Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыСценарий праздника Победы "Җиңү көне — бу дөньяның яңадан туган көне"

Сценарий праздника Победы "Җиңү көне — бу дөньяның яңадан туган көне"

Скачать материал

Җиңү көнебу дөньяның яңадан туган көне

1.Жыр День Победы 1 куплет жырлый

1

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояш та.





Әкрен генә музыка яңгырый “Журавли “

2. Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быелгы яз 70 нче тапкыр бүләк итә.

Әнә алар — безнең ветераннар, безгә Җиңү таңы бүләк иткән каһарманнар,

Тыл батырлары , сугыш чоры балалары, орден-медальләрен чыңлатып, бәйрәмебезнең түрендә урын алдылар.

1

Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Вакытлар үтүгә сүрелеп

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.

1. Бу иртә башка иртәләрдән бер нәрсәсе белән дә аерылып тормый иде. Шул ук сандугач сайрады, кошлар җырлады. Иртән авыл халкы көндәгечә көтүен куды.

2. Татарстанда бу иртә бәйрәм иртәсе иде. Бәйрәмнең дә ниндие әле. Халыкның ел буе көтеп ала торган, тырыш хезмәттән соң үткәрелә торган сабан туе иде.

1. Бүген авылда — Сабантуй!

3. Фонограммада Сабантуй турында җыр яңгырый.

Фонограммага кушылып җырлап үзешчәннәр мәйданны тутыралар..

4.Фонограммада Левитан тавышы. «Священная война» көе яңгырый.

Экранда Видео

Күңел ачарга дип җыелган халык мәйданнан кара кайгы белән таралды. Кич буе юлга әзерләнде. Кем ипиен салды, кем сохариен киптерде, кем юлга биштәрен әзерләде.

жыр «Герман» көе



1.Бу елларны ничек онытасың,

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына

Алып көче тоеп үзендә.

2. Ирләр китте, кырлар елап калды,

Шаулап калды иген өлгереп.

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше-карты барсы өзелеп.

1. Ирләр китте, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды, ятимнәр.



2. Сез, хөрмәтле ветераннар, тиз әйләнеп кайтырбыз дидегез дә, ут эченә барып кердегез. Башта үз җирләрегезне дошманга калдыра-калдыра чигенү ачысын татыдыгыз. Мәскәү яны сугышларында, «Безнең артта — Мәскәү» дип, Мәскәү өчен сугыштыгыз. Сталинградтагы сугышларда, илне дошманга бирмәскә дип, һәр йорт өчен көрәштегез. Тиңдәшсез зур батырлыклар күрсәттегез. Ничәмә ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очраштыгыз, күпләрегез ятып калды.

1.

Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын, комсыз сугышны.

Алай икән, нигә соң сугышны

Уйласаң да, кысыла сулышлар.

ВОВ Презентация 2

Ат атланып,чабып килә кемдер, Алмаз
Юл тузаны керә күзләргә.
Нинди шомлы хәбәр китерә ул,
Тыныч яшәп яткан көннәрдә…

Укучы: Шли бои на море и на суше,

Грохотали выстрелы кругом.

Распевали песенку "Катюша"

Под Ростовом, Курском и Орлом.

Дух солдат советских поднимала,

Пела марш победный, боевой.

И врагов в могилу зарывала

Под великой Курскою дугой.

2 укучы

Көлеп торган күзләр зәһәрләнде,

Калдырды ул,үзенең эзләрен.
Нык авыр иде күрергә, шул чак,
Кайгы баскан ана йөзләрен.



3.Бер йортны да читләмәде кайгы,
Басып алды чиксез хәсерәт.
Илен сакларга китте кыю ир-ат,
Карт корылар калды әлсерәп.



4.Вставай, народ!

Услышав клич Земли,
На фронт солдаты Родины ушли.

С отцами рядом были их сыны,

И дети шли дорогами войны.



5 Көнне төнгә ялгап ару белми,
Хатын-кызлар эшкә тотынды.
Шул чагында сугыш яланында,
Бер-бер артлы»туплар»атылды….



6.Кәһәрле дә зарлы ул заманнар,
Торып калса да инде еракта.
Җиңү яулап кайткан солдатларның.
Саны кими бара парадта.



7.Сугыш дигән тетрәндергеч сүзне,

Ишетүе авыр хәзер дә.
Күпме язмыш өзелеп, ятып калган,
«Туганнар» — каберендә…



1. Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Чәчелгән икмәкне җыеп алырга кирәк иде. Мондагы тормыш икенче фронтка әйләнде.

2. Тормышны алып барырга кирәк иде. Игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә, гомер буе бетмәс-төкәнмәс налогын да түләргә кирәк иде.

Авылдашлар презентация

2.Менә шулай олаулары-олаулары белән икмәк озатты алар. Икмәк озаттылар, ә үзләре алабутадан ипи пешерделәр, бәрәңге кәлҗемәсе ашадылар. Ашарга җитмәү сәбәпле ачлыктан шешенеп интектеләр, үлүчеләр дә булды.

1.Ә халык барыбер тырышты. Атлар беткәч, үгезләр җигеп җир тырмаладылар, бәләкәй арбага үзләре җигелеп, симәнә ташыдылар, билдән кар ерып урман кистеләр, фронтка өлешебез керсен дип, танк алырга дип акчалата өлеш керттеләр. Районыбыз хезмәт ияләре бу елларда тынычлык фондына дип акча җыеп тапшырдылар.

2. Солдат хатыннары! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды. Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмыйча җиңү көнен якынайттылар алар.

1.Эх, апалар, сугыш елларында

Теңкәгезгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

Лачын кебек баһадирларыбыз, сугышка киткән хатын-кызларыбыз бер-бер артлы шәһәрләребезне азат иттеләр, Европа илләрен фашистлардан азат итә-итә, Берлингача данлы сугыш юлы үттеләр. Бик күпләре тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп ятып калдылар.

Фонограммада — Левитан. Капитуляция турында

Раушания жыр Этием

Видео 3 Парад победы

2 Булыр икән кешеләрнең

Анадан туган көне.

Җиңү көне — бу дөньяның

Яңадан туган көне.

1

Җиңү көне иң зур бәйрәм —

Туп тавышы тынган көн.

Сабый бала саф күзләрен

Кырда түгел, карда түгел,

Бишегендә йомган көн.



2

Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн — горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып.

Видео 4 День победы



1 ук В девятый день ликующего мая,

Когда легла на землю тишина,

Промчалась весть от края и до края.

Мир победил! Окончилась война!



2.Сегодня праздник входит в каждый дом.

И радость к людям с ним приходит следом

Мы поздравляем всех с великим днём,

С днём нашей славы! С Днем Победы!



3.Тыныч таңнар, тыныч иртәләрнең

Кадерен белеп яшә юлдашым.

Безнең көннәр алда тагы да ямьле

Тик сугышлар гына булмасын.

4.Кайчак күгең болыт каплаганда,

Йөрәк дәртең суынып калмасын.

Ни теләсәң барын башкарырсың

Тик сугышлар гына булмасын!



5.Сабыйлар тыныч йокласын,

Кан түгелмәсен!

Безнең аналар яңадан

Хәсрәт күрмәсен!



6. Теләмибез сугышны без!

Без тынычлык телибез!

Безнең якты тормышыбыз

Мәңге балкысын дибез!

7. Нам нужен мир на голубой планете!
Его хотят и взрослые, и дети.
Им хочется, проснувшись на рассвете,
Не вспоминать, не думать о войне.

Ученик8.

Нам нужен мир, чтоб строить города,
Сажать деревья и работать в поле.
Его хотят все люди доброй воли -
Нам нужен мир навеки! Навсегда!





Җыр “Мәңгелек ут”

2. Җир йөзендә мәңгелек тынычлык булсын өчен миллионнар һәлак булды.Әйе, каһарманнар даны мәңгелек. Сезнең һәркайсыгыз — каһарман! Сез бүген дә сафта. Сез әле дә олы йөрәкле, саф күңелле сугыш чоры кешеләре! Сез олы ихтирамга лаек! Тагын бер кат рәхмәт сезгә!

Бәйрәм инде, Җиңү килде,

Ил өметен аклады.

Кемнең кулы, кемнең аяк,

Кемнең башы кайтмады.

Кайтканнар да берәм-берәм

Китә, юкса иртәрәк.

Шул сугышта алганнармы —

Киселүгә бер сәбәп.

Сафларыгыз сирәгәйде,

Бу бәйрәмгә менә сез

Инде төркем-төркем түгел,

Бөртек-бөртек киләсез.

Ә шулай да бу буынның

Һәр бөртеге бер дөнья.

Армиябез тарихының

Җанлы бите сез монда.

Бүген безгә, оныкларга,

Сездән мирас иң элек

Сез саклаган Ил иреге,

Без яклаган иминлек.



1.

Картаймагыз әле, ветераннар,

Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар.

Менә сез, хөрмәтле ветераннар, күкрәк тулы орден-медальләрегезне чыңлатып, халкыбызның горурлыгы булып, бәйрәм түрендә утырасыз.



2. Чыңлагыз, медальләр, чыңлагыз,

Җирдәге башаклар җыры бу.

«Хәерле иртә!» дип уяткан

Башкала куранты чыңы бу.

Юлларда булыгыз, медальләр,

Аяклар талса да, тынмагыз.

Мендәргә күчмәгез, медальләр,

Йөрәкләр катында чыңлагыз.

  1. Хөрмәтле ветераннар!

Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен

Сират күперен кичкән буын сез.

Үзе үлсә дә, илне исән килеш

Безгә бүләк иткән буын сез.

Безгә сезнең буынның

Һәр бөртеге — бер дөнья.

Илебезнең тарихының

Данлы бите сез монда.

Жыр Бабай да солдат булган

2  . Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, халык яңадан сугыш булмас инде дип сөенгән иде. Ялгышкан икән, Әфганстан, аннан чечен сугышы килеп чыкты. Авылларыбыз һәм шәһәрләребез зиратларында «Әфганстанда, чечен сугышында һәлак булды» дигән ташлы каберләр барлыкка килде. Армиягә хезмәт итәргә киткән җирдән егетләребезнең кайберләре үз аягы белән әйләнеп кайта алмады. Күпме яшь егетләрнең гомерләре киселде һәм әле дә киселә.

1.

Ветераннар! Чал чәчле ветераннар —

Мәрхәмәтле изге кешеләр.

Таңнар килә, һәрчак кояш туа,

Нурлары бит сезнең шикелле.

Сез китмәгез таңнар туган чакта,

Алсу таңнар — сезнең даныгыз.



Шул таңнарны яулап алыр өчен

Коелды бит сезнең каныгыз.

  1. Яшь кешеләр! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, сез шул иртәдәге өй каршындагы тирәкләрдә кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез — бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның, фашизм тоткынлыгында үлеп калган солдатларның ялкынлы тормышы бар. Әгәр дә сезнең әбиегез, я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән, үзенең моңлы күзләре белән сезнең күзләрегезгә тутырып карый икән — белегез — ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз һәм әтиләрегез турында тирән сагыш бар. Әгәр сез тыныч өйдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә үзегезнең дусларыгыз белән серләшеп утырасыз икән, белегез — бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Бу яшьлекнең, бу тормышның кадерен белегез, яшь кешеләр!

1. Ә хәзер, хөрмәтле иптәшләр, хөрмәтле ветераннар, хөрмәтле кунаклар!Сугыш кырында ятып калганнар өчен, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнар өчен, хәзерге чорда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар өчен, инде олы яшькә җитеп гүр иясе булган ветераннар өчен бер минутлык тынлык.

2.

Картаясызмыни инде сез дә

Европаны азат иткән ирләр?

Сагыналар сезне күпме юллар,

Сагыналар сезне күпме җирләр.

Картаймагыз, әй сез, тынмас җаннар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Картаймагыз әле, ветераннар!

Жыр Тынычлык жыры

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий праздника Победы "Җиңү көне — бу дөньяның яңадан туган көне""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Спортивный психолог

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 131 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 01.10.2017 1108
    • DOCX 31.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Рафикова Алсу Мугавиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Рафикова Алсу Мугавиевна
    Рафикова Алсу Мугавиевна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6004
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Уверенность, уверенное поведение, воспитание волевых привычек, развитие учебной мотивации у детей и подростков

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 83 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 247 человек

Курс повышения квалификации

Работа классного руководителя по организации взаимодействия семьи и школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 410 человек из 64 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 542 человека

Курс профессиональной переподготовки

Тьюторское сопровождение в образовательных организациях

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 783 человека из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 842 человека

Мини-курс

Политическое проектирование и международные отношения"

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Копирайтинг: от пресс-портрета до коммуникаций

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы работы в After Effects

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе