Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Сценарий праздника " Саубул, әлифба".
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Сценарий праздника " Саубул, әлифба".

библиотека
материалов

Әлифба бәйрәме

Максат: Балаларда белемгә, фәннәр дөньясына кызыксыну уяту; үзара дуслык, татулык сыйфатлары тәрбияләү, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, игътибарлыкларын, хәтерен үстерү; туган илгә, телгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: зал бәйрәмчә бизәлә,стенага “Рәхмәт сиңа Әлифбам!” дигән язма эленә,балаларның дәфтәрләреннән, рәсемнәрдән күргәзмә оештырыла.

Кулланылган әдәбият: “Мәгариф” журналы - №12, 2009 нчы ел, “Көч һәм рух тамырлары” – 1-3 нче сыйныфлар өчен хрестоматия, “Табышмаклар”, “Бала бишеге-гомер ишеге” җыентыклары.

Укытучы:

Кадерле ата-аналар, кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм - 1нче сыйныф укучылары Әлифба китабы белән саубуллаша. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр, шигырьләр, җырлар, әйтемнәр, табышмаклар сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне-кечеләрне ихтирам итәргә, иптәшләре белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.

Хөрмәтле ата-аналар! Әлифба бәйрәме, сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур! Бәйрәмегез котлы булсын!

Күч безнең күңелгә,

Җыр яме, җир яме!

Рәхим ит, түрдән уз,

Әлифба бәйрәме!

(Залга музыка укучылар керәләр.)

Җыр: “Бәйрәм бүген”.

1. Күңелләр шатлыклы булганга

Без җыелдык бүген бу залга.

Әтиләр-әниләр, карагыз:

Без бергәләп күңел ачабыз.


2. Бәйрәмнәр бик күп болай да

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм – балачак.

Ә тагын да шәбрәге

Әлифба бәйрәме булачак.


3. Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә -

Әлифба бәйрәме!


4. Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!


5. Без бит әле быел гына

Мәктәпкә диеп килдек.

Ә аңарчы көн буена

Бакчага йөргән идек.

6. Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык.


7. Язарга да өйрәндек

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек без

Тигез матур юлларга.


8. Бүген сезнең алда без

Зур сынаулар үтәрбез.

Үзебезнең осталыкны

Сезгә дә күрсәтербез.


9. Зур ярдәм итәр безгә

Дәрестә алган белем.

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.


Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

(Укучылар шигырьләр сөйлиләр һәм әлифба сүзе килеп чыга)

10 .Ә хәрефе Әтәч бии әрҗәдә, ди

Әкәмәт!” –дип көләсезме?

Әтәч” , “Әрҗә”сүзләрендә

Ничә “Ә “ бар беләсезме?

11. Л хәрефе. Лимон үскән җылы якта

Бигрәк тә ямьле диләр

Л” хәрефен яхшы белсәң

Лимон да тәмле диләр

12. И хәрефе. Икмәк илдә иң кадерле,

Икмәкне ипләп кап син

Икмәк сүзендәге “И” не

Теләгән кеше тапсын!


13. Ф хәрефе. Фил китергәннәр циркка ,

Йөз кешелек ашый , ди.

Һәр көнне борыны белән

Физзарядка ясый , ди.


14. Б хәрефе . Бакалар җырлый буада,

Отып калырга уйлыйм.

Б” хәрефен яхшы белеп

Бишле” алырга уйлыйм.


15. А хәрефе.Алма бакчасында- алма

Әтием алма ташый.

А” хәрефен өйрәнәм мин,

Алмалар ашый-ашый..

Барысы бергә:

Һәммәбезнең үз урыны ,

Һәммәбез дә кирәкле.

Безне әлифба китабы,

Дус булырга өйрәтте.



16. Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Бөек Әлифба патшабикәбез,

Котла син безне бүген.


Балалар, менә Әлифба үзе дә бәйрәмгә килеп җитте. Рәхим ит, түрдән уз Әлифба!

- Исәнмесез, минем нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

Укытучы. Кадерле Әлифбабыз! Хәзер балалар сиңа багышлап җыр бүләк итәрләр.

Җыр. “Әлифба”



Әлифба.Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Минем алып килгән табышмакларыма җавап табып карагыз әле.

  • Нинди аваздан сүз башланмый?(ң)

  • Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (2: тартыклар, сузыклар)

  • Әлифбадагы Габдулла Тукай шигыре (Туган тел)

Тавышсыз хәрефләр? (ь, ъ)

1. Аз да түгел, күп тә түгел,

39 төп-төгәл

Аны белә һәр бала

Бу рәт ни дип атала? (алфавит)


2.Баш хәрефебез юк безнең

Аваз да белдермибез.

Шуның өчен дә сүзләрдә

Бик парлашып йөрмибез.

(ь,ъ хәрефләре)


3.Алфавитта 6 хәреф:

Иң дуслар һәм туганнар.

Татар сүзләрендә генә

Кулланыла торганнар.

(Ә,Ү,Ө,Ң,Җ,Һ )


4.Безне татар сүзләреннән

Эзләп таба алмассыз.

Дөресен әйтеп бирсәгез

Оятка да калмассыз. (Ц,Щ,,Ёхәрефләре)


5.Без бары тик дүртәү генә

Койрык тагып йөрүче.

Без нинди хәрефләр икән.

Бармы берәр белүче?

(Җ,Ң,Ц,Щ хәрефләре)


6.Томау төшкән кешеләр

Хәлебезне аңлыйлар,

Чөнки безне дөрес итеп

Алар әйтә алмыйлар. (М,Н,Ң хәрефләре)


Әлифба. Рәхмәт, дусларым! Минем тырышуларым юкка булмаган икән.

Укытучы. Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.

17. Сине укып бетерсәк тә

Күңелләрдә калырсың.

Синсез белем дөньясына

Юлны ничек табарсың?


18. Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,

Олы бәйрәмең өчен.

Тагын да күп белер өчен

Беркем кызганмас көчен.


19. Әти-әнием дә әле

Әлифбаны сагынган.

Кызыгып торалар иде

Мин укыган чагында.


20. Беренче китап син булдың,

Әлифба дус, хуш инде...

Юк ла, хуш димик, исән бул –

Син аерылмас дус инде!

21. Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

Бәлки юлларым китәр еракка.

Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

Сине онытмам, дустым Әлифба!



22. Табиб, игенче, шагыйрь булырбыз,

Бик озын-озак юллар узарбыз.

Кайда йөрсәк тә, кемнәр булсак та,

Күңелдә һәрчак җан дус - Әлифба!


Әлифба. Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел “5” кә укыгыз! Мин үз урыныма Туган телне калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит, Туган тел!

(Туган тел керә)

Исәнмесез, дусларым!

Мин Туган тел буламын.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.


Туган тел – иң татлы тел.

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!


Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.


Укытучы. Балалар, Туган тел сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.


Кызыклы һәм мавыктыргыч

Китапны яратабыз,

Йөрәкләрне дәртләндергән

Җырлар яңгыратабыз.


Җыр: “Туган тел”.

Укытучы. Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Бәйрәмдә катнашкан әти-әниләргә, килгән кунакларга зур рәхмәт.

Әлифба. Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел “5” кә укыгыз! Мин үз урыныма Уку китабын калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит, Уку китабы!

Бергә: Рәхим ит ,Уку китабы! Без сине көтәбез!

Уку китабы керә:

Исәнмесез, шаяннар,

Минем нәни наяннар!

Сез көткәнне белдем мин,

Шуңа күрә килдем мин.

Ерак-ерак илләрдән

Алып килдем сезгә мин

Кызык-кызык әкиятләр,

Төрле-төрле хикәяләр,

Матур-матур шигырьләр,

Күңелле, дәртле җырлар.


Укучылар:

Кызыклы һәм мавыктыргыч

Китапны яратабыз,

Йөрәкләрне дәртләндергән

Җырлар яңгыратабыз.





Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-411059

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"