Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Музыка / Конспекты / Сценарий внеклассного мероприятия для учащихся начальных классов по музыке "Урманның көйле тормышы"

Сценарий внеклассного мероприятия для учащихся начальных классов по музыке "Урманның көйле тормышы"


  • Музыка

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

ГБМБУ «Карадуган гомуми белем биру мәктәбе”





Урманның көйле тормышы

(Башлангыч сыйныф укучыларына сәхнәләштерү өчен

музыкаль – экологик әкият)





















Әзерләде :

Музыка укытучысы Нуриева Г.Ш.



2014 ел

Урманның көйле тормышы

(Музыкаль – экологик әкият)

Максат : классик композиторларыбыз һәм халкыбыз иҗат иткән милли көйләр һәм халык авыз иҗаты әсәрләре аша, җыр, хәрәкәт, сөйләм һәм уен коралларында уйнау аша балаларга экологик тәрбия бирү; экологик белемнәрен үстерү. Әйләнә –тирә белән гармониядә яшәү серләренә төшендерү. Туган як табигатенә, халкыбыз моңнарына мәхәббәт тәрбияләү.



Пәрдә ябылган. Артта алып баручы тавышы ишетелә:

Бик еракта түгел, үзебезнең Байлар урманында гына үзенең нәни кызы назлы Төймәкәй һәм нәни шук малае Тим-тим белән эшчән, җитез, акыллы тиен Җирәнкойрык яшәгән ди. Җирәнкойрыкның эше бик күп булган, ә Тим-тим белән Төймәкәй бер дә тик тормаганнар, әниләре югында сугышканнар да, әрләшкәннәр дә, үпкәләшеп елашканнар да, җирдәге нәни җан ияләрен дә кыерсытканнар.

Урманның хуҗалары Урман бабай белән Урман кызының моңа бик эчләре пошкан. Бер дә бер көнне, алар Тим-тим белән Төймәкәй янына килеп сөйләшә башлаганнар


Талгын гына көй уйный(Х. Вәлиуллин “Авылымның айлы киче”)

Сәхнәдә урман аланы күренеше: артта куе урман, ике як кырыйларда нәни чыршылар, куаклар;чыршы төпләрендә җиләкләр, гөмбәләр, чәчәкләр. Алан уртасында төрле чәчәкләр булып киенгән балалар урнашкан.

Пәрдә алдында Урман бабай, Урман кызы, Тим-тим һәм Төймәкәй чирәмдә утырып торалар. Көй тавышы акрынайгач алар сөйләшә башлыйлар:


Урман бабай: Дусларым сез бик акыллы булып үсеп киләсез. Әниегез Җирәнкойрыктан рөхсәт алсагыз, без сезне Назлы аланга кунакка алып барабыз.

Урман кызы (шатланып, кызыктырып): Анда шундый күп матур чәчәкләр, нәни бөҗәкләр, купшы күбәләкләр, музыкант чикерткәләр, эшчән кырмыскалар һәм тагын әллә ниләр яши.

Төймәкәй: Ә алар бер аланда ничек сугышып бетмиләр соң, ничек яшиләр, нәрсә ашыйлар?

Урман бабай (серле итеп): Анысын инде Назлы ыланга килгәч белербез.

Урман кызы (урыныннан тора-тора): Ә хәзергә йокларга кирәк. Тыныч йокы, Тим-тим, тыныч йокы, Төймәкәй.

Тим-тим, Төймэкэй (шатланышып, сикеренеп, кулларын болгап кереп китәләр): Тыныч йокы-ы-ы!

Урман бабай һәм Урман кызы бер-берсенә башларын куеп йоклап китәләр. Кош сайраган тавышка уяналар, киереләләр, битләрен сыпыралар. Көй башлангач, пәрдә ачыла, аланда чәчәкләр йоклап утыралар. Урман артыннан кояш күтәрелә, көй дәвам итә. Аланга кояш нурлары чыгып, кояшның нурлары-толымнарына тотынып бии башлыйлар; чыршы янында “чикерткә” срипкада “уйный”. Кояш нурлары чәчәкләрне уята-уята биеп кереп китәләр, көй туктый. Урман бабай һәм Урман кызы җыр җырлый башлыйлар:

(“Җәй” Р.Вәлиев суз.,Л.Әхмәтова көе)

Җырның кушымтасында чәчәкләр кулдан ясалган уен коралларында уйнап кушылалар (төрле формадагы маракаслар, зеңгелдекләр, шыштырмавыклар, серле таяклар). Җыр бетүгә Урман кызы тиеннәрне чакыра:


Тим-тим, Төймәкәй, уяныгы-ы-ыз! Кояш чыкканын, урман уянганын күрмичә каласы-ы-ыз!

Тим-тим, Төймәкәй( җитәкләнешеп, сикерә-сикерә керәләр. Шатланып)

Ур-ра! Безгә әни Назлы аланга килергә рөхсәт бирде.

Төймәкәй( куануы йөзенә чыккан) Без нинди бәхетле!

Урман бабай (аларны туктатып, бер кулы белән Төймәкәйне җилкәсеннән кочып ала, бармагын ирененә куеп) Чүгез! Бик каты кычкырмагыз! Аландагы дус яшәүче җан ияләрен куркытасыз бит!

Төймәкәй (пышылдап) Урман бабай, без шундый шат! Безнең җырлыйсыбыз килә.

Урман кызы Җырлагыз соң алайса.

Тим-тим белән Төймәкәй бии-бии җырлыйлар.

(“Тиен җыры” А.Бәдретдинова сүз., Г.Беляева көй)

Җыр беткәндә чәчәкләр төрле уен коралларында уйнап “кул чабалар”. Тим-тим һәм Төймәкәй аптырап бер-берсенә, Урман бабай һәм Урман кызына карыйлар.



Урман кызы Әнә сезне алан сәламләде. Җырыгызга соклануларын шулай белдерделәр.

Тим-тим һәм Төймәкәй чәчәкләр янына йөгереп киләләр.


Төймәкәй Ай, нинди матурлар!

Тим-тим Сез нинди чәчәкләр соң? Без сезнең исемнәрегезне белмибез.

Урман бабай Алар җырлый да бии дә беләләр. Әйдәгез тыңлыйк.

(“Чәчәкләр” җырлы-биюе)

Чәчәкләр уен коралларында уйнап җырлыйлар.


Кыңгырау Көн туа яңдан – шатлык туа.

Чәчәкләр Кыңгырау уяна

Динь-динь-динь, динь-динь-динь.

Кыңгырау чәчәкләрдән җыр туа.

Ромашка Ромашка уяна – теләк тели.

чәчәкләре Бал корты безелди,

Без-без-без безелди

Ромашка чәчәктән ул бал җыйный.


Миләушә Миләүшә уяна – таҗын ача.

чәчәкләр Яфраклар елмая,

Чишмәләр соклана:

Нәни миләүшәне сөя бар да.


Тузганак Кояш – тузганак ача сары таҗын.

Чәчәкләр Кояшка күз кыса,

Бар дөнья елмаеп,

Чәчәкле аланның тыңлый җырын.

V куплетка чәчәкләр биеп әйләнеп киләләр һәм урыннарына утыралар.


Төймәкәй (чәчәкләрне арттан кочып) Сез матур чәчәкләр аланны шундый матурлыйсыз!

Кыңгырау чәчәге (кыңгыраулар белән зеңгелдәтеп) Без әле чык сулары җыеп бөҗәкләрне туендырабыз.

Ромашкалар Ә без бал кортларына бал бирәбез.

Миләүшәләр Без йөрәкне ныгытабыз.

Тузганаклар (һаваланып) Ә без – витаминнар җыелмасы.

Тим-тим Ә сезнең дусларыгыз бармы?

Кыңгырау чәчәк Әйе, без бик күп бөҗәкләр белән, бигрәк тә бал кортлары, күбәләкләр белән дус:күбәләкләргә тәмле суыбызны эчерсәк, бал кортларына балыбызны бүләк итәбез, ә алар безгз күп булып үсәргә ярдәм итәләр.

Нечкәбил Әйе шул, без-з-з чәчәкләрнең тәмле исен ерактан сизәбез-з-з, һәм аларга утырып рәхәтләнеп бал җыябыз-з-з, үзебез-з-знең кисмәкләребезне тутырабыз-з-з.

Тим-тим Син кем әле, кил әле бире?!

Нечкәбил Минем исемем Нечкәбил, сүз-з-зең булса үз-з-зең кил. Күрмисеңме, вакытым тар, яңгыр килгәнче бал җыясым бар.

Төймәкәй Ә нигә кирәк соң ул бал?

Урман бабай Бал ул бик күп авыруга шифа. Үзе бик файдалы әйбер. Йөзләрчә чәчәктән җыелган балны мең төрле чирне дәвалау өчен кулланалар.

Тим-тим Чәчәктән ул шифалы балны алгач, чәчәкнең тәмле исе дә, хәле дә калмас бит.

Урман кызы Юк,Нечкәбил чәчәкләргә серкәләнергә булыша, шуңа да чәчәкләр балны бик теләп бирәләр. Менә мәсәлән, каен җиләге. Аның чәчәгеннән бал кортлары бал җыялар һәм чәчәк серкәләнгәч җимеше: нинди тәмле җиләк барлыкка килә.

Җиләкләр җырлы биюе.

(“Каен җиләге” Ә.Бикчәнтәева сүз., Ә.Бакиров көе)

Урман бабай Тим-тим белән Төймәкәйгә берәр җиләк каптыра.


Төймәкәй. Шундый тәмле булды. Әни дә кичә шундыйны алып кайткан иде. Рәхмәт сезгә.

Тим-тим. Төймәкәй, әнә тагын бер җиләк...килә? Ой, нәрсә ул, аягы да бар, әнә тагын, әнә тагын.

Н.Җиһановның “Курчаклар маршы” яңгырый. Көй астында

мукәләп камкалар чыгып тезеләләр.


I камка Без – алтын капка, ягъни камкалар. Балан агачын тазартып кайтышыбыз. Ул мескенне үлән бете басып алган, яфракларын, чәчәкләрен ашый башлаганнар. Ә без ул бетләрне – гөбләләрне юкка чыгарабыз. Менә хәзер икенче агачка ярдәмгә ашыгабыз.

Тим-тим Димәк сез агачлар белән бик дус?

Камкалар бергә (көй ритмына хәрәкәтләр белән сөйлиләр)

Без дус һәр җан иясенә

Бошманыбыз юк бер дә.

Куркыныч килсә, үлән эчендә

Ятабыз төймә булып.

Күп кошларның авызы пеште

Тәмсез согыбызны татып.


Бию дәвам итә.

Төймәкәй Сезне тотарга да куркыныч икән.

IV камка. Юк, без куркыныч килгәндә генә сок бүлеп чыгарабыз. Ә кышкы йокыбыздан уянганда кешеләр безне теләкләр теләп очырырга яраталар.

Бергә (хәрәкәтләр белән)


Алтын капка, алтын капка,

Бик биеккә очып мен дә

Икмәккә алмаш,

Гөмбәләргә тәм,

Җиләккә ширбәт,

Шалканга озы-ы-ын койрык алып төш.

Камкалар артына май коңгызлары чыгып барабан кагып көйгә дәрт биреп торалар.

I коңгыз Ж-ж-ж. Нинди кечкенә булсалар да, мактанырга яраталар. Ә менә без нинди матур! Ж-ж-ж, тавышыбыз да еракка ишетелә.

Камкалар читкәрәк китәләр.

Тим-тим(куркыбрак) Бр-р-р, бигрәк куркыныч коңгызлары.

Коңгызлар җырлый.

Алты аяк, каты канат

Безгә бик кирәк.

Урманны корттан, черектән

Чистартыйк тизрәк.

Ж-ж-ж, бум-бум

Ж-ж-ж, бум-бум

Бум- бум-бум

Дуслар без кырмыска белән,

Тату яшибез.

Бер кортны икегә бүлеп,

Тәмләп ашыйбыз.

Ж-ж-ж, бум-бум

Ж-ж-ж, бум-бум

Бум-бум-бум

Төймәкәй Урман бабай, кырмыскалар да коңгызмы? Алары нәрсә эшли белә?

Урман бабай Юк, алар коңгыз түгел. Алар бик файдалы бөҗәкләр. Аларны урманның санитарлары диләр. Кырмыскалар күп-күп булып яшиләр, зур-зур оялар ясыйлар. Әнә, күрәсезме, зур түмгәк, кырмыскаларны шуннан эзләргә кирәк.

Тим-тим (кырмыска оясы янына килеп) Кырмыска дуслар, без сезнең белән танышырга килдек.

I кырмыска Танышырга без әзер. Бер, ике, те-зел-дек. Баш-ла-дык.

Безнең сөйләнеп торырга

Һич вакытыбыз да юк:

Ылыс ташый кайсыбыз,

Өй ясый икенчебез.

Берәү чистарта өйне,

Чыгара бөтен чүпне.

Җилләтәбез зур өйне,

тәгәрәтәбез күкәйне.

Берәү бәбиләр карый,

Икенчебез җим ташый.

Әнә тапкан зу-у-ур табыш,

Безнең бит шунда барыш.

Э-эх, җилкәгә салдык –

Инде гаилә булыр тук.

Эш бетте, тамак та тук,

Инде биергә вакыт


Кырмыскалар биюе башкарыла.

Төймәкәй һәм Тим-тим шатланып сикергәлиләр.


Тим-тим Кырмыска дуслар, без сезне бер дә кыерсытмабыз. Сез бик эшчән дә, бик яхшы дуслар да икән.

Төймәкәй Әйдәгез, бергәләшеп бер уен уйнап алыйк.


Хей, хей, сәлам, сәлам!”

(Барлык бөҗәкләр парлашып басып, хәрәкәтләр белән җырлап уйныйлар.)

Уен бетүгә камкалар, кырмыскалар кача башлыйлар.


Төймәкәй Әй,сез кая качасыз?

Тим-тим Үпкәләдегезме әллә?

Камка Юк, яңгыр исе килә башлады. Тиздән яңгыр явачак, аңарчы безгә ышык җир эзләп табарга кирәк. Сау булыгыз, әле тагын очрашырбыз.

Тим-тим Без сезне онытмабыз!


Күк күкрәгән тавышлар ишетелә. Урман кызы Төймәкәйне , Урман бабай Тим-тимны яңгырдан качырып куаклар янына йөгерәләр. Уен коралларын алып уйный башыйлар.


Уен кораллары ансамбленә кушылып яңгыр тамчылары биеп җырлыйлар.

(“Яңгыр,яу!” Р.Вәлиева сүз., И.Якубов көе)

Җыр бетеп яңгыр тамчылары кереп киткәндә, яфрак артына качып гөмбәләр чыгып утыра.


Урман кызы Тим-тим Төймәкәй, карагыз әле, әнә гөмбәләр үсеп чыкканнар.

Тим-тим, Төймәкәй Кая , күрмибез бит? (эзлиләр, һәм гөмбә өсләрендәге яфракларны алгач сикерешеп гөмбәләр чыга. Тиен балалары бик шатланалар)


Гөмбәләр бию башкаралар(“Уяталар” Р.Вәлиева, М.Минһаҗев)

Бию беткәч, гөмбә артларына күбәләк кортлары чыгып утыра.


Тим-тим Әйтегез әле, гөмбәләр, сез кемнәр белән дус?

Гөмбәләр Тиеннәр, керпеләр, һәм барлык җәнлекләр белән дә.

Күбәләк кортлары (гөмбә артларыннан башларын сузып) һәм безнең белән дә.

Тим-тим, Төймәкәй (аптырап) Ә сез кемнәр соң?

Күбәләк корты Без -- күбәләк кортлары . Кырмыскалар безне яраталар. Ә без агач яфракларын, тәмле җиләкләрне, гөмбәләрне, тәмле җимешләрне яратабыз. (бергә, башларын сузып) без булмаса-а-ак, күп кошларның тамагы ач калыр иде.

Тим-тим Әсез тагын нәрсә эшли беләсез?

Күбәләк кортлары Бии беләбез.

Күбәләк кортлары биюе башкарыла.



Күбәләк кортлары кереп киткәч Назлы аланга күп булып күбәләкләр очып чыгалар.

Төймәкәй (күбәләкләр арасында аптырап кала) Ой-ой-ой, нинди матур күбәләкләр! Сез каян чыктыгыз соң?

Урман бабай Алар әнә шул күбәләк кортларыннан килеп чыктылар да инде.

Тим-тим, Төймәкәй(аптырап) Ничек инде?

Урман бабай һәм Урман кызы Әйе,әйе, әнә шул ашамсак кортлар ашый-ашый үсеп , курчакка әйләнәләр, ә курчактан меә шундый матур күбәләкләр барлыкка килә.

Күбәләкләр биюе башкарыла.(“Күбәләкле болыннарда” Ф.Илаева, Н.Мортазин)


Бию беткәндә агач төбенә кулына магнитофон тотып бик горур кыяфәттә чикерткә чыгып баса.Төймәкәй күбәләкләрне озата китә. Тим-тим чикерткәне күреп ала һәм посып кына аның янына килеп, аңа тимәкче була: “Әй”- ди. Чикеркә сикереп китә.


Тим-тим Төймәкәй , Төймәкәй, кил әле.

Тим-тим, Төймәкәй бергәләп сөйли башлыйлар:

Әйт, әле чикерткә,

Сине нәрсә сикертә?

Сайрый белми сайрыйың

Бер туктамый, кич,иртә.

Бер сикердең – котылдың

Ике сикердең – котылдың

Өченчесендә тотылдың! Һап!

Чикерткә (Тим-тим белән Төймәкәйгә карап) Әйдәгез, дуслар булыйк. Мин сезгә хәзер җыр җырлыйм.

(“Чикерткә вальсы” Н.Дәүли, Л.Б-Болгари)

Җыр җырлаганда Тим-тим белән Урман кызы, Төймәкәй белән Урман бабай бииләр. Ахырын бергә җырлыйлар.


Урман бабай Менә, дусларым, күрдегезме нәни җан ияләренең ничек дус яшәгәннәрен.

Тим-тим Әйе, Урман бабай, безгә шундый ошады! Күпме яңа дуслар таптык.

Тим-тим һәм Төймәкәй, ( бер-берсенә карап) Без дә дус булыйк.

Барысы бергә Әйе шул, барыбыз да дус булыйк!


Барлык катнашучылар башкаруында җыр

( “Дуслык турында җыр” Р.Корбан, М.Минһаҗев)

Әкият тәмам.


Автор
Дата добавления 31.10.2015
Раздел Музыка
Подраздел Конспекты
Просмотров164
Номер материала ДВ-110730
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх