Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Сценарий встречи с писателем Айдар Халим
Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение на курсах повышения квалификации прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40%. По окончании курсов Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Открыт приём заявок на новые курсы повышения квалификации:

- «Профилактическая работа в ОО по выявлению троллинга, моббинга и буллинга среди подростков» (108 часов)

- «Психодиагностика в образовательных организациях с учетом реализации ФГОС» (72 часа)

- «Укрепление здоровья детей дошкольного возраста как ценностный приоритет воспитательно-образовательной работы ДОО» (108 часов)

- «Профориентация школьников: психология и выбор профессии» (108 часов)

- «Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе» (72 часа)

- «Патриотическое воспитание дошкольников в системе работы педагога дошкольной образовательной организации» (108 часов)

- «Психолого-педагогическое сопровождение детей с синдромом дефицита внимания и гиперактивности (СДВГ)» (72 часа)

- «Использование активных методов обучения в ВУЗе в условиях реализации ФГОС» (108 часов)

- «Специфика преподавания русского языка как иностранного» (108 часов)

- «Экологическое образование детей дошкольного возраста: развитие кругозора и опытно-исследовательская деятельность в рамках реализации ФГОС ДО» (108 часов)

- «Простые машины и механизмы: организация работы ДОУ с помощью образовательных конструкторов» (36 часов)

- «Федеральный государственный стандарт ООО и СОО по истории: требования к современному уроку» (72 часа)

- «Организация маркетинга в туризме» (72 часа)

Также представляем Вашему вниманию новый курс переподготовки «Организация тренерской деятельности по физической культуре и спорту» (300/600 часов, присваиваемая квалификация: Тренер-преподаватель).

Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Сценарий встречи с писателем Айдар Халим

библиотека
материалов

Айдар Хәлим белән очрашу кичәсе.



Сәхнәгә “Туган тел”җыры белән бер кыз чыга. Кыз каршына Шүрәле килеп чыга.)



Шүрәле: Әй, сылу кыз, кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет

Килче, икәү уйныйк бераз кети – кети.

Бер дә шикләнмә, кызый, син, мин карак угъры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.

Кыз: Әйдә соң, уйныйк бераз кети – кети.

(Йөгереп чыгып китә. Кызны куып баручы Шүрәлене Былтыр туктата.)

Былтыр: Ах, син, урман сарыгы, әле һаман кечкенә балаларны куркытып йөрисеңме? Бу юлы сиңа миннән котылу юк. (Шүрәлене кулыннан эләктереп ала.)

Шүрәле: Бик авырта кулларым,

Дустым җибәр, зинһар җибәр.

Шүрәлене рәнҗетүдән

Нәрсә бар сиңа, ни бар?

Былтыр: Атла, атла, күп сөйләшмә

Бу юлы миннән сиңа

Котылу юк, бичара.

Шүрәле: Былтыр, син кыю егет, ашыкмыйча фикер йөрт.

Зинхар , бераз сабыр ит.

Айдар Хәлим кичәсенә , баруым иде минем

Сылу кызны күргәч , туктап, бераз шаярган идем.

Былтыр: Җитте инде, алдашма!

Шүрәле: Һич санама ялганга,

Зинхар хәлемне аңла.

Балалар чакырган иде

Нәкъ унынчы яртыга.

Сүзләремә ышанмасаң,

Барып шулардан сора.

Былтыр: Миннән булсын изгелек

Ярый, тыңлыйм сүзеңне

Әгәр ялганлаган булсаң,

Биетермен үзеңне.

Син шушында утырып тор

Моннан беркая китмә;

Тыңламыйча китеп барсаң,

Миннән яхшылык көтмә.

(Шүрәле агач төбенә утыра. Былтыр балалар янына килә)

(Шүрәле агач төбенә утыра. Былтыр балалар янына килә)

Былтыр: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Былтыр: Килдем сезне күрергә,

Хәлегезне белергә.

Алып б: Әйдә, Былтыр, рәхим ит,

Син кадерле кунак бит.

Былтыр: Рәхмәт! Рәхмәт! Балалар,

Менә нәрсә...

Килгәндә сезнең янга ,

Тап булдым бер хайванга.

Нәкъ кеше кебек үзе,

Ялтырый ике күзе.

Җенме өрәкме әллә?

Бигрәк килешсез гәүдә.

Үстергән сакал - мыек,

Таккан озын коерык.

Кәп – кәкредер борыны,

Төз түгел аяк – кулы.

Бармаклары төз – төзен,

Тик килешсез, бик озын,

Кычкыра шашып үзе

Былтыр кысты”- бар сүзе,

Ул кем әле?

Балалар: Шүрәле.

Былтыр: Бик дөрес, Шүрәле

Сезнең янга кунакка

Җыенып йөри әле.

А.б. Әйе шул, чакырган идек.

Никтер көттерә озак

Шүрәлене күргән дә юк

Урман шәһәргә ерак.

Былтыр: Алай икән. Ярый инде,

Шүрәлене табармын

Кичәгә килерлек микән

Тәртибеңә карармын.

  1. А.Б. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле Айдар абый, Рәшит абый, килгән кунаклар!.

Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген

Нәрсәдән бу?-

Мин беләм: Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген!

Әйе, укучылар, бүген чынлап та мәктәбебездә зур бәйрәм. Без бүген, Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, әдипләребез белән очрашу кичәсенә җыелдык. Бүген бездә кунакта татар халкының милли бәйсезлеге өчен армый-талмый көрәшүче, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим һәм балаларның яраткан шагыйре,язучысы Рәшит Бәшәр.Әйдәгез әле, кул чабып сәламләп алыйк әле үзләрен.

Бу очрашуның бер сере дә бар: тиздән шагыйрь, прозаик, публицист, драматург, җәмәгать эшлеклесе, каләмдәше Рәдиф Гаташча әйтсәк, “тынгысыз җанлы, күпкырлы талант, гаҗәеп уңган шагыйрь “– Айдар Хәлимгә 70 яшь тула.

Әйе, шагыйрь. Нинди генә жанрда иҗат итсә дә шагыйрь булып кала ул. Тукай кебек туры сүзле, кыю,Такташ кебек моңлы.

Иҗек чемчеп йөргән “чиста” шагыйрь

Түгелмен мин, мескен дәрвиш тә-

Тормышка мин

Атылып килеп кердем

Изүләрем чишкән рәвештә” дип язган иде ул үзенең “Баймак” дигән шигырендә. Шигрияткә дә нәкъ шулай изүләре чишкән килеш атылып килеп кергән кеше ул Айдар Хәлим.

Мин әдәбиятка шагыйр буларак килеп кердем, һәм гомер буе төп хезмәтем шагыйрлек булды. Мин шигрияттә бихисап көч түктем. Язылган шигри әсәрләремнең яртысы да әле милләткә билгеле түгелдер. Кара исәп белән исәпләгәндә, аларның тулаем исәбе кырык-илле мең юл тәшкил итәдер дип уйлыйм” дип язды ул иҗатына кагылган бер мәкаләсендә.

Йөрәктән чыккан сүз генә йөрәккә барып керә, диләр бит. Туган теленә,Милләт язмышына битараф булмавы, халкы өчен янып-көеп яшәве иҗатында кызыл җеп булып ярылып ята. “Бер-берсенә тамчы су кебек охшаш төче шигырьләр укып җаным арган иде. Ниһаять олы шагыйрь белән серләшү бәхетенә ирештем. Иманлы, ихлас шигъри утрау белән очраштым. “Упкын кырына шәм итеп” йөрәгеңне элгәнсең! Рәхмәт сиңа, шагыйрь!”-дип әйткән иде үзенең бер язмасында Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш бүләге иясе – Рәшит Бәшәр каләмдәше-Айдар Хәлимнең иҗаты турында. Әйтеп узуымча Рәшит Бәшәр бүген бездә кунакта. Әлбәттә инде ул буш кул белән килмәгән, күстәнәч белән килгән. Иң элек шул күстәнәчтән авыз итик, аннан соң сүзне Р.Б. үзенә бирербез. ( Балалар чыгышы, сүз Р.Б. гә бирелә.


  1. Төшләр күрә: тыйнак күлдә аккош йөзә,

Су төбеннән мәрҗән табып ярга тезә” дип язды ул “Казлар көтүче малай турында балладасында”. Сокланмый мөмкин түгел. Бу инде чын шигърият. Талантлы шагыйрь генә дөньяга шул рәвешле сокланырга мөмкин. Хәзер мин сәхнә түренә Айдар Хәлим шигъриятенә сокланучы, яратып укучы, аларны яттан өйрәнүче балаларны чакырам. (Шигырь укучылылар чыгышы)

  1. Инде бераз Айдар абыйның тормыш юлы белән дә танышып китик.

А.Х. 1942 –елда Бакортстанның Миякә районы Бәләкәй Кәркәле авылында туа. Әтисе Словакияне азат иткәндә һәлак була, аннары булачак шагыйрь әнисез дә кала. Дүрт яшендә балалар йортында тәрбияләнә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Кылмык далаларында бораулаучы ярдәмчесе булып эшли. Армиядә хезмәт итә.

1968 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. Түбән Кама нефтехим комбинатында инженер, төзелештә балта остасы була.

1971 елда Башкортстанга әйләнеп кайта.Журналист, театрда әдәби бүлек мөдире ,буровойда бораулаучы ярдәмчесе, нефтьүткәргечләр төзелешендә инженер – язучының Башкорстандагы хезмәт биографиясе менә шулар.

1983 елда Мәскәүдә Югары әдәби курсларны тәмамлый. Бүген 20 гә якын китап авторы. 1974 елда “Беренчеләр” исемле тәүге шигырьләр китабы дөнья күрә..А.Х.- татар халкының Милли мәҗлес рәисе. 1976 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

А.Х. прозасының нигезендә тирән моң ята. Татарга гына хас булган, бары тик татар җаны гына аңлый, шуны гына тетрәтә торган тирән моң.

Тормышның бик авыр һәм киеренке бер минутында, кыйналып һәм тапталып, рәхимсез рәвештә эзәрлекләнеп, төшенкелеккә бирелергә тиеш бер чакта үзенең көндәлегенә әдип менә бу юлларны язып куя: “Әле бит минем дөняны үземдә булган тел һәм үзем кичергән кичереш белән нәфис әдәбият-прозада ачасым бар. Минем бит әле Айдар Хәлим прозасын тудырасым бар!..”

Инде бүген килеп язучының күп санлы хикәяләрен, повесть һәм романнарын укыган, яшькә төелеп “Өч аяклы ат”ын караган укучылар, укытучылар “Айдар Хәлим прозасы бар!”, “Айдар Хәлим прозасы яши һәм яшәячәк!” дип бөтен дөньяга сөрән саласыбыз килә. Хәзер әдәбиятның бик тә серле хасиятләргә ия булган хикәя жанрына тукталырбыз. (Берәр укучы хикәя укыса әйбәт)

  1. Кадерле балалар! Минем сизүемчә үз милләтенең бәхете өчен кайнарланып көрәшкән, дуамал адымнарга бара-бара кыйналган, әмма максаты кушкан юлдан баш тартмыйча һаман алга барган әдипнең үзе белән очрашу шатлыгыннан күзләрегездә очкыннар кабынган. Сезнең, әлбәттә Айдар абыйга сораулар бирәсегез киләдер. Рәхим итегез укучылар. (Балалар сораулар бирәләр)

  2. Хөрмәтле Айдар абый, Рәшит абый! Халкыбызның сөекле уллары!.Тынгысыз җаннар... Без бүген сезнең белән очрашуыбызга чиксез шатбыз. Кадерле балалар, без монда халкыбызның сөекле улына үзебезнең ихтирамыбызны, мәхәббәтебезне белдерергә җыелдык. Ә Айдар Хәлимгә ихтирам, хөрмәтмилләтеңә, туган җиреңә, туган телеңә хөрмәт һәм мәхәббәт дигән сүз ул. А. Абый без сезне юбилеегыз белән чын күңелебездән котлыйбыз.

Исәнлекләр телик, чөнки

Ул күпләргә җитеп бетми.

Күркәм мәшәкатләр телик,

Тормыш аннан башка үтми.

Чын күңелдән сезгә телик

Уңышларның иң зурысын.

Тормыш йөген тарткан чакта

Барыр юлның иң турысын. Айдар абый бу җыр сезгә юбилеегыз уңаеннан бүләк булып яңгырасын. (Җыр һәм кичәбезнең тагын бер кунагы -мәгариф идәрәсе баш белгече Гүзәлия Загитовнага бирәм)

  1. Сүзне без моң дип башлаган идек. Моң... Бу сүзне тәрҗемә итеп булмый диләр. Шулай да мин бүген “Өч аяклы” атны, “Татар вакыты” романын һәм Айдар Хәлимнең бик күп лирик хикәяләрен дөнья телләренә тәрҗемә итеп таратыр идем. Татар моңы булып таралсын иде алар башка милләт вәкилләренең дә күңелендә.

Хөрмәтле әдипләребез! Очрашуга килүегезгә зур рәхмәт. Иҗат чишмәләрегез саекмасын, тормыш атыгыз өч аякка калмасын. Ходай сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер бирсен. (“Бәйрәм бүген” җыры белән бетерергә була)










Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-257144

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"