Инфоурок Дошкольное образование КонспектыСценарий утренника "ДЕНЬ МАТЕРИ" (на татарском языке)

Сценарий утренника "ДЕНЬ МАТЕРИ" (на татарском языке)

Скачать материал

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение “Черки-Гришинский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА «ДЕНЬ МАТЕРИ» на татарском языке

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                             Выполнила:

                                                                           Воспитатель МБДОУ

                                                                    «Черки-Гришинский детский сад»

                                                                       Гимадиева Гульназ Загитовна

Максат: Әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын балаларга тагын бер кат аңлату. Әниләргә, өлкәннәргә игътибар, ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютерда слайдлар, магнитофон, аудио һәм СД язмалар.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Шарлар эленгән. Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.  Алып баручы алга чыга.

Бәйрәм барышы.

 алып баручы: Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләр, әбиләр, мәктәбебезнең барлык хезмәткәрләре! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.

1 бала        Нигә бүген бөтен җирдә

          Чәчәкләр балкый бездә,

          Нигә кояш көлеп карый –

          Беләбез һәммәбез дә.

2 бала        Бүген әниләр бәйрәме,

          Бүген җирдә тантана.

          Кояш шуңа көлә бүген,

         Гөлләр шуңа шатлана.

3 бала        Әниләрнең бәйрәменә

                    Куана шулай алар.

           Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар

«Җырлыйм әнием турында» Г. Зәйнәшева сүзләре, Ф. Әхмәдиев  көе.

                    Бер кыз бала

Җыр чыгарган

Багышлап әнисенә.

Әйдә икәү

Җырлыйк диеп

Өйрәткән энесенә.

Кояш, кояш

Мәңге балкый,

Мәңге нур сибә.

Кояш гомере телим мин,

Әнием сиңа.

Җырны чишмәләр

Ишеткән,

Кошлар отып алганнар.

Сандугачлар һәм

Тургайлар

Моңлы көйгә салганнар.

Кушыл син дә,

Җырлыйк бергә,

Яңа матур җыр тусын.

Җирдә әниләр

Кояштай

Озын гомерле булсын.

4 бала        Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

5 бала         Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.

6 бала        Дөньяда иң газиз кеше –

Әниләр, һәркем белә.

Аларның җылы сүзләре

Җанга рәхәтлек бирә.

7 бала        Әни бит ул – изге кеше,

Изгеләрнең изгесе.

Аннан башка тормыш бармый,

Әни – тормыш көзгесе.

8 бала        Әни” диеп, җылы итеп,

Эндәшә һәрбер бала.

Һәрбер кеше шатланадыр

Әни барга дөньяда.

9 бала        Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

1 бала        Күмәкләшеп, барыбыз бергә

Җырлап алыйк, әйдә әле.

Котлы булсын! Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

 «Иң матур җыр»

                   Күгәрченнәр гөрләшәләр

                  Язгы кояш нурында.

                  Алар җырлый иң матур җыр

                  Минем әни турында.

                  Нинди булган, нинди уңган-

                  Ул һәр эштә, һәркайда.

                  Йомшак сүзе, күркәм үзе,

                 Нурлы йөзе елмая.

                  Йөрәгемнең иң түрендә

                  Иң кадерлем әнием.

                  Яхшылыкта, матурлыкта,

               Үрнәк миңа әнием

               Күрәсезме, чәчәк кебек,

               Алсу нурлар бәйләме

               Кояш котлый март аенда

               Минем әни бәйрәмен.

              Йөрәгемнең иң түрендә

              Иң кадерлем әнием.

              Яхшылыкта, матурлыкта,

              Үрнәк миңа әнием

2 бала        Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.

Бергә:        Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз.

3 бала        Без сине бик яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзеңә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

 алып баручы:     

               Бәйрәм белән барыбызны

               Тәбриклик, котлыйк әле!

               Әйтергә иң җылы сүзләр

               Бер дә онытмыйк әле. 

               Нинди генә телдә сөйләшсә дә,

              Алтыннарын әйтер сүзнең ул;

              Нәрсә дисә, нәрсә эндәшсә дә,

              Җанга якын булыр безнең ул.

 

 

  алып баручы:       Җырлый торган җырларда

Яз гына, сөю генә

Утлары булсын җырларның

Булмасын көю генә.

 

                                    Әйдә бие, әйдә бие,

Әйдә биегез, кызлар!

Өздереп баскан чагында

Бар кеше «Их-ма» дияр!

 

Кызлар башкаруында татар биюе.

 алып баручы:         Күңелегездә сезнең кояш яна,

Нурлы йөзегездә - яз яме.

Җирдә яшәү җырга әверелсен,

Котлы булсын дөнья бәйрәме!

 

Жыр: “Песня о маме”.

 

 

  алып баручы:       Әниемне котлыймын

Әниләр көне белән.

Матур теләкләр телимен,

Назлы битеннән үбә.

Җыр “Мең яшә, әнкәй”. Башкара Ситдикова Илсинә.

 

4 бала                       Аяз күктән шат елмаеп

Балкый мартның кояшы.

Мәңге яшәсен әниләр,

Булсын тормышлар яхшы.

 

 

 

 

5 бала                         Әниләргә Алла ярдәм бирсен

                                      Аларгадыр бөтен авырлык.

                                      Әниләргә сүнмәс йолдызлардан,

                                      Я кояштан һәйкәл салырлык.

 

 

Малайлар башкаруында матрослар биюе .

 алып баручы:      Биедек тә, җырладык та,

Шигырьләр дә сөйләдек.

Бәйрәм итеп уйнап алдык,

Матур көйләр көйләдек.

                                    Гомер юлыгыз озын булсын

Тигез тормыш аны бизәсен

Гомерегез бәхет белән үтсен

Авырлыклар мәңге килмәсен.

Уеннар:

1.    Бодай арасыннан борчак ярмасы чүпләү (3 кыз)

2.    Үз балаңны табу

3.    Бала рәсемен ясау

(уенда катнашучыларга бүләкләр тапшыру)

Җыр “Әбекәй, алтыным!”

Энилэргэ уз кулларыбыз белэн эшлэнгэн эшлэрне тапшыру.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий утренника "ДЕНЬ МАТЕРИ" (на татарском языке)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Психолог-консультант

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 820 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.11.2016 2321
    • DOCX 45 кбайт
    • 17 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гимадиева Гульназ Загитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гимадиева Гульназ Загитовна
    Гимадиева Гульназ Загитовна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9032
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Организация и содержание работы логопеда-дефектолога в условиях реализации ФГОС ДО

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 384 человека

Курс повышения квалификации

Разработка коррекционно-развивающей программы по формированию психологической готовности ребенка к школе

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 52 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 226 человек

Курс профессиональной переподготовки

Методическое сопровождение образовательного процесса в дошкольной образовательной организации

Старший воспитатель дошкольной образовательной организации

300 ч. — 1000 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 61 человек из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 107 человек

Мини-курс

Родительство

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 12 регионов
  • Этот курс уже прошли 10 человек

Мини-курс

Продуктовый успех: стратегии и инструменты для создания, улучшения и продвижения продуктов на рынке

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление персоналом и коммуникация в команде

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 18 регионов