Инфоурок Начальные классы КонспектыСценарий внеклассного мероприятия "Тамчы-шоу" на татарском языке

Сценарий внеклассного мероприятия "Тамчы-шоу" на татарском языке

Скачать материал

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

«Иске Юраш  урта гомумибелем бирү мәктәбе»

 

 

 

 

 

"Тамчы шоу"

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                    Алабуга районы Иске Юраш урта гомуми белем бирү мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучылары 

                                            Шәрипова Зөбәрҗәт Салих кызының  

                                            3-4 нче сыйныфта уздырган

“Тамчы шоу”  эшкәртмәсе.

                 

 

                    Тамчы шоу

Тема: Туган илем.

Максат: Туган илебез турында белемнәрен ныгыту, камилләштерү;

               Сәнгатьле сөйләм телен үстерү;

               Игътибарлылыкны арттыру;

              Туган илне ярату, саклау кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: сүзе язылган карточка, туган ил турында

                   мәкальләр, ноутбук, проектор

                         Барышы.

Бүген бездә “Тамчы шоу”

Гаҗәеп күңелле шоу.

Кызлар һәм егетләр ярыша

Менә була тамаша.

- Бүген без сезнең белән тамчы-шоу уен-ярышына җыйналдык. Ярышта ике команда катнаша: “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр”. Ә хәзер сүзне укучыларга бирик.

Командалар белән танышу.

Безнең исем: Тапкырлар!

Безнең девиз:

Тапкыр җиңәр, оттырмас,

 Сезгә куып тоттырмас.

1.Мин - Дарина, бик күп укыйм

Быел бик тә тырышам.

Отличник укучылардан

Бераз гына калышам.

    2. Зөфәр булам, Илмәттән,

    Мин дүртенче сыйныфта.

    Бик яратам җырларга,

    Тырышам шәп укырга.

     3.Ә мин, Дилюс, шук малай,

     Өлгер малай, ут малай.

     Кайчак мине кисәтәләр

     Аңламыймын, ник алай.

     4. Өченче сыйныфта укыйм

Илназ булам, дусларым,

Биим дә мин, җырлыйм да мин

Спортны да яратам.

Барысы бергә:

Барыбыз да дус һәм тату

Командада дүрт бала.

Сер бирмәскә тырышырбыз –

“Тапкырлар” сезнең алда.

 

Безнең исем: Зирәкләр!

Безнең девиз:

Зирәк һәр җирдә кирәк,

Тик зирәк ул бик сирәк.

1.Мин - Җәлил, беркайчан да

    Девизымны онытмыйм.

    Чиста, пөхтә, тиз язам

    Өлгер белән дуслашам.

   2. Мин, Айзат, бик тырышам,

    Һәр көн саен алга барам.

    Иптәшләрне дә калдырмыйм,

    Үзем белән бергә алам.

3.Исәнмесез, барыгыз да!

Минем исемем – Нияз.

Туган илемне яратам,

Күгебез булсын аяз.

4. Минем исемем Эмиль

Үзем һәр яктан камил.

Куамын көнчелекне,

Яратам дөреслекне.

Барысы бергә:  

Без дә бик тырыш балалар

Командада дүрт кенә.

Көч сынашырга әзер без

Дүрт булсак та төш кенә.

 

-Бүгенге бәйгене туган илебезгә, анда барган вакыйгаларга багышлыйбыз..

 

-Ярышыбызны башлыйбыз. Беренче тур “Булсаң зирәк, әйт тизрәк!” дип атала. Командалар чиратлашып сорауларга җавап бирә. Җавап бирә алмасагыз, яки җавап дөрес булмаса, икенче командада катнашучылар җавап бирә.

                           Сораулар:

1.Россия президенты кем? (Владимир Владимирович Путин)

2.Татарстан Республикасы президенты   (Рөстәм Нургалиевич Минниханов)

3.Россия гербында нәрсә сурәтләнгән? (2 башлы бөркет)

4.Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?   (Канатлы ак барс)

5.Татарстан флагында нинди төсләр?    ( яшел, ак, кызыл)

6. Россия флагында нинди төсләр?    (ак, зәңгәр, кызыл)

7.Россия башкаласы     (Мәскәү)

8.Татарстан Республикасы башкаласы (Казан)

9.Ничә планета бар? (9)

10.Ничә материк бар?(6)

11.Татарстандагы иң зур елга      (Идел)

12. Россиядә иң тирән күл (Байкал)

13. Безнең мәктәп директоры (Гиззатуллин И.Л.)

14. Алабуга район башлыгы кем? (Емельянов Геннадий Егорович)

15. Беренче олимпия уеннары нинди илдә барлыкка килгән? (Греция)

16.Соңгы кышкы Олимпия уеннары нинди шәһәрдә уза? (Сочи)

 

-Икенче тур “Игътибарлылык” дип атала. Сезгә рәсемнәр күрсәтелә, аларны игътибар белән карарга һәм нәрсә сурәтләнгәнен әйтергә кирәк була.

“Тапкырлар” командасына

- 2 нче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? Алар ничә? Нишлиләр?

(2 юлбарыс, ята)

“Зирәкләр” командасына

- 4 нче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? Алар ничә? Нишлиләр?

(5 ат, чаба)

-Өченче тур.  “Продолжи ряд!” дип атала. Сезгә мәкальне дәвам итәргә кирәк. Командалар чиратлашып җавап бирә. Җавап бирә алмасагыз, яки җавап дөрес булмаса, икенче командага күчә.

 

 

-Дүртенче тур. “Бул зирәк! Туган авылыңны  таныйсыңмы?” Рәсемдә сезгә бик тә таныш булган җир сурәтләнгән. Бу кайсы җир? Карточкага язып күрсәтергә.

 

   

 

 

-Бишенче тур “Бул тапкыр!”

Буталган хәрефләрдән сүз төзергә

О Л И М П И А Д А

 “Сүз эчендә сүз” - “олимпиада” сүзеннән русча һәм татарча сүзләр төзү

(лампа, мода, пила, липа, дама, лом, Олимп,  Мила, Лида, Дима, Ада, ипи, ми)

 

-Алтынчы тур “Капитаннар ярышы” Сорауларга “әйе” яки “юк” дип җавап бирергә

“Зирәкләр” командасы капитанына сораулар:

1.Турыпочмаклыкның мәйданын барлык ягын кушып табалар. (юк)

2. Татар кызының милли баш киеме – калфак (әйе)

3. Ак барс – Казан хоккей командасының исеме(әйе)

 4.14 +4 =18 (әйе)

 5.“Шүрәле” әкиятен А.Алиш язган (юк)

6.Без Аксубай районында яшибез (юк)

7.1 см да 10 мм (әйе)

8.Мәктәбебез М.Җәлил урамында урнашкан. (юк)

9.Алты алтың кырык алты. (юк)

“Тапкырлар” командасы капитанына сораулар:

1.Турыпочмаклыкның мәйданын иңен буена тапкырлап табалар.(әйе)

2. Чаллы – КамАЗ машинасы чыгара торган шәһәр (әйе)

3. Каен- ылыслы агач (юк)

4. Татар егетенең милли баш киеме – калфак (юк)

5. Якшәмбе – ял көне (әйе)

6. 72:8=9 (әйе)

7. Без Алабуга районында яшибез. (әйе)

8. “Су анасы” әкиятен Муса Җәлил язган (юк)

9. 20-8=13 (юк)

 

-Музыкаль тәнәфес “Туган ягым Татарстан” җыры башкарыла. “Республикам минем Татарстан” презентациясе күрсәтелә.

 

-Нәтиҗә ясау, бүләкләү.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий внеклассного мероприятия "Тамчы-шоу" на татарском языке"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Юрист

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 140 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.11.2015 4038
    • DOCX 55.5 кбайт
    • 54 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шарипова Зубарджат Салиховна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шарипова Зубарджат Салиховна
    Шарипова Зубарджат Салиховна
    • На сайте: 10 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 37091
    • Всего материалов: 18

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Математика: теория и методика преподавания в сфере начального общего образования

Учитель математики в начальной школе

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 127 человек из 45 регионов
  • Этот курс уже прошли 178 человек

Курс профессиональной переподготовки

Инклюзивное образование в начальной школе

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 158 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по физической культуре у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 176 человек

Мини-курс

Эмоциональная связь между родителями и детьми

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 45 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 17 человек

Мини-курс

Психология детей и подростков с дромоманией

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 14 человек

Мини-курс

Стратегическое планирование и маркетинговые коммуникации

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 19 регионов