Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Сценарий "Тукай әкиятләренә ияреп..." (Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме)

Сценарий "Тукай әкиятләренә ияреп..." (Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме)



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:

Сценарий

Тукай әкиятләренә ияреп...

Җыр: “Бәйрәм бүген”

Автор: Исәнмесез, балалар, кадерле кунаклар! Без бүген Тукай бәйрәменә җыелдык. Яраткан шигырьләрен сөйләрбез, җырларын җырларбыз, әкиятләреннән өзекләр карарбыз. Ул үзенең туган авылын, урман-кырларын бик яраткан, халкын сөйгән. Шуңа күрә искиткеч матур әсәрләр тудырган.

Җыр: “Туган авыл”

Әби: И-ии, кара инде бу үткән гомерләрне, улларыбыз да үсеп җитте. Гаиләбез дә зур!

Бала: “Безнең гаилә”

Бабай: Гали белән Былтыр улыбыз өйдәге эшләргә булыша башлады. Менә яңа гына урманнан утын алып кайттылар. (Уйнаша-уйнаша Былтыр белән Акбай керәләр)

Шигырьне сәхнәләштерү: “Кызыклы шәкерт”

Былтыр: Ялкауланырга ярамый, тырыш, көчле булырга кирәк. Шулай ук хәйләли дә белергә кирәк. Әгәр хәйлә белмәгән булсам, әле генә урманга баргач, мин урман сарыгы – Шүрәлене ничек җиңгән булыр идем?

Автор: Былтыр, сөйлә әле, Шүрәлене күрдеңме? Аны ничек җиңдең?

Былтыр: Ярар, кич белән сөйләрмен, ә хәзер минем эшләрем күп. Әнә сезгә иптәшкә күрше кызы кереп килә. (Күбәләк куа-куа, кулына кәрзин тоткан бер кыз керә. Күбәләк чәчәкләр арасында “оча”, кыз аны куып тота)

Бию: “Күбәләк һәм кыз”

Кыз, күбәләк: “Бала белән күбәләк” (күбәләк очып чыгып китә)

(Кәҗә кычкырган тавыш ишетелә)

Бала: “Гали белән кәҗә”

Бабай: Кара монда, хатын.

Үзең беләсең бит печән хакын.

Китсен бездән чыгып кәҗә белән сарык

Ашап ята бушка гына алар азык... .

Әби: Картым, ярар, ярар,

Бу икене кумаклыкка булсын карар;

Кәҗә белән сарык хәзер китсен бездән,

Аларны соң асрап торып ни файда бар?

Икесе бергә: Малкайлар, кереп чыгыгыз әле безнең янга.

Кәҗә: Нәрсә бар, хуҗа?

Сарык: Ни булды?

Бабай: Сезгә бүгенге көннән башлап, үз көнегезне үзегез күрергә туры киләчәк. Урманга барып карасагыз, ашарыгызга тапмый калмассыз.

Кәҗә: Ярар, хуҗабыз. (чыгып китәләр)

Кәҗә: Нишлик инде, дустым, сарык?

Булмый хуҗа кушканына каршы барып.

Икебезгә бер зур капчык тегеп,

Китик әйдә, кырга таба сәфәр чыгып.

Автор: Китте болар. Бара, һаман, бара, бара

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар, күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башы таба.

Кәҗә: Сарык абзый, син көчлерәк, син тот.

Сарык: Син, сакалбай, гайрәтлерәк, син тот.

Кәҗә: Әйдә, икәү бергә салабыз да, юлны дәвам итәбез.

Автор: Бара, болар, тукталмыйча, һаман бара,

Күрә болар: ерак түгел бер ут яна.

Сарык: Әнә, кара дустым, ут күренә.

Әйдә, кәҗә, куныйк бүген шунда барып.

Ут янына бүреләр дә килә алмаслар,

Безнең анда кунганлыкны белә алмаслар.

Автор: Кәҗә, сарык ут янына якын барса,

Мескеннәрнең күз алдында менә нәрсә.

Өч-дүрт бүре утырганнар каршы утка,

Тырышып-тырышып пешермәктә алар ботка.

Кәҗә, сарык, күргәч ошбу тамашаны

Калды куркып һәрберсенең ярты җаны.

Кәҗә: Исәәәәәнмесез, дуслар, бүре әфәнделәр!

Бүре: Яхшы, яхшы, хуш килдегез. (дусларына карап)

Эх, ашыйбыз, бу икәвен тотабыз да.

Менә ничек ит таптык бит боткабызга.

Кәҗә: Кайгырмагыз, дуслар, бездә ит күп.

Ул ит белән һәркайсыбыз булырбыз тук. (сарыкка)

Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, сарык!

Капчыктагы бүре башын китер алып (башны алып керә)

Кәҗә: Микикики! Микикики!

Капчыктагы бүре башы бит уники!

Ах, уңмаган, җүләр сарык, надан сарык,

Моннан зуррак бүре башын китер табып!

Автор: Сарык бик тиз аңлап алды бу алдашны,

Капчыктан ул алып килә шул ук башны.

Өч-дүрт бүре чынлап инде куркыштылар,

Бер-берсенә күзләрен йөртештеләр.

Түгел хәзер бүреләргә ашау кайгы,

Тиз-тиз генә бу урынны ташлау кайгы.

Олы бүре: Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын? (пауза)

Туктагыз, мин тиз генә су китерим.

Суы бик аз, безнең ботка пешәр коры. (китә)

Автор: Бүреләрне хәзер каты курку басты,

Чөнки хәзер башлыклары китеп качты.

Автор: Өч-дүрт бүре, берсе соңра кача берсе,

Өченчесе, аннан соңра дүртенчесе.

Болар качкач, кәҗә белән безнең сарык

Китә инде рәхәтләнеп, ирек алып.

Кәҗә: Әйдә, дустым, утырыйк та аяк бөкләп каршы утка,

Хәзер инде тәмләп кенә ашыйк ботка.

Ашап туйгач, рәхәт кенә, тыныч кына

Бу төнне без куныйк монда.

Автор: Иртә белән иртүк торып, таң аткач ук,

Кулларында бүре башы салган капчык. (кайтырга чыгалар, юлда елап утырган Шүрәлене күрәләр)

Шүрәле: (кычкыра) Кысты-ы-ы-ы-ы, харап итте, явыз Былтыр мине

Ах, үләм бит, бу бәладән кем йолып калыр мине

Кәҗә: Нәрсә булды, Шүрәле? Ник кычкырасың?

Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең! Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел! И җүләр! Кысканга Былтыр, кычкыралармы быел!??

Шүрәле: Юк ла, күрше авылның Былтыр исемле егет бармагымны кыстырып качты.

Сарык: Ул яхшы кешеләргә тими бит. Димәк син үзең аңа ниндидер начарлык эшләгәнсең... Әйт әле, нинди начарлыгың тиде безнең Былтырга???

Шүрәле: Мммм... мин аның белән бераз кети-кети генә уйнамакчы идем.

Сарык: Әһәәә... менә-менә, әйттем бит... уйнамакчы булган ул, кара син аны. Аннары кытыклап үтергән дә булыр идең әле... Ярар, әйдә, авылга кайтабыз. (Кайта башлагач, аларга елый-елый Су анасы очрый)

Кәҗә: Нәрсә булды? Ник елыйсың? Син кем???

Су анасы: Су анасы мин, авыл башындагы күлдә яшим.

Сарык: Күлдә яшәгәч, монда нишләп йөрисең?

Су анасы: Минем күлдә яшәрлегемне калдырмдылар. Күлемне пычратып бетерделәр. Җитмәсә, иртә белән чәчемне тарагач, тарагымны яр буенда онытып калдырган идем. Бер малай аны урлап качты. Мин хәзер тараксыз нишлим инде? Менә бит минем чәчләрем нинди озын.

Сарык: Ярый, елама, әйдә безнең белән авылга кайтабыз, тарагыңны да табарга булышырбыз.

Су анасы: Ярый алайса, әйдәгез кайтыйк. (Кайтырга чыгалар, өй күренә, барып тәрәзә шакыйлар)

Су анасы” әкияте

Малай: Әни, әни, кара әле.

Мин алтын тарак таптым.

Сусадым, ардым, әнием

Мин бик озак чаптым.

Автор: Әнисе дәшми генә тарагын алып, сандыкка салып куя. Малайны йокларга яткыра. (Төн. Салмак кына көй уйный. Су анасы тәрәзә шакый)

Әни: Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри? Нәрсә бар соң төнлә белән, и пычагым кергери!

Су анасы: Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак? Бир! Бая көндез алып качты синең улың, карак!

(Ана таракны табып Су анасына ыргыта)

Малай: Су анасыннан котылгач, тынычлангач, әни

И орышты, и орышты, и орышты соң мине!

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

Йә, иясе юк!”-дип әйберләргә тими башладым.

Автор: Балалар, сезнең арада кеше әйберенә тия торган малайлар-кызлар юкмы?

Автор: Менә балалар, Тукай әкиятләренең геройлары авылга кайтып та җиттеләр.

Автор: Ә хәзер, әйдәгез, барыбыз бергә “Туган тел “ җырын башкарыйк.




57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 18.09.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров24
Номер материала ДБ-199379
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх