1079887
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 1.410 руб.;
- курсы повышения квалификации от 430 руб.
Московские документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 90%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО до конца апреля!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности №038767 выдана ООО "Столичный учебный центр", г.Москва)

ИнфоурокДругоеДругие методич. материалыСценарий торжества открытия новой школы на татарском языке

Сценарий торжества открытия новой школы на татарском языке

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.



Мәктәп ачу тантанасы.

Фанфары яңырый

1 нче алып баручы:

Таң ата да ,кояш чыга.

Кояшны сәламли көн.

Саумы,кояш,сүнмәс учак,

Әссәлаамүгаләйкүм!

2 нче алып баручы: -Хәерле көн,кадерле җитәкчеләр, кунаклар,авылдашлар,укытучылар,укучылар.Бүген илебездә зур

бәйрәм.Бүген Белем бәйрәме.Безнең һәммәбезгә дә бу бәйрәм бик якын.Бәйрәм белән сезне.

Хисамиева Эльза .Җыр “Саумы мәктәп!”


1 нче алып баручы:

Безнең өчен бүгенге бәйрәм икеләтә куанычлы,чөнки без бу уку елын яна мәктәптә башлыйбыз. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа мәктәптә яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр, яңа уңышлар алып килсен.

2 нче алып баручы:

Бу шатлыклы вакыйганы,мөгаен,балалардан да түземсезләнеп көткән кеше юктыр.Йөзләреннән бәхет очкыннары сибелә.Әйтер сүзләре дә бик күп.


5нче укучы.Бүген бәйрәм,бүген тантана,

Күңелләр көр,йөрәк шатлана.

Хәерле көн,җитәкчеләр,

Алтын куллы төзүчеләр,

Бәйрәмгә килүчеләр.


6 нчы укучы:

Рәхмәт яусын безнең хәлне

Аңлаган һәр кешегә.

Министрга, җитәкчегә

Һәм барлык төзүчегә. (Тулбаев )


7 нче укучы:

 

Бу бүләккә без тырышып

Укып җавап бирербез.

Бөтен матур эшләрдә дә

Алгы сафта йөрербез. (Насыйбуллина Адилә)


8 нче укучы. Бүген бәйрәм,бүген тантана,

Бездә бүген мәктәп ачыла.

Йөрәктәге рәхмәт хисләрен

Тапшырырбыз сезгә җыр аша.


Мигманова Алина җыр.”Школа .школа двери распахни”

1 нче алып баручы:

Кадерле балалар! Бүген безнең шатлыгыбыз белән уртаклашыр өчен Мөслим муниципаль район башлыгы ,район советы рәисе Рамиль Хәмзә улы Муллин, район мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Тимофеевич Демидов, Мөслим төзелеш оешмасы директоры Илдар Гаяз улы Авзалов һ.б. җитәкчеләр,әти-әниләр,хезмәт ветереннары килде. (кул чабулар)

Хөрмәтле бүгенге тантанада катнашучылар! Хәзер сүзне мәктәбебезнең заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелүнең, реконструкция үткәрүнең башында торучы, балаларның тиешле белем һәм тәрбия алуына барлык мөмкинлекләр тудыру өчен янып йөрүче районыбыз башлыгы, район советы рәисе Рамил Хәмзә улы Муллинга бирәбез. Рәхим итегез!

Муллин чыгышы.

2 алып баручы.

Сүз бирелә төзелеш оешмасы җитәкчесе Илдар Гаяз улы Авзаловка.

Авзалов чыгышы.

1 алып баручы.

Сүз бирелә мәктәп директоры Илшат Рафис улы Хабибуллинга.

Директор чыгышы.

2 алып баручы.

Сүз бирелә мәгариф ветераны, Каюм Насыйри исемендәге әдәби бүләк иясе Гөлфия Вагыйз кызы Мөхәммәтгәрәевага.

Гөлфия апа чыгышы

1 алып баручы.

Хәзер сүзне мәктәпнең ата –аналар комитеты рәисе Камалов Ирек улына бирәбез.

Камалов чыгышы

2 алып баручы

Хөрмәтле җитәкчеләребез,төзүчеләр!Без сезгә чиксез рәхмәтлебез. Бүген бездән дә бәхетле кеше юк.Кыска гына вакыт эчендә шушындый зур,матур бина белән безне сөендердегез.Бу безнең өчен зур бүләк.

Мәктәбебезне сакларбыз,тырышып эшләрбез,укырбыз.

Сезнең тырышлык белән

Яңарды бит бинабыз.

Эшегездә зур уңышлар,

Сезгә теләп калабыз.

Зирәк акыл бирсен Ходай,

Шатлык диңгезендә йөзегез.

Бәхет,байлык,сәламәтлек белән

Тулы булсын һәрбер көнегез.

(Шарлар очыртыла.)

Х.Айнур

Матур шарлар очырдык,

Зәңгәр күкне кочыгыз.

Илгә,көнгә бәхет теләп

Исән –имин очыгыз.


1 нче алып баручы:

Хөрмәтле кунакларыбыз! Бу уку елында безнең мәктәпкә 6 бала 1 класска укырга керә. Алар бүген тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәләр. Бу вакыйга алар тормышында иң дулкынландыргыч мизгел булып калыр дип ышанабыз

. Төкле аягыгыз белән кадерле балалар! Сүзне аларның булачак беренче укытучылары Резида Клементьевна Нәсифуллинага бирәбез.

Резида

Җир йөзендә төрле телдә

Никадәрле китап бар.

Безнең өчен һәрберсе

Бик кадерле бит алар.

Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы.

Күңелләргә тәүге булып,

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап бар

Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагын?

Беләмсез. ул нинди китап?

Ул-“әлифба” китабы. Кабул итеп алыгыз, ул сезнең беренче китабыгыз булыр, саклап тотыгыз.

(Беренче сыйныф укучыларына әлифба китабы бүләк ителә)


2 нче алып баручы:

Безнең бәйрәмгә мәктәбебезне тәмамлаган Эльза Хисамиева да килде.Ул үзенең бәйрәм котлавын җыр аша тапшыра.

Эльза чыгышы


10 нчы укучы:

Гордые нарядные,

Идете вы по улице.

С добрыми улыбками

И все на вас любуются. (Пронина Алина)


11 нче укучы:

И улыбается по летнему

Осенний ласковый денек.

Идут на праздник семилетние

На первый школьный свой звонок. (Мигманова Алина)


12 нче укучы:

Всем гостям мы очень рады!

Праздник постучал в наш дом!

Первоклассники входите!

С нетерпеньем вас мы ждем! (Гарипова Айлина)


13 нче укучы:

Укытучы, мәктәп-

Бу ике сүз

Күңелемдә яши янәшә.

Мәктәбем,-дип

Әйткән чакта телем,

Йөрәк “Укытучым”,-диеп эндәшә. (Шакурова Эльвина)


14 нче укучы:

Ихлас рәхмәтебезне әйтер өчен

Ничек кенә табыйм сүзләрен.

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен. (Немчинова Алиса)


(музыка астында укытучыларга чәчәк бәйләмнәрен бирү

Сез иң гүзәл кеше икәнсез”)



15 нче укучы:

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга

Бүгеннән -Белем көненнән

Уку елын башларга. (Пронина Алена)


(кыңгырау яңгыратыла музыка астында)



2 нче алып баручы:


Сәгать сукты ,вакыт җитте.

Ал тасманы кисегез.

Мәктәбебез сезне көтә,

Әйдә ,түрдән узыгыз.

Әйе, чыннан да тасмаларны кисәр вакыт җитте.Хөрмәтле Рамиль Хәмзә улы, Ильдар Гаяз улы, сезне мәктәп тасмасын кисәргә чакырабыз. Рәхим итегез!

Здравствуй. школа!” музыкасы яңгырый.

1 нче алып баручы:

Әйдәгез 1 нче класс укучыларын кунакларыбыз артыннан көчле алкышлар астында 1 нче дәрескә озатыйк. Бәйрәмебез шушының белән тәмам!Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!























Пришли сюда мы малышами,

держа в руках цветов букет.

А папы, мамы волновались,

давали мудрый нам совет.

Но время быстро пробежало,

И повзрослели мы чуть-чуть,

А так хотелось детским взглядом

На школу нам ещё взглянуть

(припев)

Школа, школа, двери распахни,

Школа, школа, уроки-перемены,

Школа, школа – учитель у доски

И твоей любовью мы согреты. (2 раза)

2. Мы входим в классы ежедневно

Родная парта, стул, тетрадь

Английский, русский, рисованье,

Смогли вы много рассказать.

Мы с вами пели и читали

Играя, вы учили нас.

Спасибо, школа дорогая,

Ведь все науки - это класс!

Припев(2 раза)

Проигрыш…Припев (тихий), припев (повышенный/ 2 раза)



Общая информация

Номер материала: ДБ-209886

Вам будут интересны эти курсы:

Курс «Менеджер по продажам»
Курс «Бухгалтерский учет»
Курс повышения квалификации «Правовое обеспечение деятельности коммерческой организации и индивидуальных предпринимателей»
Курс «Гид-экскурсовод: Основы туристского сопровождения»
Курс повышения квалификации «Методика написания учебной и научно-исследовательской работы в школе (доклад, реферат, эссе, статья) в процессе реализации метапредметных задач ФГОС ОО»
Курс повышения квалификации «Основы управления проектами в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Экскурсоведение: основы организации экскурсионной деятельности»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС юридических направлений подготовки»
Курс повышения квалификации «Этика делового общения»
Курс профессиональной переподготовки «Организация маркетинга в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Управление ресурсами информационных технологий»
Курс профессиональной переподготовки «Риск-менеджмент организации: организация эффективной работы системы управления рисками»
Курс профессиональной переподготовки «Метрология, стандартизация и сертификация»
Курс повышения квалификации «Международные валютно-кредитные отношения»
Курс профессиональной переподготовки «Стандартизация и метрология»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.