Инфоурок Музыка КонспектыСценарий праздника «Весна идет- Навруз идет» “Яз килә - Нәүрүз килә” (для детей старшей, подготовительной группы)

Сценарий праздника «Весна идет- Навруз идет» “Яз килә - Нәүрүз килә” (для детей старшей, подготовительной группы)

Скачать материал

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение города Набережные Челны

 ”Детский сад комбинированного вида №44 “Золушка”

 

 

 

 

Сценарий   праздника

«Весна идет- Навруз идет»

“Яз килә - Нәүрүз килә”

 (для детей старшей, подготовительной группы)

 

 

 

Подготовили   и провели:                                                  

Еремаева Ирина Брониславовна

музыкальный руководитель

 первой квалификационной. категории,

Сунгатуллина Ризидя Фаиковна

воспитатель  (по обучению детей татарскому языку) высшей кв. категории

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Набережные Челны

2015г.

 

 Зурлар һәм мәктәпкә үзерлек төркеме балалары өчен

НӘҮРҮЗ бәйрәме

«Весна идет- Навруз идет»

“Яз килә - Нәүрүз килә”

 

Максат: Татар халкының милли бәйрәме “Нәүрүз” бәйрәме турында балаларның белемнәрен киңәйтү. Милли горурлык хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

-         бәйрәмдә катнашасы килү теләге булдыру, иптәшләренең чыгышларын дикъкать белән карарга һәм тыңларга өйрәтү;

-         бәйрәм мөхите булдыру, балаларда күтәренке кәеф тудыру;

-         матур әдәбият һәм фольклор әсәрләрен сәнгатьле итеп башкарырга өйрәтү.

 

Җиһазлар: уеннар өчен кирәк- яраклар, кулъяулык, ачкыч. кәрзин күчтәнәчләр, бүләкләр.

 

Алдан әзерлек эше: Җырлар, шигырьләр, мәкальләр өйрәнү. Әти-әниләрне, әби- бабайларны кунакка чакыру.

 

Бәйрәм барышы: зал язгы табигатьне чагылдырып бизәлгән: ясалма агачлар, чәчәкләр, кояш. Плакат эленгән:

”Яз шатлыгы күңелегезгә күчсен. Бәйрәмегез якты, матур булсын”.

 

Алып баручы:

Хәерле көн, балалар, кунаклар. Сезнең барыгызны да язгы зур бәйрәм- Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз. Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган.  Кешеләр бу бәйрәмне кыш үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән мәлендә билгеләп үткәннәр. Нәүрүз иң шатлыклы яз бәйрәме- өмет бәйрәме булып безнең көннәргә кадәр килеп  җиткән.

Таң ату белән кешеләр учак кабызганнар, аш- су пешереп бер-берсен сыйлаганнар, төрле уеннар, ярышлар уздырганнар. Без дә бүген уйнап, җырлап ярышып Нәүрүзбикәне каршы алырбыз.

 

1 бала: Әйдә, кояш, сип нурыңны,
Кызганма бер дә,
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм
Яз бүген бездә.


2 бала: Тизрэк кил безгә, жылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Куяннар тунып беткәндер,
Иссен җылы җил.


3бала: Урманда бит җылы өй дә,
Җылы мич тә юк.
Куяннарның әбиләре
Бәйләми оек.


4бала: Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Кошчыкларга җырлар өйрәт,
Уйна, сайра, көл.

5бала:

Урманда бит пешермиләр
Тугәрәк калач.
Песнәкләрнең туннары юк,
Тамаклары ач.


6 бала: Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Балыкларны коткар берүк,-
Боз астында күл.


7  бала:Чәчәкләр белән күмелсен
Без яшәгән ил.
Тизрәк кил безгә, жылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!

Җыр “Яз килә”

(Убырлы карчык керә. Җеп белән урап бәйләнгән Нәүрүзбикәне алып килә)

 

Убырлы карчык: Килми генә торсын әле яз! Менә Нәүрүзбикәне алып китеп үземнең өемә бикләп куям. Миңа да бәйрәм кирәк. Минем өемә яз китерсен, матурлык китерсен!

Нәүрүзбикә: Юк – юк, җибәр мине, Убырлы, мин бикләнеп яши алмыйм. Мин кешеләрне бик, бик яратам. Балаларга яз китерәсем, шатлык өләшәсем бар.

Убырлы карчык: Ә – ә – ә, балаларны яратасың, ә мине яратмыйсыңмы?

Нәүрүзбикә: Әйбәт булсаң, явызлыклар кылмасаң, сине дә яратырмын, сиңа да җылы, якты, кояшлы көннәр алып килермен.

Убырлы карчык: Җылы, якты, кояшлы көннәр алып килерсеңме?Андый рәхәтлекләрне башкалар белән бүлешеп булмый инде. Әйдә, үземә генә алып килерсең андый көннәрне. Менә мин сине шушы ачкыч белән өемдә бикләп тотармын (ачкыч күрсәтә). Кулъяулыгыма яхшылап төенләп куйыйм әле (ачкычны кулъяулыкка төенләп , кесәсенә салганда төенле кулъяулык  төшеп кала.Убырлы Нәүрүзбикәне алып чыгып китә).

Алып баручы: Балалар, нишлибез инде? Нәүрүзбикәдән башка язда килми, кояш та чыкмый бит. (Аптырап йөргәндә, төенләнгән кулъяулыкны табып ала. Чишеп ачкычын алмакчы була, чишелми. Кулъяулык “Телгә килә”)

Кулъяулык (аудио язма): Юк, мин гади яулык түгел, бик тиз генә чишелмим. Мине чишәсегез килсә, җырлап – биеп, уйнап көлеп күңелемне күрегез. Шартымны үтәсәгез, бәлки чишелермен – ачкычлы булырсыз.

Алып баручы: Кулъяулыкның да шарты бар икән, Убырлы карчыкныкы шул ул! Балалар, без бу шартны үти алабыз бит. Әйдәгез әле,уйнап җырлап, биеп алыйк!

1.     Уен “Капкалы”

(чишеп карый, чишелми)

2. Җыр “Яз килә”

(чишеп карый, чишелми)

2.     Шигырләр сөйләү

(чишеп карый, чишелми)

3.     Аерым җыр “Солдатлар”

(чишеп карый, чишелми)

 

Алып баручы: Балалар, чишелми бит әле бу яулык һаман, Нишләргә инде!? Татар халкы элек-электән укымышлы, зыялы халык булган, мәкальләр, әйтемнәр уйлап чыгарган. Әллә без дә мәкалләр әйтеп карыйкмы икән?

4.Барлык балалар белән уен: “Төенләнгән кулъяулык”

(мәкальнең башын алып баручы әйтә, азагын кулъяулык бирелгән бала әйтеп бетерә).

Алып баручы: (уен беткәч) Әйдәгез инде кулъяулыкның төенен  чишеп карыйк (яулык чишелә ачкычны алалар).

(Убырлы карчык керә)

Убырлы карчык: Кая югалттым соң шул кулъяулыгымны? Сез күрмәдегезме?

Алып баручы: Күрдек тә, таптык та, инде. Ачкычны да кулга төшердек. Менә! (Күрсәтә) 

Убырлы карчык:Минем ачкыч бит ул , бирегез!

Алып баручы: Бирми генә торыйк әле. Менә безнең балалар белән ярышып кара, җиңә алсаң, карап – карарбыз.

Ярышлар:

1.     “Кашыкка күкәй куеп узышу”(Убырлы җиңелә)

2.     “Капчык киеп узышу”.

(Соңгы уенда Убырлы да катнаша, ул капчыкка кергәч, капчык авызын бәйләп куялар.Ул кычкыра, чыгаруларын таләп итә).

Алып баручы:  Менә, Убырлы карчык эләктердек үзеңне! Нәүрүзбикәне  азат итсәң, без дә сине коткарырбыз.Риза булмасаң, чыгармыйбыз.

Убырлы карчык: (еламсырап) коткарыгыз гына, җибәрәм Нәүрүзбикәне.Үз кулларым белән китереп бирермен.

Алып баручы: Ышанып җибәрәбезме, балалар?(Әйе). Ярый инде, бар чык. Алып кил Нәүрүзбикәне.(Чыгара, ачкычны бирә.Убырлы чыгып Нәүрүзбикәне алып керә).

Убырлы карчык: Менә алып килдем- сүземдә тордым (үзе китә).

Нәүрүзбикә: Рәхмәт,сез мине явыз карчыктан коткардыгыз.

 

Агымсулар кичтем мин,

Биектаулар  үттем мин.

Сезне сагынып килдем мин-

Нәүрүз котлы булсын

 

Алып баручы: Балалар, Нәүрүзбикәне уртага алып аңа матур җырыбызны җырлыйк әле. Килегез!

Җыр “Нәүрүз белән балалар җыры”

 

Нәүрүзбикә: Рәхмәт, балалар, матур җырыгыз өчен. Мин дә буш килмәдем- сезгә язгы матур, җылы көннәр, сихәтле яңгырлар алып килдем.Язгы кояш һәр көнегезне шатлыкка, бәхеткә күмсен. Менә бусы- сезгә бәйрәм күчтәнәче, рәхәтләнеп сыйланыгыз!

Сыерчык сайрап үтте.
Һавалар зыңлап китте.
Шатлатланып каршы алыгыз,
Яз җитте бит,  яз җитте!

 (Күчтәнәчләр салынган кәрзинне бирә. Балалар рәхмәт әйтеп алалар)

Бәйрәм тәмам

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий праздника «Весна идет- Навруз идет» “Яз килә - Нәүрүз килә” (для детей старшей, подготовительной группы)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Промышленный дизайнер

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 820 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.10.2015 600
    • DOCX 21.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Еремаева Ирина Брониславовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Еремаева Ирина Брониславовна
    Еремаева Ирина Брониславовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6409
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 130 человек из 45 регионов

Курс повышения квалификации

Методика преподавания по классу фортепиано: начальный уровень подготовки (практический курс)

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 227 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности педагога дополнительного образования при обучении академическому вокалу

Преподаватель академического вокала

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 49 человек

Курс повышения квалификации

Методика преподавания музыки в общеобразовательной организации

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 135 человек из 47 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 247 человек

Мини-курс

Основы искусствознания

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 10 человек

Мини-курс

Продуктовый успех: стратегии и инструменты для создания, улучшения и продвижения продуктов на рынке

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Продвижение экспертной деятельности: от личного сайта до личного помощника

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе