Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Сценарий праздника"Хуш киләсең,Яңа ел"

Сценарий праздника"Хуш киләсең,Яңа ел"

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Международный конкурс по математике «Поверь в себя»

для учеников 1-11 классов и дошкольников с ЛЮБЫМ уровнем знаний

Задания конкурса по математике «Поверь в себя» разработаны таким образом, чтобы каждый ученик вне зависимости от уровня подготовки смог проявить себя.

Конкурс проходит полностью дистанционно. Это значит, что ребенок сам решает задания, сидя за своим домашним компьютером (по желанию учителя дети могут решать задания и организованно в компьютерном классе).

Подробнее о конкурсе - https://urokimatematiki.ru/

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Яңа елны каршылау.


1нче алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле дуслар, укытучылар, укучылар һәм хөрмәтле кунаклар! Яңа ел белән сезне! Якынлашып килүче Яңа ел белән!

Икенче алып баручы. Нигә якынлашып килүче генә булсын? Килеп җиткән ич инде... Яңа ел белән сезне!

Беренче алып баручы. Ә ничегрәк булыр икән киләсе Яңа ел? Ул ниләр алып килер икән?


2нче алып баручы. Яңа ел ул нинди була?

Яңа ел ул буранлы.

Була аның колакларны,

Чеметтерә торганы.

1нче алып баручы. Яңа ел ул кайчагында

Була икән карсыз да.

Коры булса, килә икән

Хәтта салкыннарсыз да.

2нче алып баручы. Яңгырлы Яңа ел дисәм

Хәтта көләр идегез

Андый ел да була икән

Күргәнсездер үзегез.

1нче алып баручы. Яңа елмы?

Яңа ел ул – үргә баскыч,

Бәхетеңә тәрәзә.

Яңа шатлык, яңа ачыш,

Яңа уңыш, дәрәҗә.

Яңа ел ул – чыршыларның

Киләчәктән илче ул

Ямь сибүе залларга.

Без яшәгән заманга.



Җыр.

Җыр : Яңа ел килә.

  1. Иң матур бәйрәм килә- Яңа ел

Уңышлар теләп килә- Яңа ел

Күкләргә оча күңел

Шатлыктан шаша күңел

Яңа ел, Яңа ел, Яңа ел.

2. Моңсулык китсен иде гомергә

Гомергә китсен кайгы гомергә

Хыяллар безнең ашсын

Яңа ел котлы булсын.

Яңа ел, Яңа ел, Яңа ел.

  1. Иң матур бәйрәм килә- Яңа ел

Уңышлар теләп килә- Яңа ел

Һәрбер яр тапсын парын

Изгелек кылсын бары

Яңа ел, Яңа ел, Яңа ел.

1 нче ук.: Тагын бер ел артта калды

Борчуы, шатлыклары.

Ак бәхетләр, уңыш теләп

Ява Яңа ел кары.

2 нче ук.

Карлар ябалак-ябалак,

Көннәр-төннәр яңа, ак!

Бу Яңа ел – иң яңа ел,

Барсыннан да яңарак!


3нче ук:     Бүген тагын җир йөзенә

Яңа ел керә.

Күңелләрдә яңа, матур,

Хисләр өлгерә.

Изгелек тә, явызлык та,

Сынала бүген.

Өмет йолдызлары күмсен,

Яңа ел күген.




4нче ук:     Исәнме яңа ел! Исәнме яңа көн!

Рәхим ит илемнең түренә.

Һәркемнең йөзендә, күзендә

Өр-яңа елмаю күренә.


5нче ук.:      Кыш ул узе йөрми ялгыз гына

Житәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? - диеп сорасагыз,


Балалар (бергә): Бездә буген чыршы бәйрәме!


5нче ук.:     Бүген без чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Матур җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы

Җем-җем килеп яна ул,

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Балалар (бергә): Котлы булсын Яңа ел!

1 Җыр”Чыршы әйләнәсендә”.

1.Каршылыйк, дуслар, бергәләп Йолдызлар төшеп кушылган

Яңа ел килә безгә Чыршыдагы утларга

Әнә күпме кунак килгән Кыш бабай белән Кар кызы

Әйләнә-тирәбезгә. Килер безне котларга.

2.Кыш бабай килгәч булачак 3.Яңа елның бәхетле ел

Котлаулар да,бүләк тә. Буласын без беләбез.

Яңа елда чынга ашар Шуңа күрә бергәләшеп

Безнең бөтен теләк тә. Яңа елга керәбез.


6 нчы ук: Күрегез бу чыршыны,

Матурланган, киенгән.

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән.

Әй, чыршыкай-чыршыкай

Үзең бигрәк купшыкай.

Яшел күлмәк кигәнсең

Күп бизәкләр элгәнсең.


7 нче ук: Монда җылы тыш түгел,

Җилле салкын кыш түгел.

Бик күп икән дусларың,

Бер урын да буш түгел.

Кулны-кулга тотынышып,

Җырлыйбыз да биибез .

Яңа елда һәркемгә

Бәхет-шатлык телибез.



8 нче ук: Матур чыршыны

Күреп туймыйбыз,

Чыршы янында

Җырлап уйныйбыз.

Чыршы бәйрәме-

Ямьле бәйрәм бит,

Чыршы янында

Җырлап әйләник.

Чыршының уты сүнә.


Алып баручы. Әйе, балалар. Яшел чыршы безгә кунак булып килгән. Ләкин аның утлары сүнгән биит. Ә Яңа ел килеп тә җитәр. Ничек кабызырбыз икән? Әйдәгез, барыбыз бергә тылсымлы сүзләр әйтик:

Әй чыршы, чыршы, чыршы,

Безне күңелне күрче,

Утларыңны кабызчы!

Чыршы утлары кабына, балалар шатланышып кул чабалар.

Алып баручы. Әйдәгез, яшел дустыбызгы җырлап та күрсәтик.



Җыр: “Чыршы”.

1. Яшел чыршы тезелешеп

Әйләнәбез тирәңдә.

Куанабыз Яңа елда

Син кунакка килгәнгә.

2. Җәй көне җиләк җыярга

Урманга барган идек.

Ямьле чыршы Яңа елда

Кунак булып кил дидек.

3. Рәхмәт менә син килгәнсең

Әйләнәбез тирәңдә.

Яңа һөнәрләр өйрәндек

Яңа елга килгәндә.


9 нчы ук.Иске елның соңгы сәгатьләре 10.Без яшибез,димәк яши дөнья

Китәсебез килми бу елдан Без шат икән,дөнья шат булыр.

Бер дә китмәс идек, Икмәгебез кулда тәмле булыр

Тик вакыттан артта калу Эчкән сулар безнең саф булыр.

Безгә тыелган.


11. Ә шулай да шатлыклырак

Кадерлерәк булсын яңасы

Гел шатлыкка яусын кар явамы

Басуларга ләйсән явамы.

Бәхетләрнең туган елы булсын

Иске елның яңа дәвамы.


12. Бераз гына моңсу да

Ник икәнен мин беләм.

Хушлашабыз чөнки без

Бүген Иске ел белән.


Иске ел: Якын дусларым. Мин бүген сезнең белән соңгы тапкыр очрашам.. Инде миңа китәргә дә вакыт җитте. Тагын 12 елдан соң без сезнең белән кабат очрашырбыз. Мин бүген сезнең белән бәйрәм итәргә дип килдем.


Ак карлардай ак бәхетләр
Телим мин яңа елда.
Сөенечләр, куанычлар
Сез дусларга.


Елмаегыз, шатланыгыз,
Иске елда калсын узган,
Бәйрәм итик бергә-бергә,
Өр-
яңа ел белән, дуслар.


Җыр Иске ел җырлый

Яңа ел килә.


1.Яңа яуган сөт парыдай

Шундый хуш исле һава

Күктән җиргә каурый-каурый

Аккош мамыгы ява .

Кушымта.

Яңа ел килә, Яңа ел.

Нур таратып дөньяга.

Яңа җыр туа, яңа җыр

Күңел моңга урала.


2.Балачагым хыяллары

Җанда кабат уяна.

Кыш бабай мендәр астына

Бүләк куеп югала.


  1. Ышанасы килә һаман

Кыш бабай тылсымына.

Җырлыйсы килә, биисе

Кушылып Кар кызына.


13 нчы ук:   .Яңа ел да җитә инде,

Яңа ел җитә.

Безнең якка моңсу карап,

Иске ел китә.


14. Яңа елда һәрбер җанга

Бәхет кагылсын!

Яңа елда ышанычлы

Дуслар табылсын!

Борчулары, шатлыклары-

Барысы да булсын.

Борчулары онытылсын,

Шатлыгы калсын!

Җыр” Яңа ел килгән”.


1.Җем-җем көмеш тун кигән,

 Яңа-яңа ел килгән

Яшел чыршылар белән

Яңа җырчылар белән


2. Яңа ел, Яңа ел

Безгә зур кунак килгән.

 Кыш бабай һәм Кар кызы

 Күп бүләкләр китергән


3.Дуслар белән җыелдык

Бергә шундый күп булдык

Әйлән-бәйлән уйнарга

Кулны-кулга тотындык.


Сәгать суга


15. Сәгать суга 12 не

Керәбез яңа елга.

Үткәне кебек күңелле

Шатлыклы булсын ул да.

Яңа елны каршыларга

Җыелдык без бу залга.

Исән-саумы, яңа ел,

Хуш киләсең, уз залга.


А.б.Әйдәгез, Яңа 2015 нче Кәҗә елын кул чабып каршы алыйк!



Яңа ел.

Исәнмесез, якын дуслар!

Шук малайлар, матур кызлар,

Әтиләр һәм әниләр,

Әбиләр һәм бабайлар!

Мине каршы алыгыз

Һәм танышып калыгыз!

Исемем минем – Яңа ел,

Мин – бәхет таратучы,

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Сезне өзелеп сагынганга.

Килдем мин яныгызга.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телимен барчагызга.

Үз телемдә, үз җиремдә

Бәйрәм белән котлыйм сезне,

2015 нче елның имин булсын һәрбер көне.

А.б. Тукта,тукта әле,Яңа ел!Җирдә шундый тәртип бар.Син дөньяга тудыңмы,анкета тутырырга тиешсең.

Бергә:Исемең? Я.ел.Яңа ел. Бергә:Туган елың? Я.ел.2014. Б.Һөнәрең? Я.ел.Намуслы хезмәт.

Б.Ниятең? Я.ел.Мин кешеләргә тынычлык,иминлек,саулык,дуслык китердем.

Бергә:Алай булса,рәхим ит!Җир йөзенә тынычлык,иминлек,куанычлар белән кил,Яңа ел!

Яңа ел җырлый.

Ап-ак карар явалар

1Кышның матур чагында

Суыклар башланганда

Бураннар белән бергә

Яңа ел безгә килә

Ап-ак карлар явалар

Йолдызлар да яналар

Яңа елда бергә, бергә

Әйдәгез, дуслар, биергә.

2. Еллар үтә, айлар үтә

Тагын яңа ел җитә.

Яшел чыршы тирәсендә

Җырлап биер чак җитә

3 Яңа елда безнең түрдә

Чыршы балкый яна- сүнә

Ишекләрнең түреннән

Кыш бабай килеп керә.


16 нчы  ук : Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез, дуслар моңаеп.


17 нче ук.:     Зур өметләр белән каршылыйбыз

2015 нче ел башын,

Игелек һәм миһербанлык кына

Булсын иде синең юлдашың. 


18 нче ук.:     Кадерле бер кунак көткән кебек

Яңа елны көтә йөрәкләр,

Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте,

Күңелләрдә яңа теләкләр.

19 нчы ук.:     Әй дустым, каршыла

Яңа ел юллары уң булсын.

Елларның көне күп, шуларның барсы да

Куанып яшисе көн булсын.


Җыр”Хоровод”

Хоровод(2) Красота(2)

Пляшет маленький народ Наша ёлочка густа

До чего у нас весёлый Не достанешь до макушки

Возле ёлки хоровод. Вот такая высота.


Под кустом(2) Снег идёт(2)

Кто-то сереньким хвостом Здравствуй(2) Новый год!

Это хитрая лисичка Танцевать у нашей ёлки

Под кусточком лисий дом. Мы готовы целый год.



Укучы: Сөенче,сөенче! Кар кызы килә!

.


Кар кызы: Исәнмесез,Дусларым һәм кадерле кунаклар!

Балалар: Исәнме,Кар кызы! Хуш киләсең,рәхим ит!


Кар кызы.

Исәнмесез, балалар

Исәнмесез кунаклар.

Яңа ел белән сезне

Яңа бәхетләр белән.

Яңа елда зур үсегез

Көн дә артсын көчегез

Ел үсәсен ай үсегез.

Илгә хезмәт итегез

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин , дуслар.










А.бМенә,балалар,безнең бәйрәмгә Кар кызы да килде.Ләкин бәйрәмдә катнашуның бер шарты бар.Кар кызына нинди җәза бирәбез?

Җырласын. Җырласын.

Концерт

























































Кар кызы(керә) Ап-ак карлы аланнарда

Биеп йөрим мин.

Чыршыларга ак энҗеләр

Сибеп йөрим мин.

Шул аланның уртасында

Ел да үсә боз өем.























Җылыдан бик-бик куркам мин,

Юк өйдә шуңа мичем.


Сездә бик эссе икән . Карлар да яумый икән. Минем дусларым, нәни кар бөртекләрем сез кайда, ау!

Кар бөртекләре бии.

Кар кызы. Рәхмәт, дусларым,

Энҗе кар бөртекләрем.

А.б Ә хәзер Кар кызы хөрмәтенә без дә”Кар кызы”җырын җырлыйк.

1

6.Кар кызы.җыры

.Бәйрәм киче саф һава 2. Яшелдән күлмәк кигән

Тәнкә- тәнкә кар ява. Урманнан безгә килгән.

Мамыктай җиргә ята. Таккан ул ак сәдәфләр

Кыш бабай кар ярата. Кадаган кар чәчәкләр.

Бер күренә, бер күмелә Җәен җырчан . кышын уйчан

Күктә ай, күктә ай. Кыш бабай, кыш бабай

Шул саран ай яктысына Чыршы янына чакыра

Җем- җем итә чыршыкай. Кар кызы ак сылукай.

Уйныйбыз да җырлыйбыз Сакалы ак үзе бик шат

Кышбабайны көтәбез. Кыш бабай, кыш бабай

Кил кыш бабай, әйдә кил Каш бабайны каршы ала,

Яңа елны алып кил. Кар кызы ак сылукай.


Концерт номерлары


А.б. Әйдәгез,балалар,Бәйрәмебезне дәвам итик. Ләкин нинди бәйрәм инде ул Кыш бабайсыз?

20 нче ук. Кыш бабабыз килмәгәнгә

Ёлкада утлар янмый.

Кыш бабабыздан башка

Бәйрәм күңелле булмый.


1 а.б. Әйдәгез. Барыбыз бергәләп Кыш бабайга багышлап җыр җырлап алыйк.

Җыр: “Кыш бабай”

1.Безнең елкабызны бизәп

Балкып кабына утлар.

Яңа елның башлануын

Хәбәр итә курантлар.

Кушымта.

Кыш бабай, (2)

Безне бик ярата.

Ул безгә яңа ел

Бүләге тарата.

1.Ак мамык кебек кар ява

Урманнарга, кырларга.

Тынычлык алып Яңа ел

Кил син безнең арага.

3.Чәчәктәй безнең балачак

Киң безнең юлларыбыз.

Туган илнең иң бәхетле

Кызлары, уллары без.


А.б. Әйдәгез, Кыш бабайны чакырыйк. Кыш бабай, без монда! Ау! (Бергә кабатлыйлар)


Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар

Исәнмесез әниләр

Исәнмесез әбиләр

Бишектәге бәбиләр.

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

һай чыршыгыз бигерәк матур

Елык - елык яна ул,

Бәхетле һәм сау булыгыз

Котлы булсын яңа ел.



Бергә:Исәнме,Кыш бабай!

К.Б. Бигрәк матур бәйрәмегез

Бигрәк матур чыршыгыз.

Яңа елда шушылай

Гел бәхетле булыгыз

Кайгы,борчу хәсрәтләр

Иске елда калсыннар.

Тик куаныч-шатлыклар

Сезнең белән барсыннар

Сез дәштегез, мин килдем

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.


Бергә:Рәхим ит ,Кыш бабай

Өйгә кер,Дус бабай

Түргә уз,Ак бабай

Бүләк бир,Шат бабай.






Укучы

Килеп керде Кыш бабай,

Куллары салкын, туңган.

Үзе шаярткан була:

Йә, кем бии, кем уңган?”

Бии ул безнең белән,

Җырлый да белә икән.

Үзе бик карт булса да,

Бик матур көлә икән.

Ә хәзер әйдәгез, барыбыз да җыелышып чыршы әйләнәсендә бер биеп алыйк әле. Кыш бабай белән Кар кызын да үзебез белән ияртик.

Шома бас.


1.Уйнат, уйнат гармуныңны,

Биесеннәр егетләр.

Безнең илнең егетләре

Бары да бөркет кебекләр.


Их, күңел ачабыз,

Ничек шома басабыз!


2.Сайрат, сайрат гармуныңны,

Җилкенсеннәр яшь кызлар.

Безнең кызлар нурлы йөзле,

Әйтерсең лә йолдызлар.


3.Әйдә, әйдә, катырак бас,

Биегәнне күрсеннәр;

Баскан җирдән ут чыгара

Безнең яшьләр, дисеннәр.

(Җырлап бетергәндә Кыш бабай боҗра уртасында кала).

А.б. Ах,Кыш бабай,син безнең боҗра эчендә калдың бит.Хәзер инде балалар сине үзләреннән җибәрмәячәкләр.

К.Б.Шулай мыни әле.Юк инде,бу нәниләр генә тоткарлап кала алмас.

Ак бураннар уйнатам

Бураннарны буйлатам.

Бураным,карым белән

Бар дөньяны улатам.ууууу Мин бу балаларның кулларын өшетәм дә,боҗраны өзеп чыгып китәм.

Бергә Ә без чыгармыйбыз(2)!

Укучы:Кыш бабай син безгә башта җырлап күрсәт,ә аннары без сине чыгарабыз.


Кыш бабай җырлый.


1. Мин Кыш бабай, Кыш бабай

Бик ераклардан килдем.

Ракетага утырып

Ай тирәсендә йөрдем

2. Айда кар яумый икән

Җилләр дә исми икән

Безнең яшел дустыбыз

Чыршы да үсми икән.


Кар кызы: “ Бу- Кыш бабай”:

1.Кемнең кигән киемнәре

Энҗе кар бөртекләре?

Кемнең көмештәй сакалы

Чәчләре, керфекләре.

Кушымта:

Бу Кыш бабай, Кыш бабай!

Безгә бик таныш бабай!

2. Кем соң безгә шундый ямьле

Яңа ел алып килә?

Матур кәгазь капчыкларга

Күчтәнәч салып килә.

3. Чаңгы- чанада шуарга

Булды шома тавыбыз.

Кем безгә аны ясаган,

Кем икәнен табыгыз.


21 нче укучы: Әй Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә якын дус бабай!

Көтеп алдык без сине,

Күңелләргә хуш бабай.

Ак туныңны кигәнсең,

Безне котлап килгәнсең.

Сине көтеп торганны,

Әллә каян белгәнсең.



23 нче укучы: Кыш бабайның куллары

Салкын диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

Чак-чак “эреп” куймадым.

Җылы икән, бик җылы

Кыш бабайның куллары.

Шуңа күрә гел актыр,

Аның йөргән юллары.


укучы: Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә бик таныш бабай.

Сакал, мыек ап-актан,

Килгән безгә ерактан.

Үзең шаян, үзең юмарт,

Үзең һаман шулай карт.

Безнең белән бие, җырла

Бүлмәбезгә ямь тарат.

       Кыш бабай

Татар халык көе, Ә.Кари сүзләре, Р.Еникеева эшкәртүендә

1.Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай.

Әйлән-бәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай.

Кушымта:

Ары баса Кыш бабай,

Бире баса Кыш бабай.

Шушы бию көйләренә

Өзеп баса Кыш бабай.

2.Бәйрәмебез син килгәч,

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

Кушымта.


3 кл кызлары биюе

Кар кызы: Суык бабай, бабакай

Битләрең дә кызарган.

Әйдә, бер биик әле,

Уздырып шул кызлардан.


( Кар кызы җырлый,Кыш бабайның бии).

1.Ак мыеклы, ак сакаллы
Безгә кыш бабай килгән
Бүләкләр белән туп тулы
Тагын инеңә элгән.

Куш:
Кыш бабай, кыш бабай
Бүләкләр безгә давай
Төш бабай, төш бабай
Бер биеп алыйк давай.

2.Аягына таянган да
Ашыккан безнең янга
Сонга кала күрмик диеп

Хикмәтле Яңа елга

3. Яңа елның серле төне
Әкияттәге төсле
Әйлән-бәйлән уйный бергә

Куян, бүре һәм төлке.


4.Ат елын да озатабыз

Җиткән Кәҗәнең көне.

Хуш, сау булып тор, иске ел

Ә Яңа ел, исәнме!


А.б.Кыш бабай.Безнең беренче сыйныф укучылары да шигырьләр өйрәнделәр бит.Сиңа шигырьләр сөйләсеннәр әле.


К.б.Әй,балалар беләләр шул,Кыш бабаларының шигырь яратканын.Ягез әле,ягез.

Беренче класслар сөйли.

1 нче класс

1.: Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире,

Кунак булып килер дип

Күптән көттек без сине.

Рәхмәт, рәхмәт күп бүләк

Китергәнсең безгә син.

Без нәни дусларыңны.

Сөендерим дигәнсең.


2.Кыш бабай кардан өеп

Тау ясап бирде безгә.

Биек матур чыршы кертеп

Утыртты бүлмәбезгә.

Чыршы әйләнәсендә

Әйдә, биибез бергә.

Яңа елны каршылау

Бигрәк күңелле безгә.


3. Күңелле булды безгә

Уйнап туймадык бер дә.

Әй, җырладык, әй көлдек

Саумы, Яңа ел, дидек.

Күпме уен, күпме җыр

Алып килде Яңа ел,

Бигрәк матур ул быел.

4 бала. Яңа елны без көтәбез,

Иң матур бәйрәм, диеп,

Шигырьләр, җырлар өйрәнеп,

Матур киемнәр киеп.

Тылсымлы икән Яңа ел –

Капкасыннан кергәч тә,

Кинәт кенә үсеп җиттек,

Үсеп киттек бер яшькә!



5.Тик Яңа ел бер үк елда

Булсын иде берничә.

Яңа елның берсенә дә

Калмас идек кермичә!

Яңа ел еш булса, күптән

Дәү кеше булыр идек,

Күбрәк "бишле" алыр идек,

Бик көчле булыр идек!


6.Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең,
 
Яңа ел бүләк иттең.

Берәр яшькә үстердең,
Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!

7Безгә Кыш бабай килгән 8.Көттек сине сагынып

Яңа ел алып килгән Исән-саумы Кыш бабай

Капчыгына күп итеп Өләш бүләкләреңне

Бүләкләр салып килгән. Капчыгыңны чиш бабай.


9.Кыш бабай,син дә нәни булдыңмы 10.Кыш бабай,елак малай булдыңмы?

Безнең шикелле чана шудыңмы? Сакаллы бабай булып тудыңмы?

Кар тәгәрәтеп шар ясадыңмы? Әйт колагыма сер итеп кенә

Сиздерми генә кар ашадыңмы.

Саклыйм сереңне үз итеп кенә.


11.Ап-ак кар яугач,урам агаргач 12.Кыш бабай,безгә чабып килерсең

Чыршы бәйрәмгә килде урманнан Шигырь сөйлим дә бүләк бирерсен

Бик күп яудырдың,Кыш бабай,карны Кыш бабай ник инде

Киләсе елга тагын кар бармы? Ай саен килмисен.

Әллә соң үзеңне көткәнне белмисең?

.

Оста икән кыш бабай.


1Аларга бәсләр элеп, 2.Р әсемнәре бигрәк матур 3 Өреп китсә,сулар ката

Сурәтләрен тәрәзәгә. Сокланып карап туймаслык Елгаларга бозлар ята

Ясап куйган Кыш бабай(2). Оста икән Кыш бабай(2) Тылсымлы да Кыш бабай

Ясап куйган Кыш бабай. Оста икән Кыш бабай. Тылсымлы да Кыш бабай.




Кыш бабай. Күрегезче әле үскәннәремне, никадәрле шигырь беләләр, матур итеп сөйлиләр. Ничек мактамыйсың инде аларны?



Укучы

Кыш бабакай, кыш бабакай

Безнең белән күптән таныш инде син

Ни өчен соң кыш әбине бер дә алып килмисең?

Безгә дигән бүләкләрне ул үзе тутырамы?

Аннары сине озаткач гел өйдә утырамы?

Безнең белән уйнарга,

Уе бардыр аның да

Кыш әбине дә калдырма

Тагын килгән чагыңда.


Кыш бабай. Ярый, дуслар, бергәләп биедек, көлдек

Җырлар җырлап уйнадык,

Яңа елны да күрдек

Безгә китәргә вакыт

Тормаска кирәк артык

Көтәләрдер башка җирләрдә дә

Без килгәнне зарыгып.

Бер бала.

Рәхмәт, бабай, сүзләреңә,

Бик матур теләкләрең.

Алып килдем, дигән идең,

Кайда соң бүләкләрең?


Кыш бабай. Ай,кызым,оятлы була яздык бит. Кая соң әле минем күчтәнәч салынган зур капчыгым? (Эзли.) Тылсымлы таягым, әйт әле, күчтәнәчләр кая? (Тыңлый, елмая.)

Ярый алайса, бик әйбәт,

Хәзер капчык та керер.

Күчтәнәчеңне алып,

Атлап түгел, йөгереп

Кер, капчыгым, тизрәк!

Күчтәнәч бик тиз кирәк


Кар бабай керә.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел белән сезне,

Яңа бәхетләр белән!


Килеп җиттем, Кыш бабай.

Менә капчык, туп-тулы,

Эчендә нәрсә бар икән?

Балалар, әйтегез шуны.


Балалар. Күчтәнәчләр.



Кар бабай Ай, һай-һай, малай,

Зирәк икәнсең алай.

Кыш бабай (капчыктан бер пакет бүләк ала). Калган күчтәнәчләр кая?


Кар бабй. Калган күчтәнәчләр чыршы төбендә. (Чыгып китә.)


Кыш бабай Балалар, сез уйлый күрмәгез Кыш бабай бүләксез килгән дип. Монда сез бик күп икән. Һәрберегезгә бүләк тарату өчен бик күп вакыт кирәк. Мине күрше мәктәптә дә көтәләр. Бүләкләрне һәр сыйныфка өләшергә апагыз ярдәм итәр. Бәйрәм соңында алырсыз.


Кыш бабай. Сез ел буе тырышып укыдыгыз, эшләдегез.

Менә, дусларым, сезгә

Яңа ел бүләкләре.




Кар кызы.Бәйрәм үтте, сәгать сукты –Яңа ел килә безгә.

Кыш бабай: Яңа бәхетләр китерсен Сезнең һәрберегезгә.

Хушыгыз балалар,бәхетле булыгыз.

Әти-әниләрегезнең сүзен тыңлагыз.

Эш сөеп үсегез

Дус-тату булыгыз.

Хушыгыз, хуш, дусларым.

Күңелле ял итегез.

Без тагын килербез әле

Яңа елда көтегез.


28 нче укучы.

Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай

Сагынырбыз бер елдан соң

Тагын да кил.


Бергә: Хуш бабай.


Кадерле укучылар,хөрмәтле кунаклар!Менә безнең 1 смена “Чыршы бәйрәме” ахырына якынлашты.Сезнең барыгызны да тагын бер кат якынлашып килүче Яңа 2015 нче ел белән чын күңелдән котлыйбыз.Бу ел сезгә бары тик шатлык,куанычлар,тазалык-саулык кына телибез.Бәйрәмнәрегез күңелле үтсен!.






Чыршы


1.Төрле-төрле утлар яна,

Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

2.Җырлый-җырлый әйләнәбез,

Чыршы тора уртада.

Кунак булып ак сакаллы

Бабай килгән ёлкага.

3.Чыршыдагы җем-җем утлар

Сүнәләр дә яналар

Без җырлыйбыз, шатланабыз.

Без - сөйкемле балалар


       Кыш бабай

1.Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай.

Әйлән-бәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай.

Кушымта:

Ары баса Кыш бабай,

Бире баса Кыш бабай.

Шушы бию көйләренә

Өзеп баса Кыш бабай.

2.Бәйрәмебез син килгәч,

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

Кушымта.

.Җыр : Яңа ел килә.

  1. Иң матур бәйрәм килә- Яңа ел

Уңышлар теләп килә- Яңа ел

Күкләргә оча күңел

Шатлыктан шаша күңел

Яңа ел, Яңа ел, Яңа ел.

2. Моңсулык китсен иде гомергә

Гомергә китсен кайгы гомергә

Хыяллар безнең ашсын

Яңа ел котлы булсын.

Яңа ел, Яңа ел, Яңа ел.

  1. Иң матур бәйрәм килә- Яңа ел

Уңышлар теләп килә- Яңа ел

Һәрбер яр тапсын парын

Изгелек кылсын бары

Яңа ел, Яңа ел, Яңа ел.


Җыр: “Чыршы”.

1. Яшел чыршы тезелешеп

Әйләнәбез тирәңдә.

Куанабыз Яңа елда

Син кунакка килгәнгә.

2. Җәй көне җиләк җыярга

Урманга барган идек.

Ямьле чыршы Яңа елда

Кунак булып кил дидек.

3. Рәхмәт менә син килгәнсең

Әйләнәбез тирәңдә.

Яңа һөнәрләр өйрәндек

Яңа елга килгәндә.



Җыр”Чыршы әйләнәсендә”.

1.Каршылыйк, дуслар, бергәләп Йолдызлар төшеп кушылган

Яңа ел килә безгә Чыршыдагы утларга

Әнә күпме кунак килгән Кыш бабай белән Кар кызы

Әйләнә-тирәбезгә. Килер безне котларга.

2.Кыш бабай килгәч булачак 3.Яңа елның бәхетле ел

Котлаулар да,бүләк тә. Буласын без беләбез.

Яңа елда чынга ашар Шуңа күрә бергәләшеп

Безнең бөтен теләк тә. Яңа елга керәбез.




   Чыршы


1.Төрле-төрле утлар яна,

Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

2.Җырлый-җырлый әйләнәбез,

Чыршы тора уртада.

Кунак булып ак сакаллы

Бабай килгән ёлкага.

3.Чыршыдагы җем-җем утлар

Сүнәләр дә яналар

Без җырлыйбыз, шатланабыз.

Без - сөйкемле балалар





Җыр” Яңа ел килгән”.


1.Җем-җем көмеш тун кигән,

 Яңа-яңа ел килгән

Яшел чыршылар белән

Яңа җырчылар белән


2. Яңа ел, Яңа ел

Безгә зур кунак килгән.

 Кыш бабай һәм Кар кызы

 Күп бүләкләр китергән


3.Дуслар белән җыелдык

Бергә шундый күп булдык

Әйлән-бәйлән уйнарга

Кулны-кулга тотындык.




Исәнме Кыш бабай”


Кыш бабай(2) куш.Яңа ел сиңа да Белдеңме син безнең Без көттек бик күптән

Исән-сау килдеңме. Сөенеч китерсен. Сагынып көткәнне. Яңа ел ел килә дип.

Син бездә яңа ел Тагынбер ел үткәч Үзең дә көттеңме Сиңа дип сөйләргә

Икәнен белдеңме. Яңадан килерсең. Яңа ел җиткәнне. Шигырьләр өйрәндек.


Җыр Кар кызы.

1.Бәйрәм киче саф һава 2. Яшелдән күлмәк кигән

Тәнкә- тәнкә кар ява. Урманнан безгә килгән.

Мамыктай җиргә ята. Таккан ул ак сәдәфләр

Кыш бабай кар ярата. Кадаган кар чәчәкләр.

Бер күренә, бер күмелә Җәен җырчан . кышын уйчан

Күктә ай, күктә ай. Кыш бабай, кыш бабай

Шул саран ай яктысына Чыршы янына чакыра

Җем- җем итә чыршыкай. Кар кызы ак сылукай.

3. Уйныйбыз да җырлыйбыз Сакалы ак үзе бик шат

Кыш бабайны көтәбез. Кыш бабай, кыш бабай

Кил кыш бабай, әйдә кил Каш бабайны каршы ала,

Яңа елны алып кил. Кар кызы ак сылукай.









Җыр: “Кыш бабай”

1.Безнең елкабызны бизәп

Балкып кабына утлар.

Яңа елның башлануын

Хәбәр итә курантлар.

Кушымта.

Кыш бабай, (2)

Безне бик ярата.

Ул безгә яңа ел

Бүләге тарата.

1.Ак мамык кебек кар ява

Урманнарга, кырларга.

Тынычлык алып Яңа ел

Кил син безнең арага.

3.Чәчәктәй безнең балачак

Киң безнең юлларыбыз.

Туган илнең иң бәхетле

Кызлары, уллары без.




  Кыш бабай

1.Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай.

Әйлән-бәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай.

Кушымта:

Ары баса Кыш бабай,

Бире баса Кыш бабай.

Шушы бию көйләренә

Өзеп баса Кыш бабай.

2.Бәйрәмебез син килгәч,

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

Кушымта.


    




Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Автор
Дата добавления 29.09.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров527
Номер материала ДБ-223591
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх