Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / Сценарий "Встреча с писателями"

Сценарий "Встреча с писателями"


  • Иностранные языки

Поделитесь материалом с коллегами:

Сценарий

Тема: «Һәр йомгакның була үз сере”

Максат: Шәһәребез язучыларының иҗаты белән танышу , өлкән буын кешеләренә игътирам, хөрмәт тәрбияләү

Көтелгән нәтиҗә: Туган җирнең, туган телнең матурлыгын, нечкәлеген, гүзәллеген тоемларга өйрәтү. Өлкән буын кешеләренә ихтирам, игътибар тәрбияләү

Җиһазлау:

Әби: (Йомгагын, энәсен тотып чыгып утыра. Йомгакны тотып, йомгак белән сөйләшә)

Әй, гомерләр! Әй, йомгаккаем! Юкка гына кеше гомерләрен гөрләвек гомеренә тиңләмиләр икән! Язгы гөрләвекләрдәй ялт иткән дә үткән дә киткән икән бит гомеркәйләрем. Кайчан гына минем дә бар иде бит шушы балакайлар кебек яшь матур, бер кайгысыз чакларым... Әй, йомгагым, карап-карап торам да күпме хатирәләр сыйган бит үзеңә. Ачлык – ялангачлык, яман сугышы да читләтеп үтмәде үзебезне. Ачысын да, төчесен дә бергә татыдык. Хәзер менә эчем пошкан саен сүтәм дә чорныйм, сүтәм дә чорныйм үзеңне...(Резедә Шәрәфиеваның җыры астында әби сәхнәдән әкрен генә чыгып китә)

Тәгәрәп лә китте йомгагым

Утырып ла уйлар уйладым.

Һәр йомгакның була үз сере,

Чорныйсың да сүтәсең кире...

1нче алып баручы . Минем кулымда йомгак. Әйе, бу гади генә йомгак түгел. Моның белән минем шуны әйтәсем килә: кеше язмышын мин, менә шушы кулымдагы йомгакка охшатам. Кешенең яше арткан саен, йомгак та калыная, тормыш дәфтәре тагын да тулылана.


1 нче алып баручы. Хөрмәтле укучылар, әби-бабайлар, әниләр, әтиләр, килгән кунаклар! Бүген сөйләшү буыннар чылбыры турында, әби-бабайларның балаларга милли тәрбия бирүдә тоткан урынын ачыклау турында барачак. Безнең кичәбез үткән тарихыбызга күз салудан башлана. Күңелләрне әрнетеп, әллә каян ераклардан үткәннәрнең авазы килә.


2нче алып баручы.Татар халкы - республикабызның төп халкы. Ул төрле кабиләләр кушылуыннан барлыкка килеп, озын һәм катлаулы юл үткән. Аның составында төп урынны болгар, хәзәр, кыпчак, татар, угыз  һәм кайбер башка этник кавемнәр алып тора. Болар- төрки кабиләләре. Шуңа күрә татар халкының тарихы борынгы төркиләрдән башлана. Алтын Урда чорында татарлар халык буларак формалаша, аларның мәдәниятләре зур үсешкә ирешә.

1нче алып баручы

Туган илкәй!

Бу исемдә язгы моңнар,

Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар.

Бу исемдә – киләчәгем һәм үткәнем,

Туган халкым, туган илем,

Туган телем.

3нче алып баручы. Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп җиткән. Кайчандыр югалуга дучар ителгән милләт туган телен саклап, алга таба атлаган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага  үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.

2нче алып баручы. Буыннан-буынга күчеп килгән, бу рухи байлыкларыбыз бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора. Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабан туйлары, Нәүрүз, Нардуган, Сөмбелә; ислам диненә бәйле Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре; йолаларга бәйле каз өмәсе, исем кую, туй мәҗлесләрен уздыру, кеше күмү, сөннәткә утырту; аулак өйләр, утырмалар бүгенге көндә дә сакланган. 

1нче алып баручы. Татар халкы һәр вакыт үзенең йолаларына тугры булды. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга, буыннан буынга җиткерергә иде аларны. Күркәм гадәтләребезне саклап килүдә үзләреннән күп өлешне, әлбәттә, ак яулыклы, саф күңелле әбиләребез, чал чәчле аксакал бабайларыбыз кертә. Бүгенге “Һәр йомгакның була үз сере...” дип аталган кичәбезнең кунаклары да милләтебезнең йөзек кашлары.

2нче алып баручы. Кунакларыбыз белән танышып китик. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары: Абдуллин Фәтхулла абый, ул бу берләшмәнең җитәкчесе, күп китаплар авторы, сугыш чоры баласы, прозаик. Минһаҗев Суфьян абый: Аксакаллар шурасы әгъзасы, элекке укытучы, колониядә мәктәп директоры булын эшләгән педагог һәм Имамов Фәрит абый “Югалган эзләр” китабы , күп кенә хикәяләр авторы, озак еллар “Туган як” газетасында эшләде, хәзерге көндә “Чулман” газетасы хезмәткәре һәм мөхтәрәм кунагыбыз Әнүзә әби .

Хәзер сүзне безгә кунак булып килгән кадерле кунак әбиебезгә бирәбез. Аның безгә әйтер үгет-нәсихәтләре бардыр.


1нче сорау: Сез үзегезнең чор балалары һәм хәзерге балаларны чагыштырып нәрсә әйтә аласыз? Үзегезнең үсмер вакытыгызда булган күркәм гадәтләр белән безне дә таныштыырып китсәгез иде. Рәхим итегез!



3нче алып баручы. Ә хәзер сезнең игътибарыгызга безнең әниләребез, сөекле әбиләребез турында җыр тәкъдим итәбез. Рәхим итеп тыңлагыз.

Әби шикәр, бабай бал” җыры

2нче алып баручы. Менә шулай халкым рәхәтләнеп яшәп, яшьләр су буйларында, кичке уеннарда күңел ачып, карт-карчыклар тыныч картлык көтеп, матур гына яшәп яткан бер мизгелдә дөньяга кара кайгы килә – Бөек Ватан сугышы башлана. Егерменче гасыр уртасында безнең ил өчен иң зур афәт - сугыш була.

1нче алып баручы. Халык телендә Вакыт төшенчәсе икегә бүленә. Сугышка кадәр һәм сугыштан соң. Күз яшьле, кан коюлы рәхимсез сугышларның соңгы бәрелешләреннән безне 70 ел аерып тора. Җитмеш кат туган җиребезгә әкрен генә искән җил белән тибрәнүче яшел урманнары белән кояшлы җәй, төрле-төрле төскә кергән табигате белән алтын көз, җирне ак йомшак карга күмеп салкын кыш килде. Җитмеш кат туган җиребезгә әкрен, шау чәчәкле, сандугачлы, тыныч яз килде.

3нче алып баручы. Еллар арасы ерагайса да, халык батырлыгының бөеклеге, фашизмны җиңүнең дөнья күләмендәге тарихи әһәмияте безнең күңелләргә шулкадәр якыная бара, күңел әледән-әле үткәннәргә әйләнеп кайта. Әйе, гомер үтә, яшь картая . Әмма сезнең буын кешеләре рухи яктан һәрвакыт яшь. Олыгаюга карамастан алар һаман яшь буынга үрнәк булып армый-талмый ярдәм итеп киләләр. Менә шушыннан файдаланып сүзебезне Суфьян абыйга бирәсе килә. Безнең кичәбез үткән тарихыбызга күз салудан башлана. Күңелләрне әрнетеп, әллә каян ераклардан үткәннәрнең авазы ишетелә.

2нче сорау:

- Суфьян абый, сезнең балачак, үсмер елларыгыз, сугыштан соңгы авыр елларда үткән. Шушы еллар турында безгә сөйләп китегез әле.

3нче сорау

- Фәрит абый, мин сезнең “Югалган эзләр” дигән китабыгызны зур кызыксыну белән укып чыктым. Миңа бик ошады. Шушы китабыгызны укып чыкканнан соң миндә шушындый сорау туды.... - Фәрит абый “Югалаган эзләр” әсәрендә катлаулы кеше язмышлары сурәтләнә. Бу әсәрне язарга сезне нәрсә этәрде? Документаль истәлекләрме, әллә сезгә якыннан таныш булган вакыйгалармы?

2 нче алып баручы. Сугыш сүзе коточкоч, куркыныч, ямьсез нәфрәтле. 1418 көн, 1418 төн дәвам иткән сугыш еллары йөрәккә, хәтергә уелган, аны оныту мөмкинме? Булмасын иде сугышлар! Бүген дә, иртәгә дә, аннан соң да! Өйләрдә гел гөрләп туйлар узсын, дөньяга сабыйлар туып торсын, һәркайсы әтиле-әниле булсын иде... Безгә бәхетле балачак бүләк иткән сугышчылар хөрмәтенә, үзебезнең татар халык биюен тәкъдим итәбез.

1 нче алып баручы. Туган тел – Туган җир кебек кадерле һәм газиз. Чөнки ул кеше күңелендә иң күркәм сыйфатлар тәрбияләүнең куәтле чарасы. Ул әби-бабай, әткәй-әнкәй теле; дөньяга күзең ачылырга, әйләнә –тирәне танып белергә, моңлы көйләребезне аңларга ярдәм итә торган тел. Үз телеңне белмәү, ана телендә аралаша алмау кимчелек кенә түгел, зур югалту.

3нче алып баручы. Бүгенге көн, белгәнебезчә, Халыкара туган тел көне. 1952 нче елның 21 нче февралендә Пакистанда студентлар, бангла телләрен дәүләт теле итүне таләп итеп, митингка чыга. Шунда 5 студент үтерелә. Аларның тырышлыгы юкка булмый, соңрак Пакистанда Бангладеш дип аталучы мөстәкыйль дәүләт барлыкка килә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, 1999 нчы елда, 21нче февраль Бангладеш тәкъдиме белән ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә.

4нче сорау

Фәтхулла абый : Сез һәрвакыт уйланасыз, борчыласыз, милләтебез, туган телебезнең язмышына сез битараф түгел. Сез телебезнең киләчәген ничек күзаллыйсыз?

Җыр: “Туган як”

Йомгак.

2нче алып баручы. Мирас... Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз. Мирасның иң кадерлесе бербөтен халыкның гомуми җанына сеңеп кала, аның телендә, әдәбиятында, гореф-гадәтендә, буыннан-буынга күчеп килгән йолаларында, бәйрәмнәрендә саклана. Ул мирас буыннан-буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын иде. 

3нче алып баручы. Кыскасы, безнең максатыбыз туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү.  Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта. 

1 нче алып баручы.

Туган телдә җырлый чишмә.

Туган телдә шаулый таллар.

Туган телдә дәшсәм генә,

Туган җирем мине аңлар.

Матур кичәбезне барыбыз да белә торган, татарларның гимнына әверелгән Туган тел җыры” белән тәмамлыйсым килә.

2 нче алып баручы. Бу онытылмас мизгелләрне хәтердә калдыру өчен истәлеккә фотога төшик.








Автор
Дата добавления 18.09.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров30
Номер материала ДБ-199810
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх