Инфоурок Начальные классы КонспектыСценарий внеклассного мероприятия «Праздник семьи» («Гаилә бәйрәме”)

Сценарий внеклассного мероприятия «Праздник семьи» («Гаилә бәйрәме”)

Скачать материал

Гаилә бәйрәме.

Максаты: Ата-аналарны тәрбия эшенә киңрәк җәлеп итү,гаиләләр белән үзара дуслыкны ныгыту,бала алдында ата-ананың дәрәҗәсен тагын да үстерү.

Хәерле кич, әти-әниләр, балалар һәм кунаклар! Бүген без гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә тормышыбызның нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә нык, тату дигән сүз. Кәефләрегез яхшы булсын, телләрегездән-бал,ә кулларыгыздан гөл яусын. Бергәләп ял итик, үзебезне күрсәтик, башкаларны да чит итмик.

1 нче укучы

Исәнмесез, егәрлеләр!

Эштә уңганнар!

Сердәш булсын гомер буе

Сезгә җыр-моңнар.

Шатлык, бәхет алып килсен

Аяз, ак таңнар.

2 нче укучы

Күңелләрне иркәләсен

Хезмәт шатлыгы

Юлдаш булсын сезгә, дуслар

Чишмә сафлыгы.

3 нче укучы

Тормышыгыз ямьле булсын,

Ныклы булсын, гөрләп торсын.

Хор белән:

Сәлам сезгә, сәлам!

4 нче укучы

Эшләрегез уңып торсын,

Илебезне бизәп торсын.

Хор белән:

Сәлам сезгә, сәлам!

5 нче укучы

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

6 нчы укучы

Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә,

Кирәк барчабызга да.

7 нче укучы

Җирдә миңа ни кирәк?

Хор белән:

-Әти дә, әни кирәк.

8нче укучы

Җирдә миңа ни кирәк?

Хор белән:

-Без яшәгән өй кирәк.

9 нчы укучы

Җирдә миңа ни кирәк?

Хор белән

-Туган илебез кирәк.

10 нчы укучы

Җирдә миңа ни кирәк?

Хор белән:

-Туган-үскән ил кирәк.

11 нче укучы

Җирдә миңа ни кирәк?

Хор белән:

-Мәңге имин ил кирәк.

12 нче укучы

Син яраткан иң матур сүз

Нинди сүз, әйт, бәбкәем?

13 нче укучы

Иң назлы сүз,иң якын сүз,

Ул матур сүз-

Әнкәем.

14 нче укучы

Кая барма шунда әнкәй йөзе,

Кая барсам, әнкәй күңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп йөри гомергә.

 

Рәхмәт яусын безнең әниләргә,

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әниләргә якты йолдызлардан,

Ай, каяштан һәйкәл куярлык.

12 нче укучы

Бар тагын бер иң матур сүз

Һәрвакыт гел әйткәнең.

Анысы нәрсә?

15 нче укучы

Ул матур сүз, ул якын сүз-

Әткәем.

Ул- җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше ,гаҗәп кеше.

Сабантуйларда әле

Җиңгәне булмаса да,

Ул иң-иң көчле кеше,

Баһадир төсле кеше.

Ул зирәк тә ,шаян да,

Акыллы да ,әйбәт тә.

Кем дисеңме? Ул кеше-

Минем әти, әлбәттә.

16 нчы укучы

Минем әти көн дә эшкә китә

Арып кайта аннан кичләрен.

Елмаюы итеп алып кайта

Таңнарның алсу төсләрен.

12 нче укучы

Үскәнем, я инде син әйт!

17 нче укучы

Иң матур сүз-

Илкәем.

Анда син, мин-һәммәбез дә,

Анда әткәй- әнкәем.

1 нче укучы

Әти,әни! Сездән башка тагын

Кем бар шундый бала бәгырьле?

Кояш җиргә берәү булган кебек.

Сез дә безгә шулай кадерле.

2 нче укучы

Мин бәхетлемен,

Сөйлим әнкәм телендә

Җырлыйм туган телемдә,

Тыңлыйм Тукай телендә.

җыр: “Туган тел”

3 нче укучы

Гаиләм минем -якты оя,

Күңелгә җылы бирә.

Әти-әни, туганнарым

Һәрчак ярдәмгә килә.

4 нче укучы

Өйдә имин булсын , диеп,

Туганлык һисен саклыйк.

Җаныбызны җылытучы

Гаилә исемен аклыйк.

 5 нче укучы

          В семейном кругу мы свами растем!

          Основа основ- родительский дом!

          В семейном кругу все корни твои!

          И в жизнь ты выходишь из семьи!

 6 нчы укучы

         Все пороки пусть будут осмеяны!

         Все хорошее к сердцу прими!

         Создают отношенья семейные

         Отношения между людьми!

 7 нче укучы

       В семейном кругу мы жизнь создаем!

       Основа основ – родительский дом!

       В семейном кругу душой не криви.

       Для жизни готовит нас, семья!

 8 нче укучы

       Пусть все к лучшему преобразуется.

       В наших душах, на нашей земле!

       Человек – он в семье формируется.

       Поведем разговор о семье!

 9 нчы укучы

        В семейном кругу проблемы сведем!

        Основа основ – родительский дом!

        В семейном кругу работой живем!

        Дадим направление всей семьей!

 Җыр «Дуслар булыйк.»Ә. Шиһапов көе. Э. Мөэминова сүзләре.

1.Сукмаклар төрле булса да

Бер безнең юллар.

Дуслар булыйк гомергә дип

Бирешик куллар.

Кушымта:

Дуслар булыйк,

Дуслар булыйк,

Булыйк гел бергә.

Дуслар булыйк,

Дуслар булыйк ,

Гомер гомергә.

2.      Бердәм көч таулар күчерә

Күчерә диңгез.

Тау күчерер дуслар булыйк,

Дуслар булыйк без.

3.      Берни булмас безнең өчен

Таулар , җилләр.

Без аларга каршы барып

Яуларбыз үрләр

Сәхнәләштерү. Чишмәгә кем бара.(Әкият)

Алып баручы:: Сырхауланып китте әбекәй,

Йөткерә дә , төчкерә.

Өстәлдә самовар. Самоварда да,чиләктә дә су юклыкны күрсәтеп

Әби:

«Чәй эчсәм генә,

Тәннәремә көч керә.

Сихәтле чәй кайнатырга

Чишмә сулары кирәк.

Хәлем юк алып кайтырга-

Чишмә авылдан ерак.

Оныгыма кушар идем,

Бигрәкләр дә бәләкәй.(Балага күрсәтеп)

Күтәреп кенә йөртмәле-

Сабый әле, балакай.»

Алып баручы::

Әбинең йон оегына

Сырпаланып,

Телгә килде кара Песи:

Песи:

«Мин булганда- кайгың юк...

Чишмәләрнең иң тәмлесен,

Сихәтлесен мин беләм:

Тирә-ягы аның яшел-

Мүктән тукылган келәм.

Чәйгә суны алып кайта

Алыр идем, боерсаң.

Тик юк минем Акбайныкы

Кебек матур муенсам.»(Акбайга күрсәтеп)

Акбай:

«Һау, һау, - һау,һау,

Әбекәем ,бул син сау.

Муенсам бар.

Тик юк минем

Кәҗәнеке сыман бау.

Чиләккә бау тагар идем,( Чиләккә бау тагып, чумырып су алу хәрәкәтләрен күрсәтә)

Чумырып су алыр идем.

Чишмә төбе- тере су:

Шундук савыгыр идең.»

Кәҗә:

«Аллага шөкер,

Бавым да бар,

Муенсам да.

Мин дә ярдәм итә алам

Әбигә авыр чакта.

Чишмә юлы минем сукмак,

Һәр сикелтәсен беләм.

Чәйгә салып эчәр өчен

Өзәләм шифа үлән.

Тик кайтканда...

Адашам мин,

Сакал корсын, алдашсам!

Сыерныкы сыман шөлдер (Сыерга күрсәтеп)

Кирәк миңа, адашсам...»

Сыер:

«Му-у,му,

Әбигә кирәк су-у.

Чишмәдән су эчкәнем бар,

Суы, Һай, йөгерек су.

Муенчак та ,

Аркан да бар.

Шөлдерем дә бар минем

Тик суны түкми кайтырга

Юк шул минем иярем.»

Ат Бахбай:

« Ми- ха -хай!

Сүз куертканчы алай,

Ияремә менсен әйдә,

Әбием ,синең малай.

Йөгереп кенә барырбыз,

Чишмәдән су алырбыз!

Песи, Акбай, Кәҗә, Сыер- (барысына да күрсәтеп)

Самоварга салырбыз!»

- Ә хәзер бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез! Тормыш күрмәгәнне күрсәтә, белмәгәнне белдертә диләр. Төрле каршылыкларны җиңәргә өйрәтә. Төрле һөнәрләргә өйрәнәбез. Бүгенге бәйрәмдә дә гаиләләрне төрле яклап сынап карарбыз.

Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм.

Кайвакыт корыч кебек каты,

Кайчагында баллы, татлы,

Ә кайчакта әремнән дә әче,

Кайвакыт кылыч кебек үткен дә,

Елан кебек чага да белә. (Тел).

 

- Бик дөрес. Хәзер мин сезгә, әти-әниләр, мәкальләрнең башын әйтәм, сез дәвам итәрсез.

1.      Теле барның – (иле бар)

2.      Сөйдергән дә тел – (биздергән дә тел)

3.      Оста барда кулың тый, - (белгән барда телең тый).

4.      Ана күңеле балада- (бала күңеле далада).

5.      Ачтан үлсәң дә - (ата –анаңны ташлама)

6.      Эшләгәнең үзең өчен булса – (өйрәнгәнең үзең өчен)

 

Иң күп җавап биргән кешегә:

“Иң акыллы әни яки әти”- дигән медаль тапшырыла.

 

·         Икенче бәйгегә күчәбез. Ул “Сорау биреп балалар, җавап бирер әти-әниләр” дип атала. Кызлар сезгә ниндидер бер әйбер турында сөйләрләр, сүзнең нәрсә турында барганлыгын сезгә әйтергә кирәк булыр.

Сорау бирер нәниләр, нәрсә әйтер әниләр?

1 тур. Фикер йөрт.

·         Аны әниләр ясый.

·         Ул бөтен өйдә дә бар.

·         Зур да, уртача да, кечкенә дә була.

·         Усал малайлар аның белән сугыша.

·         Күбрәк ашаганнан соң әтиләр шуңа таяна, кайчагында аңа “чумып”, гырлап та китә.

·         Әниләр аның белән уйнамаска куша.

·         Авылда ул һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игьтибар аз.

·         Ул йомшак та, бик йомшак та була.

·         Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата.

 

Җавап. Мендәр.

·         Ул кеше гәүдәсенең матурлыгын билгели.

·         Ул кайберәүләрдә бар, кайберәүләрдә юк.

·         Ул булмаса апалар борчыла.

·         Ул сәхнә кешеләренә бигрәк тә кирәк.

·         Ул булган апаларга абыйлар төрле матур сүзләр (комплимент) әйтә.

·         Аны булдыру өчен гимнастика ясыйлар.

·         Спорт белән шөгыльләнәләр.

·         Күп ашамаска тырышалар.

 

Җавап. Буй-сын, ягъни фигура.

·         Ул элек чит илләрдә генә иде.

·         Хәзер бездә дә гадәткә керде.

·         Аны гәҗиттә басалар.

·         Телевизордан да күрсәтәләр, радиодан да әйтеп торалар.

·         Ул озын да була, кыска да була.

·         Кызык та була, ялыктыргыч та була.

·         Аның әллә ни файдасы юк инде, әмма эшмәкәрләргә бик кирәк.

·         Ул булмаса, аларның әйберләрен дә сатып алмыйлар.

·         Анда төрле-төрле шоколадлар да күрсәтәләр.

·         Берәр кызык кино карый башласаң, шуны күрсәтеп аптыратып бетерәләр.

 

Җавап. Белдерү-реклама.

 

2 тур. Уйлап тап.

·         Ул һәммә кешедә бар.

·         Картларда сүлпәнрәк, яшьләрдә көчлерәк ... Кем белә инде аны, бәлки киресенчәдер.

·         Ул шатландыра да, көендерә дә.

·         Бер караштан туа, озак еллар яши.

·         Аннан башка яшәп булмый.

·         Венера Ганиева да шулай дип җырлый.

Җавап. Мәхәббәт.

·         Ул үзе бик кирәкле әйбер.

·         Ике колагы, бер борыны бар.

·         Ул бик күп төрле була.

·         Бик матур итеп бизәлгәннәре дә бар.

·         Аны бигрәк тә әбиләр, бабайлар ярата.

·         Без аны бакчага илтеп куйдык.

·         Ул өстәлнең бизәге.

·         Аңа күмер дә салалар, аны электр утына да тоташтыралар.

·         Ул булса, чәй эчүләре күңелле.

Җавап. Самовар.

7.      Ул бер дә искерми, яңара гына бара.

8.      Аны бөтен кеше ярата.

9.      Аннан башка тора алмаучылар да бар.

10.  Ул арытмый да.

11.  Ул елата, моңландыра, күңелне дә күтәрә.

12.  Ял иткәндә дә кирәк.

13.  Балаларны йоклатканда да кирәк.

Җавап. Көй, моң, җыр..

3 тур. Куып җит

·         Аны камыр белән иттән ясыйлар.

·         Башта зур камыр, аннары кечкенә камыр ясыйлар.

·         Аны ясау бер кешегә генә озакка китә.

·         Мин аны ясый беләм. Бигрәк тә санарга яратам.

·         Аны яраткан кеше борыч та сала.

Җавап. Пилмән.

·         Үзенең мөгезе бар.

·         Зур да була, кечкенә дә.

·         Аны малайлар яратарак төшә.

·         Этеп тә, әйләндереп тә йөртәләр.

·         Кечкенә балаларга да алалар.

·         Тәгәрмәче ике, я өч була.

Җавап. Велосипед.

·         Ул татар халкының милли ашамлыгы.

·         Кунаклар килгәндә пешерелә.

·         Түгәрәк була.

·         Өстенә тәмле әйберләр сибәләр,эчендә дә тәмле әйберләр күп: дөге, күкәй, йөзем, кызыл эремчек...

·         Катлы-катлы була.

Җавап. Гөбәдия.

Сез үзегез нинди ризыклар пешерергә яратасыз?( Җаваплар тыңланыла)

- Гөбәдия пешерүнең серләре белән кем таныштырыр икән? (Җавап тыңланыла)

“ Оста пешекче” “Иң тәмле пешерүче әни” дигән медаль белән бүләкләнә.

- Ә хәзер сезгә укучылар татар халкының милли ашларының берсе булган тыкмачлы аш пешерү серләрен биеп күрсәтерләр.

Бию.

- Гайләдә әтигә дә, әнигә дә, төрле эшләрне башкарырга туры килә. Ә хәзер әтиләрне тикшереп карыйк әле. Әниләр өйдә булмаганда сез балаларны ничек киендердегез икән. Ике әтине бирегә чакырабыз. (Курчак төрәләр) Алдан төреп бетергән әтигә “Иң уңган әти!” дигән медаль тапшырыла.

- Әти, әни, әби, бабай-алар безгә иң якын кешеләр. Алар, туган көнегездән алып, бишек җырларын көйли-көйли, бөтен өмет хыялларын сезгә багышлаганнар. Үскәч тә, олы яшькә җиткәч тә, әти- әниләрегезгә сез бала булып калачаксыз. Ә хәзер әти-әниләрегезнең изге теләкләре белән сугарылган бишек җырын тыңлап китик әле.

- Әниләр бишек җырын җырлап күрсәтсеннәр әле?

“Иң назлы әни!”- дигән медаль тапшырыла.

- Кадерле кешеләр авырып киткәндә, баласы әти-әнисен ничек дәвалар икән? Әлбәттә, тәмле сүз белән. Безнең әти-әниләребез һәм балалар нинди тәмле сүзләр беләләр икән? Тикшереп карыйк әле? Әти-әниләр башлыйлар. Чиратлашып әйтәләр.

Тәмле телле әти-әни!

Тәмле телле бала! – медальләре тапшырыла.

- Әти-әниләр үз балаларын яхшы беләләр микән, тикшереп карыйк әле.

2 әти чакырыла, 2 әни-балаларын эзлиләр. Балалар тезелеп басалар.

Баласын беренче тапкан әти, яки әни медаль белән бүләкләнә.

Иң сизгер әни!

Иң сизгер әти!

- Ә хәзер ике гаиләне бирегә чакырабыз. Уңганлыгын тикшереп карыйбыз!

Бәрәңге әрчиләр әти, әни, бала.

Иң беренче бетергән гаиләгә “Иң тырыш гаилә!” исеме бирелә медаль.

Буыннар әле катмаган,

Без киеп калыйк.

Хәтта бии белмәсәк тә

Бер биеп карыйк.

- Гаиләләрегез белән биергә чакырам.

Кайсы гаиләдә оста биючеләр икән.

Бииләр. “Оста биюче гаилә”- дигән медаль тапшырыла.

 

- Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар!

Бүген без гаиләләрнең ныклыгын, уңганлыгын, тырышлыгын, бер-берсенә ихтирамлы мөнәсәбәтен, игътибарлы булуларын күреп сөендек. Сезгә киләкчәктә дә гаилә бәхете, иминлек, саулык, сәламәтлек, уңышлар теләп калам. Шулай итеп, бәйрәм ахырына якынлашты. Барыгызга да зур рәхмәт!

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий внеклассного мероприятия «Праздник семьи» («Гаилә бәйрәме”)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Семейный психолог

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 277 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.01.2017 744
    • DOCX 82 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Заббарова Алсу Фоатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Заббарова Алсу Фоатовна
    Заббарова Алсу Фоатовна
    • На сайте: 11 лет
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9943
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 64 человека из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 351 человек

Курс повышения квалификации

Система образовательной организации в начальном общем образовании в условиях реализации ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 59 человек из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 845 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках математики у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 75 человек

Мини-курс

Методические навыки и эффективность обучения школьников на уроках литературы

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Галерейный бизнес: медиа, PR и cотрудничество

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление и стратегическое развитие высшего образования

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе