Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Сценарий внеклассного мероприятия. Экологическое путешествие.

Сценарий внеклассного мероприятия. Экологическое путешествие.



Внимание! Сегодня последний день приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Экологик сәяхәтhello_html_3a36daa7.png


Төзеде: Сөләйманова Миләүшә Марат кызы – I категорияле башлангыч класслар укытучысы


План

1. Сәяхәткә әзерлек. Куркынычсызлык кагыйдәләре

һәм сәяхәтнең картасы белән танышу.

2. Болын. Күбәләк белән очрашу.

3. Урман. Акыллы ябалак. Экологик хат.

4. Чишмә. Су анасы.

5. Йомгаклау.


Төп өлеш

I.Укытучы:

-Балалар, без сезнең белән буген сяхәткә чыгабыз. Сәяхәтебез шактый озын һәм кызыклы булыр. Тик юлга кузгалганчы, безнең эшлисе эшебез бар.

юлда куркынычсызлык кагыйдлрен кабатлау;

табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлау;

сәяхәтнең картасы белән танышу;

II.Болын

Укытучы:

-Менә дусларым,без сезнең белән болынга килеп җиттек.Болын безне үзенең аллы-гөлле матур, хуш исле чәчәклре, моңлы тургай тавышлары, төрле бөҗәкләр безелдәве белән каршы алды. Күпме хуш ис, күпме матурлык бүләк итә алар безгә. Шуның өстенә файдалары да санап бетергесез.(дару үләннәре турында әңгәмә,таблицалар.)

Укытучы:

-Җәй уртасы җитеп килә, чәчәкләр күп биредә!

Кинән әле бер күңелем,болыннарда йөре дә.

Нинди матурлык! Ә чәчәкләр бигрәк күп.

Җыйыйк әле шуларны.


(Күбәләк булып киенгән бала).

Күбәләк:

-Туктагыз балалар,сабыр итегез!Өзмәгез чәчәкләрне! Алар башкалар карап сокланыр өчен дә кирәк бит.

Җаннарыңны әсир итәрлек

Биредәге хуш ис, гүзәллек.

Һәрбер чәчәк балкый үзенчә

Менә кайда икән гүзәллек!


-Балалар, ә сез болын чәчәкләрен беләсезме соң?(Балалар чәчәк исемнәрен саныйлар)

-Ярый, бик яхшы! Мин табышмаклар әйтәм, сез җавабын табыгыз.

ТАБЫШМАКЛАР:

1 .Кечкенә көнбагыш кебек

Чәчәк була ул узе.

Таҗларын санап карагыз

Әгәр булсагыз түзем. (Ромашка)

2.Арыш арасында үсә,

Зәп-зәңгәр чәчәк ата.

Зәңгәр күкле,чалт кояшлы

Аяз конне ярата. (Күкчәчәк)

3.Дару аның тамыры

Шикәре дә җитәрлек.

Алтын сыман чәчәк атып

Утыра җирдә балкып. (Тузганак)

4. Әй, бал корты әйләнә,

Бу йомгакка бал тулган!

Бал корты балын алганчы,

Сыерлар ашап куйган! (Тукранбаш)

-Рәхмәт сезгә, балалар!

(Күбәләк күңелсезләнеп китә,елый башлый.)

Укытучы:

-Нрсә булды, Кубәләк? Нигә елыйың?

Күбәләк:

-Ничек еламыйсың инде. Дусларым бөҗәкләрне фотога төшергән идем,усал җил аларны ерткалап бетергән.

Укытучы:

-Елама, Күбәләк! Безнең балалар сиңа ярдәм итәрләр.

-Әйдгез, рәсемнәрне жыйыйк,нинди бөҗәкләр икәнен ачыклыйк. Бу бөҗәкләр турында сез ниләр беләсез, шул турда сөйләрсез. (Чикерткә, бал корты, шөпшә,черки).

Күбәләк:

-Рәхмәт,балалар!Сез бик уңганнар,булганнар икән. Миңа сезнең белән бик күңелле булды.Саубуллашу алдыннан, мин сезгә үзем-нең бер-ничә киңәшемне бирим әле. Бу киңәшләрне үтәгәндә болыннар үзләренең матурлыгын бик күп, бик күп елларга саклап кала алырлар.(Киңәшләр укыла.)


Ш.Урман.

Укытучы:

Кояш көлеп торганда

Килеп кердек урманга.

Урман безне кумады,

Без бит аның кунагы.

-Менә дусларым, без сезнең белән урманга килеп җиттек.Урман безне үзенең кунагы итеп каршы алды. Сукмаклары тар булса да, күңелкәе киң аның! (Урманның кешеләргә китергән файдасы турында әңгәмә.)

- Ә хәзер, балалар, әйдгез уйнап алыйк!

(Ике командага бүлеп ярышлар,хәрәкәтле уеннар уздыру).

Биремнәр:

*яфрак буенча агачлар тану.

*җәнлекчә йөгереп,бер-береңне узу (куян,бака,керпе.)

(Ябалак булып киенгән бала килә).

Ябалак:

-Исәнмесез, балалар! Мин сезне күптән күзәтәм .Сез бер дә безнең урманда була торган кунакларга охшамагансыз.Бик әдәпле тәртип-ле күренәсез. Күптән түгел, безнең урманда кунаклар булып китте. Тыңлагыз әле,менә алар үзләрен ничек тоттылар. (Экологик хат укый, балалар хаталарны табалар.)

IV.Чишмә

Укытучы:

-Сусадыгызмы, балалар? Карагыз әле, монда нинди матур, нинди салкын көмеш чишмә челтерәп ага.Чишмә кешелрнең якын дусты, аның шифалы суларын эчеп юлчылар сусауларын, аруларын, талчыгуларын басалар.

Ләкин безнең чишмәбез нигәдер моңайган, сулары да бик

челтерәп акмый төсле,аны танып та булмый, ул бик үзгәргән.

Нрсә булган аңа?

(Чишмә янында Су анасы утыра.)

Су анасы:

Мин -Су анасы булам, суда яшим, суда торам.

Саклыйм су чисталыгын, күәллрнең матурлыгын.

Сусыз тора алмыйлар җир йөзендә нәрсәләр?

Агачлар да, чәчәкләр дә, җәнлекләр һәм бөҗәкләр.

-Исәнмесез,балалар!Мин сезне куптән көтәм.Күрәсезме минем чишмәм ничек чүпләнгән, ямьсезләнеп киткән.

Укытучы:

-Чыннан да,чишмәң бигрәк пычранган бит.

Без аны балалар белән бергәләшеп чистартабыз.

(Бергә чишмә буен чистарту.)

Су анасы:

-Рәхмәт, балалар! Рәхим итеп минем шифалы суымны авыз итегез.

(Балалар “Су анасы” җырын җырлыйлар)

Тәрбияче:

Балалар безнең сәяәхәтебез тәмам. Бүген өйрәнгәннәрне беркайчан да исегездән чыгармагыз.Табигать ул – кешеләрнең зур байлыгы.Саклыйк һәм баетыйк без аны!!!




hello_html_m736927f.png




Экологик хат


Җәйге матур көннәренең берсе иде. Урман узенең кондә-

ге тормышы белан кайнаша:тирә-якта кошлар сайрый, бөҗәкләр безелди, яфраклар үзара шыбыр-шыбы нидер сөйләшәләр. Җәнлекләр дә үз эшләрендә.

Бер вакыт урманга бер төркем балалар килеп керде. Берсе магнитофон тоткан,аннан бик көчле музкыка ишетелә.Музыкага ияреп балалар кычкырып җырлый башладылар. Малайларның берсе, кулындагы тупны тибеп җибәрүе булды, туп агач башындагы кош оясына барып тиде. Оя агач төбендәге кырмыска өенә килеп төште. Ике малай агач ботакларын сындырып алдылар да, сугыш-сугыш уены уйнарга тотындылар.

Көтмәгәндә, куаклар астыннан, кыштыр-кыштыр килеп, кечкенә генә керпе баласы килеп чыкты. Кызлар керпе баласын күргәч бик сөенделәр. Мескенкәйне то-тып кәрҗиннәренә салдылар.

Шулай бераз куңел ачкач ,балалар ашарга утырдылар.

Ашап-эчкәч кайтыр юлга җыендылар.

Балалар киткач ,урман елап калды.

Нилектән икән?





57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 29.09.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров239
Номер материала ДВ-018211
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх