(Чыгарылыш кичәсенә сүзләр)
Рөстәм Рәхмәт сиңа,
бөек мәктәп,
Укытучыларың өчен,
Сезнең алда горурланып
Әйтәбез рәхмәт
сүзен.
Ришат Сезнең
язмыш шундый. Борчуларсыз,
Үтмидер ул сезнең
көнегез.
Сез бит безгә белем
генә түгел,
Йөрәк җылыгызны
бирдегез.
Эльвира
Безнең шаянлыклар
чәчегезгә
Өстәгәндер көмеш
бөртекләр.
Сезнең язмыш шундый.
Ярдәм итү
Канат үстергәндә
бөркетләр.
Булат Көмеш кыңгырауның соңгы
җыры,
Озак чыңлар,
чыңлар колакта.
Укытучым биргән ныклы
белем,
Офыкларга тарта,
еракка.
Алина Без очарбыз шул офыкка
карап,
Сезнең караш барыр
озатып.
Олы рәхмәт, Укытучым!,
— диеп.
Баш иярбез сезгә
бер кайтып.
Рөстәм Безне алда зур сынаулар
көтә,
Мәктәп данын
hәрчак якларбыз.
Сездән алган тормыш
юлламасын
Мәңге тап төшерми
сакларбыз!
Эльвира
Җир йөзендә иӊ-иӊ матур теләкләрне теләп
Сорасалар багышларга кемгә, диеп.
Әсир
иткән үзенә бик күп йөрәкләрне
Укытучыма, дияр идем башым иеп.
Ришат
Залда утыручы ин сойкемле, ин чибэр, ин зыялы, ин белемле, хормэтле хэм кадерле
укытучыларыбыз! Буген без сезгэ эчкрсез рэхмэт сузлэрен житкерергэ телибез. 1
сыйныфтан башлап гел бергэ, кон саен белем урлэрен яуладык. Беренче шатлыклар,
килгэн кунелсез минутларда да гел бергэ булдык! Эгэр дэ без буген аз гына булса
да ометлэрегезне аклаганбыз икэн, без бик бэхетле. Сезнен кузлэрдэ соенеч ,
бэхет чаткыларын курергэ телибез. Рэхмэт Сезгэ, рэхмэт чын кунелдэн!
Алина Без беләбез: Сезгә җиңел
түгел,
Күпме язмыш сезнең кулларда.
Ләкин ышаныгыз: һәрчак булырбыз без
Сез күрсәткән тугры юлларда.
Рөстәм Еллар үтәр, очар кошлар сыман,
Без очарбыз туган төбәктән.
Кайда гына, ләкин булсак та без
Гел сакларбыз Сезне йөрәктә.
Булат Кадерле беренче укытучыларыбыз, сабый
куңеленә ачкыч таба белдегез, киң куңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булдыгыз!
Безнең белән шатландыгыз да, көендегез дә, көнне төнгә ялгап, безнең язмыш
өчен яшәдегез; кешеләргә карата шәфкатьле, яхшы булырга өйрәттегез. Рәхмэт
сезгә беренче укытучыларыбыз.
Беренче укытучым
якты кояш кебек,
Күңелемне назлап җылыттың.
Авыр чакта ярдәм кулын суздың,
Сабыр сүзең белән юаттың.
Ришат Безнең тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып-көеп
йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы икенче әниләребезбез-класс
җитәкчеләребез! Мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз. Сабый
күңелебезгә ачкыч таба белдегез. Һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм
искиткеч сабыр булдыгыз.
Без
Сезгә чын күңелебездән һәм йөрәгебездән чыккан рәхмәт сүзләребезне белдерәбез.
Кирәк
чакта терәк, кирәк чакта язгы җылы җилдәй йомшак, ә кирәк икән, кышкы
салкыннардай кырыс та була белдегез. Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт
сердәшчебез дә булдыгыз. Без Сезне һәрчак якын күрербез,
яратырбыз, онытмабыз. Авыр хезмәтегездә Сезгә сабырлык һәм зурдан-зур уңышлар
телибез.
Эльвира Белем сере белән сукмаклардан
Ачтың миңа юлның яктысын.
Укытучым, җырларымда чагыла
Изге уйларымның чаткысы.
Алина Кемнәр үлчәр Сезнең хәзинәдә
Тулып яткан акыл байлыгын?
Диям бүген: шуны саклар өчен
Күбрәк булсын иде саулыгың
Рөстәм Төшендердең фән серләрен
Син белем бирдең безгә.
Шәфкатьлелек орлыкларын
Салдың күңелебезгә.
Ришат Син булдың минем сердәшчем,
Киңәшчем булдың тагын.
Авыр чакта юатучым
Әнием кебек якын!
Эльвира И, сөекле укытучым,
Син һәрвакыт исемдә!
Беркайчан да тап төшермәм
Синең горур исемгә!
Булат
Без шулай ук бүген 11 ел буена безне тәмледән-тәмле ризыклар ашатучы,
ачык йөзле повар апаларыбызга, чисталык өчен көрәшүче техничка апаларга,
исәп-хисапны алып баручы апаларыбызга, мәктәпнең иминлеген саклаучы
абыйларыбызга чын күңелдән чыккан иң җылы, зур рәхмәтебезне әйтәбез. Кылган
изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын.
(Бүләкләр тапшыру)
Алина
Эткэй - энкэй - минем пар канатым,
Сез булганга донья тугэрэк.
Иңне-иңгә, жанны-жанга куеп,
Яшик әле, яшик бергәләп.
Ришат
Сезгә саулык телим һәр адымда
Тигез бәхет
телим һәрвакыт.
Мен рәхмәтлэр
әйтеп чын йөрәктән,
Карыйм
сезгә
сөеп,
яратып.
Эльвира Одиннадцать лет — не одно мгновение,
Шли и криво они,
и прямо.
Одиннадцать лет
твоего терпения,
Страха, слез и
сомнений, мама.
Я же знаю, ты
счастлива очень
И любуешься
милой дочкой.
Отчего же в
глазах твоих осень,
Закрываешь лицо
ты платочком?
Может, вспомнила
меня маленькой,
Ощутила в руке
ладошку?
Как шептала:
«Цветочек аленький,
Не шали на
уроках, крошка.
Слушай, детка,
учителя строгого,
Не рисуй на
своих тетрадках!»
И встречала меня
у порога,
Содержала
портфель в порядке.
А теперь твоя
выросла дочка,
Но бегут слезинки
упрямо.
Что же, школа
окончена. Точка.
Поздравляю тебя,
моя мама!
Булат Хөрмәтле әти-әниләребез! Менә без дә үсеп життек. Сез бөтен көчегезне безне
тәрбияләүгә куйдыгыз. Бер үк вакытта йомшак та, таләпчән дә була белдегез.
Рөстәм
Кадерлеләребез,Сезне бүгенге бәйрәм белән тәбрикләп, нык сәламәтлек,
кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер, тормыштан ямь табып, авырлыкларга
бирешмичә, иминлектә яшәвегезне телибез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә,
һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз
безгә.
(Әниләргә
чәчәкләр тапшыру)
Ришат Ел да шулай очар кошлар кебек
Озатып
кала мэктэп - изге йорт.
Сабый чакны эзлэп без килербез,
Онытма
син, мәктәп,
безне көт.
Эльвира Хуш мәктәбем, дуслар, остазларым
Балачагым, яшьлек, мәхәббәт
Барлык хисләр монда ихлас һәм чын
Бөтенесе өчен мең рәхмәт.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.