339395
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокДошкольное образованиеДругие методич. материалыСценарий праздника ко дню матери

Сценарий праздника ко дню матери

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Сценарий: “Ана күңеле – балада”


5- 6 яшьлек балалар өчен әниләр көненә карата бәйрәм кичәсе.

Максат: Олы җанлы әниләребезнең бала багу һәм тәрбияләүдәге тырышлыклары, уңганлыклары, тапкырлыкларына соклануыбызны, хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерү. Әниләргә карата мәхәббәт, миһербанлылык хисе тәрбияләү, аларга мәңге бурычлы булуыбызны төшендерү.


Алдан эшләнелгән эш.

1. Әниләр турында шигырьләр ятлау.

2. Әниләр турында җыр әзерләү.

3. Әниләргә бүләк ясау

4. Әниләр турында мәкальләр өйрәнү.


 Алып баручы: Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар! Безнең иң матур, мөлаем, сөйкемле, газиз әниләребез! Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен тагын бер кат расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Һәрберебезнең иң кадерле кешесе ул әни һәм никадәр яратсак та, никадәр яхшы сүз әйтсәк тә, бу аздыр кебек.

Ана назы – җирдә ул мәңгелек,

Мәңгелек җыр – бишек җырыгыз.

Без узасы юлда маяк булып

Гомер буе балкып торыгыз.

Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез һәм зурлар төркемендә йөрүче балалар белән “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштереп сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Рәхим итеп карагыз!


Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерү.

«Өч кыз» әкияте.

Катнашалар: Әни- Зәлия

Тиен – Ильяс

Зур кыз – Исламия

Уртанчы кыз – Ләйлә

Кече кыз – Сөмбел


Ана. (Әкрен генә «Балан» жыры яңгырый.) Һай, сөекле кызларым, ни арада тудыгыз , ни арада үстегез.Ни арада таралышып та беттегез.Инде бәхетләрегез генә булсын, тигез гомер итегез, үзегезгә дә ходай шундый игелекле балалар насыйп  итсен.

(Кызлар берәм –берәм әниләре белән саубуллашып китеп баралар.)

Ана.Һай, нишләптер кәефем китте әле. Нәрсә килешмәде икән инде үземә? Балаларымны борчымаска иде инде. Булмаса ятып торыйм, узып китмәсме әле сырхавым.

(Тәрәзәдән килеп тиен карый.)

Тиен.Жиңги, нәрсә булды? Кәефең киттеме әллә?

Ана.Шулайрак шул тиен дус.

Тиен . Мин сина ничек ярдәм итә алам сон, жиңги?

Ана . Тиен дустым, бик кыен булмаса кызларымның берәрсенә хәбәр салмассыңмы икән?

Тиен. Хәзер, хәзер, жиңги, чаптым гына.

(Тиен олы кыз янына йөгерә.)

Тиен. Мин тиен  житез тиен

           Агач башында йортым.

            Чикләвекләр яратам ,

            Урманны яңгыратам.

Тиен. Исәнмесез.

Олы кыз. Исәнме, тиен. Нәрсә булды?

Тиен. И, сөекле балам, әниең авырып китте. Хәл белергә дип сине үз янына чакырды.

Олы кыз. Һай! Бик барыр идем дә бит, аныңчы менә шушы ләгәннәрне тазартып бетерәсем бар иде шул. Эшем күп бит, эшем күп. Бара алмыйм.

Тиен. Алайса син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма. Мин сине ташбакага әверелдерәм!

(Кыз ташбакага әйләнә.Тиен уртанчы кыз янына йөгерә.)

Тиен. Исәнмесез.

Уртанчыкыз.Исәнме ,тиен. Нәрсә булды?

Тиен. И, сөекле балам,әниең авырып китте, хәл белергә дип сине үз янына чакырды.

Уртанчы кыз. Һай, әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит. Менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул. Эшемне тавык та чүпләп бетерә алмас. Бара алмыйм.

Тиен.Алайса син гомерең буе киндер сугып кына тор. Мин сине үрмәкүчкә әверелдерәм.

(Уртанчы кыз үрмәкүчкә әйләнә. Тиен кече кызянына китә.)

Тиен. Исәнмесез.

Кече кыз.Исәнме, тиен дус.

Тиен. И, сөекле балам, әниең авырып китте, хәл белергә дип сине үз янына чакырды.

Кече кыз.Әнием авырый!? Хәзер, хәзер чабам гына янына.

(Тиен белән кече кыз әнисе янына йөгерә.)

Ана. Һай, кызым, хәлем бик авырайган иде. Менә сине күргәч ,хәл керде. Рәхмәт яусын , балам, жылы йөрәгеңә. Үзеңдә гомерең буе рәхәт яшә, игелек күр.

Тиен. И, сөекле бала,гомерең буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит. Аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр ,синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар.


Алып баручы: Ә хәзер бәйрәм белән котлар өчен сүзне Гөлназа Даврановнага бирәбез.

 

Алып баручы: Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык…. Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!


Залга кечкенәләр төркеме керә.

  

ЗӘЛИЯ: Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар – безнең Әниләр!(Бергә)



Г. ИЛЬЯС: Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

 

РАМАЗАН: Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!


У всех мама есть” җыры башкарыла.

 

ӘМИР: Җылы наз ул, әнием, синдә генә,

Иркә сүзләр – синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә!

 

АРСЕН: Әнием минем матур

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

 

СӘЙДӘШ: Әни – җирдә иң кирәкле кеше.

Әниләрнең белик кадерен.

Җил-давылдан саклап үстерә ул

Кызганмыйча бөтен гомерен.


Уртанчылар төркеме чыгышы.


Алып баручы: Безнең әниләр һәрвакыт иң-иңнәр. Моны тагын бер дәлилләр өчен без сезнең белән мәкальләр әйтешеп уйнарбыз. Әйдәгез әле балалар, әниләр турында нинди мәкальләр беләсез. Сөйләп күрсәтегез әле.


Ана сүзен тотмаган, олыгайганчы… (игелек күрмәгән) САМАТ

Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)СӘЙДӘШ

Ана куены (туннан җылырак)ИСЛАМИЯ

Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында) ИЛЬЯС

Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)ЗӘЛИЯ

Алтмышка җитсен бала (ана өчен һаман да бала.)СӨМБЕЛ


ЛӘЙЛӘ: Әйе, Ана – бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә

Зур горурлык белән

Без сөйлибез АНА турында.(Бергә)


 

СӨЛӘЙМАН: Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

 

МАНСУР: Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр

Әниләрне кадерләсәк,

Тыныч булыр ил-көннәр.

 

Җыр башкарыла: “Әниемә җыр”

  

ИСЛАМИЯ: Җанга ятышлы һәр сүзе

Җилдән дә җитез үзе,

Карашыннан нур бөркелә

Кояштай көләч йөзе.

Караңгыда аем минем,

Күктә якты йолдызым,

Олы бәхет, шатлык тели

Сиңа яраткан кызың.

 

САМАТ: Мин кайда гына булсам да,

Мин кая гына барсам да,

Син һәрвакыт минем янда –

Ямь-яшел урманнарда,

Чәчәкле болыннарда,

Мул сулы чишмәдә,

Урмандагы инештә,

Син минем белән бергә.

 

 

СӨМБЕЛ: Бәйрәм бүләксез булмый ул.

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны,

Хәзер менә күрерсез!


Б. ИЛЬЯС: Кулларда нәни йөрәкләр,

Бу – мәхәббәт билгесе.

Газиз балаларыгызның

Хөрмәт итү билгесе.

Чын күңелдән бирәбез,

Югалтмыйча саклагыз.

Бәйрәм бүләге диеп

Кабул итеп алыгыз.

(Балалар әниләренә бүләкләрен тапшыралар)

Кәрия- Зәкәрия” татар халык җыры башкарыла.


ЭМИЛ: Әни диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый,

Әни сүзен таптарга.


НИКИТА: Мине әнием көн саен.

Бакчага үзе илтә.

Мин бакчада уйнап калам,

 Әнием эшкә китә.

Көзге яфраклар биюе” (Зурлар төркеме)

Алып баручы: Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.

Ә хәзер әйдәгез әле бергәләп татар биюе биеп алыйк!!! Залга рәхим итегез, хөрмәтле ата- аналар!


 







Общая информация

Номер материала: ДВ-239293

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Образовательные ресурсы системы дошкольной образовательной организации в условиях реализации ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Организация работы в ДОО по подготовке детей к школе»
Курс повышения квалификации «Использование сказкотерапии с тревожными детьми в дошкольных образовательных организациях»
Курс повышения квалификации «Инновационные подходы к организации социально-личностного развития детей дошкольного возраста в соответствии с ФГОС»
Курс повышения квалификации «Укрепление здоровья детей дошкольного возраста как ценностный приоритет воспитательно-образовательной работы ДОО»
Курс повышения квалификации «Использование декоративно-прикладного искусства в работе с детьми дошкольного возраста»
Курс повышения квалификации «Педагогическая деятельность мини-музея как культурно-просветительского центра дошкольной организации»
Курс повышения квалификации «Песочная терапия в работе с детьми»
Курс повышения квалификации «Художественно-эстетическое развитие детей дошкольного возраста в условиях реализации ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Организация развивающей образовательной среды в условиях реализации ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Методическое обеспечение дошкольного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Сурдопедагогика в дошкольном образовании»
Курс повышения квалификации «Музыкальное развитие детей в соответствии с ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Организация в ДОО «Школы для родителей»: формирование психологической грамотности»
Курс повышения квалификации «Система оптимизации взаимоотношений родитель-воспитатель, администрация-воспитатель, воспитатель-воспитатель»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.