Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыСценарий праздника "Прощание с начальной школой"

Сценарий праздника "Прощание с начальной школой"

Скачать материал

 

 

 

 

 

Балачак кыңгыравы

( Башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                               Үткәрде: Гилмутдинова Минзилә Назибовна.

 

4нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе.

                    (Музыка яңгырый.   Буратино җырлап чыга. Кулында - дәреслек.)

                                               Бүген мәктәпкә барам

                                                 Бүген “5”леләр алам

                                                  Әгәр күңелле булса.

                                               Укырга  анда калам.

 

    Ой, бу нинди класс  бу! Кара, күпме кеше җыелган. Ниндидер бәйрәм, ахры. (Стенага эленгән белдерүне укый)  “Бүген башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе  була. Башлана сәгать 10.00 да.” Минем дә бу тамашаны  карыйсым килә. Вакыт күпме соң әле?   Ай-ай  5 кенә минут кына калган. Тизрәк, уйла, Буратино. ( Күзе китапка төшә). Юк, ярамый. Теге юлы да әти Карло бик ачуланды... ләкин минем бу тамашаны карыйсым килә. ( Залга таба карап, китапны залда утыручыларга тәкъдим итә башлый)

Кыйбат түгел, алыгыз әле. 5 тәңкә акча сорыйм. Алыгыз инде. ( алмыйлар, шул вакыт залдан тавыш. Бер 4 сыйныф укучысы)

Укучы:   - Әйдә, кил, мин алам.

Буратино: Аласызмы? Алдашмыйсызмы?

Укучы:  Юк, алдашмыйм, ләкин син ул акчалар белән нишлисең?

Буратино: 1 тәңкәгә  концертка барам, 4 тәңкәне “ Могҗизалар кырына” күмәм.

Укучы: Ә син “ Могҗизалар кырына”ның кайда икәнен беләсеңме соң?

Буратино: Юк шул,  һаман таба алганым юк.

Укучы: Алай булгач, син  миңа хәзер сүз бирергә тиешсең.

Буратино: Сезгә китап кына җитмимени? Минем сүзем юк.( кесәләрен капшый) Мин сезгә аны  ничек бирә алыйм?

Укучы: Буратино,күрәсеңме, укымагач, син “сүз”нең ни икәнен дә белмисең. Сүз бирү ул -

“алдашмыйча, әйткәнне эшләү” дигәнне аңлата. Без синең белән хәзер килешү төзибез: Әгәр син бу бәйрәмне карагач, шушы мәктәптә  укырга калам дисәң, мин сиңа бу китабыңны кире бирәм. Әгәр ошамаса, “Могҗизалар кырына” үзем озатып куям.  Килештекме?

Буратино: Әйе. ( Звонок бирелә)

Укучы: Әйдә, керик башлана.

Буратино: Ә акча, акча... ( Акчасын суза, әмма укучы аны алмый)

Укучы: Син безнең кунак бит. Шулай булгач түрдән уз!  Безнең бәйрәм башлана!

 

 

Кыз һәм малай йөгереп чыга. Кызның кулында кыңгырау..

 

 Дуслар бүген нинди көн?

Сез беләсездер бәлкем?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Бүген безнең бәйрәм көн.

 

Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде һәммәбез.

Башлангыч белән хушлашабыз,

Бүген соңгы көнебез.

 

Кыз кыңгырау шалтырата, укучылыр йөгереп керәләр

              1..  Мин – Зәринә

                   Әле кичә генә иде кебек

                   Тар сукмактан сиңа ашыктым.

                   Әй, мәктәбем, син бит безгә маяк

                   Ничек итеп сине онытасың.

              2.  Мин – Илсаф

                   Әле кичә генә кебек хәтерлимен

                   Мәктәпкә дип йөгереп йөргәнне.

                   Әй, мәктәбем, мәңге онытмамын

                  Синдә узган рәхәт көннәрне.

3.  Мин – Алинә

     Чәчләремә ак тасмалар тагып

     Кулларыма алып букчамны

     Әй, мәктәбем – белем илеңә

     Ачып кердем синең капкаңны.

              6.  Мин – Риназ

                   Мин дә ул көнне хәтерлим

                   Дәртләнеп йөргән идем.

                   Син, мәктәбем, балачакның

                   Асылы дияр идем.

(Җыр “Исәнме мәктәп”. ).

_ Хуш мәктәбем! – диеп әйтмәсәк тә

   Китмәсәк тә төрле тарафка-

  Күңелләр буш.

  Моңсу.

  Яңа бүлмә.Күчеш.Урнашу.

  Иң авыры бүген безгә-

  Укытучыбыз белән хушлашу.

 

(“ Соңгы кыңгырау” җыры башкарыла.)

Гел моңсуланып тормыйк,

Без бит инде зур үстек.

Башлангычны тәмамлап,

5нче класска күчтек.

 

Тик елыйсы килә минем,

Инде ни хәл итәсе.?-

Башлангычтан  - балачактан

Бер дә килми китәсе.

 

Гел карап торырбыз инде

Кечкенәләр ягына.

Нигә укытмыйлар икән,

Гел башлангычта гына.

 

Тик нишлисең яшең тулгач,

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы

Үсмерчак белән тоташа.

 

Инде менә үсеп җиттек,

Сау бул балачак иле.

Юлларыбыз хәерле

Сәгатътә булсын иде.

Бик моңсу булса да бүген

Ярамый боегырга.

Дәвам итәрбез укуны

Зур мәктәбебездә.

 

Мәктәп туган йортыбыздай

Каршы алыр безне таңнарда.

Максатыбыз – ныклы белем алу,

Сүрелмәс рух яши җаннарда.

 Балаларны котлау өчен сүз мәктәп директорына бирелә.

Бәйрәмгә 1нче сыйныфка керүче балаларны да чакырдык.

Алар нинди теләкләр белән килгәннәр икән?

Кадерле абыйлар һәм апалар,

Бәйрәмегез белән котлыйбыз!

 

Безгә карагач,

Сезгә бик кызыктыр

Без нинди кечкенә

Ә сез нинди зур!

 

Кечкенә генә булсак та,

Шигырь сөйли беләбез.

Уңганнарны мактыйбыз без,

Ялкаулардан көләбез.

 

Безгә үрнәк булырлык итеп

Сез укырга тиешле.

Фәннәрдән алган билгеләр

Һәрвакыт булсын бишле.

 

Сау булыгыз,апалар!

Сау булыгыз,абыйлар!

Сезнең арттан куып җитәрбез без,

Тик салыгыз безгә ак юллар.

 

 (Сәхнәгә Ялкау белән Кирлемән керәләр)

Кирлемән:   (Ялкауны тарта-тарта)

 

-Әйдә,әйдә инде,син ялкау аркасында дуслар таба алмыйбыз

Ничәнче мәктәп бит инде бу!

 

Ялкау: - Ардым мин, йокым килә. Ник өстерисең мине?

                          (йокымсырый)

 

Кирлемән: -Исәнмессез,минем якын дусларым!

Укытучы: Син кем соң?

Кирлемән: Әллә белмисезме мине? Юри генә кыланасыз,

Сезнең арада минем дуслар бик күп булырга тиеш! Әни мине йокыдан уята, ә мин тормыйм.Әни ачулана, ә мин тыпырчына-тыпырчына елыйм. Әни әйбәтләп кенә сумкама

Китап-дәфтәрләреме тутыра, ә мин әни күрмәгәндә үземә кирәк яракларны тутырам.(күрсәтә) Таныдыгызмы мине?

Әни сөт ди, ә   мин су дим. Әни аш бирә,ә мин ботка сорыйм.

Ялкау: Син гел шулай инде,гел киресен әйтеп торасың.Сиңа ияреп мин йөргән булам ичмаса.

Кирлемән: Мин дусларым янына килдем.Ә син (ялкауга күрсәтә).күбрәк йокларга яратасың, ата да белми,вата да белмисең. Ә минем менә бу балалар белән каласым килә.

Укытучы:Син балаларны нәрсәгә өйрәтәсең микән ,тикшереп карыйк әле. Син мәкалләр беләсеңме?

Кирлемән: Минем яраткан мәкалләрем бар.”Кем эшли,шул ашамый”, “Үзеңне-үзең мактамасаң, кеше сине нишләп мактасын”

Укытучы: Балалар ,әйдәгез дөресләп әйтик әле.(әйтәләр)

Ә хәзер мин башын әйтәм, син ахырын әйт.Калган эшкә...

Кирлемән: Ни булсын инде,кем тисен ,тора да тора...

Укытучы: Тырышлык бәхет китерә, ә ялкаулык...

Кирлемән: Йокы китерә...

Укытучы: Бүгенге эшне ....

Кирлемән: Иртәгә дә эшләп була

               (балалар дөресләп әйтәләр)

Укытучы: Тыңла әле,мәктәп тә нәрсәләргә өйрәтәләр.

              (җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”)

 

Чыгышны 4нче сыйныф укучылары дәвам итә.

 

Җитте хушлашу сәгате,

Сау бул, башлангычыбыз

Һәм мондагы бик кадерле,

Беренче укытучыбыз.

 

Саубуллашу бигрәк моңсу икән,

Бүгенгәчә аны белмәдек.

Шат яшәдек укытучыбыз,

Кырыс йөзегезне күрмәдек.

 

Баш иябез бүген сезнең алда,

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез дус һәм тату булып,

Яшәгез!-дип шулай гел бергә.

 

Чәчәкләрдән җем-җем итеп,

Якты нурлар бөркелә.

Бүген безнең укытучыбызга

Рәхмәт әйтәсе килә:

-         Безгә белем биргән өчен,

-         Кадерләп үстергән өчен,

-         Назлы карашыгыз өчен,

-         Дөрес тәрбиягез өчен,

-         Икенче әни булган өчен,

-         Барысы, барысы,барысы өчен,

-         Рәхмәт ,сезгә,укытучым.

 

Нинди рәхмәтләр дә аз булыр үк,

Аз булыр күк кылган теләгебез.

Зур хөрмәт белән моң-җырыбыз

Булсын сезгә безнең бүләгебез.

 

Җыр:.”Иң гүзәл кеше икәнсез»

Укытучым, йөрәк җылыгыз

Безне мәңге җылытачак.

Юлыгызга келәм итеп

Чәчәк җәям кочак-кочак.

 

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

Ничек кенә табыйм сүзләрен?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.

 

Чәчәк бәйләмнәре тапшырыла.

 

 Минем укучыларым! Әле кайчан гына сез тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән идегез.Сизелмичә дә 4 ел вакыт узып та китте.

5нче класска җиттегез,

Кадерле укучыларым.

Ә бит сез минем күптәнге

Нәни беренчеләрем.

 

Зур өметләр баглап озатам

Сезне бүген 5нче класска.

Туры килсен иде сезнең хакта

Мактау сүзе генә ишетергә.

 

Бер баскычка бүген күтәреләсез,

Алда әле юлның озыны.

Начар гадәтләргә иярмичә

Сезнең юлыгыз булсын турысы.

 

Акыллы, тәртипле булып

Үсәрсез дип ышанам.

Сөйкемле сөеклеләрем

Мин сезне бик яратам.

 

Балалар, ләкин мин әле сезне болай гына үз янымнан җибәрмим. Сез башта миңа «Имтихан « ташырачаксыз. Шуннан соң мин сезгә махсус таныклыклар бирермен. Таныклык алган бала гына 5нче сыйныфка күчә алачак.

 

1)   Сезне мәктәп нәрсәгә өйрәтте?

2)   Нинди сорауга «Әйе» дип җавап биреп булмый?

3)   Йөмык күз белән нәрсәне күрергә мөмкин?

4)   Нинди кыңгырау чылтырамый?

5)   Елның нинди айлары 28 көнне үз эченә ала?

6)   Җирнең уртасында ни бар?

7)   Көн йөри төн йөри , Бер атлам җир китә алмый.

8)   4 ел буе ошатып укыган дәресең?

 

Таныклыклар, дипломнар тапшыру

 

Хәзер безнең укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәтерләр.

 

Зәринә

Илсаф

Риназ

Алинә

 

  Котлау өчен сүз әти-әниләргә бирелә.

 

Яңа класста гел яңача

Булыр инде фәннәр дә.

Төшендереп торыр безне

Илдәге уй гамьнәргә.

 

Укулар бик читен булыр,

Сабырлык бир, Ходаем.

Укытучылыр һәрвакыт

Булса иде мөлаем

 

Каршы алыр яңа укытучы

Каршылар яңа дуслар.

Көмеш авазлы кыңгырау

Тәүге дәресне башлар.

 

Үзара дус, бердәм булсак

Гөрләп барыр эшебез.

Беркайда да сынатмабыз

Юк килмәгән төшебез!

ВАЛЬС

Буратино: Мин аңладым “ Могҗизалар кыры” – мәктәп икән! Минем дә монда каласым килә. Сезнең кебек акыллы, матур, белемле булып үсәргә телим мин.( Чыгарылыш сыйныф укучысы Буратинога)

Укучы: Ләкин, Буратино, моның өчен сиңа бик нык тырышырга кирәк булачак. Белем сараеның ишекләре нык ябылган, аны ачу өчен бездән сиңа алтын ачкыч. ( Ясалган ачкыч тапшыра) Ә ул ачкычның серләрен чишәргә укытучылар ярдәм итәр.

Буратино: Рәхмәт. Мин сезнең киңәшләрне тотырмын. Ак юл, сезгә!

( Буратино кыңгырау шалтырата. Чыгарылыш укучылары залдан чыга башлый)

Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар – безнең хыяллар.

Алар шулай акка буялган

Ак болытлар –безнең хыяллар.

 

Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар – безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый,

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар – безнең балачак.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий праздника "Прощание с начальной школой""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инженер по охране окружающей среды

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 210 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 22.11.2016 432
    • DOCX 59.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гилмутдинова Минзиля Назибовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3411
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности развития критического мышления обучающихся в начальной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 45 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 257 человек

Курс повышения квалификации

Стратегия формирования навыков смыслового чтения у младших школьников в условиях реализации ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 140 человек из 40 регионов
  • Этот курс уже прошли 829 человек

Курс повышения квалификации

Ресурсы библиотерапии в работе с детьми дошкольного и младшего школьного возраста

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 49 человек

Мини-курс

Предпринимательские риски

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология аддикции: понимание и распознование

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 19 регионов

Мини-курс

Личностное развитие и отношения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе