“Уңыш бәйрәме”
Максат: балаларны туган як мәдәнияте һәм
традициясе белән таныштыру.
Бурычлар:
– тәрбияви: балаларны уңышның кадерен
белергә, хөрмәт итәргә өйрәтү,
– үстерелешле: балаларның башкару
осталыкларын үстерү,
– белем бирү: балаларның яшелчәләр турында
белемнәрен арттыру.
Җиһазлар һәм материаллар: чиләкләр, бәрәңгеләр, кашыклар.
Техник чаралар: магнитофон,
дисклар.
Зал бизәлеше: яфраклар, шарлар.
Балалар белән алдан эшләнелгән эш: яшелчәләр турында җырлар,
шигырьләр, табышмаклар.
Балалар
залда ярымтүгәрәк ясап басалар.
Алып баручы.
Хәерле көн хөрмәтле балалар,әти-әниләр,килгән кунаклар!
Көз. Хәзер табигатькә ул хуҗа! Тылсымлы
сулышы белән бер генә өреп җибәрәдә бөтен дөньяны танымаслык итеп үзгәртә.
Агачларга гына карагыз сез. Яфраклар, алтын сары, кызыл- чия төсләргә кереп,
моңсу гына җиргә коела. Җир өсте әкияттәге кебек әллә нинди сихри палас белән
капланган.
Шулай да, көзнең үз яме бар: яшелчәләр
өлгерә, җиләк-җимеш пешә, уңышлар җыела.
Көзнең яме - муллык белән.
Әйе, менә без дә бүген һәр кем өчен
шатлыклы булган бәйрәмнәрнең берсе, уңыш бәйрәменә җыелдык. Ул һәркемгә муллык
китерүче, игеннәр, яшелчәләр җыелып беткәч уздырыла торган зур бәйрәм.
– Балалар, без бүген көзге бәйрәмгә
җыелдык. Карагыз әле
безнең залны, ничек матур бизәлгән. Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт
яфракларын безнең залга кертеп тутырган. Менә, идәндә нинди матур
яфраклар ята.
Бүген бездә матур бәйрәм –
Бүген бездә көзге бал.
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең зал.
Җиргә
яфрак коелган,
Сап-сары
келәм булган.
Яфракларны
без җыярбыз,
Букет
ясап куярбыз.
1 бала
Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
2 бала
Җылы якларга кошлар да китә.
Көз агачларны сап-сары итә.
Алар коела җил искән саен.
Җилферди җилдә сап-сары каен.
Җыр: «Яфраклар бәйрәме»
Тәрб:Ә хәзер әниләр белән уен уйнап алабыз.
Уен “Яшелчәне таны”
Бу уенда балаларның яшелчәләрне ни дәрәҗәдә
белүләре тикшерелә. Савыттагы яшелчәләрне күзне бәйләп алырга һәм нинди яшелчә
икәнен әйтергә.
3 бала:
Снова осень за окошком,
Дождик сыплется горошком,
Листья падают шурша,
Как же осень хороша!
4 бала:
Посмотрите – у рябинки,
Покраснели щечки,
На дорожку полетели
Желтые листочки
Җыр “Безнең бакча.”
Көз
керә.
Көз:
– Исәнмесез, балалар! Мин алтын Көз
булам. Сезгә көзге байлык, көзге муллык китердем. Кырларда – игеннәр,
бакчаларда яшелчәләр өлгерде. Бар табигать алтын төскә төренде.
5 бала:
Көз килде –
Уңыш булды.
Көзге муллыкны
Безгә китерде.
Тәрб:– Балалар, көзге муллыкның нәрсә икәнен без беләбез инде. Көз – басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан
җыелган яшелчә, җиләк-җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур.
Бүген көз безгә буш кул белән килмәгән үзе
белән күчтәнәчләр алып килгән.
Көз:
Кәрзинемдә алтын сары,
Кызыл матур төсләр бар.
Күчтәнәчкә диеп язган,
Бик матур табышмаклар бар.
Мин сезгә табышмаклар алып килдем тыңлагыз.
1.
Кат-кат
тунлы, карыш буйлы. (Кәбестә)
2.
Җир астында
җиз бүкән. (Бәрәңге)
3.
Тәрәзәсе юк,
ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)
4.
Җир астында
алтын казык.
5.
Алдык без
аны казып. (Кишер)
6.
Ормый,сукмый
үзе кешене елата.
(Суган)
7.
Җир астында
кызыл әтәч. (Чөгендер)
Әфәрин балалар.Булдырдыгыз.
Тәрб:
– Безнең бәйрәмгә яшелчәләр үзләре дә
килгән. Әйдәгез, хәзер аларны тыңлыйк.
6 бала Кишер.
Көчле, җитез булыйм дисәң,
Кишер ашап кара син.
Кишер – саулык чыганагы,
Кишердә күп каротин.
7 бала Суган.
Ә мин – суган. Әрчегәндә
Килсә дә яшь күзегезгә,
Мине ашасагыз әгәр,
Суык тимәс үзегезгә.
8 бала Чөгендер.
Мин – чөгендер.
Мин дә кирәк - кешеләргә.
Борщ пешерер өчен һәм
Винегрет ясар өчен.
9 бала Помидор.
Ә мин булам помидор.
Төп яшелчә салатта.
Тәмле генә түгел әле,
Витамин күп томатта.
Җыр “Көз килә”
Күңелле уеннар.
1. «Кашык белән бәрәңге ташу»
2. «Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне аер»
3. «Бәрәңге җый»
Тәрб:
“Көз
нинди?” – дип сорасагыз әгәр,
Җавап
килер урман-кырлардан.
Һаваларны
иңләп, җылы якка
Китеп
барган моңсу казлардан.
“Көз нинди?” – дип сорасагыз әгәр,
Чытык күктән төшәр тамчылар
Җилфердәтеп үлән, яфракларны
Кырыс җилләр тагын юл чыгар.
Әгәр
сорасагыз, яратамсың
Көзнең
шундый матур чакларын?
Әйе,
диям. Көзнең матурлыгын
Күңелемдә
мәңге саклармын.
Бүлмәбездә җыр йөри
Көлү, шаяру белән
Ник бу уңыш бәйрәме
Көн саен булмый икән.
Безнең бәйрәмебез шуның белән тәмам.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.