Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / Сценарий внеклассного мероприятия на татарском языке "Аулак өй на новый лад"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Воспитательная работа

Сценарий внеклассного мероприятия на татарском языке "Аулак өй на новый лад"

библиотека
материалов





Татарстан Республикасы

Лениногорск муниципаль районы

Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбе









2 нче “А ”сыйныфы укучылары катнашында

Аулак өй на новый лад” дигән

Халык-ара хатын кызлар көненә багышланган

әдәби - музыкаль тамаша эшкәртмәсе









Төзеде: Хәсәнова Ләлә Кавый кызы

1нче квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы











март, 2016

Аулак өй” на новый лад.


Максат: Татар халкының милли йолалары белән таныштыру. Гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү. Балаларда кече яшьтән үк татар теленә, аның тарихына, халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

Техник чаралар: магнитофон, дисклар, бию көйләре.

Зал бизәлеше: зал түрендә өйнең эчке күренеше, анда борынгы сандык, чиккән мендәрләр, сөлгеләр, идәндә тукыган паласлар җәелгән.

Алдан эшләнгән эш: мәкальләр, шигырьләр, җырлар, уеннарны өйрәнү.


Ход мероприятия. Бәйрәмнең барышы:

Сәхнәдә өй күренеше. Кызлар сөйләшеп керәләр.

ЛӘЙЛӘ: -Кызлар,кызлар!Бүген мин сезне барыгызны да әбиемә кунакка чакырам. Рәхим итегез.

Бүген бездә аулак өй! Әти-әни кунакка киттеләр, өйне безнең карамакка калдырдылар. Әби мунчада.

АДИЛӘ: А что означает “Аулак өй”?

КАРИНА: Я знаю! Это когда родителей дома нет и мы одни дома. Можно веселиться. Одним словом, что хотим, то и делаем.

АДИЛӘ: Понятно. А как тут веселиться, компьютера нет, телефон не ловит...

АРИНА: А что кроме компьютера, телефона, интернета, нет ничего интересного?

ЛӘЙЛӘ: (мендәр ата) Тот әйдә, әйдә, мендәр атышлы уйныйбыз!

(кызлар мендәр атып уйныйлар, әби мунчадан кайта).

Әби : Әстәгъфирулла, нәрсә бу, нишләвегез?

ЛӘЙЛӘ: Уйныйбыз!

ӘБИ: Шулай уйныйлармы инде? Эй, безнең вакытта, вәт уйный идек! Әйдәгез, мин сезгә өйрәтәм!

АДИЛӘ: А что она говорит, ничего не понимаю!

КАРИНА: Она говорит, что научит нас играть!

АРИНА: Я согласна! Пусть попробует!

ӘБИ: Әти-әни берәр җиргә кунакка киткәч, без кызлар кич утыра идек. Чигү чигә идек, төрле җырлар җырлый идек.

АЛЬБИНА: Ә малайлар бар идеме соң?

ӘБИ: Егетләрсез, кая инде. Әлбәттә, гармуннар белән киләләр иде! Әнә үзләре дә килеп җиттеләр.

АЛЬБИНА: Күңелле булган инде алайса...

Егетләр җырлап килә “ Баламишкин” көенә.

Агыйделнең аръягында чатыр-чатыр ут яна

Песи китте сүндерергә салам төяп бер чана.

Егетләр: Әй, кызлар ачыгыз ишекне, безнең дә уйныйсыбыз килә.

Кызлар:  Бусага ялын түләмичә кертмибез!

Егетләр: Түлибез, түлибез, кертегез инде!

Кызла: Ялыгыз нинди?

Егетләр: (берәм-берәм) Мин биим, мин җырлыйм, мин такмак әйтәм!

(Егетләр кереп исәнләшәләр)

ЛӘЙЛӘ: Егетләр,кызлар! Әйдәгез, кара-каршы җырлап алабыз!

Челтәр элдем читәнгә”

Кызлар:

Челтәр элдем читәнгә,җилфер –җилфер итәргә.

Егетләр:

Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

Кызлар:

Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап кемне алырсыз микән?

Егетләр:

Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз,

Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.

Бергә: Менә сиңа уң кулым

Менә сиңа сул кулым

Син бит минем якын дустым

Менә сиңа куш кулым.

Әби: Бигрәк матур җырлыйсыз икән. Булдырдыгыз. Ә хәзер әйдәгез уйнап алабыз. “Йөзек салышуенын беләсезме соң?

Бергә: - Беләбез. Беләбез!

КАРИНА: - Үзем саныйм. Зәй. Зәй, Зәйнәбем. Атны кайда бәйләдең?

Алмагачка бәйләдем.

Алма төште шап итеп, Зәйнәп чыкты ялт итеп! (Кемдә йөзек , шул сикереп чыга)

КАРИНА: - Нинди җәза бирәбез?

ЕгетЛӘР: - Әтәч булып кычкырсын. (уен ике мәртәбә уйнала)

Икенчесендә: (ДАНИЯР) -Мин башлыйм:

Иске уен, кызык уен –

Йөзек салыш” уены.

Уч төбеңә йөзек салам –

Аңларсыңмы уемны?

Кемдә йөзек сикереп чык.

КЫЗЛАР: Биесен.

КРИАНА: Сөлге чигәм, сөлге чигәм

Сөлге чигәм аклыкка.

Кызыл чуклы сөлгеләрем

Насыйп булсын шатлыкка.

  • Мин үзем генә биемим, кызлар ярдәм итегез. (сөлгеләр белән бию)

  • ӘБИ: - Ягез әле, япь – яшь башыгыз белән хәсрәт сөреме чәчеп утырмагыз. Мин сезгә бер табышмак әйтәм. - Яраткан да ябышкан.

ЛӘЙЛӘ: Кем ябышкан, кемгә ябышкан, нәрсә ябышкан.

ӘБИ: Сиңа да ябышкан ул, әнә АЙРАТКА да, АЛЬБИНАГА да, Самирага да ябышкан.

АЛЬБИНА: - Барлык кешегә дә ябышкач киемдер ул.

АЗАЛИЯ: - Киемдер ул.

  • ӘБИ: - Киемгә дә ябышкан.

  • ЛӘЙЛӘ: - Тигәнәк.

  • ӘБИ: - Тигәнәккә дә ябышкан.

  • АКЖАН: - Мин белдем. Исем! Исемсез әйбер юк, исем бар нәрсәгә дә ябышкан.

  • АЛЬБИНА: Исемең матур, кемнәр куйган,

  • Сине күреп кем туйган.

  • МАРСЕЛЬ: Кызлар, мин дә бер табышмак беләм. Сыерның ятканда кай төше җиргә тия?

  • Кызлар. Аягы, корсагы, сырты. (берәм-берәм)

  • МАРСЕЛЬ: Белмәдегез, йоны.

  • АРИНА: - Шул табышмакларыгыз белән башны катырмагыз әле. Аларны йокларга яткач кына әйтәләр. Әллә рәтле уен беткәнме? Әйдәгез “Без, без, без идек” не уйныйбыз.

  • Кызлар. Без, без, без идек,

  • Без унике кыз идек.

  • Бер тактага тезелдек,

  • Базга төштек май ашадык,

  • Келәткә кердек, бал ашадык.

  • Таң атканчы юк булдык,

  • Кап та коп, Якубым,

  • Авызыңны ач та йом.

  • ЛӘЙЛӘ: - Авызын ачкан өчен нинди җәза бирәбез?

  • БЕРГӘ: - Биесен.

  • АЙДАР: - Юк, такмак әйтсен.

  • АЛЬБИНА: - Мин матур, мин чибәр

  • Миңа карап туймыйлар.

  • Нигә мине зоопаркка

  • Маймыл итеп куймыйлар. (КӨЛӘЛӘР)

Уен дәвам итә.

  • Айратны нишләтәбез?

  • МАЛАЙЛАР: - Мәзәк сөйләсен.

АЙРАТ: Юк, мин табышмак әйтәм.

  • Сырлы, сырлы, сырлы ул,

  • Безнең белән җырлый ул,

  • Биетә дә, җырлата дә,

  • Күңелле ул, моңлы ул. Я, нәрсә ул, әйтеп карагыз?

  • БЕРГӘ: - Гармун.

  • ӘБИ: Ә гармунда кем остарак уйный, ягез әле, егетләр (Айрат баянда уйный)

Әби: - Сез бигрәк күңелле уйныйсыз икән. Менә без “ Кәрия-зәкәрия” уенын ярата идек. Сез дә беләсездер әле?

АДЕЛЯ: А что, это за игра “Кэррия-закаррия”. Интересно звучит!

АРИНА: Дети становятся в круг и выбирают того человека, который будет выполнять движения. Остальные должны повторять за ним. А какие движения должен выполнить, говорится в песне.

Бу бик яхшы укучы,

Бу бик яхшы укучы,

Аның укуы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Аның укуы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Кәрия, Зәкәрия, коммая,

Кәрия, Зәкәрия, коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая

Кәрия, Зәкәрия, коммая,

Кәрия, Зәкәрия, коммая.

Бу бик яхшы биюче.

Бу бик яхшы биюче,

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Данияр: Җырлыйбызмы?! (Күмәк “Әни кирәк” җырын башкаралар)


Самира: А я тоже очень интересную игру знаю, “Ручеек” называется.

Кызлар: Мы тоже эту игру знаем. “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйныйлар

АДИЛӘ: Вот какие были интересные национальные игры. Давайте не будем забывать традиции наших народов!

(Әни турында шигырьләр сөйлиләр, залда утыручы әниләргә бүләкләр тараталар)

ӘБИ: Рәхмәт, балалар. Яшьлегемә кире әйләнеп кайткандай булдым. Әби-бабаларыбыздан калган йола, уен, бәйрәмнәрне искә төшердем.  Һәрвакыт шулай бердәм, күңелле, тыныч тормышта яшәргә язсын. Саубулыгыз!

Кызлар: До новых встреч! (“Матур булсын” җыры башкарыла)




  1. Кулланылган әдәбият: Н. Исәнбәт “Балар фольклоры” Казан, 1984.





Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 01.12.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров75
Номер материала ДБ-407455
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх