Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыСценарий праздника Победы ВОВ "Алар мәңге үлемсез"

Сценарий праздника Победы ВОВ "Алар мәңге үлемсез"

Скачать материал

                         Алар мәңге үлемсез!

Темага карата бизәлгән сәхнә. Магнитофон язмасында сугыш халәтен чагылдырган шартлау тавышлары ишетелә.

Сәхнәнең сул ягына алып баручы чыга.

Таң җилләре

Арыш башларыннан

Чык бөртеген коеп искәндә,

Тыныч күңел белән колхозчылар

Җырлый-җырлый эшкә киткәндә,

Илебезнең армас эшчеләре

Төнге сменадан кайтканда,

Кара диңгез өстен таң нурлары

Ал яктылык белән япканда, -

Фашист пиратлары илебезнең

Гадел тынычлыгын боздылар.

        (М. Вәдүт. “Үлем фашистларга”)     

Сугыш кыры тавышлары тагын кабалана. Тына.

1941 елның шомлы июнь  көннәре иде бу... Тыныч хезмәт дәрте белән янып, илен яңадан-яңа уңышлар белән куандырып  торган халык туфрагына Гитлер Германиясенең кара тәреле танклары үрмәләде, авылларыбыз, шәһәрләребез өстендә бомбалар,  туплар шартлады. Халкыбыз бердәм булып дошманга каршы күтәрелде.

Сәхнәгә укучы малайлар – солдатка китүчеләр һәм кызлар – озатып калучылар керә.

Малайларның берсе:       Сугышка, иптәшләр, сугышка!

                                                    Халыклар, басыгыз сафларга!

                                                    Бөтен ил бер булып чыгабыз

                                                    Ватанны дошманнан сакларга!

                                                             (Ә. Ерикәй. “Сугышка, иптәшләр”)

Малайларның икенчесе:  Килеп басты ил өстенә зур куркыныч!

                                                    Яуга өнди Ватан-ана үз улларын.

                                                     Нинди кеше шундый чакта ятсын тыныч,

                                                     Йөрәгендә тыеп ачу тавышларын?

                                                              (Ә.Исхак. “Бер адым да чигенмәбез”)

Алып баручы: Бөтен ил халкы, бер булып, дошманга каршы күтәрелде. Татарлар да бу изге көрәшнең алгы сафында булды.

Советлар Союзы Маршалы Р.Малиновский болай дип искә ала:(Өлкән яшьтәге ир-ат сөйли)

“Мин, карт солдат буларак, сугыш кырларында татар сугышчыларын һәм офицерларын күп күрдем, һәм аларның сугышта какшамас ныклык күрсәтүләренә һәм корыч ихтиярларына һәрвакыт сокландым. Советлар Союзының бәйсезлеге өчен алып барыла торган бөек көрәшебездә татар халкы үзенең сугыш эшендә чыдам һәм батыр йөрәкле солдатлары белән армиябез каршында  хөрмәт казанды”

Малайларның берсе: Солдат булып кулга корал алдым,

    Куркынычта илем язмышы,-

    Һәр кайгыдан өстен шушы кайгым,  

    Һәр кайгыдан авыр һәм ачы.

                         (Г.Хуҗи. “Туган җир”)           Малайларның икенчесе: Походка киткәндә күп газап чиксә дә,

         Сыкранмый сугышчы йөрәге,

         Дошманны бетерү, тынычлык китерү –

         Шул аның кыйммәтле бүләге.  

                  (Н.Арсланов. “Походка киткәндә”)

Малайларның өченчесе:   Юк, кермәбез һичкайчан без богауларга!

                                            Юк, йөрмәбез хурлык кигән йөкне тартып!

                                            Яшәгәнче башны иеп дошманнарга,

                                            Без беләбез: күкрәк киереп үлү артык.

                                                     (Ә.Исхак. “Бер адым да чигенмәбез”)    

Малайлар бергә: Борчылмагыз, дуслар, намус белән

                              Без үтәрбез Ватан кушканны,

                              Һәм үтәрбез илнең чикләреннән,

                              Тар-мар итеп явыз дошманны.

                                                       (Ә.Исхак. “Сугышчылар җыры”) 

          Алып баручы:  Сугышта хатын-кызларыбыз да сынатмады: алар яралыларны утлы кырлардан алып чыкты, сугышчыларны дәвалады.

Кызларның берсе: Сугышларда безне саклар өчен

                                Ут куйнына барып керәсез.

                                Кирәк чакта – һичбер кызганмыйча, -

                                Гомерегезне хәтта бирәсез.

                                                (Ш.Мөдәррис. “Безнең кызлар”) 

Алып баручы:  Сугыш корбаннарсыз булмый. Изге көрәштә җиңү яулаганда, ут эчендә юл ярып алга барганда, бик күп солдатларның гомере өзелде. Чит илләрдәге билгесез каберләр җанны тетрәтә.

Җиңү һәм көрәш юлы озын, авыр булды. Ләкин батыр солдатлар әнә шул юлны дан белән узды. Геройларыбыз безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Сугыш атмосферасы, шомлы симфоник музыка. Ике солдат- кыз  -  сул якта алдарак,ике солдат – малай  -   арттарак  утырган;уртада  -  Муса.

Муса: Кичер мине , илем, синең бөек

           Исемең белән килеп сугышка,

           Данлы үлем белән күмә алмадым

           Бу тәнемне соңгы сулышта.

Юк, мин сине тузан бөртегедәй

Сансыз гомерем өчен сатмадым.

Волхов шаһит: изге сугыш антын

Соң чиккәчә керсез сакладым.

Язмыш көлде; үлем, кагылмыйча,

Үтте яннан минем тирәләп.

Нишлим, нишлим, соңгы минутымда

Пистолетым итте хыянәт!

Нишлим, сугыш дустым  -  пистолетым

Соңгы сүздән кинәт баш тартты.

Богау салды дошман кулларыма

Һәм хурлыклы юлдан атлатты.

 

Сәхнәнең уң як почмагына Җир-ана чыгып баса.

                   Җир-ана

Тыңлагыз, улларым, кызларым!

Үлемсез Җир-ана моң-зарын:

Ватаным тудырган ирекне буарга,

Сезне яңадан җирсез дә, сусыз да итәргә,

Каныгазны еландай имәргә,

Кара көч дөньясы коралга тотына.

Кара  дошман  -  кара болыт

Каплый ил күген,

Канга  -  кан, җанга  -  җан.

Я  -  җиңү, я -  үлем!

 

Сугыш атмосферасы, шомлы симфоник музыка.

1нче солдат. Мин  -  солдат. Мин  -  үткән сугышның беренче көннәрендә һәлак булган солдат.Ул июл таңы гомеремнең соңгы таңы булды. Мин ул көнне кояшны соңгы тапкыр күрдем. Ә үзе гап-гади көн иде. Дөнья яратылганнан бирле ел саен кабатланып торган җәйге ямьле көн!

          Җир-ана: Үлгәннәр зарлана белми!

          2нче солдат: Без сугышканда таш-таулар тетрәп ватылды, тигез кырда таулар  өелде, төпсез дәрьялар кипте, коры урында  күлләр хасил булды, Җир-ана сыкрап ыңгырашты, күкләр ташып иңрәде...

           Җир-ана: Үлгәннәр  картаймыйлар!

3нче солдат: Кыңгыраулы  пар атка утырып,  гармуннар уйнап, җырлар җырлап басу капкасыннан чыгып киткән чакта, без 18 яшьлек егетләр идек. Безгә бүген дә – унсигез.

Җир-ана: Көннәрегез авыр, улларым, кызларым,

                  Юлларыгыз озын, тынгысыз,

                  Тик шулай да ачынмагыз,

                   Бу көрәштә ялгыз түгелсез.

Гөлчәчәк . Миләүшә ... Син үлемнән куркасыңмы?

Миләүшә. Үлемнән үлгән кешеләр генә курыкмый ул, Гөлчәчәк... Мә, ал! Ул-бу була калса, шушы хатымны Казанга, әниемә алып кайтып тапшырырсың.

Гөлчәчәк.  Юк! Без үлмибез. Без яшәр өчен, җиңәр өчен туганбыз. Күтәр башыңны, Миләүшә!                       Юк, без үлмибез,Миләүшә!

1нче солдат:Үзем күрдем, үз күзләрем белән:

                       Үкереп акты ничек елгалар.

                       Балалар күк ничек үкси-үкси

                       Яшен түкте ярсып Җир-ана.

 

2нче солдат:Үзем күрдем, ничек моңлы кояш

                       Болыт аша җиргә сузылып,

                       Үксеп үпте үксез балаларын

                       Соңгы кабат кысып-суырып.

 

                                        Муса

Мин ант иттем, җанны кызганмаска,

Саклар өчен  халкым, илемне,

Йөзәү булса гомрең, син барсын да

Шушы юлга бирмәс идеңме?

 

Сәхнә читенә Ана чыга.

Ана:Улым! Бер-ике сүз әйтсәм, акыл өйрәтә дип ачуланма.

Муса: Әнкәй...

Ана:Яхшы бул, матур яшә!

Муса:Рәхмәт, әнкәй.

Ана: Илеңне, телеңне, халкыңны, моңыңны онытма. Үз моңын оныткан – бүтәннәр моңын ишетми башлый. Иманыңнан яза күрмә. Боларны мин сиңа әйтәм, син бүтәннәргә әйт. Бүтәннәр үзләреннән соң килгәннәргә әйтеп калдырсын.

Муса:Рәхмәт, әнкәй. Әнкәй!

 

Җир-ана: Үлгәннәрнең исәннәргә әйтер сүзләре кала.

Исемнәре калганнар һәм исемсез югалганнарның

Әйтер сүзләре кала. 

 

1нче солдат:Йокың сакмы, дөнья?

2нче солдат:Ни уйлыйсың, дөнья?

Муса:Җирне саклагыз!

3нче солдат:Җирнең бәхете – исәннәр бәхете.

                          Җир – ана.

Көннәрегез авыр булды,

Юлларыгыз чокыр, тигезсез...

Ә шулай да, борчылмагыз,

Ватан өчен җанын биргәннәр

Мәңге яши, алар үлемсез!

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий праздника Победы ВОВ "Алар мәңге үлемсез""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Проректор

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 307 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.09.2016 722
    • DOCX 21.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Нигматуллина Дания Рифовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Нигматуллина Дания Рифовна
    Нигматуллина Дания Рифовна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 2497
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация рабочего времени учителя начальных классов с учетом требований ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 45 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 334 человека

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания предмета «Родной (русский) язык» с учетом реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 234 человека из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 167 человек

Курс повышения квалификации

Особенности введения и реализации обновленного ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1112 человек из 81 региона
  • Этот курс уже прошли 19 275 человек

Мини-курс

Привязанность и воспитание

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 76 человек из 37 регионов
  • Этот курс уже прошли 21 человек

Мини-курс

Методология проектного менеджмента и стратегического планирования в инвестициях

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы искусствознания

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе