Сабантуй бәйрәме
(җәйге лагерьда уздыру өчен
бәйрәм эшкәртмәсе)
Гөлнур ЗАКИРОВА
Казан шәһәре 125нче гимназиянең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат: - Татар халкының борынгы
йолалары, бәйрәмнәре белән танышты-
ру.
- Татар халык авыз
иҗатын өйрәнү, сәнгатьле сөйләм телен үстерү.
-Үзара дуслык,
хөрмәт, үз-үзеңә ышаныч, кыюлык, тапкырлык,
зирәклек
тәрбияләү.
Бәйрәм җәйге лагерь вакытында
уздырыла. Күрше мәктәп балалары кунакка чакырыла. Кунакка кабул итүчеләр
әзерлек эшләрен алып баралар:
беренчедән, уңай урын әзерләү;
икенчедән, аш-су пешерү; өченчедән, бәйрәмнең башлыгы үзенә ярдәм итүчеләрне
сайлый:
3 кеше-ашамлыкларны таратучы,
сыйлаучы; 2 кеше – савыт-саба юа; 2 кеше – чәй әзерли; 5 кеше - уеннар оештыра.
Бәйрәмгә әзерләнү барышында биюләр,
җырлар, шигырьләр өйрәнелә.
Бәйрәм барышы
1. Мәйданчык бәйрәмчә бизәлгән.
Чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар, төрле төстәге шарлар эленгән. Колгада бүләкләр,
сөлгеләр. Кунакларны каршы алалар. Алып баручы бәйрәм белән котлый.
“Мәйданыбыз тар, сыебыз аз булса да
сезнең өчен, хөрмәтле кунаклар, күңелебез киң!”
“Аш-су – тәнгә шифа,
“Дуслык – татулык – җанга шифа”, -
дигән сүзләр белән кунаклар һәм хуҗалар арасында ярышлар башлана.
“Сабан туе” җыры
яңгырый ( М.Садри шигыре, халык көе).
Сабан туе –
хезмәт туе,
Шатлык һәм
бәхет туе, шул;
Уйнап, биеп,
җырлап, көлеп
Бәйрәм итик көн
буе.
Шау- гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары, шул.
Котлы булсын, авылдашлар,
Ямьле Сабан туйлары.
Бәйрәм итик шатланышып,
Туганнар
бергә-бергә шул.
Безнең бергә
булуыбыз
Китсен бөтен
гомергә.
2. Алып баручы
бала: Исәнмесез-саумысыз!
Бүген бездә бәйрәм көн.
Уйнап, биеп, күңел ачам диеп
Бирегә килде һәркем.
Җилферди чиккән сөлгеләр.
Бүләкләр – күбебездә.
Көрәшик тә, узышыйк та –
Сабантуй
бүген бездә.
2 нче бала: Бәйрәм
бит ул, бәйрәм бит ул
Шундый кызык, күңелле.
Ник чыкмаска көрәшергә:
Мин соң егет түгелме?
3. Егылсам да исем китми,
Булыр еккан
чаклар да.
Күңелле бәйрәм
бит бүген
Безнең туган
якларда
4. Батыр калу өчен әле,
Миңа бераз
иртәрәк.
Тик шулай да
көрәшне мин
Үзем башлап
җибәрәм.
-
Я, кем
белән көрәшәбез? (кулында сөлге).
Көрәш башлана.
Төрле яктан көч биреп торалар. Җиңүчегә сөлге бирелә. Көрәш дәвам итә.
5. Сабантуйда уеннар
Төрле була, күп
була.
Уеннарсыз
бәйрәмнәр
Булмаган да күк
була.
(Капчык киеп
ярышу уены башлана. 2 малай капчыклар тотып чыга.)
Кемнәр өлгер, кем
җитез –
Минем янга
килегез.
Әйдә, карыйк
ярышып –
Капчык киеп
чабышып. (Капчык киеп чабышалар).
6. Ерак китә алмыйлар
Капчыктагы
абыйлар.
Аптырагач траклап
та,
Мүкәләп тә
карыйлар
Бер дә йөри
алмыйлар.
7. Күч безнең күңелгә,
Җыр яме, җир яме!
Рәхим ит, түрдән
уз
Син, Сабантуй
бәйрәме!
(“Шома бас”
җырлы-биюле уены башкарыла).
8. Бер малай чүлмәк ватарга таяк
тотып чыга.
Мактана диеп
уйламагыз,
Мин урынлы
мактанам.
Чөнки менә бу
чүлмәкне
Күрмичә дә
ваталам. (Күз бәйләп, чүлмәк ватыш уены башлана).
9. Әй, дуслар, килегез,
Күңел ачу
көнебез.
Бик матур итеп
Без биибез,
күрегез!
(“Шәл
бәйләдем” биюе башкарыла).
10. –Атлар кайта, юл бирегез!
Һилләү!
Агач атларга
атланып, малайлар чабышып керәләр.
Җиңүче булган
малайлар, бүләкләр алып, мәйдан уртасыннан ашыкмый гына чыгып китәләр.
11. Капчык бәреше ярышы
башлана.
Шунда бер җиргә
тагын
Стан куйганнар
кагып,
Шул станга ике
абый
Утырганнар
атланып.
Капчык белән
чиратлашып
Бәрешәләр “шап”
та”шоп”.
12. Колга башына кем менә?(Колгага
менү, бүләк алу, ярышы башлана).
Р.Миннуллин
“Сабантуйда” шигыре сөйләнә.
13. Кашыкка күкәй салып ярышу.
Кашык кабып
йөгерәм дип,
Мактанырга
ашыкма.
Ә син менә
йөгереп кара
Күкәй салып
кашыкка. (2 бала узышалар, башкалар көч бирә).
14. Бүген безгә бик күңелле,
Тирә-як шау гөр
килә.
Җырлыйбыз да,
биибез дә,
Үзебез яраткан
көйгә! (Җырлы-биюле уен “Кәрия-Зәкәрия”).
Төрле ярышлар
башлана.
15. “Күз бәйләп әйбер кисү”
уены.
а) Күз бәйләп
бер-береңә ботка яки катык ашату.
б) Ясалган
рәсемгә борын беркетеп кую.
16. Безнең яңа
уеныбыз
Малайлар
өчен генә.
Курчакларга
тасма бәйләү
Матурлык
өчен, менә. (“Курчакка тасма бәйлә” уены үткәрелә).
17. Без
уйныйбыз, уйныйбыз,
Якты
көннән туймыйбыз.
Бәйрәмебез
гөрләп торсын.
Биибез дә,
җырлыйбыз!
(“Чума
үрдәк, чума каз” җырлы-биюле уены башкарыла).
18. Бик матур
көй уйнар өчен
Бер
гармунчы табыгыз.
Бер
гармунчы тапмасагыз
Бергәләп
кул чабыгыз.
(“Челтәр
элдем читәнгә” . Татар халык көенә җырлы-биюле уен).
Уеннар, ярышлар
дәвам итә, бүләкләр тапшырыла.
Бергәләп “Матур
булсын” татар халык җыры җырлана.
Кунаклар белән
бергәләп чәй эчү, кунакларны сыйлау белән бәйрәм тәмамлана.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.