“Әтиләр
бәйрәме” сценариясе
I
кечкенәләр төркеме
№
15«Солдат булам» көенә залга балалар марш атлап керәләр.
1 нче тәрбияче: Хөрмәтле,
әтиләр, дәү әтиләр! Сезне 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне белән
тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек телибез, балаларга үрнәк булып,
гомерләрегез озын булып, тыныч күк йөзе астында яшәргә насыйп булсын сезгә!
2 нче тәрбияче: Ә
хәзер сезне котлап, кызлар үзләренең матур биюен бүләк итәләр. (Бию)
Рузаль:
Байрак элдек без
Бүген урамга.
Безнең армия
Көне булганга.
Алмаз:
Әйдә, зур бәйрәм,
Шатлык белән кил.
Сине каршылый
Бөтен туган ил.
М.Ислам:
Бабай да солдат
булган,
Әти дә солдат
булган.
Зур абый да солдат
булып,
Ил чикләрендә
торган.
Ильдан:
Кече абый солдат
булып,
Китте быел яз
гына.
Мин үзем дә солдат
булам
Үсим эле аз гына.
Сөләйман:
Мин дә әтием
шикелле
Шофер булырга
уйлыйм.
Шуның өчен
Һәрвакыт
Машина белән
уйныйм.
Айзилә:
Әти бәйрәме көнне
Без пешердек
пилмән.
“Шундый тәмле
булган,
Бөтен җире
килгән”.
(Бусын әти әйтте)
Амелия:
“Челтер-челтер
читләнгән,
Камыры тишелмәгән.
Пилмән пешерүченең
Көче бушка
китмәгән.”
(Бусын әби әйтте)
Ясминә:
“Кызым да
бит булышты:
Борычлашты,
тозлашты.
Сарымсагын,
суганын
Кирәк кадәр
салышты”.
(Бусын әни әйтте)
Камилә:
Әнием камыр җәйде,
Итен турап
чыгарды.
Әнием тырышмаса
Шулай матур
чыгармы?
(Бусын мин
әйттем).
Илһамия:
Әти ипи үстерә,
Әни ипи пешерә.
Ә мин...мин ипи
ашыйм,
Аннары ипине
Үзем үстерә
башлыйм.
М.Әмир:
Бабаем медальләрендә
Кояш нурлары
уйный.
Аның шикелле мин
дә
Батыр булырга
уйлыйм.
З.Әмир:
Бабама охшыйсым
килә
Хыялым ерак китә.
Хезмәт батыры
булырга,
Тынычлыкка ни
җитә.
Ш.Ислам:
Әтием белән икәү
Без гел бергә
йөрибез.
Бергә утын
кисәбез,
Бергә карлар
көрибез.
Шамиль:
Язлар җиткәч балыкка
Таң аткач ук
барабыз.
Тота алмасак,
әнигә дип,
Сатып кына алабыз.
Ралина:
Әгәр
барсак урманга
Бергә җырлап
алабыз.
Яшеренгән гөмбәне
Икәү эзләп
табабыз.
Радмир:
Бергә ишкәк
ишәбез,
Бергә кәрзин
үрәбез.
Бик күңелле яшибез
Менә шуңа күрә
без.
Динә:
Һәммәсе дә
әзер:
Чәй кайнаган
күптән.
Мичтә бәлеш
пешкән,
Тик әтинең кайтып
Җитәсе бар эштән.
Сильвина:
Тынлык. Сәгать кенә
Тек-тек килә өйдә.
Барыбыз да көтә,
Әни, мин, кечкенә
Миләүшә бишектә.
Арина:
Кайтып керер әти,
Әниемне үбәр,
Мине күккә чөяр,
Бишектән алып,
Миләүшәне сөяр.
Милана:
Идән юганымны,
Су китергәнемне
Әни аңа сөйләр.
И сөенер әти,
Кызым, уңган,
дияр.
Язилә:
Сагынып,
зарыгып,
Барыбыздан битәр,
Әтине мин көтәм.
Ул кайтудан да зур
Шатлык бармы икән
Бу дөньяда бүтән.
Эмилия:
Әтигә йомышы
Төшмәгән кеше юк.
Аның бит кулыннан
Килмәгән эше юк.
Аиша:
У меня есть папа!
Спросите, какой
он?
Самый сильный
папа,
Самый храбрый
воин!
Ярышлар:
1. Сазлык аша
чыгу. (Балалар бер мендәрчектән икенчесенә сикереп, әтиләр мендәрчекләрне
күчереп ярышалар).
2. Әтиләр
балаларын күтәреп, таякны урап килеп ярышу.
3. Дуга белән
ярыш.Балалар дуга астыннан үтәләр, әтиләр дуганы сикереп үтәләр.
4. Скамейка белән
ярыш. Балалар скамейкадан йореп үтәләр һәм обруч аша чыгалар. Әтиләр скамейкага
ятып шуышалар һәм обруч аша чыгалар.
5. Атка атланып
ярышу. Башта балалар. Аннан соң әтиләр.
6. Кәрзигә туп
ату. Башта балалар, аннан соң әтиләр.
Бүләкләр, медальләр
тапшыру.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.