныйбыз хәзер. Кайсы әби йомгакны тизрәк орчыкка урар.

Сыйныф җитәкчесе:

Ә без шул вакытта җырлый торыйк әле.Барлык сөйкемле әбиләр хөрмәтенә җыр башкарабыз. Рәхим итеп тыңлагыз.Җырлый Илүзә Мотыгуллина.

Җыр яңгырый

Сыйныф җитәкчесе:

Афәрин , әбиләр. Булдырдыгыз.

Әбиләр сезгә сорау бирәсем килә әле. Сез оныкларыгызны үстердегез, ашаттыгыз, эчердегез, ә менә пеленкага төргәнегез булдымы?

Бик яхшы, димәк хәзер бу эштә дә сезне сынап карыйк әле.

Өченче тур “АК БИЛӘҮГӘ БИЛӘДЕМ” дип атала.Әбиләр оныкларын ак биләүгә биләп куялар, ә жюри членнары әбиләрнең эшләрен бәяләрләр.

Әбиләр, бу эштә сезнең осталык сынала.

(Әбиләр пеленкага, алдан әзерләгән курчакларны төреп күрсәтәләр.)


Сыйныф җитәкчесе:

Ә без шул вакытта җырлый торыйк әле.Барлык сөйкемле әбиләр хөрмәтенә җыр башкарабыз. Рәхим итеп тыңлагыз.Җырлый Флүзә Мусина


Җыр яңгырый


Сыйныф җитәкчесе:

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әбиләр бәйрәме диеп

Оныклар сөенеп торсын.

Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел диләр.Чынлап та әллә нинди, төскә ямьсез кешеләрне тыңлап торсаң да алар яныннан китәсе дә килми. Гөл сөйләтеп торырсың.


1Алып баручы укучы:

Менә син, Энҗе, йөзгә иң чибәр кыз, ә телең матур түгел.


2Алып баручы укучы:

Ничек инде, Ильшат?


2Алып баручы укучы:


Ничек дип, соң, бер генә матур сүз дә әйтмисең бит син миңа.

Ә менә әбиләребез әйткән матур сүзләр йөрәккә май булып ята, билләһи.




2Алып баручы укучы:

Бәйрәм ахырында мин сиңа бик матур итеп рәхмәт әйтермен, Ильшат.


Сыйныф җитәкчесе:


Әйе, чираттагы,4 нче турыбыз “ТӘМЛЕ ТЕЛЛӘР” дип атала да инде.Әбиләребез оныкларына күңелләрендә булган, оныкларына иркәләп әйтә торган матур сүзләрне әйтәчәкләр.Бу турда, сүзләрнең санына карап бәя куелачак.Ягез әле, әбиләр, башладык. 1 №дагы әбигә Хатимә апага сүз бирәбез.

Әбиләр чиратлашып чыгыш ясыйлар


Сыйныф җитәкчесе:

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырламый тормыйк әле

Чәчәк кебек яшь гомерне

Бушка уздырмыйк әле.-диләр әбиләребез.


Соңгы СӘНГАТЬ турында безнең әбиләребезнең җырга-моңга, шигырьгә осталыкларын тикшереп карыйк әле.Әбиләр үзләрендә булган сәләтләрен күрсәтергә тиешләр. Аларга бераз вакыт бирелә, әбиләребез әзерләнгән арада авылыбыздагы барлык әбиләр хөрмәтенә

Раиль һәм Ильшат башкаруынды җыр тәкдим итәбез.


Сыйныф җитәкчесе:

Ә хәзер әбиләребез өчен чираттагы сынау башланачак. Барлык әбиләребезнең дә җыр моңга гашый икәнлекләрен беләбез.Әйтик, Миннегөл апа матур җырлый ,Хатимә апа оста бии, Нәкыйбә апа матур итеп мөнәҗәт укый, Шәрига апа биюче, һәм башка әбиләребезнең дә оста икәнлекләрен хәзер күрербез. Рәхим итеп башладык.

Әбиләр чыгышы.

Сыйныф җитәкчесе:

Әбиләребез белән соңгы уеныбызны уйныйбыз дисәк тә була. Хәзер безгә әбиләр “Дуслык” газетасы чыгарып калдыралар. Аларга мин төсле кәгазьләр, фламастерлар бирәм. Алар шунда матур итеп үзләре теләгән рәсемне һәм матур сүзләрне язачаклар. Аннан аларның эшләрен зур ватман кәгазендә ябыштырып куябыз.Әбиләр эшләгән арада , күңел ача торабыз. Әбиләребез хөрмәтенә бию ташырабыз. Бииләр кызларыбыз.

Бию башкарыла.

Сыйныф җитәкчесе:

Хөрмәтле әбиләр! Гомерегез буе тырышып хезмәт күрсәткәнегез өчен, авыр елларны үз җилкәгездә татысагыз да шундый саф күңелле булып калганыгыз өчен, яхшы ул-кызлар тәрбияләгән өчен рәхмәт сезгә. Озын гомер, сәламәтлек телибез сезгә.Оныкларыгызның игелеген күрегез.

БАРЛЫК КАТНАШУЧЫ ҺӘМ БӘЙРӘМЕБЕЗГӘ КИЛГӘН ӘБИЛӘРГӘ, УКЫТУЧЫЛАРГА, УКУЧЫЛАРГА ЗУР РӘХМӘТЛӘРЕБЕЗНЕ ҖИТКЕРӘБЕЗ.


Сыйныф җитәкчесе:

Сүзне хөрмәтле хөкемдарлар сезгә бирәбез.

Хөкемдарлар чыгышы.


Хөкемдарлар рәисе-Альберт:

Кадерле әбиләребез, безнең сөеклеләребез.Без сезгә сокланабыз тирән ихтирам белән башыбызны иябез. Һәрберегезгә дә матур сүзләр әйтәсебез килә. Без хөкемдарлар белән барыгызны да 1 нче урынга чыгардык. Сез эшләгән эшләрне берни белән дә бәяләп булмый. Шулай итеп “Иң оста әби” исеменә Накибә, “Иң гаҗәеп әби” исеменә Хатимә “Иң супер әби” исеменә Шәрига , “Иң чибәр әби” Миннегөл “Иң уңган әби” Наваль , “Иң сәләтле әби” Гелминур әбиләр лаек булды. Барыгызны да котлыйбыз. Исәнлекле озын гомер, җан тынычлыгы телибез, кадерле әбиләребез.

(әбиләргә исемнәре язылган, кулдан ясалган медальоннар кидерелә. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамлана.)


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 05.10.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Конспекты
Просмотров186
Номер материала ДБ-238128
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх