Инфоурок Дошкольное образование Другие методич. материалыСценарий сказки о здоровом образе жизни "Өч кыз"

Сценарий сказки о здоровом образе жизни "Өч кыз"

Скачать материал

                                                                       Тукай районы Теләнче Тамак авылы

                                                                       МБМББУ “Акчәчәк”

                                                                       балалар бакчасы тәрбиячесе

                                                                       Батталова Эльза Сәгыйть кызы

 

                                          Өч кыз әкияте       

  

Максат: - балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

               - зарарлы гадәтләрнең организмга тискәре йогынтысы турындагы күзаллауларын киңәйтү;    

               - эстетик сәлатләрен үстерү;

               - мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен, сөйләм активлыгын, фикер йөртү, танып-белү эшчәнлеген үстерү.

 

Катнашалар: Әни, Сылу, Бикә, Биби

 

Беренче күренеш

Өй эче күренеше. Арткы планда өч крават куелган, анда өч кыз йоклап ята, бер почмакта юынгыч, уртада өстәл һәм урындыклар.

(Музыка уйный, әтәч кычкыра, өйгә Әни керә һәм кызларын уята)

Әни    Кызларым-йолдызларым, таң атты, торыррга вакыт.

            Иртән торып , чәйләр эчкәч,

            Идән юып алыгыз.

            Тузан сөртеп, су китереп,

            Өйне рәткә салыгыз.

Кызларым, торыгыз, тор, ә мин эшкә ашыгам.

(Әни чыгып китә, Сылу тиз генә тора, урыннарын җыя, калган ике кыз икенче якка борылып яталар)

Сылу Сеңелләрем торыгыз.

            Кояш нурларын сибә,

            Иртән зарядка ясау,

            Тәнгә зур сихәт бирә.

(Сылу зарядка ясый)

            Бер, ике, өч,

            Миндә бик күп көч.

            Шулай көчле булсам,

            Эшләрмен бик күп эш.

 (Бикә торып утыра. Аның чәчләре тузган, күлмәге алдын артка киелгән. Краватта утырган килеш тырнакларын кимерә)

Сылу ( Бикә янына килеп, кулларыннан тота һәм әйтә)

               Тырнак астындагы кердән

               Авырулар башлана.

               Тырнагыңны гел кисеп йөр,

               Теләсә кая ташлама.

               Тырнак кимерү- начар гадәт,

               Сеңлем, алай эшләмә.

Бикә (үпкәләп) Ярар, икенче алай итмәм.

Сылу (Бибигә борылып) Сеңлем, әйдә тор инде.

Биби     Йокым әле туймады,

               Минем торасым килми.

               Нигә уята  инде,

               Йокларга ирек бирми. (йокысын дәвам итә)

(музыка уйный. Сылу юына, тешләрен чистарта, чәчләрен тарый һәм икенче якка чыгып китә. Бикә тора, аннан-моннан гына урынын җыя һәм көзге янына килә)

Бикә  Битләрем дә, кулларым да бик чиста,юган саен бит тузар,әйдә ярар әле

(өстәл янына килеп утыра)

Биби Йокым бик тәмле минем,

          Торасым килми иде.

          Тәмле коймак исе чыккан,

          Тормыйча булмый инде. (Чәчләре тузган, аякларын көчкә сүрәп ,өстәл артына килеп утыра, бер аягын урындыкка күтәреп куя)

Сылу (чәйнек һәм тәлинкә белән коймаклар күтәреп ктлеп керә, өстәлгә куя)

          Сеңелләрем, юындыгызмы?

Бикә, Биби (бергә) Юындык! Юындык!

Сылу Алайса ,әйдәгез ашагыз. Менә файдалы үләннәрдән чәй пешердем, кәефләрегез күтәрелеп китәр.

(Сеңелләр авызларын шапылдатып ашыйлар, чүмереп чәй эчәләр, майлы куллары күлмәкләренә сәртәләр.)

Сылу (Моны күреп, ачуланыып)            

          Өстәл артында әдәпне

          Бөтенләй онытасыз.

          Берегез авыз чапылдата,

          Икенчнгез чәй чүмерә,

          Сөлгегә сөрт кулыңны,

          Күлмәгеңә ышкыма,

          Чәйне дә син тәмләп эч,

          Чынаяктан чүмермә.

  Бикә, Биби (бергә) Ярар, бүтән алай эшләмәбез.

(Кызлар савыт-сабаларны алып, икенче якка чыгып китәләр)

 

Икенче күренеш

ишмә буе, Сылу җырлый- җырлый чишмәгә суга бара. Р.Вәлиева сүз.,

Ф. Гәлимов көе.)

 

Сылу   (чиләкләренә сулар алып ,чишмәгә рәхмәт әйтеп, кайтып китә)

 

Өченче күренеш

 

(Бикә белән Биби өй җыештырырга җыеналар. Берсе пыр туздырып идән себерә башлый , икенчесе тузан сөртергә җыена, урта бер җирдә чиләк тора. Биби шул чиләккә абынып егыла һәм алар талаша башлыйлар)

Биби (усал итеп)

            Син куйдыңмы бу чиләкләрне минем аяк  астына?(барып утыра)

 

Бикә (усал итеп)

           Аягыңны азрак күтәреп атларга, өскә түгел, ә аяк астыңа карап йөрергә кирәк . Аңладыңмы? Нәрсә утырасың? Эшлә! Миңа гына эшләргә дигәнме әллә?

Биби  Ай, тешем сызлый башлады, ай-яй....(кулы белән яңагын тота да урынына барып ята)

Бикә (усал итеп ның артыннан карап кала, идәнен себерүен дәвам итә. Аннары кинәт эчен тотып, урындыкка барып утыра)

            Нишләптер эчем авырта,

            Әллә мин дә авырыйм?

            Ай эчем, вай эчем

            Нәрсә эчеп карыйм соң? (караватка барып ята)

Сылу (чиләкләрен күтәреп кайтып керә)

             Сеңелләрем, ник өй җыештырылмаган? Әллә йоклап ятасыз инде?

 

Биби   Күзләрем йомылмый,

            Авызым ачылмый.

            Ай тешем, вай тешем

            Сызлавы басылмый.

Сылу  Әй, сеңлем, тешләр сызламасын өчен, көн дә аларны яхшылап чистартырга кирәк шул. Менә хәзер беләзегеңә сарымсак бәйләп куям, теш сызлавың да басылыр. (шулай эшләп куя)

             Ә син нишләп ятасың?

Бикә    Эчем авыртуга түзәр хәлем калмады.

Сылу   тырнагыңны гел кисеп йөр, ашарга утырыр алдыннан гел кулларыңны юып утыр дип, әйттем мин сиңа. Шуңа да эчең авырта. Хәзер шомырт төнәтмәсе әзерлим.(бүлмәдән төнәтмә алып чыга) Эчеп куй, файдасы тими калмас.

Биби     Чынлап та тешемнең сызлавы басылды. Моннан соң гел тешләремне чистартып йөрермен. Апамның сүзләрен тыңлармын.

Бикә      Минем дә авырту басылды.  Моннан соң пычрак куллар белән ашамам, тырнакларымны кимермәм, кисеп торырмын.

Сылу      Ярый, сеңелләрем, инде сәламәтләндегез. Әйдәгез әни кайтканчы өйне тәртипкә китерик.

(кызлар тиз-тиз өй җыештыралар. Бикә белән биби юыналар, чәчләрен тарыйлар, киемнәрен тәртиплиләр. Әни кайта)

Әни        Һай, кызларым, өйне җыештыргансыз, су китергәнсез, рәхмәт сезгә!

Тырыш кызлар үстерәемә сөенеп туя алмыйм. Моннан соң да чиста-пөхтә булыгыз, тату яшәгез!

Сылу     Сау- сәламәт булым дисәң,

               Гел чиста йөрт үзеңне.

               Чисталыкта- пөхтәлектә

                Сәламәтлек нигезе.

Бикә       Зарарлы гадәтләрне дә

               Без тизерәк бетерик.

               “Чир китә, гадәт кала, ” дип

               Әйткәннәр бик тә белеп.

 

 Биби     Яман гадәт упкыныннан

               Һәрчак  ерак йөрегез.

               Сәламәтлек – бәхет бит ул,

               Аның кадерен белегез!

Тәмам

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий сказки о здоровом образе жизни "Өч кыз""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Теолог

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 946 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.10.2015 567
    • DOCX 18.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Батталова Эльза Сагитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Батталова Эльза Сагитовна
    Батталова Эльза Сагитовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 23607
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Основные направления экспертизы образовательного процесса дошкольной образовательной организации

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 21 человек

Курс повышения квалификации

Индивидуализация психического развития ребенка дошкольного возраста в контексте системного подхода

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 21 человек
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Организация и содержание работы учителя-логопеда в условиях реализации ФГОС ДО

108/144 ч.

от 2500 руб. от 1250 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 46 человек из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 317 человек

Мини-курс

Карьерный навигатор: эффективный поиск работы

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 16 регионов

Мини-курс

Привязанность и воспитание

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 75 человек из 36 регионов
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Методика образовательных игр с детьми раннего возраста

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 28 человек из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 36 человек