Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Сценарий праздника "День Победы"
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Сценарий праздника "День Победы"

библиотека
материалов

Батырларның даны мәңгелек!

(Әдәби-музыкаль монтаж, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары белән әңгәмә)

А.б. Ямьле җәй ае… Таң атып килә... Табигать сихри матурлыкка чумган... Кояш бар җиһанга яңа көн тууын белдереп, үзенең алтын нурларын сибәргә җыена... Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда, әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар...

(“Изге сугыш” җыры ишетелә.) Җыр “Священная война”

Кинәт офыкта ямьсез үкереп фашист очкычлары, ут чәчеп торган танклар пәйда була. Алар безнең авылларыбызны , шәһәрләребезне утка тота башлыйлар. (Левитан тавышы. Сугыш башлануы хәбәр ителә.

Укучы: Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген, көн тумады,

Басты җирне сугыш ялкыны.

А.б. Бу – 1941 елның 22июнь таңы иде. Бу - тарихта тиңе булмаган, 1418 көнгә сузылачак Бөек Ватан сугышының башлануы иде. Шушы көнне илебезнең күген кара болыт каплый. Бу афәт бер генә гаиләгә дә кагылмыйча калмый. Аналар газиз улларын, сөйгән ярлар - парларын, балалар аталарын изге яуга, изге көрәшкә озаталар. Җыр: “Герман көе” (татар халык җыры) “Солдатлар” (М.Минһаҗев көе, К.Булатова сүз.)

Кырык бернең ямьле июнендә

Серле матур аяз таңында

Сугыш” дигән шомлы хәбәр килә,

Минем гүзәл туган ягыма.


Фашистларга каршы сугышка дип

Күтәрелә барлык ир-атлар.

Тол калалар бик күп хатын-кызлар,

Ятим кала сабый балалар.


Ул елларны ничек онытасың,

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир - егетләр китте яу кырына,

Алып көче тоеп үзендә.


Тыныч иде әле таңнарыбыз,

Аяз иде әле иртәләр.

Дошман басып керде илебезгә,

Ир - егетләр яуга китәләр.

Ирләр китте, кызлар елап калды,

Шаулап калды иген, өлгереп.

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше, карты, барысы өелеп.


Ирләр китте, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды, ятимнәр.


Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә, алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып - ябып йөри капканы


Һәр көн саен газиз баласыннан

Хатлар көтеп яши аналар.

Тик еш кына шатлык урынына,

Кайгы хәбәрләре алалар.


Икенче алып баручы. Сез, хөрмәтле ветераннар, тиз әйләнеп кайтырбыз дидегез дә, ут эченә барып кердегез. Башта үз җирләрегезне дошманга калдыра-калдыра чигенү ачысын татыдыгыз. Мәскәү яны сугышларында, «Безнең артта — Мәскәү» дип, Мәскәү өчен сугыштыгыз. Сталинградтагы сугышларда, илне дошманга бирмәскә дип, һәр йорт өчен көрәштегез. Тиңдәшсез зур батырлыклар күрсәттегез. Ничәмә ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очраштыгыз, күпләрегез ятып калды


Беренче алып баручы.

Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын, комсыз сугышны.

Алай икән, нигә соң сугышны

Уйласаң да, кысыла сулышлар.


Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Чәчелгән икмәкне җыеп алырга кирәк иде. Мондагы тормыш икенче фронтка әйләнде.

Икенче алып баручы. Тормышны алып барырга кирәк иде. Игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә, гомер буе бетмәс-төкәнмәс налогын да түләргә кирәк иде.

Икенче алып баручы. Менә шулай олаулары-олаулары белән икмәк озатты алар. Икмәк озаттылар, ә үзләре алабутадан ипи пешерделәр, бәрәңге кәлҗемәсе ашадылар. Ашарга җитмәү сәбәпле ачлыктан шешенеп интектеләр, үлүчеләр дә булды.

Беренче алып баручы. Ә халык барыбер тырышты. Атлар беткәч, үгезләр җигеп җир тырмаладылар, бәләкәй арбага үзләре җигелеп, симәнә ташыдылар, билдән кар ерып урман кистеләр, фронтка өлешебез керсен дип, танк алырга дип акчалата өлеш керттеләр. Районыбыз хезмәт ияләре бу елларда тынычлык фондына дип зур суммаларда акча җыеп тапшырдылар

.

Чабатадан, тездән суга батып,

Язгы чәчү җитәр алдыннан.

Чыгып киткән язын симәнәгә

Хатын - кызлар безнең авылдан.


Сыерлары юлда ятып калган,

Җилкәләргә күчкән симәнә.

Бу турыда бүген сөйләгәндә

Әбекәй һаман елап җибәрә.


Кырык, илле чакрым язгы суда -

Кайталмасаң, илең ач кала.

Хатыннарда тик бер генә хәсрәт

Һәр йорт саен көтә ач бала.


Әтиләрнең сугышып йөргән чагы,

Безнең яңа туган ел булган.

Капчык аскан егермеләп хатын

Басуларга кайтып егылган.


Тәпи йөрер - йөрмәс бала - чага,

Буразнадан билчән утаган.

Илгә - икмәк, авыл үзе өчен

Көлчә салган алабутадан.


Бер бәләкәй көлчә ега алган

Ул чорларның нужа хуҗасын.

Олылар күк күтәргән бит шулар

Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.


Икенче алып баручы.

Эх, апалар, сугыш елларында

Теңкәгезгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

Лачын кебек баһадирларыбыз, сугышка киткән хатын-кызларыбыз бер-бер артлы шәһәрләребезне азат иттеләр, Европа илләрен фашистлардан азат итә-итә, Берлингача данлы сугыш юлы үттеләр. Бик күпләре тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп ятып калдылар.

А.б. Солдат хатыннары, сугыш чоры балалары, бөтен булган физик авырлыкларга түзәрләр дә иде әле, ләкин авылларга кара пичәтле кәгазьләр агыла. Кара пичәтле кош теледәй шушы кәгазь кисәге бәгырьләрне өзеп күпме авылдашлардан кан - яшь түктерә. Алма кебек хатыннар балаларын кочаклап ирсез, сабыйлар - әтисез, җиләк кебек кызлар ярсыз калалар...


Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!


Туган ил хакына,

Туган җир хакына

Авылдашлар башын салдылар.

Безнең гомер өчен алар

Мәңгегә чит илдә калдылар.


А.б. Безнең Әлкәй авылыннан ... ир-егет сугышка китә. Аларның .... гына әйләнеп кайта.


Ачы сугыш... Канлы көрәш белән

Күпме зыян килде илемә!

Кешеләрнең күңелен тетрәндереп,

Нигә килдең минем җиремә?


Иле өчен кайнар ут эчендә

Көрәшкән бит батыр егетләр.

Батырларны яудан алып чыккан

Киләчәккә якты өметләр.


А.б. Әйе, 1418 көнгә сузылган рәхимсез сугыш илебезнең җиңүе белән тәмамланды! Илебездә Җиңү таңы атты! Совет солдатлары үз илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм коллыгынан коткардылар.. Бик күп илләргә, халыкларга азатлык алып бардылар. Һәм аларның бик күбе мәңгелек йокыга талып, чит җирләрдә ятып калдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.


Йөрәкләрдән мәңге китмәс инде

Утлы еллар, ерак юллары.

Туган якка кире кайтмадылар

Илнең күпме кызлар, уллары...

Япь –яшь көйгә алар мәхрүм калды,

Бу тормышның барлык назыннан.

Бакчаларда һәйкәл күкрәгендә

Исемнәре уеп язылган.

Югалтуны йөрәк һич онытмас,

Һич онытмас туган җир тәне.

Кояш чыгып шушы исемнәрне

Барлый кебек һәрбер иртәне.


Аккан сулар кебек үтә еллар,

Алтмыш биш ел тула Җиңүгә!

Истән чыкмас сугыш батырлары,

Яшәр алар һәрчак күңелдә!


Хөрмәтле өлкәннәребез! Чыннан да, сез искеткеч авыр чорларны кичергәнсез... Сезнең һәркайсыгыз - каһарман! Сез үткән гомер юлы – тиңдәшсез батырлык! Сезнең сабырлыгыгыз, тырыш хезмәтегез, батыр йөрәкле булуыгыз нәтиҗәсендә инде 70 ел Бөек Җиңү көне билгеләп үтелә. Сез бүген дә сафта. Һәркайсыгыз гаиләдә, авылда олы ихтирамга лаек, балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның юанычы булып яшисез. Без сезнең алда баш иябез! Тагын бер кат рәхмәт сезгә!


Сезнең гомер – үзе зур батырлык,

Авыр хезмәт, сугыш дәхшәте...

Имин дөнья, тыныч тормыш өчен

Безнең буын сезгә рәхмәтле!


Сездән алдык изге мирас итеп

Илне, җирне, хезмәт сөюне.

Туган җиребезне саклау һәм яклауга

Багышларбыз без дә гомерне!

Җыр “Кирәкми сугыш” (Ф.Мортазин көе, А,Хәмзин сүз.)


А.б. Әйе, һәр кеше күңелендә бер теләк: илләр имин булсын, сугыш утлары кабынмасын, кешеләрнең гомерләре өзелмәсен, толлар һәм ятимнәр күз яше түгелмәсен иде!

День победы” җыры


Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 18 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-287612

Похожие материалы