Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Сценарий литературно-музыкального вечера "Шүрәлеле Тукай бәйрәме"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Сценарий литературно-музыкального вечера "Шүрәлеле Тукай бәйрәме"

библиотека
материалов



Укучылар өчен әдәби-музыкаль бәйрәм иртәсе







Шүрәлеле Тукай бәйрәме”





















2011 ел


Сәхнәгә, артына борылып карый-карый, Шүрэле йөгереп керә.

Шүрәле:

Уф, котым алынды кулына балта тоткан бер адэмне күреп. Былтыр дип торам. Сезнен арагызда юктыр бит ул Былтыр исемле егет? (кулын каш өстенә куеп, балаларны карый) Юк бугай, аллага шөкер. Мин аны әллә каян таныйм. Шулай үзәгемә үтеп калды - бармакларым һаман сызлый менә (бармакларын селки).

Әле, хак булса, минем турыда шигырь дә язганнар ди бугай, аны балалар бик яратып укый ди. Менә кем язганын да әйткәннәр иде дә, и-и...(башын кашып), хәтерем тишек иләк кебек, әллә кем инде менә...Сез белмисезме сон? ( Балалар: “Тукай,”- дип җавап бирәләр)

Әйе-әйе, Тукай диделәр. Татар халкының бик зур шагыйре диделәр бит аны. Ничек онытмаска инде бу исемне? (ятларга тырышып): Тукай, Тукай...

Алып баручы керә.

Алып баручы: Абау, Шүрәле, син икәнсең әле, кем икән минем кебек Тукай шигырьләренә гашыйк кеше дигән идем. Молодец, Тукайны белүең мактауга лаек.

Шүрәле: Беләм дип инде, мин аның исемен беләм дә, минем турыда шигырь язганын беләм. Шуның белән бетте.

А.б. И-и, бу гына аз, бөек Тукаебызны татар милләте генә түгел, бөтен дөнья халкы белә һәм иҗатын яратып укый. Ә быелгы ел бигрәк тә истәлекле: Тукайның зур юбилее хөрмәтенә, Татарстан 2011 елны Тукай елы дип игълан итте. Тукайга ничә яшь икәнен беләсенме соң?

Ш. Ну-у, минем Былтырдан качып йөрүемә примерно 100 елдан артыграк дип исәпләсәң... байтак бардыр инде.

А.б. Әйе, Шүрәле, якын килдең - Тукаебызның 125 еллыгын билгеләп үтәбез бүген.

Ш. Бүген дисеңме?

А.б. Әйе-әйе, нәкъ менә бүген һәм шушы залда. Ә мин шул бәйрәмне алып баручы булам. Беләсеңме, Шүрәле, минем башка бер фикер килде бит әле. Бүген без шагыйрь турында бик күп сөйләячәкбез. Тукай турында белмим дә дисен, әллә безнең белән каласыңмы соң? Менә миңа бәйрәмне алып барырга да булышырсың. Ризамы?

Ш. И-и, риза булмыйммы соң? Рәхәтләнеп калам сезнең белән. (Кулларын уып) Ну урманга кайткач Шүрәлеләргә мактанырга шәп булачак бу! Карале, сине кем дип әйтермен соң Шүрәлеләргә? “Әйтче, зинһар, чибәр кызый, кем син, исемең кем синең?”

А.б. “Әйтсәм әйтим, син белеп кал: исемем Света минем”

Ш. Ай, бигрәк матур исемең дә, үзең кебек. (читкә карап): Эх, ничекләр кытыкламый түзәргә бу чибәр кызыйны?

А.б. Я, ярый, болай булгач, башладык, Шүрәле дус. Менә сиңа бәйрэмне алып бару программасы. Рәхим итеп беренче шигырьне укы.

Ш. Илдә кояш, җирдә кояш

Йөздә кояш, күздә кояш.

Көндәгечә көлә кояш,

Әмма бүген үзгә кояш.

Бүген аның каршысына

Канатланып чыккан бөре.

Аваз сала томшыклары:

Тукай көне! Тукай көне!”

Илдә кояш, җирдә кояш.

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

Тукай көне-безнең бәйрәм!

Укучылар ”Бәйрәм бүген” җырын башкара (җыр барышында слайдлар күрсәтелә)


А.б. Әйе, бүген, чыннан да, олы бәйрәм - Тукай бәйрәме, Туган тел бәйрәме. Бүген без яраткан шагыйребезнең иҗатын тагын бер кат искә төшерербез, җырларын тыңларбыз. Менә Шүрәлене Тукайның тормыш юлы белән дә таныштырып китәргә иде бит. Әйдәгез әле, бергәләп бәләкәй Апушның тормыш сукмакларын барлап үтик.


(Укучылар белән сорау-җавап әңгәмәсе үткәрелә, җавапларга кагылышлы слайдлар күрсәтелә)


А.б. Габдулла Тукай кайда һәм кайчан туган?

Ш. Тукайның туган авылына багышлап язган шигыренә иҗат ителгән җырны да тыңлап китик әле.

Укучы “Туган авыл” җырын башкара.

А.б. Нәни Габдулланың бала чагы кайларда үтә?

Ш. Әти-әнисенең исемнәрен беләсезме?

А.б. Кырлай авылына багышлап шагыйрь нинди әсәр иҗат итә?

Ш. Карале, Света, минем турыда бит бу. Минем дә ишетәсе килә бу шигырьне. Берәрсе яттан белми микән?

А. б. Белә, Шүрәлекәем, берсе генә түгел, бу шигырьне һәр укучы яттан белә. Ягез, кайсыгыз сөйләп күрсәтә?

Бер укучы “Шүрәле” шигырен сөйли.

Ш. (кул чабып) Афәрин, Тукай! Менә ичмаса шигырь бу! Минем турыда булсын да, шәп тә булмасын ди!..

Тә-ә-к, алдагы сорау мондый булыр: Габдулла Тукай үзенең Казанга кайту шатлыгын тасвирлап нинди шигырь яза?

А.б. Тукай шигырьләренең ни дәрәҗәдә аһәңле, моңлы булуын аларга язылган җырларның күп булуы дәлилли. “Пар ат” шигыренә шулай ук көй язылган, ә җырны безгә укучылар башкарып китәр.

Пар атҗыры яңгырый.

Ш. Менә шәп тә җырлый болар, ай-яй, шигыре матур, көе матур...

А.б. Ә беләсеңме, Шүрәле, Тукай иҗатына игътибар шулкадәр көчле, аның шигырьләренә яңадан-яңа көйләр иҗат итеп торалар. Менә бу “Пар ат ” җырының икенче төрле вариантын ишетәсең киләме?

Ш. Һе, әллә ниләр сөйлисең син, ничек инде бер җырны ике төрле җырлап булсын ди? Булмас, ышанмыйм.

А.б. Ә менә була шул. Тыңла алайса.

Алып баручы “Пар ат” җырын икенче көе белән җырлап күрсәтә.

Ш. Да-а, күрмәгәнне күрсәтәсез, ишетмәгәнне ишеттерәсез сез миңа бүген. Карале, синеке бигрәк тә матуррак бугай әле, Света, әйме. Әллә үзең матур булганга шунда...

А.б. Ярар, комплиментларыңны калдырып тор, алып баручы икәнеңне онытма. Нәрсә анда безнең программа буенча?

Ш. Габдулла Тукай - балалар шагыйре. Аның нәниләргә багышлап язылган шигырьләрен безгә нәниләр үзләре сөйләп китәр.

Кечкенәләр “Гали белән кәҗә”, “Акбай”, ”Сабыйга”, ”Эшкә өндәү”, “Безнең гаилә” шигырьләрен сөйлиләр.

Аб. Тукаебызның балалар өчен язылган бик күп шигырьләре көйгә салынган. Хәзер шуларның берсен тыңлап китәрбез .

Бала б-н күбәләк” җыры башкарыла.

Ш. Бәйрәм булгач, биюсез буламыни инде? Безнең дә бәйрәмебезне үзләренең дәртле биюләре белән татар кызлары ямьләндереп җибәрсен әле.

Татар халык биюе.

Ш. Ә хәзер Тукайның бик күп сабыйлар ишетеп үскән “Бишек җыры”н тыңлап китәрбез.

Бишек җыры” яңгырый.


А.б. Ни кызганыч, халык яратып өлгергән шагыйрьнең гомере, бик тиз янып сүнгән шәм кебек, кыска була. 27 яшендә бөек шагыйребезнең гомере өзелә.

Ш. Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагыйрьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең “иң нечкә кылларын” тибрәтәләр. Вакыт безне 1913 елның апреленнән ераклаштыра бара. Әмма гаҗәеп хәл: елдан – ел Тукайның фигурасы безнең күзгә зураебрак күренә, йөз сызыклары ачык һәм аныграк рәвеш ала. Әйтерсең лә без аңа якынаябыз.

А.б. Халык үзенең яраткан шагыйрен онытмый, аны олылый, исемен мәңгеләштерә. Ә сез Тукай исеме белән бәйле истәлекле урыннарны беләсез микән?

Ш. Тукай музейлары кайларда бар? (җаваплардан соң слайдлар күрсәтелә)

А.б. Тукай премиясе кайчан һәм кемнәргә бирелә?

Ш. Тукай исеме белән бәйле нинди урыннар беләсез?

А.б. Габдулла Тукай 1913 елда, ягъни үләр алдыннан, болай дип язды:

Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле”. Чыннан да, бүгенге бәйрәм барышында да без моның шулай икәненә тагын бер кат инандык. Я, Шүрәле дус, син ни әйтерсең? Ошадымы сиңа Тукай бәйрәме?

Ш. Искиткеч бәйрәм булды бу, Света! Мин бүген шулкадәр күп яңалык белдем - менә башым тубал кебек булды. Инде мин Тукай исемен генә түгел, Света исемен дә мәңге онытмаячакмын, Былтыр исемен онытмаган кебек.

А.б. Ярар, Шүрәле дус, синең белән танышуыбызга мин дә, балалар да бик шат. Син безнең бәйрәмебезгә үзенчәлекле төс бирдең. Тагын бер елдан, шушы көндә, шушы урында очрашырбыз дип уйлыйм.

Ә Тукай бәйрәмен без, һәр елдагыча, халкыбызның гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.


Залдагылар, аягүрә басып, “Туган тел”не җырлыйлар.

Автор
Дата добавления 04.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров263
Номер материала ДВ-227696
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх