Яфраклар бәйрәме
-Хәерле көн
кадерле балалар, әниләр! Без бүген барыбыз да көз бәйрәменә җыелдык
. Бүгенге бәйрәмебезне без “ Яфраклар бәйрәме “ дип атадык. Көз көне бәйрәм
итәрлек вакыйгалар бик күп. Күп уңыш җыеп алына. “Уңыш” бәйрәме үткәрәләр. Бар
табигать алтын сары төскә керә. “Алтын көз” бәйрәме үткәрәләр. Ә менә шул алтын
көзне безгә яфраклар алып килә. Ә нигә аны “Яфраклар бәйрәме” дип атамаска.
Җәй буе бар табигатьне матурлап , бар дөньяны яшеллеккә күмеп утырган яфраклар,
картаялар, үзе үсеп утырган агачтан өзелеп төшәләр. Алар җиргә сары төсләре
белән матурлык өстәп юкка чыгалар. Моңсу, шулай бит, балалар. Әйдәгез
яфракларга моңсуланырга бирмик. Алар өчен бәйрәм ясыйк.
(Залга балалар
җырлый-җырлый керәләр. Кулларында яфраклар)
Җыр:
“Яфраклар бәйрәме”
Яңгыр түгел, кар да түгел,
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыйм әле –
Кушыл син яңа җырга.
Кушымта:
Сары,
сары, сап-сары
Агачларның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак –
Көзнең матур чаклары.
Оча яфрак, уйный яфрак,
Һаваларда әйләнеп.
Бүген,
бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме!
1.
Көз көннәре килеп җитте.
Хушлашабыз
җәй белән.
Бөтен
җиргә яфраклардан
Алтын
келәм җәелгән.
Яфракларны алтын белән
Кем
төнлә бизәп йөргән?
Танымыйча
торам икән
Бакчабызга
көз килгән.
.
2.
Бик күңелле урамда
Алтын-сары
бар дөнья.
Җил
яфраклар биетә,
Көз
шатлана,сөенә.
3. Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар
күптән көтте.
Рәхим итегез,
Көзге бәйрәмгә.
Яфраклар тотып,
Бер биик әйдә.
“
Яфраклар белән бию”.
Яфраклар, яфраклар
Төрле төстә булалар.
Көзге җил исүгә
Җирләргә тулалар.
Барысы бергә.
Зәңгәр һава, зәңгәр һава,
Җир өстенә яфрак ява.
Ягез әле яфраклар нинди төсләрдә була, (Төрле төстәге яфракларны
алалар, укыйлар)
.
Кызыл яфрак.
Мин кызыл яфрак булам,
Кызарып, очып төшәм.
Көзге кояш кыздырганда,
Помидор кебек пешәм.
(сары
яфрак).
Мин алтынсу сары яфрак —
Көз чибәрнең көзгесе.
Саклана минем төсемдә
Назлы кояш өлгесе.
(яшел
яфрак).
Үз төсемдә калдым әле ,
Салкын көзләр җитсә дә.
Җәйне үзем белән алдым,
Ап-ак кырау төшсә дә
(шәмәхә яфрак)/
. Мин шәмәхә яфрак булам.
Минем
кебекләр сирәк! Табигатьне бизәр өчен Шәмәхә төс тә кирәк.
(кара яфрак).
Кара яфрак булам мин,
Җиргә төшеп каралдым.
Туган җиргә сарылганга,
Туфрак булып таралдым.
Ә хәзер мин сезгә яфракларга
бәйле сынамышлар укып китәм, игътибар белән тыңлагаз.
Сынамышлар:
·
Агач яфрак коймый, кар яумый.
·
Яфрак җиргә капланып төшсә, иген уңа.
·
Агач яфракны соң койса, ел авыр килә.
·
Чия яфрагын коеп бетерми торып, кыш булмый.
— Өрәңге
яфраклары дымсуланса, сабаклары тирәсендә
тамчылар хасил булса, 2 — 3 көннән яңгырлар башлана.
— Әгәр
каен агачының яфраклары астан саргаеп, астан коела
башласа, ел җылы килә һәм киресенчә.
Көзге җил уйный, шаяра,
Яфракларны туздырып.
Кем күбрәк яфрак җыяр,
Башкалардан уздырып.
Уен “Кем җитез?”
(Ярышып яфраклар җыялар).
Балалар җыйган
яфракларны әниләргә бирегез. Күрегез әле болар гади генә яфраклар түгел икән.
Аларга табышмаклар язылган. Алар безгә “Табышмак әйтеш” уены уйнарга тәкъдим
итәләр.
Ап-ак
күлмәген кигән,
Күлмәгенә тап тигән. (Каен.)
— Көзен
кайсы агачның яфраклары
Яшел килеш кала? (Сирень.)
— Яз
күңелләндерә,
Җәй ышыклый,
Көз ашата,
Кыш җылыта. (Агач.)
·
Нинди агач җилсез шаулый, Шыбыр-шыбыр сөйләшә? (Усак.)
Язын дөньяга килә, Көзен саргаеп үлә. (Яфрак
1.
Исе юк,төсе юк
Аннан
башка тормыш юк(су).
2.
Ул булса көн була,
Ул
булмаса төн була.(кояш).
3.
Агач бөгә кулы юк,
Йөри
торган юлы юк.
Тузаннарны
туздыра.(җил).
4. Үзем
ап-ак,
Мул итеп уңыш бирәм
Вакытында
җыймасагыз,
Үзем
чыгып йөгерәм.(борчак).
Менә
балалар, нинди яфраклар булуын да, аларга бәйле сынамышларны да , белдек.
Табышмаклар чиштек. Инде яфракларның күңелләре булгандыр. Әйдәгез, яфракларны
киләсе яз аенда очрашканчыга кадәр ,матур җырыбыз белән озатыйк.
Җыр: “Көз килә”
(Айдар Минһаҗев сүзләре, Рөстәм Сәрвәров музыкасы)
Шаяра әле күбәләк
Үтсәләр дә җәйләре.
Ә урамга килеп керде,
Керде яфрак бәйрәме.
Кушымта:
Нинди генә төсләре юк,
Күреп исең китәрлек.
Яфрак ява, яфрак ява
Юлыбызга түшәлеп.
Өлгереп җиткән миләшләр
Утлар шикелле яна.
Ә яфраклар бөтерелеп
Ява да ява, ява.
Кушымта.
Югалмаган икән әле
Төсләрнең яшеле дә.
Ясап
яфрак бәйрәмнәре
Килә көз әкрен генә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.