Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыСценарий праздника. :"Әлифба бәйрәме"

Сценарий праздника. :"Әлифба бәйрәме"

Скачать материал

Әлифба бәйрәме.

Әзерлек.

1.Сценарий язу.

2. Рольләрне бүлешү

3. Материаллар әзерләү

4. Җырлар, шигырьләр өйрәнү.

5. Презентация әзерләү. Рөстәм һәм аның уңышлары турында. Рөстәм үзе сөйләр  өчен гаиләсе турында.

 

Җиһазлар һәм әдәбият: -сәяхәт картасы ясап кую (“Нестандартные уроки в начальных классах” 49 бит)

-Скетч “Рөстәм бәләкәй чакта”(“Ак малай минем энем” н.Измайлова 65 бит)

-шарлар, бүләкләр;

-беләзек яна торган

Катнашалар: Әти-

Әкиятче-

Әни

Тапкырҗан -

Укытучы-

Полиция-

Светофор-

 

Бәйрәм барышы.

Әкиятче. Бүген мин сезгә әкият сөйлим. Ләкин ул чып-чын булган вакыйгаларга нигезләнеп язылган. Яхшылап утырдыгызмы? Башлыйбыз.

(Әкиятче сөйләгәндә презентация күрсәтелә)

Бик-бик матур Налим дигән  авылда укытучылар гаиләсендә бер малай дөньяга килгән ди. Әби-белән бабасына беренче онык булган ул. Әй уйлаганнар ди нинди исем куярга әй уйлаганнар ди.

Әти чыга. Сөйли

Матур исемнәр күп нде

Яңа малайга

Барсын да ничек кушасың?-

Килергә соң нинди карарга?

Әрәм калады “Алмаз”,

“Булат” та калды,

“Азамат”, “Айрат” кынамы!

“Морат” та калды...

“Таһир”ына чыдар идең,

“Шамил” жәл калды!

“Илһам”ны бик сайлар идең

“Рөстәм” сайланды.

Әни чыга. Әни.

Ярый, ким-хур булмас әле

Рөстәм булгач

Тәмәке тартып йөремәс,

Икеле җыймас.

Ялганчы һәм ялкау булып

Йөзне кызартмас,

Һәр эштә койрыкта йөреп,

Исмен пычратмас.

Бергә: Без сиңа ышанабыз, улым!

Әкиятче: Әнә шулай Рөстәм булып киткән ул. Рөстәм- батыр, куркусыз дигәнне аңлата. Ә безнең Рөстәм бик кызыксынучан һәм акыллы малай булып үсә икән. Менә Рөстәмнең бәләкәй чагыннан бер күренеш күрсәтәм мин сезгә.

(көзгесенә карап серле сүзләр әйтә)

Әй син көзге, көзгекәй

Син үзең бик бәләкәй.

Рөстәмнең нәни чагын

Күрсәт син безгә тагын!

Скетч. “Рөстәм бәләкәй чакта” . Әни һәм Рөстәм. Рөстәм өстәл артында, әнисе чәй китерә.

Р. Әни, бу чәй шикәрлеме, шикәрсезме?

Ә. Шикәрле бит , шикәрле!

Р. Ә кая соң шикәре?!

(әнисе аш китереп куя)

Р. Әни, бу аш суынганмы йә эссеме?

Ә. Эссе бу, эссе, эссе!

Р. Ә кая соң эссесе?!

Әни, чәй ул- аш буламы, су буламы?

Ә.  Су булмыйча, су була!

Р. Ә балык кая бу суда?! Әни, минем күз йомыла, кем ул йома?

Ә. Йокы дигән бабай ул!

Р. Күрсәт миңа, кая ул?! Ашның тозын күрсәт миңа, ботканың маен күрсәт!

Ә. Аптыратма,әй үҗәт, белерсең әле үскәч.

Р. Күкәйнең чебиен күрсәт, сөтнең бозавын күрсәт!

Кем яши, әни, айда? Ай көндез була кайда?

Ә. Кайда да кайда...Белерсең син барын да

 Белем иле алдыңда!

Атла шул илгә таба

Тырышып укы бала!

Әкиятче. Рөстәмгә  7 яшь тулгач әнә шулай белем иленә озатканнар аны. Бара икән Рөстәм бара икән...

Рөстәм бара һәм җырлый.

Юлга чыктым мин.

Белем иленә.

Файдалы кеше

Булам илемә!

Бер, ике өч!

Мин алга барам.

Укыйм, тырышам

Һәм белем алам.

Әкиятче. Рөстәм белем иленә килеп җиткән. Аны бу илнең хуҗасы булган беренче укытучысы каршы алган.

Укытучы чыгы.

Исәнме,Рөстәм! Белем иленә рәхим ит! Сине бу илдә бик кызыклы сәяхәт  көтә. Син юлга әзерме? Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме? Безгә юлга кузгалганча полиция хезмәткәренә имтихан тапшырырга кирәк.

Полицейский белән Светофор керә.

Светофор.Юл йөргәндә шаярмагыз,

Бәла аяк астында:

Барып керүегез мөмкин

Зур машина астына.

Юл яратмый шул бер дә

Тәртипсез балаларны,

Игътибарсыз булгангамы,

Өнәми шул аларны.

Полицейский .

Юл йөрү кагыйдәләрен,

Белегез, сак булыгыз!

Һәлакәтсез, кукынычсыз

Булсын барыр юлыгыз!

Сорауларга җавап бир  әле, Рөстәм?

 

Светофор.

Селкенми дә, кычкырмый да

Тыныч кына тик тора,

Машина һәм кешеләрне

Дөрес юлларга бора. (светофор)

Полицейский .

Кашык та бар, чәнечке дә

Бу билгенең эчендә.

Безгә ярдәм ул күрсәтте

Рәхмәт бары өчендә. (ашханә)

-Светофорның һәр төсе нәрсә аңлата? Ул безгә нәрсә куша?

Рөстәм җавап бирә.

Светофор. Юлга кузгала аласың, ә бу сиңа бездән бүләк”. ( беләзек кигертә)

Җыр. “Светофор”

Сетофор булса урам чатында

Игтибар  белән син аңа кара.

Янса кызыл ут тукта шунда ук,

Алга барырга димәк һич юл юк.

 

Сары ут янса

Игтибарлы бул!

Урамда әле

Ачык түгел юл,

 

Яшел ут янды-

 Сиңа юл ячык.

Ашыкмый гына

Урам аша чык!

Укытучы. Менә без синең белән,Рөстәм, Алфавит авылына килеп җиттек. Син бу авылда хәрефләрне танырга тиеш, укып күрсәтергә тиеш.

1.      Йөри ди, ул каңгырап

Йөри, ди, ул кайгырып.

Эшләре аның яман-

Үсеп җитми ди, һаман.

Сүз башында торырга

Һәм баш хәреф булырга! (Ң)

2.      Үзе хәреф

Үзе сан-

Бик аз гына

Санасаң (з)

3.      Без бара тик дүртәү генә

Койрык тагып йөрүче

 Без нинди хәрефләр икән

 бармы берәр белүче? (җ,ң,щ,ц)

4.      Безне татар сүзләреннән

Эзләп таба алмассыз.

Дөресен әйтеп бирсәгез

Оятка да калмассыз. (в,ё,ц,щ)

5.      Алфавитта 6 хәреф:

Иң дуслар һәм туганнар.

Татар сүзләрендә генә

Кулланыла торганнар. (ә,ө,ү,җ,ң,һ)

Молодец, Рөстәм! Сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Менә без Тапкырлар авылында. Тапкырҗан сиңа табышмаклар бирер. Син җаваплрын табарга тиеш.

Тапкырҗан.

1.      Ап-ак булып агачларга,

Чыбыкларга да куна

Үзе куркак: юкка чыга

 кагылдыңмы чак кына (бәс)

2.      Агачлардан агачларга

 мин бик оста сикерәм.

Чикләвекләр, нарат күркәсе

Ашап кына көн күрәм. (тиен)

3.      Дөньяда мин иң еракка

Биеккә сикерүче.

Баламны сумкамда гына

Үстереп җиткерүче. (көнгерә)

Укытучы. Бу авыл һәммәбезнеңә яраткан авылы. Гаилә дип йөртәләр аны. Син безне, Рөстәм, үзеңнең нәселең, гаиләң белән таныштырырсың

Рөстәм чыгыш ясый. Котлаулар.

Җыр. “Гаилә-бәхет учагы”. (“Матур илем” көенә)

Гаилә- бәхет учагы

Бәхет учагы булсын.

Бәхетләре һәркемнең  дә

Мөлдерәп тулып торсын.

 

              Әтиләр гел терәк булсын,

Давылларда -арыслан.

Матур җырлар җырлыйк әле

Без аларга багышлап.

Ә әниләр һәрвакытта

Елмаеп – көлеп торсын

Һәр гаиләнең бәхете

Озын гомерле булсын!

Җиңел килми олы бәхет,

Бәхетсезлек килмәсен.

Тормыш яме- яшь сабыйлар

Ятимлекне күрмәсен!

Укытучы. Хәзер без бергәләшеп бер уен уйнарбыз. Мин җөмләләр укыйм сез тиешле урында ике генә сүзне әйтергә тиеш: ата-аналар һәм балалар.

Әтәч белән бергәторалар.......(ата-аналар)

Иртүк торып мәктәпкә баралар... (балалар)

Академиктан да акыллы булалар...

Директор чакырткач мәктәпкә баралар...

Җыелыштан сүгелеп кайталар...

Качып бәдрәфтә тарталар...

Хәерле юл теләп калалар..

Мәктәптә 2ле алалар...

Көндәлекне кайчак кулга алалар...

Вундеркинд исеме алалар...

Һәрвакыт өйрәтеп торалар...

Сүгәргә йөз сәбәп табалар...

Кайчакта борчып та куялар..

Бүгенгә сәяхәтебезне шушында туктатырбыз. Рөстәм тагын 10 ел эчендә күп белр күп укыр дип ышанабыз. Чөнки аның инде хәзер үк бик күп җиңүләре бар. (през. Дипломнар, фотолар күрсәтелә). Хәзер без  аңа Портфолиосын тапшырабыз.


 


 

 

 


 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий праздника. :"Әлифба бәйрәме""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Редактор

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 283 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.01.2016 1615
    • DOCX 20.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хайруллина Милявша Нагимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хайруллина Милявша Нагимовна
    Хайруллина Милявша Нагимовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4203
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации на уроках по продуктивно-творческой деятельности у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 134 человека

Курс повышения квалификации

Мотивационное сопровождение учебного процесса младших школьников «группы риска» в общеобразовательном учреждении

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Курс повышения квалификации

Развитие предметных навыков при подготовке младших школьников к олимпиадам по математике

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 101 человек

Мини-курс

Управление стрессом и эмоциями

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 126 человек из 42 регионов
  • Этот курс уже прошли 74 человека

Мини-курс

Архитектурное творчество для подростков (обучение детей от 12 лет и старше)

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии карьерного роста и развития

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе