Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / Сценарий "Ялкау малай һәм cпортчы бабай"

Сценарий "Ялкау малай һәм cпортчы бабай"

  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

Ялкау малай һәм спортчы бабай.

Катнашалар:бабай,әби,онык,физкультура укытучысы.

Әби. И.ходаем,бу оныкка ни булды икән,һаман кайтып җитми.

(онык кайтып керә)

Әби.Уф алла,котымны алдың.Ни булды бәбкәем?

Малай. Нәрсә булсын,”2”ле алдым.

Әби. Тагы нәрсәдән?

Малай. Нәрсәдән булсын,спорттан инде.

Әби. И.башыңны катырдылар инде спуртлары белән .Борчылма, бәбкәем.Әйдә утыр ,тамагыңны туйдыр. Спурт белән тамак туйдырып булмас. Кил ,әйдә,утыр.Нәрсә бирим,бәбкәем?

Малай. Нәрсә булсын инде, шоколад билгеле.

Әби. Хәзер бәбкәчем,хәзер.(әби шоколад алып чыгып бирә)Мә, аша бәбекәем.

Малай. (малай уйга калып шоколад ашый, бераздан сорап куя) Әби, әти кайчан кайта ул?

Әби. Иртәгә алла боерса. Нигә бәбкәем?

Малай. Иртәгә дисеңме, баш бетте болай булгач.Тагын каеш эләгәчәк.

Әби. Эләкмәс әле, борчылма.

Малай. Бу юлы точно эләгәчәк! Әби?! Әйдә берәр нәрсә уйлап карыйк әле әти кайтканчы.

Әби. Нәрсә эшлик соң?

Малай. Уйла инде әби, син андыйга бик башлы бит.

Әби. Китер көндәлегеңне төзәтеп куйыйк.

Малай. Юк,әби, журналга төште бит инде ул.

Әби. Бәй нишлик соң инде ,бәбкәчем.

Малай.Белмим бит,уйла инде Әби.

Әби. И-и, онытып торам, бабаң яшь чагында спуртсмен иде бит синең. Сорыйк әйдә бәлки ул булышыр.

Малай. Әби,нәрсәләр эшли белә соң ул?

Әби. Белә ,барысын да эшли белә.(Әби төрле күнегүләр эшләп күрсәтә).

Малай. Алай булгач,бар, чакыр әле бабайны!

Әби. Хәзер, бәбкәем. Монда гына иде әле ул. Карт! Карт! дим. Кая юкка чыктың соң әле син? Карт(2)! (Шулвакыт гимнастика ясаучы картын күрә)И,хәчтерүш, үләрсең! Таягың булмаса, күптән егылып үләр идең. 100 яшькә кадәр яшәмәкче буласың мәллә? Бар ,әнә оныгыңа булыш!
Бабай. Нәрсә бар , карчык? Оныкка нәрсә булган?

Әби. Күп сөйләшеп торма ,бар, кер,булыш.

Бабай.Кая,карыйк әле,әллә көймәсе комга терәлгәнме? Нәрсә булды?

Малай. Нәрсә булсын,”2”ле алдым.

Бабай. Нәрсә эшли белмәдең?И-и, җебегән,спурттан “2”ле алгач,улым, булмый инде ул. Нәрсә эшли белмәдең?

Малай. Нәрсә булсын, отжимание.

Бабай. Утжимание? Анысы тагы нәрсә була инде? Без яшь вакытта андый әйбер юк иде.

Малай. Бабай, утжимание түгел , отжимание.Әй,бу картларны!

Бабай.Эшләп күрсәт әле ,кая?

Малай. Менә шулай ятасың да 10 тапкыр күтәрелергә кирәк.Мин ятам да торам( Эшләп күрсәтә)

Бабай. Хи, шуны да ясый алмагач.Карап тор менә! (бабай таягын куя.тезләнеп идәнгә ята,үзе сөйләнә).Бисмилла иррахман ирахим.

Малай. Алай түгел,бабай, артыңны тигезлә!(Үзе төзәтә).Менә шулай.Әйдә,бабай,була бу. (Бабайны күтәреп торгыза)Ял ит, бабай. Болай булгач , бабай, иртәгә минем урынга физкультура дәресенә кереп, “ 2”лене төзәтеп чыгасың инде.

Бабай. Нәрсә?(2)Синең урынга дәрескә барырга? Юк, бармыйм, оялмыйча. Малай. Ну,бабай, пожалуйста, бер тапкыр гына тыңла инде? Утыныңны ярып бирер идем.

Бабай. Юк,юк бармыйм! Укытучың күрсә, ояты кемгә булыр?

Малай. Әй,безнең укытучы күрми ул. Аңа кем эшләсә дә ярый. “2” ле генә булмасын. Башка малайлар да әтиләрен, абыйларын алып киләләр әле.

Әби. Бар,карт, бар.Оныгың ничек итеп сорый бит.Шулар өчен яшибез бит.

Бабай. Шулай дисеңме,карчык? Ярар инде,икәүләп сорагач тыңламыйча булмас. Тик кара аны ,соңгысы!

Малай. (сикергәләп) Урра, булды бу!

Бабай. Кая,карчык, берәр нәрсә пешердеңме? Ашап алыйк.Көч җыярга кирәк.

Әби. Чәй куйдым,манный пешердем.

Бабай.Манный белән отжимание ясап булмас ул,карчык.

Әби. Духовкада бәлеш тә бар әле.Әйдәгез, ашап алыйк.(чыгып китәләр)

2 бүлек

Укытучы. Әйдәгез,кем бар анда,керегез.

Малай.Керергә мөмкинме?

Ук. О,Хөҗҗәтов! Кер әйдә! “2”лене төзәтергә килдеңме?

Малай.Әйе.

Ук. Өйрәндеңме соң инде?

Малай. Өйрәндем.

Ук. Башладык.Сәламәт булыр өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

Малай. Көн дә иртән кайнар су белән юынырга кирәк.

Ук. Кайнар су белән түгел, салкын су белән. Тагын?

Малай .Көндәлек режимны үтәргә.

Ук. Дөрес.! Тагын?

Малай. Иртән вакытың булса ,йокыдан тора алсаң ,гимнастика ясарга.

Ук. Йокың туйса гына түгел, көн дә иртән гимнастика ясарга, Хөҗҗәтов.Тагын?

Малай . Әкрен генә бакча артыннан әйләнеп килергә.

Ук. Әкрен генә түгел,йөгереп. Тагын?

Малай. Саф һавада күп уйнарга кирәк.

Ук. Анысы синнән калмас инде Хөҗҗәтов. Тагын?

Малай. Шоколад ашарга!

Ук. Шоколад түгел, яшелчә ашарга кирәк! Тагын?

Малай. Тагын, тагын ... Отжимание инде.

Ук. Вот ,Хөҗҗәтов . Отжиматься !

Малай. Абый,абый ! Тиз генә саф һава сулап керим әле?

Ук. Тиз , Хөҗҗәтов. (Малай йөгереп чыгып китә).Ну ,хәйләкәр дә инде бу Хөҗҗәтов ! (Як ягына карана –карана бабай чыга. Укытучы күренгәнче дип тезләнә – тезләнә идәнгә ята. Укытучы борылып “Малай”ны күрә )

Ук. Тәк. Хөҗҗәтов . Җашладыкмы? (Малай пәрдә артыннан карап,бабайга көч биреп тора)

Ук. 1...2...3... Молодец,Хөҗҗәтов . Өйрәнгәнсең бит. Шөгыльләнсәң була инде ул . 4...5...6....7...8...9... (Бабайның бетеп егыла )

Ук. Нәрсә булды , Хөҗҗәтов ? Әллә хәл бетеп киттеме? Тырыш әйдә,тырыш!

(Пәрдә артында малай нишләргә белми ,үзе пышылдый)

Малай . Бабай ,дим, бабай, башны бетерәсең бит ,тырыш әйдә !

Ук. Хөҗҗәтов ! Хөҗҗәтов дим! (Малай янына килеп ,башын күтәрмәкче була , бабайны күргәч,һушы китеп егыла. Малай йөгереп чыга ,нишләргә белми )

Малай . Бабай ,дим, бабай ! Тор ,башны бетерәсең ,тор! Әби ,чык әле ! Бабай үлә бит ! (Сөйләнә –сөйләнә ,әби чыга)

Әби . Нәрсә булды ? И. карткаем,ни булды? Башны катырдылар инде шул спуртлары белән.! (Әби белән малай бабайны сөйрәп алып чыгып китәләр . Малай йөгереп чыга)

Малай. Уф ! Нишләргә ? (Кесәсеннән көзге алып сөртә дә,укытучы авызына куеп карый ) О , исән ! Тик нишләргә ? Так.... ОБЖ ... Беренче дәрдәм ! (Чыгып йөгерә, авызына су кабып чыга да, укытучыга бөрки , үзе кача )

Ук. Нәрсә булды бу ? Хөҗҗәтов ! Кая булды ул ? Ну ,хәйләкәкр . Качты ! (Сыбызгысын сызгыртып , артыннан йөгерә)

Малай . (Сәхнәгә чыга) Булды бу. Исән кадылар! Шулай инде ул спорт ! Спортта җиңәсең дә, җиңеләсең дә Җиңү өчен баш та кирәк ,аяк та кирәк . Ә кайчакта хәйләсе дә кирәк. Менә минеке кебек





Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 21.09.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров35
Номер материала ДБ-205484
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх