Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Конспекты / Сценарий внеклассного мероприятия ко Дню матери

Сценарий внеклассного мероприятия ко Дню матери


  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

Әни – җирдә иң зур кеше


(Әниләр көненә үткәрелгән кичәнең сценарие )


Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләребез! Сезне әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Һәрвакыт көләч, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!


Мәктәп бүген гөрләп,

Шаулап тора, күрегез,

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез?

Кадерле әниләребез,

Чал чәчле әбиләребез,

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз!


Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телне, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме.


Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны?


Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?


Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлеккә аңа тиңнәр юк!


Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә яшәү чыганагы,

Тормыш яме – әнкәй, хатын-кыз!(Җыр “Кояш гомере”)


Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә. Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тирбәтеп, бишек җырлары көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр.


Әниләребез безне һәркөнне хәерле юл теләп мәктәпкә озаталар һәм тәмле ашлары, ягымлы йөзләре белән каршы алалар. Нинди генә тәмле ризыклыр пешермиләр алар.


Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет. Аны ярату гына җитми, аның сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп сүең белән аны шатландырырга кирәк.



Әни күзләре шундый мөлаем, ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Йомшак куллары сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәй йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә җитмәс төсле.


Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбездә.

Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.


Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгендә.

(Җыр “ Әнкәмнең догалары”)


Ана булу - изгелекнең таҗы,

Дөньяда иң олы дәрәҗә.

Ана кеше һәрбер баласының

Бәхетенә ача тәрәзә.

Ана сиңа гел яхшылык тели,

Гаепләрең булса – кичерә...

Тугрылыклы калыйк гомер буе

Ана дигән күркәм кешегә.


Син бабамнан алган җитезлекне

Нәнәй кебек гаять сабырлы.

Туган илем кебек кешелекле,

Авылдашлар кебек батырсың.

Күгәрченнәр кебек гөрләшәбез,

Җанга рәхәт синең янда.

Шундый көннәр хатирәсе белән

Юанабыз ялгыз чагында.

Син бит әни – Кояш безнең өчен,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, әни, мәңге яшә,

Иң кадерле якын кешебез!


Әнкәсен, бик теләсә дә

Сайлап ала алмый кеше.

Әнкәйләрне Ходай бирә,

Ул – фәкать Ходай эше!

Әнкәй ул чит-ят була алмый,-

Газиз генә була ул!

Әнкәеңә мәхәббәтле,

Мәрхәмәтле бул, бала!

Әнкәй күңеле хай, сизгер –

Барсын да белә бит ул...

Әнкәйне сайлап алмыйлар,

Бердәнбер генә бит ул! (Җыр “Әнием”)


Бер ягымда - әтием,

Бер ягымда - әнием.

Уңымда да, сулымда да

Таянычым бар минем.

Канатлар кирәк түгел,

Пар атлар кирәк түгел.

Аякларым җиргә тими

Очар кош минем күңел.

Бала гына димәгез,

Сүзләремнән көлмәгез.

Күз яшенә, кайгыларга,

Берүк мине бирмәгез.

Бер ягымда - әтием,

Бер ягымда - әнием.

Уңымда да, сулымда да

Яклар кешем бар минем.(Җыр “Рәхмәтлемен ходаема”)


Әни, әнием, әнкәй! Төрле телдә әйтелгән иң изге сүзләр, иң кадерле сүзләр, иң газиз сүзләр. Сабый баланың теле дә “әннә” дип ачыла бит. “Әнием” – күңелгә иң якын сүз. Күпме мәгънә, күпме мәрхәмәтлелек һәм җылылык салынган бу сүзгә.


Әниләр - һәр өйнең җылытучы учагы. Әниләр – гаиләдә нур сибүче кояш. Әниләрнең назлы карашы күңелләрне иркәли, яхшы киңәшләре һәрвакыт юлдаш була.


Тәрәзәдән төн карады

Йолдыз күзләре белән.

Тынып калды бөтен дөнья

Тынмый тик әни генә.

Бакчадагы күбәләктәй

Йөри ул җил-җил итеп.

Бөтен нәрсә тынып калган

Ул кагылганын көтеп.


Әниләр уйлый һәрвакыт

Балам яхшы булсын дип.

Ничек яхшы булырга дип

Йөрим әле уйланып.

Акыллы бул, яхшы укы

Олыла икән дәүне

Үз халкыңа дан китерсәң

Канәгать булыр әни.

Чын күңелдән котлыйбыз

Бәйрәм белән без сезне.

Шатлык нуры балкытсын

Ягымлы йөзегезне.

Бу җырны без багышлыйбыз

Кадерле әниләргә.

Әниләрне тиңлибез без

Иң яраткан гөлләргә.

(җыр “Тәрәзәләр”)


Бала селкендеме тик аз гына,

Йокысыннан ана уяна.

Төн уртасы була, ә шулай да

Уянуы өчен куана.

Чөнки арып арып эштән кайтканда да

Йокыда да... һаман ул – ана.

Шударга да кешелек дөньясының

Горурлыгы диләр бит аңа.


Әниемнең уйчан күзләрендә

Күпме моң һәм сагыш бар.

Бар күңелен, йөрәк ялкыннарын

Һәрвакыт та миңа багышлар.

Изге өметләрен әниемнең

Ничек кенә итеп аклыйм соң?

Вәгъдә бирәм, әнием, синең алда –

Өметеңне синең аклармын.

Синең җырларыңны ядкарь итеп

Күңелемдә мәңге саклармын.


Ана, әни, әнкәй! Бу илаһи сүзләр югары төшенчәгә, тирән мәгънәгә ия. Кем генә булмыйк без, нинди генә эш – гамәлләр кылмыйк, югары дәрәҗәләргә ирешмик, иң беренче чиратта һәммәбез дә бу дөньяга безне бүләк иткән Әниебезгә бурычлы.


Кәпме шәфкатьлелек, җан җылысы,

Сабыр холык сезгә бирелгән.

Ак чәчәкле бөек үрләр телибез,

Рәхмәт сезгә күңел түреннән! (Җыр”Балалык рәхмәтләре”)



Аналар бөтен йөрәк җылыларын биреп үстергән балалар, үсеп буйга җитү белән, очар кошлар кебек, тирә-якка таралалар. Нишлисең бит, ананың бөеклеге дә әнә шунда – ул илебезнең һәр почмагында намус белән хезмәт итә алырлык, белемле, тырыш, сәләтле, илһамлы балаларын үстереп Ватаныбыз кулына тапшыра.


Ә аннан соң?

Аннан соң кош теледәй генә бер хат көтә, изге хәбәр көтә ана.

Хат ташучы килми микән диеп,

Борылып карый барган юлыннан.

Көнгә чыкса, күзе тәрәзәдә,

Иртә-кичен сүнми уты да.

Хатлары юк, үзе кайтыр, диеп,

Бик соң гына китә йокыга.

Ана көтә,

Ана өмет итә.


Менә шулай, үсеп буйга җиткән, инде үзләре әти һәм әни булган, туган ояларыннан еракта яшәүче балалар, сөекле әниләренә хат яздылар.


Лирик җыр яңгырый. Балалар урындыкларга утыралар, дәфтәр ручка алалар.


1нче бала.

Кил син безгә, әни, бөтенләйгә

Бер кайгысыз, рәхәт торырсың.

Өебезнең күрке булырсың”.

2нче бала.

Син безгә кил, әни,

Без дөньяның оҗмахында гомер итәбез.

Киләм дисәң, шушы сәгатьтә ук

Алыр өчен кайтып җитәбез.”

3нче бала.

И шатланыр идек,әни әгәр,

Килер ризалыгың белдерсәң.

Түп-түгәрәк бәхетебез безнең

Тулып ташыр иде, син килсәң.”

4нче бала.

Кайчан күрешербез, бик сагындык...”

5нче бала.

Көн туды исә сине көтәбез...”

6нчы бала

Ник килмисең инде, әни, ник килмисең?”


Алты бала шундый хат язды

Өзелеп-өзелеп ,сагынып ананы.

Шушы сүзләр булды ананың

Алты хатка язган җавабы.


(Көй яңгырый.Ана балаларына язган хатын укый.)


Бара алмыйм сезгә балаларым,

Сагынсагыз, кайтып күрегез.

Кайта алмас җирдә түгелсез.

Ана күңеле ераклыкны белми, тоеп яшим сезнең хәлләрне,

Кирәклекне сизсәм, үзем барырмын мин, көтеп тормам сезнең хәбәрне.

Китә алмыйм бүген,

Әгәр китсәм, мәхрүм әткәегез кайтып керер сыман,

Мине таба алмый бер ялгызы

Боегып йөрер сыман.

Чит нигездә сагыну авырлыгы

Ныграк сизелер сыман.

Мине таба алмый бер ялгызы

Боегып йөрер сыман.

Чит нигездә сагыну авырлыгы

Ныграк сизелер сыман,

Туган нигез белән бәйләп торган

Җепләр өзелер сыман.

Туган нигез хәтерләтә миңа,

Сезнең бергә чакны,

Туган нигез сезнең һәр адымның

Истәлеген саклый.

Нигез ташлап кптү авыр миңа,

Кем белми соң, аны кайсыгыз?!

Сез үзегез җыелып кайтыгыз!

Мин сорамыйм сездән артыгын,

Сез тоярсыз кайту шатлыгын.”


Үсеп җиткәч, инде кеше булгач,
Әниләрне ташлап китмәгез.
Ташлап китеп, картлык көннәрендә
Сез аларны ятим итмәгез.
Әниләрнең бөтен мәхәббәте
Бөтен мәрхәмәте балада.
Аналарга дигән җан җылысы
Адашып йөрмәсен далада.
Безнең өчен күргән кайгылардан,
Әниләребез яшен түкмәсен.
Әниләрнең түккән күз яшьләре
Каргыш булып безгә төшмәсен. (Җыр “Кайтабыз да китәбез шул”)


Кая барсам, кайда йөрсәм дә мин,

Күңелемә шулай тоела.

Пар кулыңа пар чиләгең асып,

Син чыгасың, әнкәй, коега.

Су алганчы юлга бер карыйсың,

Чиләкләрең тулгач, тагын бер.

Бала күңеле далада”,- дип, бәлки,

Үпкәләп тә йөргән чагыңдыр.

Изге теләк теләп үстердең син,

Бассыннар дип тизрәк аякка.

Шул сүзләрең синең искә төшә,

Юнәлсәм дә менә кай якка.

Кое янында син ишетерсең

Миннән сиңа хәбәр килгәнен,

Син һәркемгә очрыйсыңдыр, әнкәй,

Мөлдерәмә килеш чиләгең.


Җир йөзендә иң матур сүз - әни. Ул – һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Һәм биш яшьме, илле яшьме – күпме генә булмасын – кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.



Әни җирдә иң газиз, якын кеше. Әниләргә итагатьле, игътибарлы булыйк, кылган яхшы гамәлебез, ягымлы сүзебез белән аларны куандырып яшик.Әниләр алдында без мәңге бурычлы. Әниләр һәрвакыт балаларына яхшылыклар гына тели, изге догаларында да баласына бәхет сорый.


Рәхмәт сиңа,әнием, яшәгәнең өчен,

Рәхмәт сиңа безне яшәткәнең өчен.

Балам, диеп, күз нурларын жәлләмичә

Безне назлап, сөеп йоклатканың өчен.


Сезгә рәхмәт сүзен, әниләр,

Белдерәбез бәйрәм көнендә.

Үстерәсез безне кеше итеп

Олы рәхмәт барсы өчен дә.


Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк!

Йокы татлы булсын өчен, әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен, әни кирәк!

Усаллардан яклар өчен, әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк!

Дөнья ямьле булсын өчен, әни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен, әни кирәк!

Бәхет, шатлык артсын өчен,

Әни кирәк!Әни кирәк! Әни кирәк! (Җыр “Һәрвакыт булсын кояш”)


Кояш нуры, саф күк йөзе.

Бу –бер малайның рәсеме.

Ясаган ул ап-ак биткә

Һәм язып куйган читкә:

Һәрвакыт булсын кояш!

Һәрвакыт булсын һава!

Һәрвакыт булсын әни!

Һәрвакыт булыйм мин!






Автор
Дата добавления 09.11.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Конспекты
Просмотров29
Номер материала ДБ-336721
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх