Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Сценарий встречи с писателями "Мин Тукайга киләм"
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 20 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 203 курсов со скидкой 40%

Сценарий встречи с писателями "Мин Тукайга киләм"

библиотека
материалов

Укытучы: Вәлиева Гөлфия Кәшифовна, Казан шәһәре,

14 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мин Тукайга киләм...

Алып баручы:

Газинур Морат

Тукай

Нинди уйга чумдың әле,

Әй, газиз кәгъбәм минем.

Менә тагын яныңа мин

Сәҗдә кылырга килдем.


Горур Тарих баш игәнне,

Кем башын имәс сиңа?!

Ил-халкының юанычы,

Күз яше димәс сиңа?!


«И туган тел, и матур тел», -

Син бит бердәнбер догам.

Шул догадан шәҗәрәмне

Аера күрмәсен Ходам.


Аера күрмәсен халкымның

Мөкатдәс моңнарыннан.

Чичән бабамнар ядкаре -

Саз, гөслә кылларыннан.


Кемгә нинди бизмән тиеш,-

Замана үзе белә.

Киләчәккә бара халкым

Синең фатихаң белән.


Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз һәм үзара мәгъ­нәдәш яңгырый. Тукай дигәндә, иң берен­че безнең күз алдыбызга туган телебез һәм андагы нечкә төсмерләр килеп баса. Тукай — халык сөйләменә нигезләнгән мил­ли әдәби телне үстереп җибәрүче иң күре­некле шәхесләрнең берсе.


Әйе, укучылар, бүген без сезнең белән бөек Тукаебыз, туган телебез турында сөйләшербез. Ул язгы ташулар вакытында дөньяга килгән, беренче тургайлар шаулашып сайраган көннәрдә безнең арадан киткән. Ә арада нибары 27 елга җыелган кыска гомер. Кыскалыгын кыска да бит, ләкин шул вакыт аралыгында бөтен татар дөньясы аны мәңгелек улы дип таныган.








1 нче алып баручы. Шигъриятнең үз җире — бишеге бар: анда халык күңеленең илһамчысы туа, үсә, гөл чыгара. Шигъриятнең үз йолдызлары бар: акыл һәм йөрәк энҗеләрен эзләп табучы үз осталары — тылсымлы сүз осталары алар.

Шигъриятнең мәңге сүнмәс һәм яну көче белән бүтән җисемнәрне таң кал­дырган үз кояшы да бар. Татар шигъриятенең шундый кояшы — Габдулла Тукай.

2 нче алып баручы. Тукай нибары 7 ел гына иҗат итә һәм шул кыска миз­гелдә татар әдәбиятының тиңсез корифеена, үз заманының киң карашлы фикер иясенә әверелә.

Тукай иҗаты — күпкырлы, халыкчан тамырлы, легендар рухлы, тирән моңлы һәм тылсымлы бер шигъри дөнья ул.

(Заһидулла Яруллинның «Тукай маршы» яңгырый.)

Кыз.

Җырлы идек, син тагын да җырлырак иттең безне,

Моңлы идек, син тагын да моңлырак иттең безне.

Җанлы идек, син тагын да җанлырак иттең безне,

Аңлы идек, син тагын да аңлырак иттең безне.

Көчле идек, син тагын да көчлерәк иттең безне,

Хисле идек, син тагын да хислерәк иттең безне.


Егет.

Күтәрелдең бөеклеккә — халыкка борып йөзең,

Бөеклектә, тугрылыкта — син хәзер үрнәк үзең.

Уртак Ватан тарихында эзле иттең син безне,

Мәңге-мәңге тап кунмаслык көзге иттең син безне. Сәнгатебез күкләрендә — кояшыбыз, аебыз,

Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!

  1. нче алып баручы. «Тауларда электр да, шәмнәр дә булмаган чакта, утчы вазифасы булган. Тукайны да үз халкының утчысы итеп санарга мөмкин. Мәхәббәт уты, талант уты, бозыклык, ялган белән килешмәүчәнлек уты, җирдәге дошманнарга нәфрәт уты. Шушы утны ул безгә васыять иткән», —ди Рәсүл Гам­затов.

2нче алып баручы. Тукай — бүген дә татар халкының утчысы. Аның әсәрләре рухи учак кабыза, һәм ул учак милләтебез язмышы өчен көрәш ялкынына әверелә.

Без монда халкыбызның бөек улына үзе­безнең ихтирамыбызны, мәхәббәтебезне белдерергә җыелдык. Ә Тукайга ихтирам, Тукайга хөрмәт милләтеңә, туган җиреңә, туган телеңә хөрмәт һәм мәхәббәт дигән сүз ул.


1 укучы.


И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле,

Дөньяда куп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам.

Ярлыкагыл, дип үзем һәм әткәм-әнкәмне ходам!



2 укучы

Родной язык, святой язык, отца и матери язык,

Я целый мир узнал, когда я твой чудесный дар постиг.

Качая колыбель, тебя мне в песне открывала мать,

И сказки бабушки потом я научился понимать

Родной язык, родной язык, с тобою смело шел я вдаль,

Ты радость возвышал мою, ты просветлял мою печаль.

3 укучы. (инглизчә укый)


2 нче алып баручы. Бөек Тукай... Ул һәрвакыт халкым, милләтем дип өзелгән, шигырьләренең туган халкына хезмәт итә­чәгенә тирәннән ышанган. Аның шигырьлә­ре бүгенге көндә дә үзләренең актуальле­ген югалтмый.



4 укучы: Урам ташларыннан эзләмәгез.

Тукай баскан утлы эзләрне.

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,

Йөрәкләрдә Тукай эзләре,

Күңелләрдә Тукай сүзләре.




5 укучы:

Шигырьләрең укып үстем Тукай абый,

Һәрбер юлын аның ятладым.

Гомер үтә, ләкин онытмадым,

Хәтеремдә сине сакладым.

Шигырьләрең сөйлим оныгыма,

Күңеленә салам изгелек.

«Китмибез»не сөйлим, «Шүрәле»не,

«Сабыйга»ны сөйлим иң элек.

  1. укучы:

«Су анасы»н сөйлим, «Пар ат»ыңны

Күңелемнән алып һәр юлын.

Юк, онытмас халкым, Тукай, сине

Укып үсә сине һәр буын.

Шигырьләрең укып искә алырга

Җыелабыз туган көнеңдә,

Яланаяк кәләпүшле Апуш,

Син мәңгелек халкым күңлендә.


1 нче алып баручы. «Шагыйрьләр язган җырлар арасында «Тәфтиләү»дән дә көч­лерәк җыр юк, — ди Сибгат ага Хәким. —
Тукайдан соң нинди генә җырлар дөньяга килмәгән. Алар хәзер меңләп. Ләкин «Тәфтиләү»не җырлаганда, алар бар да тонык­ланып кала. Нинди илаһи көч бу җырда? Тыңлыйм, бөтен дөньямны онытам, күңелем
сызып кына елый. Бу җыр сине әллө кайларга, тарихка, язмышка алып кереп китә».

(«Тәфтиләү» җыры (Г.Тукай сүзләре, ха­лык көе) яңгырый.)





  1. нче алып баручы. Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз һәм үзара мәгъ­нәдәш яңгырый. Тукай дигәндә, иң берен­че безнең күз алдыбызга туган телебез һәм андагы нечкә төсмерләр килеп баса. Тукай — халык сөйләменә нигезләнгән мил­ли әдәби телне үстереп җибәрүче иң күре­некле шәхесләрнең берсе.

2 нче алып баручы. «Һәр үткән көн, һәр мәдәни аталган адым Тукайны зур итәчәк, үстерәчәк кенә. Тукай яши, Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәре Тукай яшәячәк!», дип язган Г. Исхакый.


7 укучы.

Тукай исән. Җыры күңелләрдә,

Яшәсәк тә үзен күрмичә,

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә. (Ә. Маликов)

  1. укучы.

Сәнгатебез күкләрендә —

Кояшыбыз, аебыз,

Бар җиһанга күренерлек

Кадерле Тукаебыз.















Алып баручы.

Без бүген Тукайның иҗатын бүген дә өйрәнүче, Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче галимнәребез белән очрашу кичәсенә җыелдык. Бүген бездә кунакта Казан федераль университетының филология фәннәре докторы, профессор, ТР фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, Россия гуманитар академиясе академигы, ТРның атказанган фән эшлеклесе Тәлгать Нәбиевич Галиуллин һәм филология фәннәре докторы, профессор, РФ һәм ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллович Галимуллин.


Тәлгать Нәбиевичның фәнни хезмәтләре үзләренең киңлеге һәм төрлелеге белән аерылып торалар. Бигрәк тә татар шигърияте классикларының иҗатын өйрәнү буенча эшләре аерым игътибарга лаек. Болар: Г.Тукай, Х.Туфан, Һ.Такташ, Г.Афзал, Р.Фәйзуллин һ.б. Тәлгать Нәбиевич йөздән артык фәнни эш, дистәләгән китап һәм монографияләр авторы, танылган язучы. Хезмәтләренең җимеше буларак, мактаулы исемнәрен дә атап үтәсе килә. Тәлгать Нәбиевич “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән. Кол Гали һәм Гаяз Исхаки бүләкләре лауреаты.


Тәлгать Нәбиевич “Тукайны яңадан укыйбыз...” хезмәтендә “Тукай шигърияте, җиһанга ямь, яктылык бөркеп торучы, туң катлауларны эретеп, җиргә, күңелләргә җылылык бирүче кояш кебек, үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның иҗаты тар кысаларга гына сыймый, ул, халкыбызның «хәсрәт көен көйләп», авыр үткәне белән саубуллашып, киләчәк өчен көрәшергә өйрәтә, шуңа чакыра”, дип язды. Тукай телен - татар телен өйрәтүче укытучыларга һәм аларның укучыларына нинди әйтер сүзләрегез бар икән, Тәлгать Нәбиевич? (...)


Фоат Галимулловичның тормышы иҗат һәм мәдәният белән үрелеп бара. Ул әдәбиятның нечкәлекләренә кадәр үтеп кергән шәхес. Без аны әдәби тәнкыйтьче, әдәбият теориясе, татар әдәбияты укыту методикасы белгече буларак беләбез. Фоат абый Галимуллин 600дән артык фәнни мәкалә авторы. Аның монографияләре, әдәби тәнкыйтькә кагылышлы китаплары, мәктәпләр өчен күпсанлы дәреслекләре җәмәгатьчелек өчен аеруча кадерле. Ул, белгәнебезчә, анализ һәм тәнкыйть белән генә чикләнми, үзе дә проза, шигърият өлкәсендә иҗат белән шөгыльләнә. Ә нәфис сүз остасы буларак, Фоат Галимулловичка тиңнәр юк. Без аның радио һәм телевидениедәге эшчәнлегенә сокланабыз, аны үрнәк итеп куябыз.

Фоат Галимуллович – берничә буын студентлар, укытучылар тәрбияләгән танылган шәхес, талантлы галим, педагог, язучы. Бүген аның безгә әйтер сүзләре күптер дип уйлыйбыз. (...)







Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел – үзеңнең туган телең... Туган телебез татар теле – борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган телләрнең берсе. Ул – мул сүзлек хәзинәсе, бай тел.

Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”, дигән Г.Тукай. Чыннан да ,татар халкы моңнан яралган. Бу сүзләрне шагыйрь Таһир Шәмсуаров әйткән:

Татар халкы моңнан яралган,

Керсез хисен көйгә салалган.

Мәхәббәттән илһам алалган,

Җырлап туймас дастаннары

калган.

Татар халкы моңнан яралган!


Татар халкы моңнан яралган,

Дөнья буйлап татар таралган.

Тайгасында кала салалган,

Илсез калган – телсез калмаган,

Татар халкы моңнан яралган.

(җыр...)


Хөрмәтле Тәлгать Нәбиевич, Фоат Галимуллович! Халкыбызның сөекле уллары!.Тынгысыз җаннар... Без бүген сезнең белән очрашуыбызга чиксез шатбыз. Хөрмәтле галимнәребез! Очрашуга килүегезгә зур рәхмәт. Иҗат чишмәләрегез саекмасын! Ходай сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер бирсен.

Исәнлекләр телик, чөнки

Ул күпләргә җитеп бетми.

Күркәм мәшәкатьләр телик,

Тормыш аннан башка үтми.

Чын күңелдән сезгә телик

Уңышларның иң зурысын.

Тормыш йөген тарткан чакта

Барыр юлның иң турысын.


Килгән кунаклар, килүегез өчен зур рәхмәт.Киләсе очрашуларга кадәр.




Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 20 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-241702

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"