Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Сценарий встречи с писателем Факил Сафин
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Сценарий встречи с писателем Факил Сафин

библиотека
материалов

Язучы, шагыйрь Факил Сафин белән очрашу кичәсе.

Кичә үткәрелә торган бүлмә бәйрәмчә бизәлә. Өстәлгә чәчәкләр куела. Ф.Сафин портреты, әсәрләреннән өзекләр эпиграф итеп стенага язып эленә. Китапларыннан күргәзмә оештырыла. “Казан утларры”, “Татарстан”, “Аргамак”, “Офык”, “ Фән һәм мәктәп”, “Мәйдән җурналлары”, “ Көмеш кыңгырау” газетасы, әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр урын ала.

2 укучы, кулларына чәк-чәк тотып, кунакларны каршы ала. Кунаклар бәйрәм буласы залга чакырыла. 2 укучы “Чаллы вальсы” көенә вальс әйләнә. (сүзләре Ф Сафинныкы, көен Луиза Батыр-Болгари язга



а.б. Исәнмесез , хөрмәтле кунаклар, хөрмәтле укытучылар, укучылар. Бүген бездә зур бәйрәм. . Әле генә яңгыраган җырның авторы,сезнең яраткан газетагыз “Көмеш кыңгырау”ның баш редакторы, балаларның һәм өлкәннәрнең яраткан шагыйре ,күренекле язучы, галим, тәрҗемәче, күп җырлар авторы, җәмәгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, «Рухи мирасны өйрәнү үзәге» җитәкчесе Факил абый Сафин һәм зәвыклы, затлы шигырь-хикәяләре , үз фәлсәфәсе, гаҗәеп табышлары белән укучылар күңелен күптән яулаган Сирен Якупова бездә кунакта . Әйдәгез әле, аларны хөрмәтләп кул чабып алыйк әле.

  • Язучылар белән очрашуга ут күршеләребезне чакыру мәктәбебезнең традициясенә әйләнеп китте. “Күрше хакы-тәңре хакы”,- ди бит халык мәкале. Әйдәгез, күршеләребезне дә сәламләп, алкышлап алыйк әле.



  • Ә мин хәзер сүзне 4 нче сыйныф укучыларына бирәм. (сәхнәгә 4 сыйныф укучылары чыга)



  1. - Көмеш кыңгырау гәзитен

Бик яратып укыйм ла

Аның бит баш мөхәррире

Факил абый Сафин ла.



  1. Өстәл артында елмаеп

Мыеклы абый утыра.

Сөйкемлеге, гадилеге

Әллә каян күренә.



  1. Факил абый бигрәк кызык

Шигырьләр иҗат итә.

Зур рәхмәт дибез аңарга

Кунакка килгән безгә

  1. Сәламәтлек, зур унышлар

Телибез бүген сезгә

Тагын шулай озак еллар

Иҗат итегез безгә.



  1. Һәрвакыт шук балаларны

Сөендереп яшәгез.

Сезне без кабат-кабат

Кунакларга дәшәрбез.



  1. Үзебез дә шулай сездән

Үрнәк алып язарбыз.

Сез аларны , ышанабыз,

Яратып бастырырсыз.



  1. Факил абый шигырьләрен

Өйрәндек бик тырышып.

Сөйләрбез аларны бүген

Сез тыңларсыз яратып.



1 а.б. Әйе, безнең мәктәп укучылары бөтен Татарстанга билгеле булган “Көмеш кыңгырау”газетасын яратып укыйлар. Газета укучыларга татар телен яратырга, телебезне тагын да күбрәк белергә, чит төбәкләрдә яшәүче яшьтәшләре белән аралашырга ярдәм итә. Газетадагы материалларны без дәресләрдә дә кулланабыз.Газетаның матур бизәлешле, эчтәлекле итеп чыгуына без бик шатланабыз.

а.б.-Хөрмәтле кунаклар, хөрмәтле укучылар. Бүген без Факил абыйның , Сиринә ханымның тормыш юлы белән танышырбыз, шигырьләрен, җырларын тыңларбыз. Кичә ахырында кунакларга үзегезне кызыксындырган сораулар бирерсез. (Өстәл артына чакырам)

- Мин бетәргә тиеш идем күптән.

Югалырга тиеш идем ак томанда

Кемдер миннән көлде-иләс җан дип,

Кемдер санагандыр томанага.

Нинди көч ул мине саклап йөртә?-

Караңгылык пәрдәләрен ертып чыктым.

Күтәрелдем кабат, егылсам да.

Күлмәкләрдән тозлы тирне борып сыктым, дигән юллар бер шигырегездә, Факил абый. Үзегез турындадырмы, юктырмы, ләкин күтәрелү хак.

а.б.Шәһәребездә Факил абый кебек күренекле язучы һәм шагыйрьнең яшәве безнең өчен зур горурлык һәм бәхет .Ни өчен горурлык, чөнки Факил абыйның шигырьләрен,прозасын яратып укыйбыз,җырларын тыңлыйбыз, ә инде ни өчен бәхет дигәндә, ул безнең яратып укый торган “Көмеш кыңгырау” газетабызның баш мөхәррире.

- Безгә аның “Гөлҗиһан” повесте, “Биек тауның башларында” романы, “Соңгы көз”, “Тузганак чәчәге”, “Ак канатлы йолдызлар”, “Сәфәр” шигыръ китаплары һәм “Саташып аткан таң” роман-трилогиясе яхшы таныш. Факил абыйның барлыгы 18 китабы дөнья күргән..

- Тәү тапкыр атлап китте бер сабый.

Тукталып калдым аны күрдем дә.

Йөзендә шатлык, күзендә – нурлар,

Илаһи мизгел минем күңелдә.

Кул сузып сиңа, елмаеп дәшәм,

Якты дөньяга ямь биреп яшә!

Җиргә син кирәк,

Илгә син кирәк,

Көнгә син терәк, исәнме, Кеше!- диеп һәр туган сабыйга фатиха биреп яшәүче Факил Әмәк, “иҗат”дигән тормышка аяк басучы яшьләргә дә үз фатихасын биреп танылырга ярдәм иткән остаз.

а.б.Күренекле шагыйрь, язучы Факил Сафин 1954 елның 2 гыйнварында Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. Мәктәп елларында ук иҗатка тартыла, тик әдәбиятка урау юллар аша килә.Үз авылларында сигезеллык мәктәпне тәмамлап, Күбәк урта мәктәбендә белем ала. .Бик яхшы укыган Ф.Сафинны укытучылар югары уку йортына керер дип өмет итәләр, ә ул, барысын да шаккаттырып, Минзәләгә шоферлар курсына укырга китә. Курсларны тәмамлап кайткач, колхозда механизатор булып эшли башлый.

Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, нәкъ менә шул чакта аның иҗаты активлаша, вакытлы матбугатта шигырьләре еш басылып тора. Армиядән кайткач, егетнең активлыгын күреп, иң зур “Мөслим” совхозына комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Бераздан зур Иске Карамалы авылы мәдәният йорты директоры итеп билгеләнә.

Факил Сафинның югары белем алу теләге көчле була. Ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Шактый вакыт Мөслим районы мәктәпләрендә укыта, мәктәп директоры булып эшли.

Кайда гына эшләсә дә, талантлы балаларны җыеп, әдәби иҗат түгәрәкләре оештыра,олпат әдипләр белән аралаша, алардан киңәшләр ала, өлкән шагыйрьләрнең фатихасы белән шигърият дөньясына чума.

Ә балачагында Факил абый бик шаян малай була.Бу сыйфатлары аның шигырьләрендә дә чагыла.

  • Сабак” шигере (Сираҗиева Азилә, 1 сыйныф)



а.б.1984 елдан Ф.Сафин Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итә. Башта “КАМАЗ” заводында мастер, участок башлыгы вазыйфасын да башкара, заводның Мактау тактасына кертелә.Аннан соң ул укытучылык эшенә кайта,журналистика эшенә кереп чума. Шул елларда аның исеме республика матбугатында да ишетелә башлый.Аның оештыручы–җитәкче буларак та, иҗатчы буларак танылуы Чаллы белән бәйле.

Аспирантурада белем алып, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ирешкән галим буларак, әдәбият мәйданында фәнни тикшеренүләре игътибарга лаеклы. Балалар әдәбиятында да уңышлы иҗат итә.



Факил абый, сезнең ирешкән уңышларыгызны хөрмәтләп, иҗатыгыз алдында баш иеп, сезнең хөрмәткә бер җыр(бию карап) тыңлап китик әле. Ксюша һәм Полина “Җырлыйк әле”, 4 сыйныф,



а.б.Чаллыда нәшер ителә торган “Таң йолдызы” газетасын,”Аргамак” журналын, беренчеләрдән булып, шагыйрь  Факил Әмәк ачып керә. Теләкләре  хәер-догада булган. “Көмеш кыңгырау” газетасын, ”Фән һәм мәктәп”, “Мәйдан” журналларын да оештыра ул.

Көмеш кыңгырау”газетасында,“Мәйдан” журналында басылып чыккан шигырьләрен уку өчен балаларны бирегә чакырам.(“Күчтәнәч”, 3кл “Трамвай”,1 кл., “”Кояш кая барасың”,5кл.

  • Күренекле фикер иясенең “Талантлы кеше барлык өлкәләрдә дә талантлы” дигән гыйбарәсе бар. Ул- шагыйрь дә, язучы да, галим дә, укытучы да. Ләкин бик гаҗәпләндергәне -аның җырлары . Бер кешегә шул хәтле күп талант каян киләдер? Факил абый шагыйрь генә түгел,ә үзешчән композитор да икән Ул үзешчән композиторлар арасында “Гран-При” иясе дә әле. Казанда үткәрелгән “Балалар җырлары” конкурсында Р.Бәшәр сүзләренә язган “Туган җир” җыры белән катнашып, лауреат,”Тургай” җыр фестиваленең беренче җиңүче-дипломанты булган. Аның 300 шигыренә көй язылган.

300 җыр” исемле җырлар китабы 2013 елда басылып чыга.

Факил абый белән Сирен ханымның уртак җимеше булган - “Кычыткан” шигеренә бер бию карап китик әле. Бию-6 кл

а.б.Укучылар сезнең шигырьләрне,хикәяләрне яратып укыйлар. Факил абыйның шигырьләрендә заман сулышы, бүгенгегә хас борчылулар, сөенечләр урын алган. Милләт язмышы, тел, Ватан язмышы. Китапка кергән һәр шигырь дәва булырлык тылсымга ия.

а.б.Факил абыйның “Татар теле” шигырен (Элвира



а.б.. Татар әдәбиятында чын шагыйрьләрне әлегә авыл туфрагы биреп бара.Туган туфрак-изге. УЛ ӘНИ СҮЗЕ белән тәңгәл, әни сүзе белән янәшә ул туган туфрак! Әнкәйләргә булган олы мәхәббәт, яктылык сыйган Факил абыйның әниләргә багышланган шигырьләрендә.

Әнкәй, “Ятимлек”шигыре( Гүзәл Камилевна)

-Укытучы – һәрберебезгә дә якын кеше. Беренче укытучысы Кифая апа Бәдретдинованы бик хөрмәт итә Факил абый. Аның хәлен белешеп, үзенең дә уңышлары, шатлыклары белән уртаклашырга да вакыт таба ул. ”Укытучыма” дигән шигыренә көй дә язылган.

 “Укытучыма” шигыре

- Күренекле Чаллы язучысы Айдар Хәлим 1993 елда ук Ф.Сафин турында болай дип яза: ”Шик юк, бу тыйнак, тыныч һәм киеренке шигъри аһәң татар шигъриятендә иртәме-соңмы үз урынын алачак. Күңелең киң булса, анда мәйдан да киң, урын да җитәрлек бит”

Әйе, Ф.Сафинның иҗаты Айдар Хәлимнең бу фикерләрен чын мәгънәсендә раслады. Аның бик талантлы язучы, шагыйрь, үзешчән композитор, Җәмәгать эшлеклесе, газета-журналлар оештыручы, укытучы,балаларның якын дусты икәнен раслады. Татарстан Республикасы хөкүмәте Факил Әмәкнең хезмәтләрен бәяләп, аны“Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләде.

Номер?


  • Бишекләрдә тирбәлмәгәч,

Каян килсен балага моң?

Тал бишеккә салмак булам

Инде үсеп буйга җиткән

Балаларын замананың.



Тал бишеккә салмак булам

Бүгенгесен татарымның,

Киләчәген күрер өчен

Татар моңлы Ватанымның.


Тал бишектә калмак булам,

Сабый бала – шигъри күңел.

"Әллүки"дән уянган җан

"Әллүки"гә йомар күзен...

Дип яза үзенең бер шигырендә Сирен ханым милләтенең язмышы өчен борчылып, өзгәләнеп. Тал бишекләргә сала алмасагыз да, йөрәгегез түреннән чыккан шигри моңнарга салып тибрәтәсез татарыгызны, Сирин ханым.

Сирень Мөхиббула кызы Якупова 1961 елның 26 августында Татарстан Республикасының Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туа. Елховой урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Әлмәттә төзелеш техникумында белем ала. Хезмәт юлын Әлмәт шәһәрендә башлап җибәрә.

1982 елның августында Чаллы шәһәренә килә һәм озак елллар КАМАЗ заводларында эшли. 2007-2013 елларда «Шәһри Чаллы» газетасында хезмәт куя.

Кечкенәдән рәсем ясарга, шигырь һәм хикәяләр язарга ярата. Беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларда Әлмәт шәһәрендә чыгып килүче «Хезмәт байрагы» газетасында дөнья күрәләр. Бүгенге көндә шигырьләре «Нур», «Шәһри Чаллы», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан» газеталары, «Мәйдан», «Казан утлары» журналлары битләрендә басылып килә.

2011 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. «Йолдызлы уйлар» (2003), «Ике гасыр баласы мин» (2005), «Яшәү сере» (2008), «Өстәгеләрдән дә өстә»,”Кар юлы” китаплары авторы (2011).

-Хәзер мин сүзне Сирен якупованың шигырләрен яратып укучы, яттан өйрәнүче балаларга бирәм: “Мин кем?”, 1 кл., “Болында”

Сер”, 3 кл. Әти,

– “Әти башлаган җыру бу, әни кушылган җыру...” Сирен ханым үзенең шигырләрендә әти-әнисен гел сагынып, зурлап, өлге итеп телгә ала –


Яклауга мохтаҗ ятим күңелем

сандык төбендәге

чүпрәккә төрелгән

ау мылтыгыңа сыенып үсте...

Әни,

назлауга мохтаҗ яралы җаным

әле бүген дә

яраларына

таушалган мамык шәлеңне яба...


Үкенеч


Балачакта

әнисенең яңа ефәк шәлен

курчагына күлмәк итеп тураклаган

бер мин генә түгел.

Үсеп җиткәч

әнисенә яңа ефәк шәлләр

апкайтырга өлгерәлми калган

бер мин генә кебек...

дип өзгәли ул безнең күңелләрне, ата-ананың кадерен белергә кирәклеген искә төшереп тора ул шигырләр.

- Сирен ханым юмор остасы да(“Чиләге нинди була бит”,”Кем хаклы?”)

- Факил абый , Сирен ханым !сүзне сезгә бирәбез! Балаларга нинди әйтер сүзләрегез бар? Рәхим итегез! Бәлки, әле сез үзегезне без белмәгән яктан ачып китәрсез. Очрашуны да сезне якыннанрак белү максаты белән оештырдык.
8. Укучыларыбызның сезгә әзерләгән сораулары да бар? Рәхим итеп, тыңлагыз әле.
(-Беренче шигырегезне ничә яшьтә яздыгыз?
- Балачагыгызда булган берәр кызыклы вакыйганы сөйләгез әле?
- Шагыйрь булуы җиңелме?)


а.б. - Факил абый, Сирен ханым сезнең иҗатыгызга сокланып та, горурланып та карыйбыз, үзебезчә бәя бирәбез. Сез иҗат иткән һәр шигырь аша үзебезгә илаһи көч, илаһи дәрт, яшәү хозурлыгы, яшәү көче алып, янып-ялкынланып яшибез.
Без сезнең иҗат иткән шигырьләрегезне укыдык та , шул шигырьләргә, хикәяләргә рәсемнәр ясадык. Сез аларны күргәзмәдә күргәнсездер инде.

Феврал ае истәлекле даталарга бик бай. Бу атнада гына Герой-шагыйр Муса Җәлилнең 110 еллыгын, “Туган тел” көнен билгеләп үттек. Шул уңайдан оештырылган рәсем конкурсы нәтиҗәләре белән танышып китәрбез. Ә инде җиңүчеләргә чын шагыйр кулыннан мактау кәгазе алу икеләтә рәхәт булыр, дип уйлыйм мин.(котлаулар)


а.б.- Бездән, гади җир кешеләреннән нәрсә белән аерыла икән соң шагыйрьләр? Мөгаен, күңелләренең үтә нечкә, сизгер булуы белән, тынгы белмәс уйлары, әрнүләргә түзмәс җаннары беләндер. Үз йөрәкләрендә кайнаган хисләр өермәсен алар түкми-чәчми башкаларга җиткерә беләләр. Х.Туфанның “Талантлы син, Кеше туганым!” шигыре нәкъ сезгә багышлап язылган диярсең:

Талантлы син, Кеше туганым!-

Сәләтлесең һәрбер иҗатка;

Дөнья дигән Бөек китапка

Языла бара хезмәт юлларың.

Талантлы син, Кеше туганым!

Хөрмәтле әдипләребез! Халкыбызның сөекле улы,кызы!.Тынгысыз җаннар... Без бүген сезнең белән очрашуыбызга чиксез шатбыз. Балаларны милли рухта тәрбияләвегез, берсеннән- берсе матур әсәрләрегез, бүгенге очрашу кичәсенә килүегез өчен зур рәхмәт. Иҗат чишмәләрегез саекмасын! Ходай сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер бирсен.













































а.б.– Ә менә мәхәббәт темасына шигырьләр язмаган шагыйрь юктыр ул.Чөнки мәхәббәтсез дөньяда яшәп булмый. Әти-әнигә, туган җиргә, табигатькә, туган телеңә һәм әлбәттә инде тиң ярыңа мәхәббәт хисе кешене гомере буе озата бара, аңа яшәргә көч бирә. Факил Сафинның мәхәббәт турындагы шигырьләренә беркем дә битараф түгел: аларны яшь кызлар да, ак яулыклы әби-апалар да укый. Бу хис, бу тойгылар беркемгә дә чит түгел.



  • 2003 нче елда Ф.Сафинның “Саташып аткан таң” роман-трилогиясе басылып чыкты. Әсәр турында Фоат Галимуллин болай диде: ”Факилебезнең иҗади күк капусы һаман саен ныграк ачыла, югарыга күтәрелә бара. “Саташып аткан таң” роман- трилогиясе моңа ачык мисал. Бүненге татар әдәбиятында  берничә китаптан хасил романны колачлардай  прозаиклар бик санаулы гына. Әлеге роман-трилогия белән Ф.Сафин үзенең бүген иң олпат, иң абруйлы, әйдәп баручы прозаиклар сафында булуын раслады.”





– “Күпер яндырудан баш чыкмады...” Тормыш тәҗрибәсе шигырьгә дә күчә, ахры...

– “Нинди гадәт гел ут белән уйнау”, дип дәвам итә бу шигырь. Бәлки бераз гына арттыру дадыр. Ләкин шулай да, туры сүзле булуым, һәрвакыт дөреслекне якларга талпынуым, ялагайлану, икейөзләнүне белмәвем, акыллы, намуслы кешеләрне генә хөрмәт итүем, хыянәтне кичермәвем аркасында байтак күпер-басмаларның көле күккә очты шул...

-Хәзер мин кабат сәхнә түренә Сирен Якупова шигъриятенә сокланучы, яратып укучы, аларны яттан өйрәнүче балаларны чакырам.





Мәдинә Хуҗина “Кычыткан” җыры


Үкенеч


Балачакта

әнисенең яңа ефәк шәлен

курчагына күлмәк итеп тураклаган

бер мин генә түгел.

Үсеп җиткәч

әнисенә яңа ефәк шәлләр

апкайтырга өлгерәлми калган

бер мин генә кебек...




















































Туу белән бүген арасын

Үткән чакта гомер арбасын

Ихахайлап тартып,

Сизмәгәнмен,

Шул арбада үзен хуҗа тоеп,

Бар байлыгым минем чәчеп-коеп,

Рәхәтләнгән вакыт.


Балачагым төшеп калган бер тугайда,

Яшьлек язым, әйтегезче, инде кайда?

Кем табышы булды икән тәүге ярым,

Таң пәрдәсе төсендәге хыялларым?


Зифа буем, нечкә билем, толымнарым,

Күз яшереп, сүз яшереп торуларым

Борма юлның кай

чатында җуелгандыр?

Мин җүләргә ул чагында

Арба шактый

җиңеләйгән тоелгандыр...

Ул чагында...

Инде менә бар моң-зарым,

аруларым, аһ оруым

Буш арбаның авырлыгын тоюдандыр...


Бүген белән үлем арасын

Озаграк килә барасым –

Кумый гына йөрәк атымны,

Дыңгырдатмый гына арбасын.

Язмышыма тик бер шартым бар:

Калмый миннән ярты адым да,

Юк ла инде, күпкә алдымнан,

Ак нур чәчеп тере ялыннан,

Өмет колынкаем атласын!


Дөнья


Җиңдең, дөнья...

Җибәр, кысма, зинһар, йөрәгемне.

Мин бит хатын-кыз.

Бил алышыр ирләр, илләр барда,

Аларның син, әнә, билен кыс.


Оттың, дөнья...

Бушайт, өзәсең лә

Соңгы кылын моңлы күңелнең.

Отылуым өчен, сөйләштек ич,

Соңгы сөю белән түлимен.


Җиңдең, оттың, дөнья, тәнне-җанны...

Булдыралсаң – яшә, дисеңме?

Кара көйгән иреннәрем, ишет,

Ак, дип, дәшә синең исемне,

Ак, дип, дәшә синең исемне...


***

Егылсаң да, югарыга егыл!

Көлсә көлсен дөнья, башын чөеп:

Күрәсезме, йолдыз тузанына

Батып ята берәү өстә (!) диеп.


Егылсаң да, югарыга егыл,

Күз яшьләрең тамсын гүя яңгыр.

Корымасын дисәң нәсел гөлең,

Йөрәк дымың җиргә биреп калдыр.


Егылсаң да, югарыга егыл,

Беркем килеп сиңа абынмасын.

Каргый-каргый тибәр түмгәк булу

Язмышыңа берүк язылмасын.


Егылсаң да, югарыга егыл!

Ай яктырак анда, кояш җылы.

Һич сер түгел, күкләр аша кыска

Ак җаннарның мәңгелеккә юлы.


Егылсаң да, югарыга егыл...


Кычыткан

Кычыткан өзәм даруга,

Кулым түзә чагуга.

Бармаклар ни, йөрәгемнең

Уттай янган чагы ла...


Туган авылым кычытканы,

Пешер хәтерне, пешер!

Ялантәпи балачакны

Елатып искә төшер.


Искә төшер яшьлегемне,

Атам-анам каберен,

Туган җирнең, туган телнең,

Туганнарның кадерен.


Онытканны, югалтканны –

Барын да искә төшер.

Туган авылым кычытканы,

Пешер җанымны, пешер!


***

Әти,

яклауга мохтаҗ ятим күңелем

сандык төбендәге

чүпрәккә төрелгән

ау мылтыгыңа сыенып үсте...

Әни,

назлауга мохтаҗ яралы җаным

әле бүген дә

яраларына

таушалган мамык шәлеңне яба...


Үкенеч


Балачакта

әнисенең яңа ефәк шәлен

курчагына күлмәк итеп тураклаган

бер мин генә түгел.

Үсеп җиткәч

әнисенә яңа ефәк шәлләр

апкайтырга өлгерәлми калган

бер мин генә кебек...


Кара куык


Куык кабарта кызым.

Күр, замана баласын,

Күпме төсләр арасыннан

Сайлап алган карасын.


Кабара кара куык,

Балам кочагы тулып.

Йөрәгем – телем-телем,

Ә җаным – сулык-сулык.


Куык һаман кабара,

Әйтерсең лә Җир шары.

Шартлый калса, калачак бит

Аннан кара җил бары...


Куык кабарта кызым.

Әй, замана баласы

Күпме төсләр арасыннан

Үз иткән бит карасын.


Ничек кенә аңлатыйм соң

Дөнья аңа каласын?!


***

Бишекләрдә тирбәлмәгәч,

Каян килсен балага моң?

Тал бишеккә салмак булам

Инде үсеп буйга җиткән

Балаларын замананың.


Тал бишеккә салмак булам

Замананың үзен, көйләп.

"Борын-борын заманда..." – дип,

Якты матур әкият сөйләп.


Тал бишеккә салмак булам

Бүгенгесен татарымның,

Киләчәген күрер өчен

Татар моңлы Ватанымның.


Тал бишектә калмак булам,

Сабый бала – шигъри күңел.

"Әллүки"дән уянган җан

"Әллүки"гә йомар күзен...


***

Садәлекне сөрмә итеп тарттым,

Кершән итеп яктым тыйнаклыкны.

Керфекләрдән тамган оялчанлык

Күңелемнән юды уйнаклыкны.

Сөйләгәнем, аһ, пышылдау булды,

Җырлаганым?

Мин тик тыңлый белдем.

Чишмә чагын хәтерләмим җанның –

Тумыштан ук салмак, уйлы идем.


Ялгармын дип хистән җепләр үрдем,

Йөрәк кылым калды өзелми дә.

Сизелми дә үтте яшьлек, димим,

Мин яшьлектән үттем сизелми дә...


***


Давыл алларыннан тына дөнья,

Давылдан соң тына яңадан.

Ике тынлык арасымы сөю,

Өермәме хистән яралган?


Түбәләрне алып ата торган,

Күңел өлгеләрен вата торган

Ярсу җилме әллә мәхәббәт?

Горурлыкны мизгел алган юып,

Сукырайткан күзне комы тулып,

Ярсу җилме әллә мәхәббәт?


Коеп яуган назлар юешеме,

Күкрәү катыш йөрәк тибешеме,

Йә яшенме үткән җанны телеп?

Әллә соң ул дөнья-гарасаттан,

Кемдер кат-кат, кем бер генә тапкыр,

Ышыклану чит йөрәккә кереп,

Давыл узгач чыгасыны белеп...


Ике тынлык арасыдыр сөю:

Каян килде, кая китте дию...

***

Суган әрчегәндә еласаң да,

Җаның ачынганда еласаң да,

Төсе, тәме бер үк күз яшенең...

Күп тапкырлар шуннан файдаланып,

Җан әрнүен, борчу-кайгыларны

Аш-су бүлмәсенә мин яшердем.

Хатын-кыз бит көн дә суган турый,

Кемнәр аңлар ул нилектән елый...


Кайту


Туган җиргә – үз җиремә кайттым.

Рәхәтлеге шушы кайтуның!

Арган йөк атыдай, тугарылып,

Болын түшәгендә ятуның!


Җанны ярып үлән исе керә,

Чәчәк төсе тула күзләргә.

Җилфер-җилфер күбәләкләр куна

Чыктан юешләнгән тезләргә.


Күк гөмбәзе зәңгәр чыбылдыктай,

Болыт-болыт ап-ак бизәкле...

...Тамырлардан ага ләззәт-ташкын,

Туктатырдай булып йөрәкне.


Үз җиремә, үз-үземә кайттым,

Китүләр юк кабат, диялмыйм.

Дөнья көтә, мин дә дөнья көтәм,

Үз-үземә һич тә сыялмый.


Үзем белән сөйләшү


Кемгә нәрсә исбат итәсең соң,

Яшәүләрең белән җирдә, кеше?

Исбат итмим, бары яшим генә,

Яшим генә кояш, һава төсле...


Кемнән нәрсә өмет итәсең соң,

Офыкларда һаман күз карашың?

Өмет итмим, тик... беләсем килә

Бәхетемә күпме юл барасын...


Кемгә нәрсә сатып бирәсең соң,

Кармалый гел кулың юл капчыгын?

Сатмыйм, сатмыйм, бүләк итеп бирәм

Йөрәгемнең соңгы кыйпылчыгын...


Кемгә нәрсә мирас итәсең соң,

Ак томандай югалырсың эреп?

Кешелегем, рухи көчлелегем

Җырларыма калдырырмын төреп...


Беттеме инде сорауларың биреп?




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 12.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров66
Номер материала ДБ-257183
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх